Эльмир Низамов: «Мубай — җиһанга каяндыр килеп төшкән зат» | intertat.tatar

Эльмир Низамов: «Мубай — җиһанга каяндыр килеп төшкән зат»

Җәйнең җылы һәм гаҗәеп матур бер төненә туры килде Эльмир Низамовның Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай катнашында узган иҗат кичәсе.

Эльмир Низамовның иҗат кичәсе Татарстан Республикасы Милли музееның «Һава» проекты кысаларында үтте. Һава — димәк, ачык һавада. Һава — димәк, җиңел һәм ихлас кичәләр.

Бу Казанда музей тарафыннан оештырылучы концертларның беренче түгел. Сандецкий утарында ачык һавада уздырылган джаз кичәләрен беләбез. Аның үз тамашачысы бар.

Әмма Милли музейныкы башка юнәлештә, ул күңел ачу вазыйфасын күздә тотмый. Һәрхәлдә, бу беренчел максат түгел.

Концертка эләгү өчен башта ТР Милли музеена үтәсең. Анда кулыңа кәгазь браслет эләктереп куелгач, фойе аша эчке ишегалдына чыгасың. Концерт мәйданчыгы — ландшафт дизайнерлары тырышлыгы белән матурланган территория. Түрдә — ярымтирмә рәвешле конструкция түбәле агач сәхнә. Мөгаен, «Һава» барышында һава торышы көйсезләнеп китсә, конструкциянең өсте ябыладыр. Ерактан сәхнә гөмбәз кебек күренә. Матур. Сәхнә алдына урындыклар һәм эскәмияләр тезелгән. Иң алдагы рәтләргә «ВИП» язуы да беркетелгән. Арттарак ландшафт дизайнерлары билгеләгән тәртиптә булса кирәк, эскәмияләр куелган. Хәтта ике атынгычлы таган да бар.

Ишегалдына 300 ләп тамашачы иркен сыя — гадәттә, билетлар шул чама сатыла икән. Хәер, әти-әниләр белән үткән балаларны да санасак, тамашачы күпкә артыктыр. Балалар гаять күп иде һәм тиктормас балалар тапталмасын өчен аяк астына карап кына йөрергә кирәк иде. Монысы бераз уңайсызлык тудыра, әлбәттә, балаларны яратырга кирәк, алар — тормыш чәчәкләре, ләкин кичке концертка тамашачы башка максатларда килгән. Хәер, ул балаларның да күбесе Мубайны тыңларга түгел, әнисенә тагылып килгән инде, өйдә калдырырга кеше булмаганлыктан.

Бу балаларны затлы музыка тыңларга йөртеп үстерәләр, димәк, киләчәктә профессиональ татар музыкасын тыңлый торган татар тамашачыбыз булачак дип икенче яктан карасак, балаларның күпләп килүе дөрестер дә.

Инде мыжык тамашачы образын бәхетле тамаша образына алыштырабыз. Чөнки, концерт башлануга ук, чыр-чулап йөргән балаларны да, хәтта ландшафт дизайны белән төзекләндерелгән ишегалдын да онытасың, галәмдә бер син дә бер Мубай гына кала.

«Илдар белән эшләү үзе бер могҗиза. Аны барыбыз да беләбез. Ул бу җиһанга каяндыр килер төшкән кеше», — диде концерт алдыннан композитор Эльмир Низамов.

Мубай-Илдар Мөбәрәкшинның феномены — музыка белгечләре тарафыннан өйрәнәлмәгән бер күренеш.

Мин музыка белгече түгел, шуңа аргументларга таянып, анализлар ясап, дәлилләп әйтмим, анысын вакыты җиткәч татар музыкасы тарихын өйрәнүче белгечләребез анализлар, әмма Эльмир Низамовның үзенең дә ХХ гасыр татар музыкасы тарихына беренче номерлы композитор булып кереп каласын тоям. Талантлы композитор буларак кына түгел, мәгърифәтче композитор буларак.

Әйе, Эльмир Низамов — татарның музыкаль мәгърифәтчесе. Ул мин опера иҗат итә торган зур композитор дип борынын күтәрмичә, бер дә тарсынмыйча, кирәк чакта эстрада өчен дә эшләп, татар тамашачысын тәрбияли. Аның татар театры һәм кино өчен язылган әсәрләре үз тормышы белән яши. Кирәк чакта лекцияләр дисеңме, күп очракта үзе рәхәтлек алмаса да, мең дә бер интервью дисеңме — иренми Эльмир сөйли — болар барысы да аның музыкаль мәгърифәтчелеге. Киләчәк буын моны, һичшиксез, бәяләр дим. Бәяли ала торган буынны үзе тәрбияли ич.

