ТАССР: 100 ел элек татар музыкасы – акланган һәм акланмаган өметләр

ТАССР төзелгән егерменче еллар – милли мәдәният үсешенә зур өметләр баглаган, милли рух күтәренке булган еллар.

Яңа вазгыять, халыкның мәдәният һәм сәнгатьтә яңа казанышларга омтылышы заманча татар музыкаль мәдәниятенең барлыкка килүенә шартлар тудырган. Әйдәгез, моннан 100 ел элек булган милли музыкаль тормышны күзаллап карыйк.

Музыка белгече, фольклорчы галим Геннадий Макаров: «Татар музыкасында революциядән соң булган эйфория дәвам итә. Халык ач-ялангач булса да, милли рухы күтәренке була. Ул чакта Татар дөньясын өйрәнү фәнни җәмгыяте (татароведение) оештырылып, анда милли музыка да өйрәнелә башлый. Утызынчы еллар башында музыкаль фольклорны җыю юнәлешендәге экспедицияләр оештырыла. Шәрыкъ консерваториясе ачыла. Анда Солтан Габәши һәм инде исемнәре онытылган бик күп белгечләр эшли. Габдрахман Симаков, мәсәлән. Ул елларда этник төркемнәр дә үз җирле сәнгатьләренә омтылган. Егерменче елларда Казанда керәшен музыка мәктәбе дә булган. Керәшен мәдәнияте өйрәнелә башлаган. Мәсәлән, атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Гаврилов дигән белгечебез бу юнәлештә актив эшләгән. Керәшен халык җырлары җыентыгы әзерләнгән. Утызынчы елларда аның авторлары да, җыентык үзе дә юкка чыга. Кыскасы, яңа тормышны милләтләр талпынып, өметләнеп каршы алганнар, тик күп нәрсә акланмаган. Бу чор — өметләр һәм югалтулар чоры, дияр идем. Совет чоры бик кызыклы чор булган, мин үзем дә ул чор белән башта кызыксынмый идем. Ә бит ул чорда яңадан бәя биреләсе әйберләр күп».

Гыйльми үзәк һәм музыка комиссиясе

1921 елның декабрендә ТАССРның Халык мәгарифе комиссариаты карамагында Гыйльми үзәк (Академүзәк) барлыкка килә. Республикада фән, мәгариф белән бергә, сәнгати эшчәнлекне алып бару да әлеге Үзәк вазыйфасына кергән.

Гыйльми үзәктә музыка комиссиясе эшләгән. Комиссия составына Солтан Габәши, В. И. Виноградов, Салих Сәйдәшев, Газиз Әлмөхәммәтов кергән. Музыкаль комиссиянең эшчәнлеге нәтиҗәсендә милли музыкаль әсәрләр иҗат ителгән. Мәсәлән, Виноградов 1921 елда симфоник оркестр өчен «Татар сюитасы» яза; 1924 елда — «Җиһан» («Время») музыкаль картинасын. 1925 елда «Сания» беренче татар операсы куела. 1925 елда 15 татар һәм башкорт халык көе язылса, 1928 елда саны 50гә җитә.

Комиссия шәхси затлардан музыкаль әсәрләр сатып ала. Мәсәлән, 250 татар мотивы тупланган ноталар җыентыгы сатып алына.

1927 елда профессор Никольскийның музыка укыту өчен кулланма булырлык «Конспект истории музыки народов Приуралья» теоретик монографиясе бастырыла.

Академик белем һәм пролеткультура

1919-1922 елларда Казанда Шәрыкъ консерваториясе эшли. Ләкин ул бер генә чыгарылыш та чыгармыйча үз эшен туктата.

Сүз уңаеннан, аның нигезендә 1922-1926 елларда Шәрыкъ музыка техникумы барлыкка килә. Бу уку йортын без Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең башлангычы дип кабул итәбез.

