«50 яшьтә хатын-кыз яши генә башлый»: тыйнак Гөлнара Абитованың шау-шулы юбилее

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова гөрләтеп 50 яшьлек юбилеен Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында уздырды. Монда тыйнаклык, мәхәббәт аңлатулар, үрле-кырлы сикереп биюләр — бар да булды. Юбилей бенефисыннан репортаж «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина язмасында.

Театр — актерларның икенче йорты. Монда бөтенләй икенче мохит: гаиләдән тыш тормыш кайный. Театрның коридорлары, бормалы юллары аша юбилярыбыз — Гөлнара апаның бүлмәсенә атлап барам. Каршыма чуклы-бизәкле киемнәрдән, туздырылган бөдрә чәчле туташ-егетләр очрый. Бара торгач, ярымачык ишеккә кактым. «Мөмкинме?» - дип сорагач, «Ю-уук!» — дигән җавап тавышы ишеттем. Артистларның мәш килеп әзерләнеп ятканын кереп карамыйча да тоемларга була иде.

Соңрак ни күрим, кырмыска оясы кайнаган кебек анда, артистлар да йөгерешә, сөйләшә, көлешә! Гөлнара апа да берьюлы ике эш эшләде: минем сорауларга җавап биргәндә ул киенергә, бизәнергә-ясанырга һәм аяк киемнәрен кияргә өлгерде…

Гөлнара апа, шулкадәр өлгер Сез!

Яшьләр белән бер дулкында актив булырга тырышам, чөнки яшь буын белән бер сафта эшлибез. Картаерга җыенмыйбыз әле, 50 яшь әле ул «чепуха» гына, кызлар. Матур формада булуның бернинди сере дә юк, пластик операцияләр ясатырга әлегә акча юк, әллә нишләп булмый.

Актриса булу теләге кайчан яралды?

Мин дүртенче сыйныфта укыганда ук үз-үземә актриса булам, дидем. Элекке заманда әниләр газеталар алдыра иде. «Татарстан яшьләре» газетасында игълан күреп алдым. Театр училищесына укырга кабул итәләр икән, дигән сүзләрне күрдем дә тәвәккәлләдем. Бүгенгәчә театрыма тугры калып хезмәт итәм. Үкенмәдем.

Сикәлтәле юллар булмады, әниләр каршы төшмәде. Әмма әнием мине табиб итеп күрә иде. Хәтта ул турыда сөйләшеп тә куйды. Медицина училищесына танышлык аркылы урнашырга тиеш идем, әмма театр юлын сайладым. Имтиханнарны бирә алырмын микән, дип барган идем. Үттем. Әле дә эшлим, Аллаһка шөкер.

30 ел буена гел бер эштә эшләп туйдырадыр ул?

5-6 ел саен эшләрен алмаштырып торган кешеләрне аңламыйм, мин ул гамәлне хупламыйм. Минемчә, кеше бер эштә төгәл, әйбәт кенә эшләргә тиеш. Балачагымнан ук үземне артистка булырга әзерләндем. Алтмышка якын роль башкардым, спектакльләр арасыннан чит ил классикасын яратам.

Ана кеше балаларын бусы начар, бусы әйбәт дип аермый. Алар бөтенесе дә бер, бөтенесе дә кадерле. Баланы 9 ай үзеңдә йөрткән кебек, рольне дә үзең чыгарасың. Һәр туган роль үзенчә кадерле.

Һәр кеше артист булыр иде, хезмәт хакы түбән булмаса…

Тормыш корып буламы дигәннән, Кариев театры булачак ирем белән очраштырды, театрга шуның өчен дә рәхмәтлемен. Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган булса да, ирем артист түгел. Акча бар, тик икебез дә монда эшли алмас идек. Күбрәк ирем тырыша.

Театр үзгәрдеме, Гөлнара апа?

Эшли башлаганда театрыбызның бинасы, сәхнәсе юк иде. Без гастрольдән гастрольгә йөрдек. Күп еллар шулай дәвам итте. Үзебезнең бинабыз булуына шатланып туя алмыйм, хәзер барысына да үзебез хуҗа!

