ТАССР: беренче татар кинотеатры, татар режиссеры һәм татар киносы

ТАССРда кинематографиянең беренче адымнарын «Татар-информ» хәбәрчесе барлый.

Ни гаҗәп, ТАССРда милли кино Казанның Юнысовлар мәйданыннан башланган. Бу Иске татар бистәсендәге данлыклы мәйдан. 1913 елда биредән Тукайны соңгы юлга озатканнар. Шушында Тукай музее эшли. Монда Тукай исемендәге кинотеатр эшләп килде.

«Чаткы» — Казанда беренче милли кинотеатр

1924 елда Казанда «Татар милли кинотеатры» барлыкка килә. Соңрак кинотеатр «Чаткы» исемен ала. 400 урынлы залда татарча титрлар белән фильмнар күрсәтелә. Ниндидер сәбәп белән татар теленә титрлар булмаса, кинотеатрда тәрҗемә итеп торучы махсус кеше («глашатай-переводчик») эшләгән, дип яза Татарстанда кинематография тарихын өйрәнгән галимә Елена Алексеева.

«Чаткы» кинотеатрының китапта бирелгән афишаларында аның Тукай урамында урнашу адресы күрсәтелгән. «Татарча субтитрлар белән кино күрсәтелгән „Чаткы“ кинотеатры Тукай урамында булган. Аннары аның урынында Тукай исемендәге кинотеатр төзелгән. Хәзер ул урында „Бәхетле“ супермаркеты», — дип ачыклык кертте журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов.

Экскурсовод Раушания Миңнуллина: «Чаткы» кинотеатрын Арча кырыннан бер бинаны сүтеп, биредә төзиләр. Фильмнарны татарчага тәрҗемә итеп караганнар. Шулай ук тәрҗемә субтитрлар аша да бара. Фильмнан соң яшьләр танцыга калган. Тукай мсемендәге кинотеатр шул ук урында төзелгән дип хәтеремдә калган».

Беренче татар кинотеатрын актер, режиссер, театр эшлеклесе Зәки Баязитский (Вәлиев) җитәкләгән.

  • Зәки Баязитский (1889-1959) — Татар дәүләт академия театрының икенче директоры (1923-24 еллар). 1925 елда ул кинотеатр директоры итеп билгеләнә. Ә аның урынына театр җитәкчелегенә Кәрим Тинчурин килә. Зәки Баязитский шул чордан башлап тормышын кино белән бәйли, Татарстанның кино оешмаларында эшли. Казанда төшерелгән «Койрыклы йолдыз» фильмында актер буларак катнаша. Репрессияләнә, Сталин лагерьләрен кичеп, Казанга 1954 елда кайта.

Фильмнарның тәрҗемә эше «Таткино» оешмасы лабораториясендә башкарылган. «Таткино» оешмасы лабораториясендә тәрҗемә ителгән фильмнар республикада гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә күрсәтелгән.

Советлар илендә беренчеләрдән булып кино оешмасы Казанда төзелгән. Ул — «Таткино» оешмасы. Бу — Идел буенда кино тармагына караган беренче оешма. Аның уставында республика халкының татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнарга ихтыяҗы булу да билгеләп үтелә.

 «Таткино» оешмасының прокатта уңышлы эшләвен шушы субтитрлы фильмнар тәэмин иткән дә инде. Чөнки тәрҗемә фильмнарына Удмуртия һәм Чувашия, Башкортстан республикаларында да ихтыяҗ булган.

«Булат Батыр» — беренче татар киносы

«Булат Батыр» фильмы — татар тормышыннан Казанда төшерелгән беренче нәфис фильм. Бу «Таткиноның» «Совкино» белән бергәләп эшләнгән хезмәте. Аның жанры «Пугачевщина чорыннан тарихи драма» дип билгеләнгән.

Тарихы болайрак: «Таткино» 1926 елда татар тормышыннан киносценарийлар конкурсы игълан итә.

Конкурс шартлары буенча сценарийлар рус телендә язылырга тиеш була. Сценарийларга профессиональлек таләпләре куелмый — аның нәфис әдәби әсәр булуы җиткән. Чөнки әлеге әдәби сценарий нигезендә профессионаллар сценарий язачак. Конкурста җиңгән әсәрләргә беренче приз — 300 сум, икенче приз — 250 сум, өченче приз — 200 сум.

Азмы бу, күпме? 1927 елда бодай икмәге 20-22 тиен торган, арыш икмәге — 6 тиен. 1нче сортлы колбаса — 80 тиен.

