Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөннәтләнгән Исхакый яки сәхнәдә дога белән спекуляция ясарга ярыймы?

Кариев театрында Ренат Әюпов чыгарган "Сөннәтче бабай" спектакленә хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
Сөннәтләнгән Исхакый яки сәхнәдә дога белән спекуляция ясарга ярыймы?
Михаил Захаров

Кариев театры сезонның беренче премьерасын чыгарды — Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәрен театрның баш режиссёры Ренат Әюпов сәхнәләштергән. Булат Минкин һәм Ландыш Әбударова инсценировкасы. Рәссам — Булат Гыйльванов. Композитор — Алмаз Әсхәдуллин. Балетмейстер — Алсу Мәгъсүмҗанова. Видеограф — Наталья Наумова. Яктылык көйләүче — Илшат Сәяхов. Хормейстер — Дилия Зәйнуллина.

Спектакльнең фәнни киңәшчесе дә бар — Равил Гайнетдин хәзрәтләре үзе — Ренат Әюповның авылдашы һәм туганы.

Сәхнә әсәренең жанры — кичү. Ягъни, без татар классигының биш әсәре аша кичеп чыгабыз — програмкада язылганча, новеллалар дисбесе. «Булат Минкин белән Ландыш Әбүдарова бүгенге көн чынбарлыгыннан үткәнгә күпер суза һәм киләчәккә караш ташларга чакыра», дип вәгъдә итә програмка.

Исхакый һәм Сөннәтче бабай дөньясына сәяхәт спектакль алдыннан фойеда башлана. Биредә Исхакыйның шәхси әйберләре һәм шәҗәрәләр, шул исәптән, сөннәтче карт Корбанколыйның әсәрдәге шәҗәрәсе дә тәкъдим ителде. Фойедагы экспонатлар гына түгел, гардеробтагы чигешле киемле ханымнар да безне тарихи бер вакыйга — Исхакый әсәрләре аша кичеп чистарынуга әзерли иде кебек. ТР Милли музееның директор урынбасары Лилия Саттарова һәм күренекле каллиграф Нәҗип Нәккашның җыйнак кына чыгышын тыңлап залга үттек. Без Исхакый дөньясына керергә әзер идек…

Сәхнә уртасыннан урындыклар өстеннән арка кадәр күпер сузылган. Спектакль башланып китте. Төп герой — сөннәтче карт Корбанколый — Әзһәр Шакиров күпер буйлап сәхнәгә таба килә. Халык яраткан артистын алкышлый.

Сәхнәдә вакыйгалар сөннәт йоласы белән башланып китә. Корбанколый янында аның ак шәлле карчыгы Гөлйөземе (Фирүзә Зиннәтуллина). Менә сөннәтче карт сәкене тамашачыга арты белән куеп, балага кызыл ыштан кидертеп сөннәт йоласы үткәрә. Сәхнә тулы халык. Җыр-бию, музыка.

Музыка авторы — Алмаз Әсхәдуллин. Гафу итегез, музыкада таныш ноталар да очрады. Әмма белгеч булмагач, ул темага кермик.

Спектакль дәвам иткән саен Исхакый һәм татар күңеленә якын темалар белән спекуляция ясалган тамашага килеп эләккәнеңне аңлыйсың. Исхакыйның акыртып сөннәтләнгәнен генә түгел, сөннәтләнгән әгъзасы янына башка «шылдырмалар» тагылганны да күреп, йөрәгең сулкылдый башлый.

Нуриәхмәт Сафин: «Менә шулай мин Сөннәтче бабайсыз калдым»

Шулай да барысын да бер рәткә тезеп тасвирлап карыйк әле. Әйдәгез, сәхнә әсәренең тарихына күз салыйк.

«Сөннәтче бабай» әсәрен Ренат Әюпов беренче мәртәбә Минзәлә театрында 2004 елда чыгара. 2005 елда Гаяз Исхакый иҗатын пропагандалап «Сөннәтче бабай» һәм «Остазбикә» әсәрләрен (анысын Ренат Әюпов куя) сәхнәләштергән өчен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була. 2009 елда театр «Сөннәтче бабай» драмасы белән Төркиядә театр фестивалендә катнаша.

