Әдәби Сабан туе: җиңәр өчен дә кыюлык кирәк, яки проза нигә авылдан китә алмый? | intertat.tatar

Әдәби Сабан туе: җиңәр өчен дә кыюлык кирәк, яки проза нигә авылдан китә алмый?

Беренче Әдәби Сабан туе Арчада үтте. Әдәби көрәш марафонының онлайн этабында җиңгән 24 катнашучы шәһәрнең Үзәк стадионында көч сынашты. Әдәби бәйгедә кем җиңде? Бүгенге татар әдәбияты һәм шигърияте нинди хәлдә? Бу турыда «Интертат» репортажында.

Арча районы башлыгы: «Әдәби Сабан туе телебезне саклауда зур өлеш кертә»

Беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, кеше бик күп килгән иде Әдәби Сабантуйга. Бер мәлдә ул гадәти Сабантуйны да хәтерләтеп алды. Шулай булмый ни… Арчаның Үзәк стадионы күренми дә башлаган иде инде. Кеше шуның хәтле күп килде, тамашачылар арасыннан катнашучыларны табуы да кыен иде хәтта.

Бәйрәмне иҗади коллективлар чыгышы белән башлап җибәрделәр. Егетләр һәм кызлар, быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, республикада яшәүче милләтләрнең җыр һәм биюләрен башкарды. Аннан соң сәхнәдә Әдәби Сабантуйның рәсми төстә ачылышы булды. Беренче сүзне Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка бирделәр. Ул Әдәби Сабантуй һәм Әдәби марафонның телебезне саклауда әһәмиятен билгеләп үтте.

Әдәби марафон, Әдәби Сабантуй кебек чараларның туган телебезне саклауда, аны камилләштерүдә, рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда өлеше бик зур. Әлеге марафоннарда өлкәннәр генә түгел, ә балаларның да катнашуы безнең өчен аеруча сөенечле. Татар халкында «Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә» дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы була, ә китап укыгач, кеше күңеле ачыла, сафлана, аның дөньяга карашы киңәя, — диде Арча районы җитәкчесе.

Камил Ногаев: «Марафонда унар-йөзәр мең кеше катнашкандыр дип уйлыйм»

Чара ачылышына килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев та Әдәби Сабан туеның чын Сабантуйга охшаганын әйтте.

Чын Сабан туе кебек үткәрәсез. Бик матур. Монда килүемә бик шатланам. Бу марафон икешәр-өчәр мең халыкны җәлеп иткән. Татар телен, татар мохитен саклау — бик зур эш. Марафонда ике меңнән артык кеше катнаша, аларның һәрберсенең гаиләсе, дуслары бар бит әле. Шуңа да мин бу марафонда унар-йөзәр мең кеше катнашкан дип уйлыйм, — диде ул.

Чыннан да, саннар куандыра. Быел Әдәби марафонда барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашкан, 2 703 марафончы проектның финалына узган. Барлыгы тугыз йөздән артык проза әсәре, дүрт меңнән артык шигырь укылган. Соңгы ике елда Вконтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хештегы белән 160 меңнән артык пост урнаштырылган.

Раил Гатауллин: «Әсәрне беренче күрүдә сәнгатьле итеп әдәбият сөюче генә укый ала»

Кунаклар чыгышыннан соң тантаналы рәвештә Әдәби марафон гимны астында Әдәби Сабан туеның байрагын күтәрделәр. Аннары «Әдәби марафон» һәм «Авылым гүзәллеге» бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы башкалабыздан килгән җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шигърият сөючеләрне тәбрикләргә Резидә Шәрәфиева, Римма Никитина, Лилия Муллагалиева һәм башкалар килгән иде.

Акрынлап Әдәби Сабан туеның төп бәйгесе — Әдәби көрәш башланып китте. Әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин Әдәби көрәштә катнашучыларны язучылардан торган жюри бәяләячәген әйтте һәм кагыйдәләр белән таныштырды.

