"Язабыз да язабыз, кайда безнең кабинетыбыз?" Чаллы язучылары кабинет, транспорт һәм премия даулый

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Татарстан халкының өчтән беренә хезмәт күрсәтсә дә, аның үз эш бүлмәсе юк. Чаллы төбәге язучыларының юбилей кичәләре финансланмый, аларга мактаулы исемнәр бирү дә катлаулы проблема. Әлеге бүлек рәисе Факил Сафин язучыларның Әдәби ел йомгаклары мөнбәреннән шушы проблемаларны яңгыратты.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Татарстан халкының өчтән беренә хезмәт күрсәтә, ә хезмәтләре тиешенчә бәяләнми! Чаллы төбәге язучыларының гаять зур өч проблемасы бар:

1) Чаллы язучылары берлегенең эш бүлмәсе юк;

2) Чаллы төбәге язучыларының юбилей кичәләре финансланмый;

3) Чаллы төбәге язучыларына мактаулы исемнәр бирү - катлаулы проблема. 

Әлеге бүлек рәисе Факил Сафин язучыларның Әдәби ел йомгаклары мөнбәреннән шушы проблемаларны яңгыратты. Әмма бу проблемалар “Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы резолюциясе” проектында чагылыш тапмады. Резолюция буенча фикер алышканда да алар хакында сүз булмады. Чаллы язучыларының проблемаларын Казанда күрмиләр дип аңларгамы?

Факил Сафин билгеләп үткәнчә, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә 43 әгъза санала. Алар арасында Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова кебек милли герой дәрәҗәсендә танылганнары да бар. Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” әсәре татар һәм рус телләрендә басылды, Татарстан китап нәшрияты аны иң күп укылган китапларның берсе дип атый. Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романын Факил Сафин “XXI гасыр әсәре” дип атады.

Чаллы төбәге язучылары арасында Айгөл Әхмәтгалиева исеме еш телгә алына, аның пьесалары буенча куелган спектакльләр Чаллы, Уфа, Оренбург театрларында бара. Булат Сәлахов пьесасы буенча Чаллы театрында куелган “Яратылмый калган ярлар” спектакле театр җәмәгатьчелеге арасында уңыш казанды. Факил Сафин Әлфия Ситдыйкова, Заһирә Гомәрова, Рафис Сәлимҗанов, Рифкать Имаев, Лира Ибраһимова, Николай Алешков, Вера Хәмидуллина, Сирень Якупова, Фәрит Имамов, Рәшит Бәшәр, Айрат Суфиянов, Данис Хәйруллин, Фидаил Мәҗитов, Мирһади Разов, Фирдәвес Хуҗин, Фәнәвис Дәүләтбаев, Фәтхулла Абдуллин, Амур Фәләх кебек язучыларның уңышлы иҗат итүен санап үтте.

Сүз уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаса да, әгъза булырга һәм республиканың әдәби журналында басылырга теләген белдермичә, үз җаена Чаллыда тыныч яшәп яткан язучы Зифа Кадыйрова исеме дә телгә алынды. “Зифа Кадыйрова әсәрләренә нигезләнеп, ике драма язылды”, - дип санап үтте Факил Сафин.

Инде проблемаларга тагын бер тапкыр күз салыйк. 

"Кайберләүләргә белмәгән булып яшәү рәхәт"

Беренчедән, Чаллы төбәге язучыларының юбилей кичәләре Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге исемлекләренә кертелсә дә, “бер генә тиен белән дә финансланмый”. Ә Чаллы төбәге язучыларының да “Тукай клубындагы кебек дәрәҗәле кичәләр оештырасы килә”. Дөрес, Чаллы хакимияте ярдәм күрсәтә күрсәтүен – авторларның кичәләрен уздыру өчен түләүсез зур заллар, Казанга зур җыелышларга килү өчен яхшы автобуслар бирә. Соңгы елларда республикабызның тарихи урыннарына алып бару җаен тапкан. Ел саен Тукай туган көнендә бер язучыга Чаллы хакиме премиясе тапшырыла. Факил Сафин әйтүенчә, быел Чаллы төбәге язучылары 248 төрле чара үткәрүне башлап йөргән яисә катнашкан. 

2017 елда 247эш көне булуны исәпкә алсак, елның һәр эш көнендә бер чара үткәрелгән дигән сүз. Әле бер ял көнне дә Чаллы язучылары җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнгән!

Икенчедән, Чаллы бүлегенең утырып эшләр бүлмәсе юк. Моның белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шөгыльләнеп караган, әмма әлегә уңышка ирешә алмаган. “Бүлмә табып та булыр иде, әмма аның коммуналь түләве була, хакимият аннан азат итә алмый, - ди Факил Сафин. – Инде биш ел дәвамында бүлмәгә тиенә алганыбыз юк. Моны өч җитәкчебез – мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Чаллы хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев хәл итә алырлар дип уйлыйм”.

Өченчедән, Бүлекнең машинасы юк! Районнарда үткәрелгән чараларга бару, бензинга акча табу проблемасы туа. 