Баксаң, 2002 елда Чаллыдан Кариев театрына кайткан режиссер Ренат Әюпов 2004 елда «Сөннәтче бабай”ны үз театрында куя башлаган булган икән. Сөннәтче бабай Корбанколый роле театрның аксакалы Нуриәхмәт Сафинга тәгаенләнгән була. Әмма төрле сәбәпләр белән, театр бинасындагы уңайсызлыклар да сәбәп буладыр, бәлки, ике җитәкченең конфликты арасында театрдагы сәламәт булмаган атмосфера да тәэсир итәдер — без боларны фаразлый гына алабыз — спектакль Минзәлә театрында куела һәм коллективка уңыш китерә.

Кариев театрында «Сөннәтче бабай» әсәрен кую хыялы әле Гүзәл Сәгыйтова директор булган чакта ук туа. Спектакльне Ренат Әюпов куячак дип уйланыла һәм Нуриәхмәт Сафин үзенең 75 яшьлек юбилеена шушы роль белән сәхнәгә чыгарга хыяллана.

Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин: «Ике ел элек — әле Гүзәл Рәмзилевна (Сәгыйтова) директор вакытта ук сөйләшенде: «Нури абыйның 75 еллыгына Ренат Мирзахәсәнович «Сөннәтче бабай”ны куячак», диде. Мин көтеп йөрим. Җәйге ялларда әсәрне биш-алты кат укып чыктым. Гаяз Исхакыйның теле бай, авторның үз сүзләре булсын дип персонажлар белән диалоглар корып карадым. Әмма Ренат Әюпов мин әсәр буенча куймыйм, «Сөннәтче бабай”ны яңадан яздырам дигән икән. Мансур Гыйләҗев берничә вариант язып китергән. Укып чыктылар. Анда бөтенләй башка вакыйгалар. Староста малаеның татар хатынын көчли башлавына кадәр бар, урыс иренә сөннәт тә ясала. Афишада «Сөннәтче бабай» тора, ә спектакльдә башка нәрсәләр булгач, без халыкны алдап чакырабыз түгелме? «Мин мондый сөннәтче бабайны уйнамыйм», - дидем. Чөнки мин Гаяз Исхакый язган «Сөннәтче бабай» турында хыялландым.

Мансур пьесасын үзгәртмәячәген әйткән икән. Икенче кешеләр табыла һәм инсценировка языла. Директорыбыз Луиза Янсуар мине яңа читкага чакырды. Инсценировка укылганда залга Ренат Әюпов белән бергә Әзһәр Шакиров килеп керде, кул бирешеп күрештек, кочаклаштык та кебек. Әсәр укылды. Яшьләрчә куябыз, диделәр, янәсе, бөтен персонажларын бергә җыеп Исхакыйның бай мирасы барлыгын аңлаталар. Әсәр укылганнан соң Әзһәр Шакиров сүз алып, Ренат Мирзахәсәнович белән дуслыгы турында да әйтте: «Аның абыйсы Равил хәзрәт Гайнетдин мине хаҗга да җибәргән иде», - диде. Шул вакытта ук «Сөннәтче бабай» буенча кино төшерергә дә хыялланганнар икән… Икенче көнне боерык эленгән һәм мин анда юк идем. Менә шулай мин Сөннәтче бабайсыз калдым».

Шулай итеп, Ренат Әюпов сөннәтче карт Корбанколый роленә Камал театрының күренекле артисты Әзһәр Шакировны чакырган. Дөрес, сөннәтче карт бу спектакльдә сөннәткә утырту остасы гына түгел, ә Гаяз Исхакыйның үзе дә иде…

Сүз уңаеннан, спектакльнең икенче составында Корбанколый ролендә — Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев, Гөлйөзем — Энҗе Камалиева. Камалиевлар һәм Кәлимуллиннар — күп еллар дәвамында Ренат Әюпов белән бергә кулга кул тотынышып эшләгән фикердәшләре, театрның бинасыз чагында да аны ташлап качмаган тугрылыклы артистлар.

Ренат Әюповның башка театр артистларына кызыгуы беренче тапкыр гына түгел. Үткән сезонда ул Камал театрыннан Олег Фазылҗановны чакырып, Мансур Гыйләҗевның «Микулай» моноспектаклен куйган иде. Димәк, «читкә йөрү» ошап киткән дип шаяртыйк: киңәйтелгән Сөннәтче карт образында Ренат Әюпов Әзһәр Шакировны күргән.