Шәрыкъ консерваториясе Казанның Маркс һәм Лобачевский урамнары чатындагы Пальчикова йортында урнашкан була. Бу йортта 1907 елдан башлап Гуммертның музыка мәктәбе эшләп килгән. 1919-22 — Шәрыкъ консерваториясе. 1922-1926 елларда — Шәрыкъ музыка техникумы.

Сүз уңаеннан, әлеге йорт 1922-1932 елларда беренче татар операсы авторларының берсе Солтан Габәши яшәве белән дә кызыклы. Солтан Габәши — беренче татар операсы авторы булуы өстенә, татар телендә музыка белеме укыткан беренче укытучылардан. Ул Шәрыкъ консерваториясендә татар телендә сольфеджио һәм музыка теориясе укыткан.

Шәрыкъ консерваториясендә этнографик бүлек ачылган. Аның максаты Россия көнчыгышындагы халыкларның музыкасын өйрәнү һәм үстерү, шулай ук, милли уен коралларын өйрәнү һәм камилләштерү була. Шәрыкъ консерваториясе структурасына эшчәнлеге фольклор җыю һәм өйрәнү булган Фәнни музыкаль-этнографик ассоциация дә кергән. Консерваториядә рус, татар һәм чуаш телләрендә гыйльми хезмәтләр бастыручы редакция коллегиясе эшләгән. Этнографик ассоциация эшендә университет профессорлары Н. В. Никольский һәм Н. Ф. Катановлар катнашкан.

Бик актив эш итә башласа да, вакыт барган саен консерватория эшчәнлегенең пролеткульт идеологиясе белән туры килмәве күренә башлый. Бу вакытта Россия мәгарифе алдына массалар культурасы өчен инструкторлар әзерләү максаты куелган була. Нәкъ шул сәбәпле, шулай ук финанс һәм оештыру кыенлыклары аркасында консерватория бер чыгарылыш музыкантлар да әзерләп өлгерә алмый. Системалы һәм чыгымлы укытуга көйләнгән музыкаль академик белем әлеге периодта кирәксез булып чыга. (Педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты Л.Т. Фәйзрахманова, «Первый опыт организации высшего музыкального образования в Казани (Восточная консерватория в 20-е годы ХХ столетия»).

Милли опера

Казанда ТАССРның 5 еллыгына — «Сания», 10 еллыгына «Эшче» опералары куела. Аларның авторлары — Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов. Оркестровка эшләү өчен алар композитор Василий Виноградовны чакыра, чөнки аның милли темаларга симфоник композицияләр иҗат итү тәҗрибәсе була.

Виноградовка без язган көйләрне төзәтергә рөхсәт ителмәде, бары тик инструменталь фрагментларны гына төзәтте. Мәсәлән, вокаль номерлар арасындагы бәйләнешләрдә яки актив сәхнә хәрәкәте булган урыннарда гына ул, безнең рөхсәт белән, үз музыкасын өсти алды. Вокаль партияләрнең мелодикасы традицион татар һәм башкорт җырлары нигезендә стилизацияләнгән иде», — дип искә алган Солтан Габәши.

«Сания» беренче татар операсында төп партияне ТАССРның халык артисты Зөһрә Байрашева башкара.

Сүз уңаеннан, Зөһрә Байрашева (1906–1984) татар музыка мәдәнияте тарихында югары музыкаль белем алган һәм педагог-музыкант буларак профессор дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар хатын-кызы буларак кереп калды. Ул Касыйм шәһәрендә туган, Казанда Көнчыгыш музыка техникумында, соңрак Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясендә укыган.

«Сания» беренче татар операсына Салих Сәйдәшев дирижерлык итә. 1930 елда «Эшче» әсәре Мәскәүдә куелганда да оркестр белән ул җитәкчелек итә.

Социаль челтәрләрдә «Сталин „Эшче“ операсын үзе рекламалаган» дигән шаяртулар да очраштыргалый.

Милли операның беренче казанышлары

1927 елда Франкфурт-на Майне шәһәрендәге халыкара музыка күргәзмәсенә «Сания» операсының партитурасы һәм башка татар мотивларына корылган әсәрләрнең ноталары җибәрелүен әйтә алабыз. Күргәзмәгә килүчеләрнең «Сания» операсы белән кызыксынуы һәм аеруча игътибар бирүе турында немец матбугаты яза.

