2019 елның мәдәни низаглары

2019 елның мәдәни тормышында нинди вакыйгалар җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр һәм бәхәс тудырды - "Татар-информ" журналисты күзәтүе.

1. Гыйнвар. Илһам Шакировның вафатыннан соң, туганнары аның фатирын сорап, җырчыны караган Илһам Хаҗиевка дәгъва белдерделәр.

Татарның бөек җырчысын соңгы юлга озату югары дәрәҗәдә оештырылды. Бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты. Хушлашу чыгында Татарстан Президенты Kazan Expo күргәзмәләр комплексында Зур концертлар залына Илһам Шакиров исемен бирергә тәкъдим итте. Без аның исемен мәңгеләштерү буенча программа булдырылачагын әйтте.

Бөек җырчының җәсәден җир куенына иңдереп берничә көн үткәч тә, туганнары, аның фатирына дәгъва итеп, судка бирде. Туганнары дигәндә сүз Илһам Шакировның бертуган апасы һәм аның улы турында бара. Вахитов суды чыгарган һәм соңрак Татарстан Югары суды үз көчендә калдырган карар буенча, Илһам Шакиров яшәгән фатир җырчыны утыз елга якын караган ярдәмчесе Илһам Хаҗиевта калды. «Судлашкан туганнары абзый ике атна РКБда ятканда больницага да килмәделәр, абыйларын үлгәч кенә искә төшерделәр», — диде ул.

  • Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү эшләренең дәвамы буларак, «Татар моңы» фестиваленә Илһам Шакиров исеме биреләсе мәгълүм булды. «Татар моңы» фестивален хәзер Татар дәүләт филармониясе оештыра. Оештыру эшенә Вил Усманов белән Илһам Хаҗиев җәлеп ителгән.
  • Илһам Хаҗиев мисалы — шәхесенең гомерен саклауда аны караучы кешенең булуы әһәмияте. Бу кеше бөтенләй чит-ят булырга да мөмкин. Шунысы да мөһим — дәүләт моны аңлый һәм бу кешене шәхеснең исемен мәңгеләштерү эшенә җәлеп итә.


2. Март. Фольклор үзәгендәге үзгәрешләр.

ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова эшеннән китте. Аны Алсу Мифтахова алыштырды. Берничә айдан, яңа директорның эш алымнары белән килешмичә, «Түгәрәк уен» журналы коллективы һәм Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге коллективының бер өлеше эштән китү турында гариза язды. Әмма бу татар фольклорының корифейлары Тәлгат Галиуллин, Марсель Бакиров һәм Фәрит Йосыповка кагылмый. Алар эшләвен дәвам итә. «Минемчә, министр Ирада Әюпова эшебезне дөрес күзаллый. Алдагы җитәкчебез министр белән аңлашып, вакытында уртак фикергә килгән булса, коллектив авыр хәлгә калмаган булыр иде. Бу хакта Тәлгат Галиуллин белән сөйләшеп, без шундый фикергә килдек», — диде хезмәткәрләр.

3. Апрель. Кариев театрының «Тамга» лабораториясе эскизлары.

Кариев театрының «Тамга» лабораториясе татар театры дөньясында бәхәс чыгарды. Белгечләрдә әлеге эскизларның драматургик материалы борчу тудырды: әсәрләрнең берсендә алар суицид темасын күрсәләр, икенчесендә балигъ булмаган кызның интим мөнәсәбәтләре булу мөмкинлегенә ишарәләр сизелгән. Иң кызу бәхәсләрне чакырылган ике режиссерның ике театраль эскизы — Норильскидан Тимур Фәйрузовның «Мой папа Питер Пен» һәм Уфадан Илшат Мөхетдиновның «Молчанка» эскизлары кузгатты. Кайбер экспертлар татар театры мондый юл белән барырга тиеш түгел, дигән фикер җиткерде. Бу бәхәс башка эксперименталь спектакльләр буенча барган фикер алышуларны да кульминация ноктасына җиткерде.

  • Кариев театры «Тамга» лабораториясенең өч эскизын спектакль итеп үстерде. Әмма алар театраль тамашачыда зур кызыксыну уятмады.


4. Май. Кариев театры залында «16+» импровизацион спектакле.

Дәүләт театры диварлары кысаларында күрсәтелгән беренче импровизацион спектакль «Театрда импровизация» лабораториясенең дәвамы булып тора.

Яшь тамашачы театры булган Кариев театры залындагы импровизацион спектакль кыргый хәрәкәтләр комплексына әверелде. Спектакль вакытында сүгенү сүзләре дә яңгыравы тамашачыда ризасызлык тудырды. Икенче көнне «Театрда импровизация» лабораториясе кураторлары Нурбәк Батулла белән Туфан Имаметдинов Кариев театрында узган импровизацион спектакль вакытында яңгыраган сүгенү сүзләре өчен социаль челтәрдәге битләрендә гафу үтенделәр.