Ярый, режиссерның моңа законлы хокукы бардыр, әмма рухи, этик хокукы бармы? Үз артистың, шушы театрга нигез салган, үз авторитеты белән театрны күтәрергә тырышкан, 55 ел гомерен сәхнәгә багышланган артистны юбилее алдыннан шулай кимсетү килешә торган эшме? Бу артистның гына түгел, театр директорларының авторитетын да аяк астына салып таптау түгелме?

Каракларны кем уйлап тапкан — Мансурмы, Булатмы әллә режиссер үземе?

Инде әсәргә килик. «Сөннәтче бабай» мотивлары буенча беренче пьесаны театр заказы буенча драматург Мансур Гыйләҗев язган. Әсәр режиссер белән тандемда язылган, ягъни алар язылу барышында аралашып торган. Әсәр труппада укылган, әмма төрле сәбәпләр белән ул кабул ителмәгән. Мансур Гыйләҗев пьеса тарихы темасына бик сөйләшергә теләмәсә дә, аның пьесаны үзгәрттерергә теләмәве билгеле.

Шуннан соң пьеса язу, дөресрәге, инсценировка әзерләү эше русча драматургия әсәрләре язучы Булат Минкинга йөкләнгән. Текстны тәрҗемә итергә Ландыш Әбүдарова алынган.

Булат Минкин — яңа рус драматургиясе вәкиле, Бөтенроссия драматургия конкурслары лауреаты, әсәрләре буенча Россия театрларында төрле читкалар булганы бар. Камал театры үткәргән «Яңа татар пьесасы» драматургия лабораторияләрен үтеп, осталыгын чарлаган, ягъни бу яктан караганда, урыс драматургиясе өлгесендә яңа татар драматургиясе булдырырга омтылучы Нияз Игъламовның укучысы. Быел Камал театрының Кече залында бара торган «Яшьләр сишәмбесе» проектын Булат Минкинның «Яңа татар пьесасы» лабораториясе кысаларында язылган әсәре буенча куелган спектакль дәвам итәчәк дип хәбәр иткән иде Камал театры. Темасы — үткән гасырның егерменче еллардагы ачлыгын бүгенге көнгә бәйләгән фантазияләр. Спектакльне Рамил Гәрәев куячак.

«Сөннәтче бабай» — Булатның дәүләт театрындагы беренче эше. Булат спектакль турындагы сорауларга сак кына җавап бирде. Аңа йола күренешләре ошаган.

Драматург Булат Минкин: «Мин сөннәтче картны күпмедер дәрәҗәдә каршылыклы герой итеп сурәтләргә теләгән идем. Әмма миңа әзер синопсис тәкъдим ителде һәм инсценировканы шуның нигезендә язарга туры килде».

«Сөннәтче бабай» спектаклендәге кайбер күренешләрне Мансур Гыйләҗев пьесасында очраттым. Әйтик, авыл шпанасының Корбанколыйның пәкесен урларга керүе; бәбигә Салман фарси исемен кушу (Салман Әл-Фарси — беренче булып сөннәтләү йоласын керткән фарсы кешесе. авт). Мансур Гыйләҗев бу күренешләрне үзе уйлап табуын әйтә, ләкин аларның спектакльдә кулланылуына претензия белдерми. Әлбәттә, пьесаны Булат күрмәгән.

Программада әсәрнең авторы Гаяз Исхакый булуы күрсәтелә. Спектакль «мотивлар буенча» куелмаган, әсәрнең үзенә инсценировка ясалганлыгы язылган. Төп герой — Сөннәтче бабай Корбанколый. Сәхнә әсәре сөннәт йоласыннан башлана. Аннары Корбанколыйның карчыгы Гөлйөземе үлә һәм шуннан соң аның дөньясының асты өскә килә. Карт яшь хатын ала, карчык сөннәт пәкесе — карт үзе уйлап тапкан легендалар буенча Салман фарсиның үзеннән күчкән пәке белән бәрәңге әрчи. Карт шуннан тынычлана алмыйча авырып егыла. Аны Ибраһим исемле егет карый. Ул хәзрәтне алырга киткән арада картның пәкесен урларга керәләр, аннары бу авылга кыз алырга килгән күрше авыл егете юл сорап керә, балалары булмаган пар киңәш сорап килә, Камәр исемле авырлы татар кызы үтешли керә. Соңгы өчесе — Исхакый әсәрләрендәге персонажлар. «Ул әле өйләнмәгән иде» повестендәге Шәмсетдин, «Остазбикә”дәге баласыз пар һәм «Кәләпүшче кыз”дагы Камәр.