50 яшенә җиткән хатын-кызга нәрсә дип әйтер идегез?

50 яшьтә хатын-кыз яши генә башлый. Күңелләрегезне төшерергә ашыкмагыз. Балалар үскән, тормыш җайланган, яшәргә урын бар. Яшәргә генә кирәк. Сәламәтлек кирәк. Тормышымнан мин бик канәгать. Яраткан эшем, гаиләм, әйбәт ирем, балам бар. Күз генә тимәсен. Иҗат дәверемнең югары ноктасына әле үсеп җитмәдем, алга таба зурдан-зур рольләр булыр дип ышанам, Алла боерса. Өмет белән яшим!

Актрисаны кайный торган бүлмәдә калдырып, фойега юл тоттым.

«Аның нәфислегенә кызыгып үлә идек»

Театрның үз аурасы бар. Пианино моңнары, Рөстәм Яхин иҗат иткән сихри музыка тантанага ямь кертә төсле. Аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре күтәргән ханымнар аеруча нәзакәтьле булып күренә. Шушы гүзәл ханымның берсе Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина булып чыкты. Резидә апа яшүсмер чакларын искә төшерде:

Без 1985 елда, унбиш яшьлек кызлар, Казан театры училищесына укырга кердек. Мин авыл кызы, ә Гөлнара — шәһәрнеке! Күрсәгез, аның нәфислегенә кызыгып үлә идек. Ул әти-әнисенә фатирга кайтып китә, ә без тулай торакка кайта идек… Гөлнара мине өенә алып кайтып, тәмле итеп ашата иде.

Һәрберебезгә яртышар гасыр. Гөлнара һаман шәһәр кызы. Илле елдан соң да: «Без һаман нәфис бит әле» - дип, мактанып торырга язсын, — диде Резидә апа.

Утлар да сүнә башлады. Ишек ябыла дигәндә, соңарып кына Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла килде. Санаулы минутларын кызганмыйча, миңа багышлады ул:

Гомер узган да киткән, ә Гөлнараның юбилей бенефисы була дигәч, ничә яшь соң әле аңа, дигән фикер килде. Без укыганда ул сигезенче сыйныфтан соң килгән 14-15 яшьлек кыз бала иде. Без исә, армиядә хезмәт итеп, эшләп алган егетләр, кызларыбызны абыйлары кебек карап йөрдек.

Гөлнара театрда эшләп китәр дип һич уйламадым. Күрәсең, аңа театр җене кагылган булгандыр, бүгенге көндә дә иҗат итә. Төрлебез төрле якка таралды, ләкин без шундый кичәләрдә очрашырга тырышабыз. Һәрвакыттагыча мөлаем булып калырга язсын, чөнки сәхнәдәге кешеләргә яшь һәм матур булып калу бик мөһим, — диде ул һәм ашыга-ашыга театрның алгы рәтләренә кереп, курсташлары янына утырды.

Битләре ачылып бетмәгән китап ул

Каршыма очраган тагын бер курсташ — нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина иде.

Беребезнең дә Казан дәүләт мәдәният институтына барасы килмәде, ул вакытта театр училищесы гына профессиональ актерлар әзерли иде. Безне сайлап алудан соң шатлык, сөенеч — әйтеп бетерә торган түгел. Курсташлар белән очрашканда шушы мизгелләрне һәрвакыт хәтергә алабыз. Гөлнара арада иң тыйнагы булгандыр. Артык тавышы да ишетелмәс, артык сөйләшмәс тә ул… - диде Әлфия Хәбибуллина.

Сөйләшмәс дигәннән, шушы сүзгә тукталып узарга рөхсәт итегез. Язмамның герое бик үзенчәлекле шәхес булып чыкты: бер сорауга — бер җавап. Ялгыш китә күрмәсен дип микән, Гөлнара апа теленнән артык сүз чыкмый. Гөлнара апа миңа битләре ачылып бетмәгән китап кебек тоелды. Аның ниндилеген белергә теләсәгез, ул уйнаган рольләрне генә карарга кирәк икән, ләбаса! Менә кайда яшеренгән ул шәхесебез.

