Ренат Харис: Дәрдемәнд үз иҗатын француз эротик романын тәрҗемә итүдән башлаган

Дәрдемәнд 160 еллыгы уңаеннан әзерләнгән “Аһ, туган каумем газиз!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә татар зыялыларын Тинчурин театры залына җыйды.

Ялгышмасам, Дәрдемәнд турында уйлануларны татар сәхнәсенә беренче тапкыр Илгиз Зәйниев чыгарган иде. Шагыйрь, алтын приискалары хуҗасы, хәйрияче Закир Рәмиев әсәрләре нигезендә куелган “Dәrdmәnd” спектакле 2010 елда Камал театрының кече залында күрсәтелде. Ул Закир Рәмиев шигырьләре, хатлары, Рәмиевләр турындагы истәлекләр, замандашлары фикерләре нигезләнгән дип анонсланган иде.

Дәрдмәнд иҗаты быел “Әлиф” егетләрен дә импровизацион-хореографик спектакльгә рухландырды.

«Инкыйраз темасын мин Дәрдемәнд аша тасвирлар идем. Дәрдемәнд бөтен яңа юнәлешләрне хуплаган. Ул татар мәдәнияте оешкан кан булып калмасын, ә яңартылып торсын дип теләгән. Шуңа ул Тукайларны да чыгарган, гәзитләрне дә чыгарган, үзе дә язган, аның әдәби байлыгы күләме буенча әз, әһәмияте зур. Шуңа күрә Дәрдемәнд - минем өчен зур фигура”, - дигән иде спектакльнең идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов.

Спектакль быел август аенда Заманча сәнгать галереясында күрсәтелде. Музыка авторы – Эльмир Низамов. Биюче Нурбәк Батулла һәм җырчы Рөстәм Яваев.

Нурбәк Батулла биюе һәм контртенор Рөстәм Яваев җырыннан торган спектакль бераз шау-шу тудырып алды. Сәбәбе – Нурбәкнең тән җәрәхәтләреннән сыркып торган кан иде. Спектакльгә Дәрдемәнднең тугыз шигыре алынган. Туфан Имаметдинов ул шигырьләрдә кан сүзенең кабатлануына игътибар иткән. Егетләр Дәрдемәнднең иҗатын һәм язмышын тән җәрәхәтеннән сыркып торган кан аша бирделәр.

“Dәrdmәnd” эксперименталь спектакле һәм “Дәрдмәнд” импровизацион-хореографик спектакле – шагыйрь шәхесенә һәм иҗатына ирләрчә караш булса (куючылар һәм катнашучылар бары тик ир-атлар гына), шагыйрьнең 160 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә – хатын-кыз карашы булып чыкты.

Татарстан мәдәният министрлыгы кичә оештыру эшен Татарстан язучылар берлегенә тапшырган. Татарстан язучылар берлеге сценарий язарга шагыйрә Илсөяр Иксанова белән куючы режиссер итеп Нәфисә Исмәгыйлеваны сайлаган.

Соңгы елларда Татарстан язучылар берлеге оештыра торган кичәләр Тинчурин театры залында уза. Кайчандыр Камал исемендәге академия театрыныкы булган бу бинага өлкән буын язучылар һәм артистлар яратып килә. Зал тулы иде. Рәсми кичә булса да, түрәләр белән түгел, ә бик сирәк бергә җыела торган өлкән буын татар зыялылары белән тулы иде зал.

Кичә авторлары Дәрдемәнднең биографиясе турында мәгълүмат бирүдән башлап, иҗатыннан йөгереп узу максатын куйганнар. Тамашачы популяр стильгә күчерелгән мәгълүмат алып, Дәрдмәнд шигырьләрне тыңлап, Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов һәм Зәринә Хәсәншиналарның җырлавын тыңлап кайтып китте.

Җырларны танылган композитор һәм музыкант Ильяс Камал аранжировкалаган. Музыкантлар сәхнәдә үзләре дә бар иде. Әмма оештыручылар традицион кичә ясарга алынгач, җырлар популяр стильдә күчкән. Кыскасы, алар Дәрдемәндчә түгел иде кебек.

Әйтик, Дәрдемәнд чыгарган журналда Шәриф Камал әсәре басылуы әйтелә һәм музыкаль бизәлеш буларак “Акчарлаклар” җыры яңгырый. Темадан читкәрәк кителде, аның каравы популяр, әйеме? Шигырь арасында пластик хәрәкәтләр дә режиссер теләгәнне әйтеп җиткермәделәр кебек. Чөнки бу хәрәкәтләр эксперименталь театраль проектларның актив катнашучысы булган Евгений Скрипачевның стандарт хәрәкәтләре иде. Ул Дәрдемәнд темасын һичничек ачмады.