Ягъни, кайсыдыр бер мизгелдә Сөннәтче карт Исхакыйның үзенә әверелә һәм аның күз алдыннан персонажлары уза башлый. Шулай итеп, режиссер вәгъдә иткән кичү жанры барлыкка килә.

Марҗаның хатыны буламы?

Әмма нигә бу әсәрләргә аның асылын үзгәртә торган мәгънәләр салынган соң? Мәсәлән, «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен алыйк. Төп персонаж Шәмси Анна белән яши, аларның ике баласы бар. Ул балаларын мөселман итеп тәрбияләү турында хыяллана, ләкин бу хыялын тормышка ашыру өчен берни дә эшләми. Авылга татар кызына өйләнергә кайткан Шәмсетдин, булачак хатыны янына кермичә, кире Петербургка Анна янына китеп бара. Гаяз Исхакый бу әсәрендә үз халкыннан, нәселеннән аерылып барган, көчсез, кыйбласыз һәм ихтыярсыз адәмнең фаҗигасен күрсәтә.

Ә Булат Минкин белән Ренат Әюпов нәрсә күрсәтә? Өйләнергә кайткан Шәмсетдин булачак хатыны яшәгән йортны сорап сөннәтче карт йортына туктала, үз тарихын сөйли һәм сөннәтче карттан «Йөрәгеңне тыңла!» дигән киңәш ала. Карт аңа балаларның ике якны да тигез күрергә тиешлеген әйтә.

— Алай буламыни?

— Нигә булмасын?! Бик тырышсаң була ул!

Ягъни, авторлар Исхакый әсәренә бөтенләй башка мәгънә сала. «Йөрәгеңне тыңла!» — монда «ключевой» сүз. Исхакыйда ул юк. Исхакыйда балаларының чукынып торганын күреп борчылган, ләкин милли-дини тәрбия бирү өчен кыл да кыймылдатмаган ир-атны күрәбез. Ә бу спектакльдә ил картыннан йөрәге кушканча яшәргә фатиха алып, мәхәббәт канатларында Аннасы янына «очкан» чибәр егет. Бу — Исхакыймы?

Тагын бер кечкенә генә төзәтмә. Спектакльдә персонаж үзенең балаларының анасын «Марҗа хатыны» дип сөйли. Марҗа — рус хатынының татар телендә атамасы, русларның иң популяр исеме булган Мариянең татар теленә җайлаштырып бозылып әйтелеше. Марҗа — хатын-кыз җенесендә, аның хатыны була алмый. Урыс хатыны була, марҗа хатыны булмый.

«Кәләпүшче кыз» әсәрендәге авырлы Камәр дә сөннәтче карт йорты аша уза. Картка язмышын сөйли, ә карт аны юата, ул аның тумаган баласына Салман фарси исеме кушып, яшь хатында киләчәккә өмет уята. Исхакыйда әсәрендә Камәр баласын таба алмыйча эчен ярып баласын алалар, бала да үле туа, үзе дә үлә.

Сүз уңаеннан, балага Салман фарси исемен кушу Мансур Гыйләҗев пьесасыннан күчкән. Очраклы гына Булат Минкин белән Ренат Әюпов тандемы Мансур Гыйләҗевча уйлаган.

Салман — исем, сәламәт, кайгы-хәсрәтсез дигән мәгънә бирә. Салман әл-Фариси — Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) сәхабәсе, ислам кабул иткән фарсы кешесе. Корбанколый карт татар хатыны Камәрдән туган балага Салман дип исем куша ала, Салман — гарәп теленнән кергән матур татар исеме, әмма берничек тә фарсы дип куша алмый ул аңа.

Балага исем кушу күренешенә бәйле тагын бер искәрмә. Әле тумаган баланы биләүгә биләү күренеше актрисаның беләгенә сөлге урап күрсәтелә һәм шунда исем кушу йоласы башкарыла.

Миңа бу күренеш таныш. Кариев театрында барган «Тапшырыл… ган хатлар» спектаклендә дә бала беләккә сөлге урап күрсәтелде. Спектакльне Илгиз Зәйниев куйган иде. Әлбәттә, бу күренешкә Илгиз патент алмагандыр, әмма шул ук театрда бер режиссер куйган эпизодны икенче бер режиссерның кабатлавы матур күренеш түгел инде.