«Гадәти Сабантуйның төп ярышы көрәш булса, бездә — әдәби көрәш. Уен тәртибенә килгәндә, сәхнәгә икешәр катнашучы чыга, алар яттан өч-дүрт куплетлы шигырь сөйләргә тиеш була. Әгәр аларның икесе дә яхшы сөйләсә, көндәшләр бер-берсенә әзерләп килгән шигырьне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим итә. Чөнки әдәбият, сәнгать, шигърият сөюче генә әсәрне беренче күрүдә матур, сәнгатьле итеп укый ала. Абсолют батырны билгеләүдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашачак», — диде ул.

Катнашучылар берничә тур дәвамында сәхнәгә менеп, әзерләнеп, ятлап килгән шигырьләрен сөйли башлады. Ике кеше дә җиңүче булса, Раил Гатауллин әйткәнчә, аларга бер-берсе әзерләп куйган шигырьне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим иттеләр.

Искәндәр Сираҗи: «Татар прозасы бакча артындагы тиреслектән ерак китә алмый»

Әдәби Сабан туйга катнашучылар гына түгел, ә татар әдәбияты, шигърияте, гомумән, татар мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләр дә килгән иде. Алар белән без дә аралаштык.

Журналист Искәндәр Сираҗи бүгенге көн татар шигъриятенең дөнья шигъриятеннән ким булмавын, ә менә прозаны бераз үстерергә кирәклеген әйтте.

Татарның әдәбияты, шигърияте дөнья шигъриятеннән бернәрсәсе белән дә ким түгел. Проза өлкәсендә генә бераз үзебезнең татарлык бар. Без бакча башындагы тиреслектән әллә ни ерак китә алмыйбыз. Беләсезме ни өчен? Чөнки татар язучысы дөнья күрмәгән. Дөнья күргән, дөнья кыйммәтләрен бәяли алырдай буын әле үсеп җитмәгән. Ә бит әсәр — ул язучының белгәне, аның геройлары — ул үзе. Чөнки аларны ул уйлап тапкан, ниндидер вазгыятьтә тасвирлаган, шул геройларны дөнья буйлап йөрткән. Ә кайда йөртә алсын ул аны? Күргән җирендә генә.

Шуңа күрә, безнең әдәбият — күбесенчә авыл әдәбияты. Төп укучылар да авылдан. Шунлыктан татар әдәбияты да күбрәк авыл кешесенә якын темаларга язылган. Хәтта шәһәр сурәтләнгән очракта да, ул барыбер ниндидер татар гаиләсендә булган вакыйгаларга, көнкүрештәге әйберләргә кайтып кала. Мин моны начар дип әйтә алмыйм, — диде ул.

Журналист язучыларны яхшы һәм начарларга бүлеп карау мәсьәләсенә дә тукталды.

Кайчакта: «Менә бу язучы начар», — дип бүләләр. Соңгы вакытта мондый бүленешне дөрес түгел дип саный башладым мин. Әйе, профессиональ дәрәҗәдә булмаган, артык самими язучыларны Язучылар берлегенә алмаска кирәк. Аларның җөмләсе дә төзек булмаска мөмкин, хәреф хаталарын да чүпләмәгән дигәндәй. Әмма аларны халык укый, аларның тиражлары зур. Бу — татарларны китап, әдәбият тирәсендә саклап тору. Әйе, мин үзем аларны язучыларга санамыйм. Ләкин аларның татар китабын саклауда өлеше зур. Татар китабы шулар аркасында укыла әле. Чөнки аларның тиражлары унышар мең, ә профессиональ язучыларның мең ярымлы тиражлы китабы еллар буе киштәләрдә ята. Менә монысы бераз борчый. Чөнки бүген кеше ниндидер проблемалар күтәрелгән, акыллы китаплар укырга тырышмый. Укучы үз проблемасыннан качып, башкаларның проблемаларына карап: «Әй, Аллага шөкер, мин андый хәлдә түгел», — дип сөенергә тели.

Әйтәм бит, профессиональ булмаган авторларның бөтенесен дә Язучылар берлегенә җыеп яту кирәкмидер. Әмма мондый язучыларны сүгү яки бастырмаска тәкъдим итү дөрес түгел. Чөнки алар болай да китапларын үз акчаларына чыгарып сата. Алар милләт өчен нәрсәдер эшли әле. Ә без, профессиональ язучылар, дәүләт акчасына чыгарабыз, — дип сөйләде Искәндәр Сираҗи.