Бүгенге яшь буын артистларының Дәрдемәнд шигырьләрен укый белмәвенә дәгъва белдерүчеләр булды, алар белән дә килешәм. Аның каравы, яшь буын шагыйрьләренең үз шигырьләрен укуы – кичәнең югары ноктасы булгандыр. Оештыручылар өч шагыйрьне - Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Гөлүсә Батталованы сайлаганнар.

Рәсми кичә икән – әлбәттә, рәсми чыгышлар була.

Сәхнәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыкты: “Рәмиевләр приискасында алтын юучылар янәшәләрендә милләтнең йөзек кашыдай алтыннан да кыйммәт затлы кеше торганын белделәрме икән?! Закир туганыбыз үзе юган алтыннан да кыйммәтрәк милләтнең алтыны икәнен үзе белдеме икән? Белгәндер! Белмәсә, тулыр-тулмас 62 ел шулкадәр милләтне кайгыртыр идеме?! Үзенең милләткә булган тугрылыгы, милләтне сөюе белән безне моннан 160 ел элек туган егет шушы залга чакырып китерде. Затлы иде алар! Динле иде алар! Рәмиевләр дә, Фатих Кәримиләр дә, Тукайлар да... Динле булганга денле булды алар! 200 елдан соң татар бетә диюләргә каршы без залларны тутырып киләбез. Без Закир туганнарыбызның 260 еллыгын да, 360 еллыгын да шулай залларны тутырып үткәрербез. Безнең Дәрдемәндебез белән тыгыз эш йөртүчеләр бар. Фәүзия Бәйрәмова, Ренат Харис, аяклы энциклопедиябез булган Лирон Хәмидуллин...”

Язучылар берлеге рәисе бераз арттырды инде анысы. Эшчеләр алтын комы юганда хуҗалары турында "милләтнең йөзек кашыдай кыйммәтле заты" дип әйтмәгәннәрдер, бүтән эпитетлар кулланганнардыр.

Лирон Хәмидуллинның өр-яңа китабын тәкъдим итү вазыйфасы да Данил Салиховка тапшырылган иде. “Киләчәктә эшегезне галим улыгыз Булат та дәвам итәр”, - дип тә өстәп куйды Данил Салихов.

Вакытны экономияләү максатыннан булса кирәк, Лирон аганың үзен видеодан яздырып кына сөйләттеләр. Дәрдемәнд кабере булган зират өстендә хәрби завод утыруы турында ул сөйләде.

Сәхнәгә Татарстан Фәннәр Академиясе вице-призеденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина чыкты: “Дәрдмәнд озак вакытлар билгесезлектә калганнан соң күренекле сәясәтче, матбагачы, хәйрияче, ХХ йөз башы милли күтәрелешен матди яктан тәэмин итүче буларак әйләнеп кайтты. Аның шәхесенең, эшчәнлегенең шушы яклары шагыйрьнең әдәбиятка керткән гаять зур өлешен каплап та китә алыр иде.

Дәрдемәнд шигърияткә килгәндә бездә дөньяви әдәбият формалаша башлаган вакыт була. Бу вакытта - әдәбиятыбызда дини суфичыл дөнья сүрәте хөкем сөрә, үгет-нәсыйхәтчелек, авыр аңлаешлы иске татар теле. Бу - ХХ йөз башының беренче еллары.

Дәрдемәнд шигырьләрендә милли-романтик яңа бер дөнья ачылып китә. Татар әдәбиятында әле мондый шигырьләр булмый. Дәрдемәнд – беренче!

Ул үзенең шигырьләре белән формалашып килүче татар әдәбиятының үсеш юлын билгели. Ул үзенең шигърияте белән аның нинди булырга тиешлеген күрсәтә. Әлеге шигырьләрнең үзәгендә милләт гаме булса, фикердә гомумкешелек фәлсәфәсе. Бу шигърият гареб һәм шәрыкънең иң кызыклы алымнарын үзенә туплаган. Ул символлар ярдәмендә мәгънәне киңәйтү юлларын күрсәтә. Бу гаҗәп бер яңа дөнья була.

1908 елда ул “Кораб” шигыре белән ил язмышы турында уйлана. Ул шигырьләрендә маякны, барыр юлны билгели. Халыкның иң кадерле кыйммәтләр булуын, шуны аңлаганда гына киләчәктә юлның якты икәнен күрсәтә... Бүген Дәрдмәнд шигъриятен дөнья әдәбиятының зур бер күренеше буларак өйрәнергә, дөньяга чыгарырга бернинди дә идеологик чикләүләр юк.