Утызынчы еллар тормышына караган әдәби әсәрләрдәге саннар буенча фикер йөртсәк, Ильф белән Петровның «Золотой теленок» романында яшерен миллионер Корейко трестта эшләп 46 сум хезмәт хакы алган һәм бу начар хезмәт хакы дип күрсәтелгән.

Димәк, конкурсның җиңүчесе алты «начар хезмәт хакы»на тиң премия алган дигән сүз. Димәк, бер бик яхшы хезмәт хакы дип алыйк. Тарихи мәгълүматларга караганда, 300 сум — ул егерменче елларда завод директорының хезмәт хакына тиң була. (Сүз уңаеннан, Татарстан 2017 елда киносценарийлар өчен конкурс уздырып, тулы метражлы нәфис фильм өчен киносценарий призын 70 мең сум дип куйган иде). 

Сценарийлар конкурсында Әгерҗедән яшь партия хезмәткәре Габдрахман Шакиров җиңеп чыга. Фильмда аның исеме «По теме А.Шакирова» дип бирелгән. Тема нигезендә кинодраматург Натан Зархи «Булат Батыр» фильмының киносценариен яза. Фильмны кинорежиссер Юрий Тарич куя. «Совкино» производствосы.

«Мәскәүдән „Булат Батыр“ фильмын төшерергә киләләр дип, ничә көн инде бөтен Казан шаулый. Киноны Кремльдә, Казансу ярында төшерәләр икән. Бер көнне анда мин дә барасы иттем. Кремльнең сул ягыннан күпергә таба халык агыла да агыла», — дип язган композитор Җәүдәт Фәйзи кино төшерү турында хатирәләрен.

Фильмның сюжеты Пугачев чоры вакыйгаларына багышланган. Ата белән баланы тормыш ике лагерьгә аера. Үзәктә Әсфән исемле татар баласының язмышы. Әсфән князь Потемкинда тәрбияләнә. Ул прапорщик булып авылда крестьяннар күтәрелешен бастырырга кайтып төшә. Ә крестьяннарның лидеры аның әтисе Булат булып чыга. Финалда ата белән ул Пугачев явына кушыла.

Фильм гаять популярлык казана. Аның премьерасы Казандагы иң зур «Электро» кинотеатрында була. Казанда «Булат Батыр» ел дәвамында «Чаткы» кинотеатрында барган.

Фильмның анонсында «Идел буе качкыннары тормышыннан шаккатмалы тарихи боевик» дип язылган.

Икенче фильм — «Койрыклы йолдыз»

Татар тормышыннан Казанда төшерелгән икенче фильм — «Койрыклы йолдыз» («Комета»). Монысы инде «Таткино» урынына «Востоккино»ның татар бүлекчәсе барлыкка килгәч төшерелә.

1928 елда 10 регионны берләштергән «Востоккино» оешмасының Казан бүлекчәсе барлыкка килә. ТАССР хөкүмәте оешмага Зур Кызыл урамында урнашкан Казан Богородица монастыре бинасын бирә.

Утызынчы елларда төшерелгән нәфис фильм «мескен татар халкын байларның һәм муллаларның җәберләве» турында була. Сценарий татар драматургиясенә авантюралы жанрларны алып килгән драматург, журналист Әхмәт-Таҗетдин Рахманкулов (1889–1940) пьесасы буенча язылган.

Фильм сакланмаган. Аның уңыш казанмавы, тамашачының битараф калуы турында газета язмалары һәм артистларның истәлекләре генә калган.

Казанда утызынчы елларда республика турында беренче тулы метражлы документаль фильм — «Татарстан: дүрт елга иле» («Татарстан: страна четырех рек») документаль фильмы төшерелә. Фильмга музыканы күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең язуы билгеле.

Такташның «Камил» пьесасы нигезендә дә киносценарий әзерләнгәнлеге турында мәгълүматлар бар.

Татар академия театрында Такташның «Камил» пьесасы буенча спектакль куела. «1920 еллар ахыры, утызынчы еллар башында театрда эшчеләр тормышын, колхоз төзелешен чагылдырган әсәрләр байтак куела. Шундыйлар арасында Һади Такташның „Камил“ драмасы — иң уңышлыларыннан берсе булып саналган», — дип яза Һади Мәхмүтов «Такташ һәм театр» дигән фәнни мәкаләсендә.