  • Август аенда Нурбәк Батулланың театрдан китүе билгеле булды. «Күптән китәргә җыена идем, әмма элегрәк театрны төшенке хәлдә калдырып китү дөрес булмас, качкан кебек булыр иде. Хәзер театр күтәрелештә, шуңа да калдырып китү оят түгел. Миссиямне үтәдем дип саныйм, хәзер башка театрларны күтәрергә киттем», — дип аңлатты ул карарын.


5. Август. Канлы «Дәрдмәнд».

Заманча сәнгать галереясендә «Әлиф» иҗади яшьләре «Дәрдмәнд» хореографик спектаклен чыгарды. Идея авторы һәм режиссеры — Туфан Имаметдинов. Биюче — Нурбәк Батулла. Нурбәкнең канлы җәрәхәтләр белән биюе күпләрдә ризасызлык тудырды. Каршылыклы фикерләр белән бергә, моның иҗат булуын күрсәткән уңай фикерләр дә яңгырады. «Мин улымның каны ага дип кызганып утырдым дия алмыйм. Бу — сәнгать», — диде Нурбәкнең әтисе Рабит Батулла.

  • Әлеге спектакль Дәрдмәнд иҗатына игътибарны арттырды.
  • Ноябрь аенда күренекле шагыйрьнең 160 еллыгына багышлап, Татарстан язучылар берлеге «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә сораулар тудырмады. Кичәнең иң бәхәсле фикерен Ренат Харис әйтте: «Дәрдемәнд үзенең иҗатын француз язучысы Шарль Поль де Кокның бер эротик, әдәпсез романын тәрҗемә итүдән башлап җибәргән», — диде халык шагыйре.


6. Сентябрь. Тинчурин театрында үзгәрешләр.

26 ел дәвамында Тинчурин театрының баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллин белән контракт өзелде. «Бу театрда гауга-аңлашылмаучылык, баш режиссер белән директор арасындагы каршылык күптән бара. Без, закон буенча, директор белән контракт төзибез. Әлегә баш режиссер вазифасына кандидатурабыз юк. Без ике елга тайм-аут алабыз. Труппа төрле режиссерлар белән эшләп карасын. Шул исәптән, теләге һәм проектлары булса, чакырылган режиссер буларак, Рәшит Заһидуллин белән дә эшләрбез», — диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Министр фикеренчә, хәзер иң мөһиме вазгыятьне кайнатмаска, аны бераз суытып торырга кирәк.

  • Ләкин вазгыять суынмады, каршылык, Рәшит Заһидуллин инициативасы буенча, суд яссылыгында дәвам итә — ул үзен баш режиссеры вазыйфасына кайтаруны сорап, министрлыкка дәгъва белдерде. Вахитов районы суды Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның ТР Мәдәният министрлыгына булган дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты.


7. Октябрь. «Попсовый пиар».

Ике эстрада җырчысы — Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева уртак концертлары өчен фотога төшкәндә кызык ясаганнар: чишенеп урын өстенә ятып, бер-берсенә сыенышып, фотога төшкәннәр. Төшеп кенә калмаганнар: инстаграмнары битенә элеп куйганнар. Кыскасы, попса тормышы белән кызыксынып торучылар өчен октябрь ае күңелле башланды. Матбугат язды, телевидение күрсәтте, социаль челтәрләр шаулады, татар җырчылары хәтта федераль телевидениегә дә чыктылар.

Озак та үтмәде, попсовый мәгълүмат кырында ике ханымны яңа «көн геройлары» — Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова алыштырды. Алар юлда яткан хайван үләксәсе турында төрттерүле-көлкеле сөйләшүе язылган видео яздырып инстаграмга элгәннәр икән. Бу видео матбугат чараларын, телеграм каналларны айкады. Җырчыларның аклану һәм гафу үтенү рәвеше беренче видеодан да ямьсезрәк килеп чыкты. «Язуын язганнар… Тик бер дә ике ел элек абыемның сарае янганда, сарайга кереп, ике сарык белән этне коткарганны бер дә язмаганнар «, — дигән Тямаев. Ә Гүзәл Уразова шул урынга яңадан килеп, алар көлгән предметның үләксә түгел, чүпрәк булуын әйткән. Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы җәзага тартуны сорап, имза җыю башлануы турында да хәбәр булды. Ул җиренә җиткерелмәде булса кирәк.

  • Татарстанның мактаулы исемнәрен йөрткән сәхнә әһелләребезнең мондый кыланышларын күздә тотып, журналистлар белән очрашуда Татарстан мәдәният министрына сорау да бирелде. Әмма мактаулы исемнәргә кагылышлы сорауның бу өлеше җавапсыз калды.
  • Татарстанда артистларга мактаулы исемнәр бирү тәртибен тәртипкә салу кирәклеге күренә башлады. Популяр җырчыларның әхлакый йөгәнсезлеге бу теманы көн кадагына чыгарачагы сизелә.


8. Май–декабрь. Нәкый Исәнбәт.

