«Тургай» китеп барды: «Әйтеп бетергесез зур кеше иде ул. Икенче әтиебез иде» | intertat.tatar

«Тургай» китеп барды: «Әйтеп бетергесез зур кеше иде ул. Икенче әтиебез иде»

Бүген татар җәмәгатьчелеге Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театры режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озатты.

Казан дәүләт аграр университетының студентлар өчен «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев бүген туган авылына — Теләче районының Максабаш зиратына җирләнде.

Кышның салкын бер көнендә татар җәмәгатьчелеге тургаен озатты.

Ә соңгы юлга Казан дәүләт Аграр университетының механика факультеты бинасыннан озаттык. Ферма-2 дип аталган торак массивында урнашкан ул бина. Халык күп җыелган иде.

Фойега Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин белән Әсгать Хисмәт килеп керде. Курсташлармы дисәм, Илдар Хәйруллин аның остазы булган икән ләбаса.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин: «Без Роберт Галиев белән бик күптәннән таныш. Укытудагы беренче адымнарым алар курсыннан башланды. Аларны Празат абый укыта иде. IV курска җиткәч, Празат абый авырып китте дә, диплом спектакле куеп курсны чыгаруымны сорады. Мин әле ул вакытта үзем дә яшь кенә артист идем. Бик кызык кына курс иде ул, курслары белән сәнгатькә бирелгән иде. Рәшит Сабиров та анда иде. Роберт укыганда ук театрда реквизитор ярдәмчесе булып эшләде. Бераз акчасын да эшләгәндер, гел театрда буталып йөрде. Күмәк күренешләрдә чыга иде. Ул бит шактый гына көлке кыяфәтле: юан, түгәрәк кенә, самими карашлы…

«Тургай» театры дибез бит инде. Каян чыккан ул сүз — беләсезме? Камал театрында Марсель абый Сәлимҗанов «Кол Гали» спектаклен куйды. Кол Галине Наил Әюпов уйнаган көн булды ул. Сакчы булып Роберт Галиев чыккан. Түгәрәк кенә, кольчуга кигән, кылыч тоткан, шлем кигән — басып тора. Әсирлеккә эләккән Кол Галине сәхнәгә чыгарганнар. Наил Әюпов Робертның самими кыяфәтен күргән дә көлә башлаган: «Бу нинди тургай?» — ди икән. Аңа кушылып, бөтен кеше көлә башлаган, Роберт үзе дә. Шулай итеп, аңа бу исем ябышып калды. Без аңа шулай дип кенә дәшә идек. Юморны аңлый торган кеше иде.

Күп кеше театрда эшләмәсә, сәнгатьтән китә, ә Роберт югалмады. Ул сәнгатьтә калды, үз көче белән театр булдырды. Студентлар тормышын баетты. Аның татар театры үсешенә йогынтысы зур булды. Бүген хушлашырга аңа зур хөрмәт белән килдем».

Менә озату мәрасиме башланды. Рәсмиләштерелмәгән ихлас хушлашу иде ул.

Аграр дәүләт университетның беренче проректоры Булат Җиһаншин: «Безнең институт зур югалту кичерде. Безнең Тургай — Роберт абый дөньядан китте. Педагог! Зур хәрефләр белән язылырлык тәрбияче. Аның кулларыннан бер генә буын студентлар үтмәде. Алар арасында мин дә бар идем. Аның тормышы Аграр университетның гына түгел, бөтен республиканың күз алдында булды. Республикада аны белмәгән кеше булмагандыр да. Халык театрыбыз ятим калды. Аның исеме безнең уку йортының тарихына алтын хәрефләр белән язылачак. Барыбызга да сабырлык телим».

Татарстанның халык артисты Әсгать Хисмәт: «Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать. Көнебез хәерле, тик күңелебез китек — якын дустыбыз китеп барды. Татарстанның 43 районында аны белмәгән кеше юктыр. Исеме Роберт булса, кушаматы Тургай иде. Тургай — ул кырларыбыздагы иң затлы кош. Бу вуздан совет заманында күпме колхоз рәисләре, агрогомнар, парткомнар чыккан. Кая гына барса да, Роберт Галиевны укучылары каршы алыр иде. Ул үзе белән артист булып йөргән студентларының киләчәген белешеп, алар белән горурланып яши иде.