Дәрдемәнд шигърияте мәктәп һәм ВУЗ программаларына әйләнеп кайтты. Ул фәнгә нык урнашты. Әдәбият белеме дә Дәрдемәндне гаять югары бәяли. Шул ук вакытта дөнья әдәбиятына Дәрдемәнд иҗатын урнаштыру өчен аның шигырьләрен һәрдаим яңгыратырга да, аның иҗатын төрле телләргә тәрҗемә итәргә дә, аның белән бәйле урыннарда музейлар ачарга да, һәйкәлләр куярга да кирәк. Бүгенге кичәбез шушы юлда бер адым алга бару кебек кабул ителә”.

Сәхнәгә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис күтәрелде. “Мин үземнең иң яраткан шагыйремнең бәйрәменә килдем. Сезнең алда әйтәм – минем иң яраткан шагыйрем – Дәрдемәнд. Аны яратмый мөмкин түгел. Ул өйрәнергә лаеклы иҗат калдырган бөек шагыйрьләребезнең берсе.

Дәрдемәнд рус әдәбиятындагы “Серебряный век” чорында иҗат итә башлый. Ул рус әдәбиятын белә. Рус һәм чит ил философиясе белән таныш була. Дәрдемәнднең иҗатын “Серебряный век” чорына куеп караганда, ул башка матур яклары белән дә ачылып китә. Ул - рус әдәбиятының алтын чоры белән көмеш чорын тоташтырган шагыйрьләрнең берсе.

Аны бик күп әдәбият белгечләре, галимнәр пессимист дип атыйлар. Дөрес түгел! Ул пессимист түгел! Тормыш һәм аның фанилыгы турында уйлану ул пессимизм түгел. Калебе ныклы кеше генә үлем турында да курыкмыйча уйлана ала. биредә яшь һәм өлкән галимнәр утыра. Алар Дәрдемәнд иҗатын Цветаевалар, Ахматовалар, Белыйлар, Маяковскийлар, Есениннар иҗатын өйрәнгән рәткә куеп та рәхәтләнеп өйрәнә алалар.

Мин Дәрдемәндне Көмеш гасырда яшәсә дә, рус әдәбиятының алтын гасырда яшәгән шагыйрьләр арасына күпер салган татар шагыйре итеп күрәм.

Дәрдемәнд үзенең иҗатын француз язучысы Шарль Поль де Кокның бер эротик, әдәпсез романын тәрҗемә итүдән башлап җибәргән.

Бу 1880нче елларга туры киләдер. Ул аны Истанбулда яшәгәндә эшли башлый. Нинди телдән тәрҗемә иткән ул аны – француз теленнәнме, гарәп теленнәнме, госманлы төрек теленнәнме – анысы да ачыкланып җитмәгән. Чөнки бу язучы бик популяр була һәм төрле телләргә тәрҗемә ителгән була. Дәрдемәнд тәрҗемәсен укып карый да кулъязмаларын яндыра. Фатих Кәриминең “Ни өчен алай иттегез?” дигән соравына. “Үлеп китәрсең. Шундый бер начар әсәрең калыр. Начар әсәрләрдән терекләрнең дә, үлекләрнең дә ерак булганы яхшы”, дип җавап бирә. Дәрдемәнд иҗатка гаҗәеп дәрәҗәдә җитди карый. Әдәбиятны әхлак чыганагы дип исәпли...

1970 елда Дәрдемәнднең беренче рус телендә чыккан китабының төзүчесе мин булдым. Мин подстрочник ясап шагыйрьләргә таратып тәрҗемә иттердем. Чөнки мин Дәрдемәнде ихлас күңелдән яратам. Без 10 ел чыккан “Шура” журналын кириллицага күчереп бастырып, том-том итеп китапханә киштәләренә тезеп куйсак, ул Дәрдемәндкә иң күренекле һәйкәл булыр иде. Чөнки аларда татар мәдәниятенең, татар фәлсәфәсенең үсеш юлы күрсәтелгән”.

Татар галиме Искәндәр Гыйләҗевнең фикере дә видеога яздырылган иде: “Алман галиме Михаил Фридерих Дәрдмәндне дөньякүләм билгеле шагыйрь булырга тиеш дип саный. Дәрдмәндне һәр татар да аңлый алмый, ә алман галиме аңлаган. Ул аны иң күренекле татар вәкилләреннән ди, аның белән янәшә куярлык шагыйрь юк ди”.

Кичә матур иде, дөрес иде, традицион иде. Артык традицион иде...

Ә Уфада, әнә, Дәрдемәндкә багышлап, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.