«Эшче» операсының 1930 елда Мәскәүдә Милли театрлары бөтенсоюз олимпиадасында күрсәтелә.

Бер кызыклы мәгълүмат — ТАССР игълан ителү көн программасына Опера театры бинасының хәрабәләрен җыештыру өмәсе кертелгән була.

Автордан: Әлеге хәрабәләр җыештырылып, без Татарстанның үз милли операсын төзи алдыкмы соң дигән сорау туа.

Егерменче елларда туа башлаган татар профессиональ музыкасы турында сүз барганда, музыка белгече Земфира Сәйдәшева ике юнәлешне аерып күрсәтә:

«Беренчесе — рус классик операларының әзер үрнәкләре нигезендә, татар җырларын кулланып яки татарча стильләштерелгән көйләр белән опера иҗат итү. Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов хезмәттәшлеге нәкъ менә шушы юлны — фольклор материалын саклау һәм консервацияләү юлын сайлый.

Икенче юл — Салих Сәйдәшев иҗатындагы музыкаль драма юлы. Әлеге жанрга композитор спектакльләр бизәү аша килгән. Композиторның казанышы — ул милли музыкага фольклорны консервацияләү аша килмәде, татар җырын трансформацияләү һәм баету юлын сайлады».

(«XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы» халыкара фәнни-гамәли конференциядәге чыгышы. 2016 ел.)

Музыкаль театр

Салих Сәйдәшевны Казанга 1922 елда Кәрим Тинчурин чакырып кайтара. Бу инде драма театрының чиста драма куелышларыннан музыкаль бизәлешле спектакльләргә таба беренче адымнарын ясаган чагы була. (1916 елда М. Фәйзинең «Галиябану» пьесасы буенча куелган спектакльдә шул исемдәге халык җыры яңгырый; 1917 елда Г. Исхакыйның «Зөләйха» һәм Ф. Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә» пьесалары С. Габәшинең музыкаль бизәлеше белән куела). Ә инде С. Сәйдәшев килгәч, бу юнәлеш өр-яңа жанр — музыкаль драма жанры формалашуга китерә.

Сәйдәшев театрдагы эшен профессиональ оркестр туплаудан башлап җибәрә, актерлар белән вокал һәм музыка теориясе дәресләре оештыра. Рокый Кушловская, Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова, Фатыйма Ильская һ.б. вокаль һәм күп очракта хореография осталыгына да ия була.

Салих Сәйдәшевның сәхнәдәге беренче музыкаль эше — К. Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакле. Бу спектакльне ул 1923 елда музыкаль яктан бизи. Спектакльнең музыкаль бизәлешен С. Сәйдәшев халык көйләрен оркестр белән эшкәртүгә корган. Шул ук елны К. Тинчурин белән С. Сәйдәшевның тагын бер уртак хезмәте — «Сүнгән йолдызлар» драмасының премьерасы дөнья күрә. Пьеса хорафатларга ышануның ике яшь кешене үлемгә җиткерүе турында. Драманың музыкаль бизәлеше, беренче чиратта, татар халык көйләрен эшкәртүгә нигезләнгән. 1926 елда татар драма театрында Сәйдәшев музыкасы белән М. Фәйзинең «Галиябану» һәм «Асылъяр» пьесалары, Ф. Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә» һәм «Яшь йөрәкләр», Г. Кутуйның «Балдызкай» әсәрләре, К. Тинчуринның «Зәӊгәр шәл»е куела.

1928 елда Сәйдәшев Татарстанның визит карточкасына әйләнәчәк «Совет армиясе маршы»н яза.