Йолдыз Шәрәпова: «Балалар өчен язучылар аз»

Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова бүгенге көндә балалар өчен иҗат итүче авторларның җитмәвен әйтте:

Язу гына түгел, укучы да кирәк бит әле. Аллага шөкер, балалар укый, китапханәчеләр укыта. Ләкин шуны әйтәсем килә: кызганыч, балалар өчен язучылар аз. Балалар өчен язу бик абруйлы эш түгел инде, дип саныйлардыр. Балалар өчен шигырь язып акча эшләп буламы? Аның китабын чыгарып акча эшләп буламы? Роман язсаң, гонорарын да өеп бирәләр… Шуңа күрә балалар язучылары аз.

Бүгенге көндә балалар үстерүче әниләргә балалар өчен язарга киңәш итәр идем. Син шулай балаларыңны тәрбиялисең. Минем шикелле. Мин балалар тәрбияләү өчен язарга тотындым бит. Бер генә бала да алай ит, болай ит дигәнне яратмый. Ә шуны шигырьгә төреп бирсәң, сизми дә кала ул аны. Шулай иткәндә, әниләр бер атуда ике куянны тота ала, — дип уртаклашты ул.

Ни өчен халык танылмаган, гади авторларны үз итә?

Бүгенге көндә шундый бер кызык хәлне күзәтергә була: укучылар элеккеге бөек шагыйрьләргә түгел, ә гап-гади, әле юньләп танылырга да өлгермәгән язучыларга өстенлек бирә. Йолдыз Шәрәпова моның ни өчен икәнен аңлатты.

«Укучылар үзләре дә гади халыктан чыккан. Бары күңелдән, җаннан чыккан гына җанга барып җитә дигән сүз бар. Менә шул ул. Синең әйткән сүзең аларның җанына аваздаш икән, алар укыйлар. Әйтәм бит, мин үз балаларымны акыллы, тәрбияле булсыннар, урламасыннар, алдамасыннар дип үстердем, шушы теләкләрне үз шигырьләремә салдым. Ә бит бу теләккә бөтен әти-әниләр дә куыла. Барыбыз да сабыйларыбызның тәүфикълы булуын тели. Димәк, бу халыкка якын. Шуңа күрә мине әниләр шагыйрәсе дип тә атыйлар», — диде язучы.

Ркаил Зәйдулла: «Әдәбиятта төпле фикер дә, халыкчанлык та булырга тиеш»

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

Әдәби Сабантуй 15 июльдә булырга тиеш иде. Пандемия аркасында кичектерделәр. Аллага шөкер, бәйрәм үтте. Оештыруның масштабы тагын да зуррак иде, тагын да күбрәк катнашучы көтелгән иде. Бу вазгыятьтә бик күп халык җыярга да ярамый. Сөтнең өсте кадерле бит. Сыек сөт түгел. Әдәбиятта да шулай. Монда сөтнең өсте җыелган дип уйлыйм.

Бүгенге көндә укучының гади авторларга тартылышы — гадәти күренеш. Әдәбият тарихында билгеле факт ул. Мәсәлән, Чехов заманында Чеховка караганда унар тапкыр күбрәк тираж белән басылучы әллә нинди хатын-кыз авторлар булган. Ләкин аларны бүгенге көндә беркем дә хәтерләми. Чөнки интеллектуаль әдәбият — киләчәккә юл яручы. Көндәлек тормышта, әлбәттә, гадирәк авторларны укыйлар. Әсәрләрдә төпле фикер дә, халыкчанлык та булырга тиеш.

Резидә Шәрәфиева: «Беренче чиратта, җырның сүзләренә игътибар итәм»

Резидә Шәрәфиева, Татарстанның халык артисты:

Мин үзем, беренче чиратта, җырның сүзләренә, шигыренә игътибар итәм. Чөнки нәкъ менә шигырьдән җыр туа. Сүзләр мәгънәле булырга, җырның 3-4 куплетында зур мәгънә салынырга тиеш.