Республикада театрлар күп, әмма Тургай театры үзенә бер театр иде. Кая гына барсаң да, Тургай театры килә дип каршы алалар иде, Камал театры, Күчмә театр түгел, Тургай театры!

Ул инде күп кыеннар да күрде. Әйтик, республикада «Идел-Йорт» театр фестивале бар. Аны анда ничектер кабул итмәделәр. Ул студентлар белән Мәскәүгә барып, мондагы «Идел-Йорт» комиссиясенең борынына чиртеп, тегеннән I урын алып, машина отып кайтты. Димәк, анда эшләгән эшне күреп бәя биргәннәр.  

Изге кеше булганы күренеп тора — арабыздан атнакич китте, ул киткәнгә табигать ничек елады. Бүген, җомга көнне озатабыз. Карагыз, Аллаһы Тәгалә аны нинди кояш белән каршы ала! Урының оҗмахта булсын, Роберт, вуз исән булганда, укучыларың исән булганда, без исән булганда сине онытмаслар».

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Раушан Шәриф: «Без Роберт абый белән бу театрда 12 ел бергә эшләдек. Мин режиссер буларак спектакльләр куйдым. Якты кеше иде. Институтка барып күренеп кайтмасам, күңелем булмый иде. Күпме яшьләргә юл күрсәтте, укытып чыгарды. Мин аны усал дия алмыйм, усаллыгы да үзенчәлекле, йомшак, матур иде аның. Мин аны Сабантуйга әзерләнгән ярыш аты итеп күз алдына китерәм. Яз җитә башласа, йөрәге ныграк тибә, әзерләнеп, ашкынып йөри иде. Гастрольләрдән туарылып кайта һәм шуннан ләззәт таба иде.

Һәр кешенең үз язмышы. Аның башыннан күп нәрсә үткән. Ул сөйләгәндә төер тыгыла иде. Ул авырлыкны яшерә белде. Ләкин йөрәк шундый нәрсә инде: барысын да үзе аша уздырганга, озак чыдый алмый. Дөрләп янган ялкын тиз сүнә, пыскып янганы озак яна. Роберт абый дөрләп янган ялкын булды һәм ул ялкын биредәгеләрнең йөрәгенә күчте. Минем беренче студентларның оныклары килә башлый инде дигән иде. Ул студентлар Роберт абый турында балаларына, оныкларына сөйләячәк, аның исеме яшәячәк әле».

Җырчы Азат Кәримов: «Роберт Галиев исеме яңгырагач, Илһам Шакиров искә төшә. Чөнки кайсы гына татар авылына барып төшсәң дә, Илһам Шакировны һәм Роберт Галиевны беләләр. Ул Илһам абый кебек, сәнгате белән татар кешесе яшәгән һәр йортка керә алды. Роберт Галиев йөрмәгән авыл калмагандыр.

Аллаһы Тәгаләдән аңа үз уллары-кызлары булу язмаса да, аны үзенең икенче әтисе итеп санаган балалар бихисап. Ул бик күпләргә югары сәнгатькә үрләргә ярдәм иткән кеше.

Иртән Роберт Галиевны күреп аның белән исәнләшсәң, аның үзенә генә хас булган җавабын ишетсәң, синең көне буе кәефең күтәренке булачак. Кайдадыр гастрольләргә килеп, ул көлеп җибәрсә, аның легендар көлүеннән люстралар селкенеп тора иде. Озак та үтми, спектакльнең кульминациясе җитеп елап та җибәрергә мөмкин иде».

Татарстанның атказанган артисты Илсаф: «Без татар халкының бөек улын озатабыз. Җеназа намазында кеше никадәр күбрәк булса, кешенең яхшылыгы шуннан беленә, ди. Биредә күпме кеше! Роберт абый безнең өчен бик якын кеше. Роберт абый һәрвакыт безне оештырып яшәде. Хәзер дә ул безне бергә җыйды. Бирегә институтны 20-30 еллар элек тәмамлаган кешеләр килгән. Күптән күрмәгән дусларны күрдек. Татарстанның икенче чикләреннән үк килүчеләр бар.

Роберт абый безнең институтка зур хезмәт күрсәтте. Җәй буена 90-100 спектакль куеп кайта иде. Кем генә нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, берсен дә кире какмады. Миңа да зур ярдәме тиде аның. Татар эстрадасының зур сәхнәсендә булуым белән мин аңа үземне бурычлы саныйм. Беренче адымнарым шушында башланды.