1927 ел. Казанда радио

1927 елда журналист һәм драматург Шамил Усмановның тырышлыгы белән радиостанция ачыла. «Тыңлагыз! Казан сөйли» дигән беренче чакыру сигналларын Казан радиосының беренче дикторы булган язучы Гадел Кутуй яңгырата, музыкаль номерлар С. Сәйдәшев аккомпанементы белән яңгырый. Композитор радиотапшыруларның музыкаль редакциясе белән җитәкчелек итәргә чакырыла. С. Сәйдәшев тиз арада музыкаль тапшыруларның төп составын туплый. Даими музыкаль тапшыруларда җырчылар Мәрьям Рахманкулова, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая, скрипкачы Мөхәммәт Яушев, баянчылар Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, Асия Измайлова, Гөлсем Сөләймановалар чыгыш ясый. Музыка белгече Гөлназ Җиһангирова аларны академик-эстрадниклар дип атый.

Татар җәмәгатьчелеге өчен радио барлыкка килүе бик кадерле вакыйга була. Композитор Фасил Әхмәтов хатирәләре: «Сугыш еллары алдыннан бистәдә радио дигән могҗиза барлыкка килде. Мин беренче мәртәбә профессиональ музыканы радиодан ишеттем. Сәйдәшне башкарганда тетрәнеп тыңладым. Бер концертны да, бер музыкаль тапшыруны да калдырмаска тырыша идем, һәр яңа көйне тыңладым».

Батулла мәзәкләреннән:

«Фәйзулла Туиш гармунда озын-озак уйнарга ярата торган була. Бер-ике көй өчен генә ул сәхнәгә чыкмый. Бер-ике көй өчен генә радиога килми. Ул чагында магнитофон язмасына язып алу да юк иде. Турыдан-туры радио аша эфирга чыгасы иде. Бервакыт радиотапшыру барган вакытта Фәйзулла абыйны һич кенә дә гармун уйнаудан туктата алмыйлар. Уйный да уйный. Мәскәү тапшырулары үкчәгә басып килә. Мәскәү „вакытын“ алырга һич ярамый. Шуннан Фәйзулла абыйга сиздерми генә микрофонны өзеп, Мәскәүне эфирга тоташтыралар. Фәйзулла абый эшләми торган микрофонга уйный да уйный. Туктарга исәбе дә юк. Түземнәрен җуйган техниклар хәйләләп: „Фәйзулла абый, микрофоннар ватылды“, — дигәч кенә атаклы музыкант уйнавыннан туктый».

Эстрада

Егерменче елларда Казанда, Эрмитаж һәм Панаево бакчаларындагы (хәзер — «Динамо» стадионы) эстрада сәхнәләрендә шәһәрдә танылган музыкант-дирижерлар А. И. Эйхенвальд, А. А. Литвинов җитәкчелегендәге симфоник оркестр чыгышлар ясаган. Кайчакта бу оркестр белән С. Сәйдәшев дирижерлык иткән.

Композитор Ю. В. Виноградов истәлекләре: «Егерменче еллардагы эстрада концертларында Сәйдәшевны дирижер буларак кына түгел, рояль артында да күрергә мөмкин иде, ул үз җырлары өчен дә, халык җырларына да пианист-аккомпаниатор була иде».

Музыка белгече Гөлназ Җиһангирова: «Эстрада сәнгатенең берничә юнәлеше бар: җыр, инструменталь номер, бию, пародия һәм юмор сөйләү. Эстрадада инструменталь номерлар турында сүз алып барганда түбәндәгеләрнең исемнәрен атап китү урынлы булыр: скрипкачылардан Гайсә Мәкәрҗә, Ончы Фәхри, Гали Зәйпин, Карамалай, Хәбибулла Әхмәдуллин, Мөхәммәтша Мостафин һәм легендар гармунчы Фәйзулла Туишев».

Фәйзулла Туишев Казанга 1926 елда әйләнеп кайта. Аның Казандагы концертлары зур уңыш белән үтә. 