Монда килгән шагыйрьләребез — бүгенге заман шагыйрьләре. Без, чыннан да, заман белән бергә атлыйбыз. Чөнки тамашачыга теләгән әйберен күрсәтергә кирәк. Ләкин шул ук вакытта, тамашачыны җыр сүзләре белән тәрбияләргә кирәк. Бу эштә шигырьләр бик нык булыша. Шуңа да шигырьләр кеше күңеленә үтеп керердәй, тәрбияви булырга тиеш. Бүгенге бәйрәм дә балаларыбызны әдәбиятка якынайту өчен, гомумән, телебез, динебез, мәдәниятебезне саклау өчен эшләнә, — диде ул.

Резидә Шәрәфиеваны тамашачылар сихри тавышы, үзенә генә хас моңы өчен ярата. Ә бит әле ул шундый гади булып та кала алган. Шуның белән халыкка якын да инде ул. Менә монда да ул үзенең гади икәнен күрсәтеп, рәхәтләнеп җырлап җибәрде. Бернинди көйсез, микрофонсыз… Чыннан да, сихри тавыш Резидә апада! Видеосын куям, сез дә карагыз әле.

Мамадыштан — Арчага

Мамадыш районы Әдәби марафонда икенче урынга лаек булды. «Нократ» газетасы мөхәррире Алсу Спиридонова районда әдәбиятка тартылучылар артуын әйтте. «Арчага йөзгә якын кеше килдек. Безнең кебек күпләп килүче юк бугай монда бүтән. Мамадышта Әдәби марафонга олысы-кечесе тартыла. Татар теле укытучылары укучылары белән яхшылап эшли башлады. Быел марафон уналтынчы тапкыр үтте. Ә Мамадыш районының Яңа Комазан авылы мәктәбе укытучысы Гөлназ Гәрәева марафонның беренче көненнән үк катнаша», — диде ул.

Сабан туе булгач, монда да шигырь укып, җырлап кына калмадылар. Мәйданның төрле почмакларында бәйгеләр дә узды. Бер якта балалар капчык киеп сикерсә, икенче якта җәй көне чаңгыда йөреп ярыштылар. Чаңгысы да гади түгел, ә озыны. Берничә кеше шул бер озын чаңгыны кия дә, икенче команда белән тизлектә сынаша.

«Мин җиңәм», — дип сәхнәдән төшәргә теләмәүче катнашучы турында

Шул арада әдәби көрәш барган сәхнәдә ниндидер тавыш ишетеп алдым. «Нәрсә булды икән?» — дип сәхнә янына ашыктым. Баксаң, монда бәхәс чыгып маташа икән. Ике катнашучы шигырьләрен укыган да, җиңүчене сайлаганнар. Ә җиңелгәне бу фикер белән килешми. «Сезнең фикер белән килешмим. Әйдәгез бер-беребезгә китап биреп укыйбыз», — ди. Жюри әгъзалары моның белән килеште. Катнашучы кызлар икесе дә Ркаил Зәйдулла шигырен укырга тиеш булды. Матур итеп укыдылар. Сәхнәгә Ркаил абыйның үзен чакырдылар. Ә ул җиңүче итеп элек тә беренче булган кызны сайлады. Ләкин икенче катнашучы: «Мин финалга үтәргә тиеш», — дип кыюлык күрсәтә, тырыша-тырмаша торгач, финалга узды.

Җиңүчеләр кемнәр?

Финал башланды. Баштагы турларда җиңеп килгән өч кыз катнашты анда. Бу юлы аларга шигырьне сөйлисе дә, укыйсы да булмады. Бирем үзгә иде. Финалистлар үз районнарында туып үскән күренекле шагыйрь һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында матур итеп сөйләп бирергә тиеш булды. Әзерлек өчен аларга берничә минут вакыт бирелде. Әзерләнгәндә бернинди китап, телефон кулланырга ярамый иде. Шуннан соң гына финалистларны сәхнәгә дәштеләр.

Балык бистәсендә туган Сиринә Мифтахова шул яктан чыккан Вазыйх Фатыйхов турында сөйләде. Шулай ук Балык Бистәсе районыннан катнашучы Зәлинә Равил Фәйзуллинның иҗатына тукталды. Ә Нурсанә Хөсәенова Кама Тамагыннан чыккан бөек драматург Туфан Миңнуллин турында сөйләде.