«Мин сине яратам!»: Зиннур Хөснияр белән Инсаф Абдулла Гөлнара Абитовага мәхәббәт аңлатты

Дөм караңгы залга атлап кердем. Прожектор утлары музыка белән бергә кабынды: сәхнәне яулап алган яшьләр үрле-кырлы сикерә-сикерә биергә тотынды. Шатлык бит, көн дә 50 яшь тулып тормый! Ә инде яшьләрдән бер дә калышмаган Гөлнара апа сәхнәнең нәкъ үзәгендә биеде. Шуннан соң «Мәхәббәт күгәрченнәре», «Ут чәчәге», «Гашыйк буласым килә», «Шәй-бу! Шай-бу!», «Корт» спектакльләреннән Гөлнара Абитова катнашында өзекләр күрсәтелде.

Кичә азакка якынлаша барган саен, ул кыза барды, кунакларның да каны кайный башлады. Актрисаны котларга дип менгән язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр Гөлнара Абитовага: «Мин сине яратам!» — дип бөтен халык алдында белдерү ясады. Дөресен әйтим, бу шулкадәр көтелмәгән булып чыкты ки, хәтта сәхнәдә басып торган курсташлары арасыннан Инсаф Абдулланың ике бөртек күз яше атылып чыкты. Шатлыктанмы, әллә моңсулыктанмы — монысы сер, ул күз яшьләре шунда ук юк булды… Ә шулчак Зиннур Хөснияр мәхәббәт аңлатуын дәвам итте:

Мәхәббәт ул юк-бардан гына булмый, Гөлнара искиткеч кызыклы актриса. Аның белән берничә ел элек якыннанрак таныштым. «Ут чәчәге» әсәремдә ул баш рольне башкарды. Ана роле шактый катлаулы булып чыкты, кем генә уйный алыр икән дип, кайгырып һәм борчылып йөрдем. Гөлнара исә мин уйлаганнан да яхшырак уйнады, ул аны уйнамады, ул ана булып, аның кайгылары, шатлыклары белән сәхнәдә яшәде.

Гөлнарада күктән иңгән талант бар. Гөлнара уйнаган һәр спектакльдә балкыш һәм нурланыш бөркелә. Мин сине шуның өчен дә яратам, — диде Хөснияр һәм «Сәхнә» журналының киләсе санын аңа багышларга ниятләвен әйтте.

Героебызның курсташлары котлавы да күркәм булды: чәчкәләр тоткан Инсаф Абдулла Гөлнара Абитованы ике як битеннән үбеп алды, һәм, ниһаять, чәчәк бәйләмен бүләк итте.

Бенефис котлауларга бай булды. Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алинә Гюрелли Гөлнара Абитова алга таба да яңа рольләре, таланты, уңышлары белән сөендерер дип ышанып калуын әйтте һәм «ТАССРның 100 еллыгы» дигән истәлекле медаль тапшырды.

Гөлнара Абитова шулай ук Казан шәһәренең мәдәният өлкәсен үстерүгә өлеш керткәне һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. «Артист гомере рольләре белән билгеләнә. Яңа рольләр, тагын да яңа биеклекләр, зур масштаблы образлар телим», — диде Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Кариев театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов сүзләренчә, Гөлнара Абитова булган җирдә бәйрәм рухы туа. «Драматик рольләрне дә ул позитив яссылыкта тамашачыга җиткерергә тырыша. Беркайчан да зарланмый, чөнки эчке халәте шундый», — дип бәяләде ул.

«Телебез, милләтебез юкка чыкканда син гомереңне татар театрына, сәнгатькә багышладың. Мин, чыннан да, халкыма хезмәт иттем дип горурланып яшәргә язсын», — дип котлады Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры исеменнән.

Гөлнара Абитованың кичәдә әйтелгән соңгы сүзе…

Актрисабыз озак көттермичә: «Мин барыгызны да яратам!» — дип әйтеп салды. Ул килгән кунакларга рәхмәтле булуын, аларны хөрмәт итүен, спектакльләрдә көтеп калуын әйтте һәм… шуның белән пәрдә ябылды.

Тыйнак актрисабыздан бернинди артык сүз чыкмады.