1924 елдан башлап Камил Мотыйгыйның калган гомере дә Казанда уза. 1925-1929 елларда исә ул сәхнә эшчәнлеген дәвам ит: республика буйлап концертлар бирә, чит өлкәләргә гастрольләр оештыра. 1928 елда бер төркем фикердәшләр — Галиәсгар Камал, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Зәйни Солтанов, Касыйм Шамил, Фәйзулла Туишев, Солтан Габәши инициативасы белән Казанда Камил Мотыйгыйның сәхнә эшчәнлегенә егерме ел тулу бәйрәме билгеләп үтелә. Татар академия театры бинасында узган бәйрәм концертында юбиляр халык җырларын һәм үзе иҗат иткән музыкаль номерларны башкара.

Сәнгать белгече Рауза Солтанова ул елларда спектакльләрдән соң концертлар булуына ачыклык кертте. «Ул чор афишаларында декламацияләр, „танцы“ дип тә язылган. Афишаларда хатын-кыз артистларның фотолары да куела башлаган», — ди ул.

Граммофон тәлинкәләрендә татар җырлары: егерменче еллардагы бушлык

Татар граммофоннары җыючы коллекционер Инсаф Хәмитов: «ТАССРның башланган елларындагы граммофон язмалары турында бер генә әйбер әйтә алам — 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, граммофон пластинкалары эшли торган күп компанияләр Россиядән китә. Күрәсең, алар немецлар йә англичаннар булганнардыр инде. Шуңа 1914 еллардан ук татар пластинкалары чыгудан туктаган. Алар яңадан утызынчы елларда гына чыга башлый, тиражга салынып 1937 елларда гына чыккандыр. Совет власте пропаганда буларак Ленин сүзләре белән һәм башка шундый идеологияле пластинкалар чыгара башлый».

Егерменче елларда басылып чыккан татар җыр китаплары исемлеге:

1922

Берг М. Восемь татарско-башкирских песен/ Под общ. ред. проф. В. В. Богородецкого. — Казань. -22 с. — Ноты. — 500 экз.

1924

Рыбаков С. Г. 50 песен татар и башкир с текстами, переводами и гармонизациями: Вып1 (14 песен). — М.: Муз-госиздат. 1924.- 37 с.-Послед. выпуски не обнаружены.

1926 ел

Авыл җырлары / Җыючы М. Әсгать. — М.: СССР халыклары үзәк нәшр., 1926.- 16 б.-25 000 д.

Миронов Н. П. Кыскача төп музыка назариясе: Ноталар б-н аңлатылган күгегүләр \ Тәрҗ. һәм җырларны карап чыгучы Исхак Хәмзин.- М.: Нәшрият, 1926.- 64 б.

1927

Яңа чыккан шәп җырлар: 8 төрле көйгә: «Яңа җырлар» чүмәләсеннән 1 көлтә / Җыючы Кәләй.-Казан: Яңа китап. 1927.- 15 б.- 10 000 д.

Пешеп чыккан шәп җырлар: 8 төрле көйгә: «Яңа җырлар» чүмәләсеннән 2 көлтә / Җыючы Кәләй.-Казан: Яңа китап. 1927.- 15 б.- 10 000 д.

Пешеп чыккан шәп җырлар: 6 төрле көйгә: «Яңа җырлар» чүмәләсеннән 3 көлтә / Җыючы Кәләй.-Казан: Яңа китап. 1927.- 15 б.- 10 000 д.

Үтә чыккан шәп җырлар: 8 төрле көйгә: «Яңа җырлар» чүмәләсеннән 4 көлтә / Җыючы Кәләй.-Казан: Яңа китап. 1927.- 14 б.- 10 000 д.

1927

Әйдә, җырлыйк: Революция чорында халык җырлары / Җыючы Н.Исәнбәт. — Казан: Татдәүнәшр., 1928. — 40 б.-3000 д.

Кызыл Армия җырлары: Совет Армиясе турында халык җырлары һәм композиторлар, шагыйрьләр иҗат иткән җырлар, текстлар / Закир Сәмитов ред.-Казан: Татдәүнәшр., 1928.-36 б.-3000 д.

(Филология фәннәре докторы Ким Миңнуллинның «Шигърият һәм җыр» китабыннан, 1998 ел.)