«Казан утлары» журналында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая…» әсәре чыкты. Андагы төп герой — репрессия чорында коллегалары өстеннән әләк язган Нәкис. Романда аның чын исеме әйтелми. Нәкис татарның күренекле шәхесләре — Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәкимнәр өстеннән язып, аларны утырта һәм әдәби мирасларын үзләштерә дип сурәтләнә. Аның исеме әйтелмәсә дә, татар әдипләре романдагы Нәкиснең кем икәнен танулары хакында әйтте.

Татарстан язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть бүлеге әлеге роман буенча фикер алышу уздырды. Язучылар романда кем күздә тотылганын чамаласалар да, исемне кычкырып әйтмәделәр. «Төрле ыгы-зыгылар, сораулар, хәтта шикаятьләр булу мөмкинлеген, яла яга дип органнарга бару ихтималын да күз алдында тоттым. Ләкин минем һәр кеше белән сөйләшерлек документларым һәм дәлилләрем бар. Минем белән килешмәүчеләрне җинаятьчене яклаучылар дип кабул итәм. Башкача түгел!», — диде автор Ринат Мөхәммәдиев утырышта.

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова «Татар-информ"га биргән интервьюсында бу әсәрдәге фактлар белән килешмәвен белдерде. Ул әсәрнең герое Нәкисне сурәтләгәндә авторның кемне күз алдында тотуын әйтергә кирәк дип саный. «Романдагы Нәкиснең прототибы — ул Нәкый Исәнбәт. Мин аны Нәкый Исәнбәт дип әйтергә курыкмыйм. Бу сүзләрем өчен Йолдыз Нәкыевна (Нәкый Исәнбәтнең кызы — ТИ) судка бирергә мөмкин дип тә әйттеләр. Ләкин мин — фән белгече. Аяз Гыйләҗев, Һади Такташ, Нәкый Исәнбәт — алар безнең милләтнең хадимнәре, асыл сөякләре. Фән белгече буларак, аларны яклап чыгарга хокукым бар дип саныйм. Мин чыганакларга таянып фикер алып барам», — диде галимә.

  • 2020 елда Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел. Камал театры үзенең ел календарен Нәкый Исәнбәткә багылшап чыгарды. Татарстан Язучылар берлегенең әлеге юбилейны үткәрү планнары билгеле түгел. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның да бу мәсьәләгә карашы билгеле түгел.


9. Август–ноябрь. Зифа Кадыйрованың Татарстан Язучылар берлегенә керүдән баш тартуы.

Иң актив укыла торган татар язучысы Зифа Кадыйрова Татарстан Язучылар берлегенә керүдән баш тартты. Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе моннан берничә ел элек Зифа Кадыйрованы Берлеккә тәкъдим иткән иде. Билгесез сәбәпләр аркасында документлар каралмады. Берлек рәисе Данил Салихов Зифа Кадыйрова «папкасы”ның тикшерү көтеп ятуын әйтте. Язучының Берлеккә алынмау сәбәпләре белән аның «Синсез килгән язлар» спектаклен караган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә кызыксынган. Быел җәй азагында Татарстан язучылар берлеге идарәсе Зифа Кадыйрованы Берлеккә алырга әзер булуын әйткән. «Утырышка ике көн кала «Берлеккә алабыз, килегез!» дип шалтыраттылар. «Берлеккә керерлек китабым язылмаган әле», дидем. Казанга бара алмавымны әйттем. Язучыларның миңа мөнәсәбәтен ишетеп-күреп торам. Үзләре дә төрле интервьюларда әйтәләр. Шулай булгач, йөрмәскә булдым. Укучыларым белән очрашуларымның мәгънәсе күбрәк», — диде Зифа Кадыйрова.

  • Зифа Кадыйрова алты китап авторы, шуның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык. Язучының өч әсәре буенча спектакль куелган. Аның «Сөмбел» романы буенча Татарстан-Үзбәкстан копродукциясе буларак, нәфис фильм төшерелә.
  • Киләсе елга Татарстан язучылар берлеге яңа рәис сайлаячак. Татарстан Язучылар берлегенең соңгы еллардагы эшчәнлеге бирегә үзгәрешләр кирәклеген ачык күрсәтә.


10. Декабрь. «Яшә, татар!» милли-патриотик җыр авторы, альтернатив стильдә башкаручы музыкант Альберт Исмаил үзен башкорт дип игълан итте.

Озак елларда Казанда яшәгән, "Яшә, татар!" милли патриотик җыр авторы, хәзер Туймазыда яшәүче Альберт Исмаил Башкортстан телевидениесе тапшыруында катнашып, үзен башкорт милләтеннән ди игълан итте. Җанисәп алу алдыннан башкарылган бу гамәл татар җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Альберт Исмаил үзенең шәҗәрәләр өйрәнүен һәм шулардан чыгып шундый нәтиҗәләргә килүен әйтә.

  • Алда халык санын алу көтелгәндә мондый низаглар тагын булачак дип фаразлый алабыз.