Ркаил Зәйдулла һәр финалистка сораулар бирде. Әйтик, Туфан Миңнуллин үз хикәяләрен нинди төстәге дәфтәргә язып барган, ул дәфтәр ничек аталган?.. Катнашучы кыз дәфтәрнең кызыл төстә булуын әйтә алса да, исемен исенә төшерә алмады. Ә бит бу дәфтәр «Кызыл тышлы дәфтәрдә» дип аталган.

Финалдан соң беренче, икенче һәм өченче урынны алучыларны атадылар. Беренче урынны Балык Бистәсендә туган, бүген Әлмәт шәһәрендә яшәүче Сиринә Мифтахова алды. Бу урында бераз хәтерне яңартып алырга кирәк. Хәтерлисезме, сәхнәдән төшәргә теләмичә тавыш чыгарган катнашучыны? Ул катнашучы Әдәби Сабан туеның җиңүчесе Сиринә Мифтахова иде инде. Менә бит! Җиңүен кыюлыгы белән тартып алды, дисәк тә ялгыш булмас. Ә бит аны берничә мәртәбә бәйгедән төшереп калдырасылар иде. Менә ул татар хатын-кызына хас булган тырышлык, кыюлык, эшне ахырына кадәр җиткерә белү!

Икенче урынны тумышы белән Кама тамагыннан булган Нурсанә Хөсәенова, өченчене — Балык Бистәсе районыннан Зәлинә исемле катнашучы алды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылганнан соң, җиңүче Сиринә Мифтахова, елый-елый, әнисенә багышлап язылган шигырен сөйләде.

Җиңүче Сиринә Мифтахова: «Малай булып туарга тиеш булганмын, шуңа кыю мин»

Җиңүче белән без дә аралашып алдык. «Мин җиңәргә тиеш идем. Чөнки ныклап әзерләндем, бүгенге көнне күптән көттем. Әдәби марафонга шигыремне соңгы көндә генә җибәргән идем. Бәйгегә үтүче 24 кеше арасына кердем. Бик бәхетлемен», — диде ул.

Сиринә ханым кыюлыгының серен дә ачты. «Үз урынымны дәлилләп алуым белән горурланам. Миндә лидерлык сыйфаты көчле. Бу сыйфатны миндә әтием булдырды. Аңа зур рәхмәт! Элек узилар булмаган бит инде. Әти малай туар дип көткән. Шуңа да мин малайлар шикелле кыю», — диде ул.

Сания Әхмәтҗанова җиңүченең чыгышын тамада кебек сөйләүгә охшаткан

Жюри әгъзалары арасында шагыйрә Сания Әхмәтҗанова да булды. Ул башка жюри әгъзаларының җиңүче итеп Сиринәне сайлаулары белән бик үк килешеп бетмәде.

Чыгышларны бәяләве бик авыр булды. Финалда, чыннан да, бик көчле конкурсантлар иде. Шуңа да төрле нечкәлекләргә игътибар итәргә туры килде. Мин үз күңеле белән кичереп, артык кычкырмый гына, сәхнә тавышына күчми сөйләүчеләргә өстенлек бирдем. Поэзия теле белән сөйләү мөһим иде. Чыгыш ясаучыларның кайберләре артык хисләнеп, сәхнә теленә кереп китте. Ә поэзия — шигърияттәге хисләрне күңелең, йөрәгең аша үзең белән сөйләшкән кебек, башкаларга җиткерә белү.

Килешеп бетмәгән мизгелләр бар. Бәлки бүген замана шундый кыюлык таләп итәдер. Сәхнәдән төшмичә: «Булдыра алганымны исбат итәм», — дип әйтү замана рухына туры килә торгандыр. Мин җиңүчене күбрәк тамада итеп хис иттем. Аның чыгышы шундый иде. Ул йөргән, ияләнгән, шомарган. Тамада рухында итеп сиздем мин аны. Ә икенче урынны алган кыз профессиональ дәрәҗәдә, нәрсә сөйләгәнен аңлап, әдәбиятка якын итеп, тоткан дәрәҗәсен, урынын белеп сөйләде.

Минем фикеремнең аерылуы жюри дөрес бәяләмәде дигән сүз түгел. Мин үз фикеремне генә җиткердем, — диде Сания Әхмәтҗанова.

«Татар-информ» Арчадагы Әдәби Сабан туен онлайн күрсәтте.