«Камил»нең материалы кино эшлеклеләрен дә кызыксындыра. «Востоккино» шул сюжетка сценарий язу өчен Такташ белән килешү төзи. Такташ «Востоккино» режиссеры А. М. Дубровский белән элемтәгә кереп, сценарий өстендә мавыгып эшли.

Дөрес, күренекле тәнкыйтьче Гомәр Гали сценарийның ТАССРның язучыларын һәм театраль иҗтимагый оешмаларын, хәтта язучының үзен дә җәлеп итмичә язылуын тәнкыйтьли… Кыскасы, без «Камил» дип аталган татар фильмын белмибез.

Поздняков — беренче татар кинорежиссеры

1926 елда квалификацияле режиссерлар, операторлар һәм кино эшенең башка белгечләрен әзерләү өчен, Кинематография дәүләт техникумына (соңрак ВГИКка әйләнә. Авт.) җиде кеше укырга җибәрә, республика аларга стипендия түләп тора. Алар арасында беренче профессоиналь татар режиссеры Каюм Поздняков та була.

Каюм Поздняков (1897-1960) — хәзерге Мордовия Республикасының Темников районына керүче Кече Татар Карае авылыннан. Биредә тарихта Темников-төмән татарлары дип аталган мишәр татарлары яши. Бу якларда Поздняков фамилиясен йөрткән татарлар күп булуын, дип үзенең «Мишәр иле» дип аталган фәнни юлъязмаларында язучы Фәүзия Бәйрәмова да яза.

1927 елда Каюм Поздняков режиссер Юрий Тарич ярдәмчесе сыйфатында «Булат Батыр» фильмын төшерүдә катнаша. 1930 елдан ул «Востоккино»ның татар бүлегендә, соңыннан Казан кинохроника студиясендә эшли. Документаль фильмнар төшерә. 1954 елдан Свердловск фәнни-популяр фильмнар киностудиясендә «Тугрылыкка сынау» («Испытание на верность»), «Кигәвен» («Овод»), «Педагогик поэма» («Педагогическая поэма»), «Явыз җилләр» («Вихри враждебные»), «Кырык беренче» («Сорок первый»), «Солдат турында баллада» («Баллада о солдате») һ.б. нәфис фильмнарның татар, башкорт, чирмеш телләренә дубляжлары режиссёры.

ххх

Таткино стипендиатлары арасында Әсгать Мәҗитов та була. Ул 1922-24 елларда Татар академия театры актеры, 1938 елда Казанда Күчмә театр директоры. Үз чоры өчен бу күренекле шәхес иртә вафат булган. Бүгенге буын аны мәшһүр татар артисты Вера Минкинаның ире булган дип искә алырга мөмкин.

1931 елда киносценарийлар курсында укучылар арасында Һади Такташ, Риза Ишморат, Габдрахман Минский, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Шамил Усмановлар була.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Елена Алексееваның «Казань. Кинематограф. Из века в век» (1897–2014 гг.) китабы кулланылды.

Батулланың «Тузга язмаган хәлләр» китабыннан:

Челпәрәмә килгән хыяллар

1920 елда татар артистлары катнашында «Булат Батыр», «Койрыклы йолдыз», «Мулланың өченче хатыны» һәм башка исемнәрдә фильмнар экраннарга чыга һәм зур уңыш казана.

Бер мәҗлестә Галиәсгар Камал, Камал Беренче, Мохтар Мутин, Зәйни Солтан, Бари Тарханнар татарча нәфис фильмнар эшләү өчен Казанда кино йорты ачу мәсьәләсе турында сүз кузгаталар. Сүзне Галиәсгар Камал башлый.

— Менә Габдулла Камал Беренче радиотеатрга юл ачты. Инде нәүбәт синдә, Мохтар, син бит укып, кино сәнгатенең нечкәлекләрен өйрәнеп кайткан кеше. Бу өлкәдә хәзер син җиһангир кеше…

— Ә сценарийлар кая? — ди Габдулла Камал.

— Хикмәт тә шунда шул, — ди Мохтар бәй. — Сценарий яза белмибез… Актерлар кадры да әзерләнмәгән. Павильон корырга бина юк…

— Ник? Воскресенская урамындагы чиркәүне сүтәргә булдылар түгелме соң? — ди Галиәсгар Камал.

1927 елда кинорежиссерлыкка укырга Мәскәүгә Мохтар Мутин җибәрелә. Укуын тәмамлап, ул Казанда яки Уфада киностудия төзеп, нәфис фильмнар чыгарырга канатланып йөрсә дә, хыяллар чынга ашмый.

Шәриф Рахманкол истәлекләреннән. 1979 ел.