Шушы көннәрдә генә сөйләшкән идек, кичке тугызларда үзе шалтыратты. Бик шат, көр күңелле иде. Киләчәккә планнары белән бүлеште. «Яңа спектакль чыгардык. «Чулпан» мәдәният үзәген алдык. Килерсез. Бөтенегезне чакырам», — дигән иде».

Роберт Галиевның бертуган абыйсы Хаҗигали Галиев: «Роберт турында сөйләү бик авыр. Ул көтелмәгән сюрприз китереп чыгарды. Чиратны бозды. Әле бит аның тагын ике өлкән абыйсы калды. Мин — иң өлкәне. Без алты бала үстек. „Күәс төбеннән юньле ипи чыгамыни?“ — дип әйтәләр. Роберт киресенчә булды — үзенә иң яхшы сыйфатларны җыйган иде. Ул һәр кешегә яхшы кәеф бүләк итеп яшәде. Барыгызга да зур рәхмәт!»

Озатырга килүче маскалы кешеләр арасында гел таныш йөзләр күренә. Хәбир Ибраһим биредә, Тинчурин театры артисты Люция Галләмова, татар балаларының «дәү әтисе» Зәйтүн Яркәев, драматург Рәдиф Сәгъди…

Язучы-драматург, ТАИС оешмасы рәисе Хәбир Ибраһим: «Аның белән аралашу бик җиңел иде. Йөрәгем елый аның китүенә. Юксынам.

Роберт Галиев бер караганда бәхетле кеше. Икенче яктан… Камал театрында калган булса, түзгән булса, бүгенге көндә халык артисты булыр иде. Ләкин холкы… Ул буйсынырга яратмый иде. Кеше үпкәлиме-юкмы — турысын әйтте. Миңа аның ихласлылыгы ошый иде. Эчкерлек, астыртынлык булмады. Андый кеше зур коллективта эшли алмый. Турысын әйткәч, начальство да, яндагылар да, астагылар да үпкәли. Шуңа сельхозакадемиягә килеп урнашты ул. Театр оештырды. Аның кебек районнар буенча йөргән театрны белмим. Кастинглар ясый иде. Яшьләр ыргылып торалар иде. Үзе дә бик ярдәмчел булды. Бүгенге көндә танылган күпме кеше уйнап йөрде аның театрында! Аның белән көчле режиссерлар — Раушан Шәрипов, Азат Зарипов эшләде. Заманында Әмир Камалиев та куя иде. Соңгы спектакльләре бик заманча иде.

Ул минем өч әсәремне куйды. Берсен темасын биреп, санаторийга алып барып яздыртты. Акча түләмәде, шуның өчен Баулыга санаторийга алып барды. Анда дуслары булган ахрысы инде. «Сандугачтан бер җыр оттым» дигән әсәр булды ул. Матур чыкты.

Аның бер гадәте бар иде — ел саен яхшы, зәвыклы костюм тектерә. Ул аны сатып кына алмый, ательега барып заказ бирә. Яшь чагында андый яхшы киемнәр күрмәдем, «Хәзер ел саен тектерәм», — ди иде.

Алга таба да булыр ул театр. Бәлки, Раушан Шәриф, бәлки Азат Зарипов алып китәр. Барыбер Роберт була алмаслар инде…»

Рәдиф Сәгъди: «Ул минем ике пьесаны рәттән куйдырды. Бер алдамыйча әйтәм: берсе профессиональ театрда куелган әсәр иде, әмма биредә яхшырак эшләнде. Режиссеры Азат Зарипов иде, икенчесен Раушан Шәриф куйды. Роберт өч ай элек шалтыратты: „Рәдиф, тагын бер пьесаңны бир әле“, — ди. „Роберт, бирмим. Сиңа бирү — бушка бирү була“, — дим. „Ректорга кереп сөйләшәм, гонорар түләрбез“, — дип сөйләшкән идек, мартта шалтыратырга тиеш иде. Менә шулай килеп чыкты».