Эльмир Низамов: «Безнең бу концертларыбызны оештыручы Дмитрий Ильин, күп артистлар чакырып, зур кичә ясарга тели. Ләкин бу бик мәшәкатьле эш, әлегә ике артист белән ясап карарга булдык. Без Эльмира һәм Илдарны бергә кушып карадык», — диде Эльмир концерт башланыр алдыннан.

Эльмир Низамов концертның буеннан-буена сәхнәдә клавишлы инстурменты артында булды, ул һәр башкарылган һәм җырның тарихын ихластан сөйләде.

«Хәйдәр җыры», «Сандугач», «Әнием хатирәсе», «Язларым соңладылар»…

Мубай-Илдар Мөбәрәкшин — уникаль шәхес. Ул елга бер-ике мәртәбә чыгыш ясый. Аның үз тамашачысы була һәм ул гадәттә бик алышынмый. Әйтик, бу концертта һәрвакыт Илшат Рәхимбай гаиләсе, журналист Алсу Исмәгыйлева була. Ильяс Гафаров белән Тәбрис Яруллиннар да килә торган иде. Быел Тәбрис ялда иде — моннан нәкъ бер ел элек ул Милли китапханәдә эшли башлады, егеткә ял биргәннәр, ниһаять, ә Гүзәл һәм Ильяс Гафаровларның баласы туган.

Сәхнәдә басып торган Мубайга бүген нәрсә җитми, дисәм, ул гитарасыз иде. Сәхнәдә музыкаль инструментка кагылу бер генә кешегә — Галиҗәнәп Композиторга гына рөхсәт ителгән. Эльмир үзе уйный, туктаган арада сөйли.

Кичәнең өченче герое — Эльмира Кәлимуллина — татар дөньясына Мәскәү аша танылган — 1 нче каналның музыкаль проектында җиңеп кайткан кызыбыз. Ул — Эльмир Низамов җырларын иң актив башкаручы җырчы. «Эльмира яңа заман музыкасына бик ачык кеше. Бөтен идеягә курыкмыйча алына. Минем күп җырларым аңа туры килә», — дип аңлата Эльмир Низамов аның белән җырлавын.

«Өмет йолдызы», «Алтын Казан» мюзиклыннан Аксылу ариясе, «Көтәм сине» спектакленнән җыр, «Мин сине Ходайдан сорадым», «Төнге учак»… Барысы да таныш, мең тыңласаң да, мең дә беренче кат тыңларга риза булырлык җырлар.

Эльмир Низамовның текст авторлары арасында Ренат Харис, Разил Вәлиев, Йолдыз Миңнуллина, Резеда Зәйни, Гөлүсә Батталовалар бар. Барысы да татар шигъриятенең көнлекчеләре түгел, профессионаллары. 

Мубайның Эльмира белән өч дуэты — кичәнең эксклюзивы иде. «Мин дуэт җырлар күнекмәгән. Гитара уйнаганда да ул тере кебек, игътибарны ала. Ә янында тере булганда бигерәк тә, янындагы җырчы — дөньядагы иң катлаулы инструмент», диде Мубай-Илдар Мөбәрәкшин.

Эльмир Низамовның иҗат кичәсе буларак тәкъдим ителгән концерт бер тында каралды. Алып баручының татарча концерт алдыннан һәм азактан русча сөйләве дә ачуны китермәде хәтта, әлла сөйләде, әллә юк… Башында без Мубайның чыгасын көтә идек, ә азактан без музыка дөньясыннан арына алмаган идек әле.

Алып баручы Рөстәм Яхин музыкасыннан төзелгән концертка анонс та бирде. Рус телендә. Хөрмәтле оештыручылар, матур проектыгызга татарча матур исем биргәнсез икән, ике телле алып баручы тапсагыз иде. «Һ» дигән татар авазын «һ» дип әйтә торган булсын ул, «Х» дип түгел. Логик басымның ни икәнен бераз чамаласа да ярый. Бу тәкъдим генә, зарлану түгел. Өч шәхеснең — Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубайның концертын бернәрсә дә төссезләндерә алмый, хәтта алып баручы да, ә менә ямьли алыр иде.

Татарның уникаль шәхесләрен бергә җыеп концерт оештыручы рус егете Дмитрий Ильинга рәхмәт!

Әлеге концертның видеоязмасын «Татар-информ» ның ютуб-каналыннан карарга мөмкин. Оештыручылар рөхсәте белән без аны онлайн күрсәтә алдык.