Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лирон, Идрис, Денис һәм «Сөембикә»: Тукай премиясе - тенденцияләр чагылышы

Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләренә безнең хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
Лирон, Идрис, Денис һәм «Сөембикә»: Тукай премиясе - тенденцияләр чагылышы
Рамил Гали/архив

Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды. Менә алар — 2020 ел лауреатлары:

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен).

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина.

Лауреатларны котлыйбыз!

Дәүләт бүләген теге яки бу шәхескә бирү сәнгать өлкәсендә дәүләт сәясәтенең бер күрсәткече дип санарга хокукыбыз бардыр. Күрсәткечләр буенча фикер йөртеп карыйк.

Нинди нәтиҗә чыгара алабыз?

Язучылардан башлыйк.

Яңа лауреат Лирон Хәмидуллинның Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Дәрдмәнд» китабы — татар шигърияте классигы Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган альбом. Ягъни, премияне (500 мең сум) Лирон ага алса да, бу премиянең аңа бирелүен татар халкының Дәрдмәндкә хөрмәте дип карарга мөмкин.

Лирон агага 87 яшь. Язучы һәм әдәби тәрҗемәче. Совет чорында 16 ел дәвамында СССР әдәби фондының Татарстан бүлеген җитәкләгән. 1985-94 елларда Татарстан китап нәшрияты мөхәррире. 1998-2005 елларда Татар энциклопедиясе институтының фәнни хезмәткәре. Язучыны премиягә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим иткән. Ул — идарәдә иң күп тавыш җыючы кандидат. Сүз уңаеннан, аның улы Булат Хәмидуллин — идарә әгъзасы.

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Лирон Хәмидуллин — үткәннәр белән бүгенгене ялгаучы чылбыр ул. Ул үз вакытында күрелми калды, хәзер аның күрелүен Ходайдан сорап торам», - дигән иде.

Сүз уңаеннан. Дөрес, бу сезонда Дәрдмәндне популярлаштыручы затлар башка иҗатчылар иде. «Дәрдмәнд» хореографик әсәрен сәхнәгә «Әлиф» төркеме егетләре — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамовлар чыгарды. Әлеге әсәр татар җәмәгатьчелегендә сораулар һәм бәхәсләр тудырды. Әмма ул Дәрдмәндкә игътибарны арттырды, аны укылышлы итте.

Лирон Хәмидуллин — беренче эшелондагы татар язучысы түгел. Ул үзенең югары кимәлдә язылган, дөньяга таралган әдәби әсәрләре белән дан тотмый.

Премия лауреатларының болай бүленеше, бер яктан, Татарстан язучылар берлеге идарәсе тәкъдимен танып, аны кабул итү (Лирон абыйга бирелү) булса, икенчедән, яңа татар әдәбиятының йөзек кашы булырлык әсәр авторын күтәрмичә, икенче бер бөек язучыны өйрәнгән шәхескә бирелгән. Ассызыклыйм: Лирон ага әдәбиятчы түгел — аның филологик белеме дә юк. «Әдипләребез» белешмәлеге мәгълүматына караганда, ул Актүбә тимерьюлчылар техникумын тәмамлаган, читтән торып белем бирә торган Бөтенсоюз политехника институтының (ВЗПИ) Орск филиалында укый, ләкин әүвәл Уфага, аннан Казанга күчү сәбәпле дүртенче курстан укуын ташларга мәбүр була. Димәк, ул тәмамланмаган югары белемгә ия.

Денис Осокин — рус телендә иҗат итүче Казан язучысы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы түгел. Ул хәтта 2009 елда басылып чыккан «Әдипләребез» библиографик белешмәлегенә дә кертелмәгән. Денис Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. 42 яшь. Идел буе халыкларының фольклоры белән кызыксына. Денис Осокинның «Овсянки» повесте буенча режиссер Алексей Федорченко фильм төшерде. 2010 елда фильм Венеция фестивале программасына кертелде. Татарстан язучылар тусовкасыннан читтәрәк торса да, ул Россиядә билгеле шәхес.

Комиссия Язучылар берлеге әгъзасы булган алты язучыны түгел, җиденчесен — әгъза түгелен сайлап алган. Ягъни, заманында Гүзәл Яхинаны да үз сафларына алган Берлек Казанда яшәп иҗат итүче Денис Осокинга игътибарсыз калган. Ә комиссия Денисның республика алдындагы хезмәтләрен бәяли алган.

Безнең өлкән язучыларыбыз бик каты Тукай премиясен алырга теләве сәбәпле, яшь буын бу премия тирәсенә якын килү түгел, хыялланырга да җөрьәт итми. Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый, ди татар халык мәкале. Бу мәкаль актуальлеген югалтмаганда безнең татар яшь иҗатчылары суга якын килә алмаячак. Кызганыч…

Исемлектә милли иҗатчылар булмау күңелсез уйлар тудыра. Үз иҗаты белән данланган татар язучылары булмау өстенә, рәссамнар һәм композиторлар да юк. Композитор булмау берлекнең кызыксынмавы дип аңлыйм. Берлек идарәсе кемнедер тәкъдим иткән булса да, ул иҗатчы хәтта кандидат дәрәҗәсенә дә чыга алмаган иде.

Ә күренекле рәссам Фәридә Хасьянованың булмавы гаҗәп. Рәссам Фәридә Хасьянова «Татар халык әкиятләре» китабында һәм «Тукай балачагы» график диптихында татар милли мәдәниятен пропагандалаган һәм үстергән өчен тәкъдим ителгән иде.

Аның каравы, сәхнә сәнгате бөтен яклап тәкъдим ителгән.

Идрис Газиев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән. Конгресс (димәк, Милли шура) тәкъдиме җырчының шансларын арттыргандыр, әлбәттә. Чөнки Бөтендөнья татар конгрессы өстендә быел зур бурыч тора — Халык санын алу компаниясендә татарларыбызны югалтмау буенча актив эшчәнлек алып бару. Идрис ага — Уфа белән Казан арасына «тузан кундырмаучы» актив сәнгатькәр. Ул — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Эш урыны — Уфа сәнгать университеты. Сәнгать фәннәре кандидаты. Профессор. Идрис Газиев массалар өчен читтәрәк торган сәнгатькәр булса да, без аның милләт өчен эшләгән зур эшләрен таныйбыз.

«Сөембикә» операсы. Яңа чыккан вакытында ул татар халкында шактый ризасызлык тудырды. Әмма Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителгән вакытта операга карата ниндидер мөнәсәбәт белдерелмәде. Беренчедән, ул берничә мәртәбә генә күрсәтелде — аны аз кеше карады. Икенчедән, татар интеллигенциясе әлеге намзәтне «барыбер ала» категориясендә дип кабул итте. Шулай булды да.

Әмма сәхнә сәнгате — беренчел иҗат түгел. Ул авторлар иҗатының дәвамы. Ул күмәк хезмәт җимеше. Җыр һәм театр сәнгате башка иҗатчылар иҗатын югарылыкка күтәреп халыкка тәкъдим итү ул. Бу һич башка иҗаттан ким түгел. Әмма сәхнә сәнгатенә нигез булырлык беренчел иҗат саегамы дигән борчулы уйлар бар.

Мине татарның әдәбият, музыка һәм рәсем сәнгате өлкәсендәге иҗатына игътибар булмавы борчыды. Комиссия хаксыз димим, һич юк. Проблема бу иҗатның тиешле дәрәҗәдә күрсәтелеп тәкъдим ителмәгән булуында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100