Зәйтүн Яркәев: «Роберт белән бергә укыдык. Мин армиягә китеп, соңрак тәмамлап чыктым. Камал театрында эшләгәндә без, студентларга матди ярдәм булсын дип, тыелган заманнар булса да, якын-тирә авылларга спектакльләр уйнарга алып чыга иде. Ашар-эчәрлек акча табып яшәтте ул безне. Аннары без Минзәлә театрына киттек, ул Авыл хуҗалыгы институтына килеп урнашып, 40 еллап халык театрын алып барды. Студентларына: «Акчаны әрәм-шәрәм итмәгез», — дип кибеткә дә үзе алып керә иде.

Заманында ул әнисен дә караган. Шушы изге эше дә изге җомга көннәрендә җирләнүенә сәбәп булгандыр».

Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова: «Без Роберт белән гомерлек дуслар. Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык булмый дип тә әйтәләр, без дус идек, ахири дуслар булдык. Кичә бу хәбәрне ишетү миңа бик авыр булды. Атнага бер булса да сөйләшеп тора идек. Бик җор, кискен телле иде, сатирик итеп сөйләште. «Олыгаябыз бит инде, Роберт», — дим. Аның олы артистларны сәхнәдә күрәсе килмәде. Гел яшьләрне сәхнәгә менгезәсе килде. Үзе дә сирәк уйный башлады.

Соңгы вакытта йөрәк авырта дип зарлангалады. Әзерләнә дә башлаган иде. Үлемтекләрен дә, кабер ташын да әзерләп куйган иде. Җыенды ул моңа, үлемнең килүеннән курыкмады. «70кә җитәм бит инде, театрга остаз эзләргә кирәк», — дип тә әйтте. 70 яшенә китап чыгарырга да җыена иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Андый кеше башка булмас инде».

Килгән кешеләр тын гына Роберт Галиевның җәсәде яныннан уздылар. Фойеда кеше кими төште. Остазлары яткан урында яшьләр калды. «Сез аның артистларымы?» - дим. Сорамасам да уңай җавап ишетәчәгем күренеп тора иде. Алар «әйе», дип баш кактылар. Боегып калганнар иде.

Студент Булат Мөхәммәтов: «Дүрт ел йөрдем театрга, шул вакыт эчендә хәйран гына спектакльләр чыгардык. Безне бу универга килгәнче үк таныштырганнар иде. Дус малай әйткән булган икән. Бервакыт өйдә БДИга әзерләнгәндә Роберт абый шалтырата. Ничектер бик җиңел сөйләшеп киттек. «Син рыжиймы? Карлик түгелме?» - дип көлә. Шул күңелле сөйләшүдән күңелгә ятып калды ул бабай. 1 сентябрьдә универга килгәндә үз баласын каршылаган шикелле шат йөз белән каршы алды. Мин андый кешене беренче тапкыр күрдем. Әйтеп бетергесез зур кеше иде ул. «Кастингка матур костюмыңны киеп кил», - ди. «Авылда кызлар янына чыкканда да шул костюмыңны киеп чык. Сез әле яшь, ялт итеп йөрегез», - дия иде. Икенче әтиебез булды инде ул безнең.

Без кичә яңа спектаклебезне Кайбычта, Апаста уйнарга тиеш идек. Ләкин ул күчерелде, Роберт абый аның күчерелгәнен белә иде инде. 3 мартка күчерелгән иде. Шунда уйныйсы идек… Алга таба… Азат абый Зарипов белән сөйләшеп, ул безнең режиссер иде… Бәлки, спектакльдә дә ул чыгар».

Алга таба театр студиясе нишләр? Әлегә бу сорау урынсыз, әлбәттә. Шулай да…

Раушан Шәриф: «Бу театрны Роберт Галиев белән бербөтен итеп кабул итәләр. Башка кеше белән кабул итәрләрме икән — белмим. Театр аның авторитеты белән яшәде. Кая гына барса да, аны хөрмәт итеп каршы алалар иде. Аның белән бергә театрга да хөрмәт күрсәттеләр».

Азат Кәримов: «Сәнгатькә мәхәббәте булган кешене үз янына тартып китерде. Ул мине бирегә укырга керергә чакырды, фатирында яшәтте. Мин аның театрында музыкаль бизәлешен эшләдем. Гаилә дуслары булдык. Алга таба эшләү турында сөйләшү урынсыздыр. Роберт абый булмагач, театр булырмы икән?..»