- Бүлекләрнең эшчәнлеге финанс ягыннан уйлап бетерелмәгән, - дип тәнкыйтьләде Факил Сафин. - Беркем бернәрсә күрми, ишетми – кара бюрократия мисалы бу. Чөнки кайберәүләргә белмәгән булып яшәү рәхәт. Ә михнәтен без, бүлекләрдәге җаваплы кешеләр күрә. 

Факил Сафин “кайберәүләрнең” кем булуын ачыклап тормады.

Премияләр - Казанга! Ә төбәкләргә?!

Монысы булды материаль проблемалар, инде мораль проблемаларын карыйк. Премияләр, ягъни мәсәлән. Аларның суммасы зур булмаса да, дәрәҗәсе бар – фамилиягә тагылып йөргәндә аеруча матур яңгырый. Хәер, Дәүләт премиясе турында сүз барса, анысының суммасы да кечкенә түгел...

Чаллы бүлеге җитәкчесе Әдәби премияләр бүлү схемасын пыр туздырып ташлады. 

- Казанда ике йөзләп язучы яшәсә, йөздән артык язучыбыз төбәкләрдә яшәп иҗат итә. Идарәгә килгән чагында, казанныкылар әдәби премияләргә ныклап әзерләнеп, зур төркем булып кереп утыралар, үзләренчә шәп “технологияләр” кулланып эш итәләр”, - ди Факил Сафин.

Ә Чаллы бүлегенең тәкъдиме мондый: моннан соң һәр әдәби премияне икешәр итергә кирәк – Казан өчен бер премия, төбәкләр өчен бер премия. “Бу яктан “Рухият” фонды Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия бирүне шулай хәл итә һәм бик гадел эш йөртә”, - дип Әлмәтне мисалга китерә Чаллы бүлеге рәисе. “Әгәр дә төбәкләрдә премиягә лаек кандидат юк икән, икенче премияне казаннар эләктерергә тиеш түгелләр. Казаннар ике премияне дә үзләренә алырга җай табачак. “Әдәбиятны, язучыларны болай бүлмик” диючеләр булса, алар - күзгә төтен җибәрүчеләр. Ничек кенә бүлмиләр безне!”

Тәнкыйтьтән соңгы беренче нәтиҗә: премия - Казанга...

Сүз уңаеннан, Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларында Татарстан Язучылар берлегенең дүрт әдәби премиясе дүрт татар язучысына тапшырылды. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек булды. Язучы Госман Гомәргә Фатих Хөсни премиясе тапшырылды. 85 яшен тутырган язучы Лирон Хәмидуллин Җамал Вәлиди исемендәге премиясе бирелде. Моннан ике ел элек кенә гамәлгә куелган Туфан Миңнуллин исемендәге премия драматург Рәдиф Сәгъдигә тапшырылды. Дүртесе дә Казанда яшәп иҗат итүчеләр.

Шунысы да игътибарга лаек, үткән ел Факил Сафин Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат иде. Премиягә исә Мәдәни Маликова, Розалина Шаһиева һәм Харис Салиховлар лаек булды. Өчече дә Казанда яшиләр. Мәдәни Маликова һәм Розалина Шаһиева – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары.

"Булганына шөкер итегез!"

Чаллы төбәгенә караган һәр районда әдәби берләшмәләр эшләп килә. Алар актив эш алып барырга омтылалар, әмма бөтен эшчәнлек энтузиазмга корылган, дип аңлатты Факил Сафин.

- Берләшмә җитәкчеләренә түләү юк. Түләүсез эшләүчедән ныклы эш таләп итеп булмый. Бу өлгергән мәсьәлә, хәл итү юлларын табарга буладыр бит? Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге ныклап уйласа, озакка сузмыйча, хәл итү юлларын тапса, гамәлгә ашырса, яхшы булыр иде, - диде ул.

Факил Сафин чыгышын йомгаклагап, “Булганына шөкер итегез!” позициясендә яшәүчеләрне дә тар-мар итеп ташлады. “Язучылар берлегенең эшенә карата фикер-тәкъдимнәр кертсәк, “Менә, башка төбәкләрдә, бездәге сыман, Язучылар берлеге дә юк. Әле безне дә бетереп куярлар. Булганына шөкер итегез”, - дигәнне еш ишетәбез. Китап чыгару турында сүз кузгатсаң, “Тагын бер-ике елдан финанслау бетәчәк, үзегез акча юллап китап чыгарырсыз”, - диләр. Инде колаклар күнегеп бара – татар бетә, матбугат бетә, тел бетә, Татарстан бетә, бетә, бетә... “Бетмибез” дигән фикер сеңәргә тиеш һәркемгә”, - диде ул.

“Татарстан – язучыларның тыйнак мәнфәнатьләрен кайгыртырлык күптөрле мөмкинлекләргә ия республика, дип ышанып әйтәм”, - диде Факил Сафин.

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында яңгыраган бу фикерләр, тагын бер кат кабатлыйм, Резолюция проектында чагылыш тапмаган иде. Шул рәвешчә, Факил Сафинның бу чыгышы быел кайтаваз тапмады дияргә була.