Матур булмаган күренешләрне дәвам итек. Спектакльдә ике егетнең Сөннәтче картның пәкесен урларга керү күренеше бар. Бу Исхакыйда юк. Спектакльдә бар. Димәк, бу инсценировка язучы һәм спектакль куючының фантазиясе. Әгәр спектакль «нигезендә» яки «мотивлар буенча» түгел икән, мондый җитди үзгәрешләр кертү дөресме?

2018 елда Камал театры Гаяз Исхакый әсәрләре буенча «Тормышмы бу» спектаклен чыгарды. Режиссер һәм инсценировка авторы — Айдар Җаббаров.

Инсценировка язылганда әсәрдәге диалоглар гына түгел, авторның фикерләре дә, геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынган иде. Шунлыктан ул әсәр үз тамашачысын тапты, театраль җәмәгатьчелектә дә югары бәяләнде.

Миләүшә Хабетдинованың чиккән сөлгесе ни аңлата?

Шушы урында әдәбият белгече һәм педагог Миләүшә Хабетдинованың бер фикерен китерәсем килә. «Театрлар классикларны ничек бар — шулай куярга тиеш. „Мин шулай күрәм“, дип үз акчаларына куйсыннар», дигәнрәк фикер әйткән иде ул. Яшь тамашачы театрларына караганда, бу фикердә дөреслек бар кебек. Мәктәп укучысы классиканы карарга театрга килгән икән, без аңа классиканы бирергә тиештер бит, режиссер фантазиясен түгел. Әлбәттә, режиссер фантазиясе дә яшәргә хаклы. Әмма «по мотивам», «нигезендә», «иярү», «тәкълид» буларак тәкъдим ителсен. Ягъни, укучы Исхакыйны түгел, Әюпов белән Минкинны карарга килүен белсен!

Классиканың чисталыгын алга сөргән әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова яңа спектакльгә зур бәя бирде. Ул социаль челтәрдәге аккаунтында Исхакый сүзенә сак кагылган авторларга рәхмәт укый, аларны бөек классикны тарткаламаган өчен мактый. Премьерада сәхнәгә чыгып «сәхнәнең сафлыгын саклаган өчен» Әзһәр Шакировка һәм «гомерен Гаяз Исхакыйны сәхнәләштерүгә багышлаган» Ренат Әюповка чиккән сөлгеләр бүләк итте.

Миләүшә ханым Әзһәр Шакировның Корбанколый ролен Камал театрының «Томан» спектаклендәге «зәңгәр карт”тан соң реабилитация дип саный. Әзһәр агага бу рольне бирүдә Фәрит Бикчәнтәевны һәм Нияз Игъламовны гаепли. Әмма ул ялгыша.

Сүз Гүзәл Сәгыйтованың «Яңа татар пьесасы» лабораториясе кысаларында язылган «Томан» пьесасы турында бара. Әсәрне «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән иде. Анда Әзһәр Шакиров гомосексуалистны уйный. «Томан» пьесасына читканы яшь режиссер Әминә Миндияр ясады һәм Әзһәр аганы бу рольгә пьесаның читкасы вакытында ул чакырган иде. Автор Гүзәл Сәгыйтованың да Әзһәр Шакировны уйнатасы килгән. Инде пьеса спектакль буларак куеласы булгач, режиссер актерны алыштырмаган. Әзһәр абый үзе уйнарга теләк белдергән дип тә әйтәләр.

Әмма татар җәмәгатьчелеге нигәдер бу вакыйгадан «этлек» күрергә теләде. Язучы Ләбиб Лерон да Әзһәр аганың кимсетелүен әйткән иде. (Ләбиб Лерон: «Әзһәр абый Шакиров зәңгәрне уйнаган өчен премия алырга чыкканда кыенсынып бөрешеп бетте — монда артистның халәте турында пьеса язарлык!» Биектау районы, Кече Битаман. Драматурглар семинары). Әмма Ләбиб Лерон да хаклы түгел.

Кыскасы, милләтебезнең аксакалы Әзһәр агага бу рольне беркем дә көчләп такмаган — шуны аңлагыз!

Ә үзен милли сәнгатебезне яклаучы итеп күрсәткән һәм гаделлеге, туры сүзлегеге белән халкыбызның зыялы бер өлешендә ышаныч яулаган Миләүшә Хабетдиновага күрәләтә торып караны ак дип күрсәтү килешәме? Ул ни өчен болай эшли?

Исраф артистлар

Театр аксакалы Әзһәр Шакировның Кариев театры труппасы белән спектакль уйнавы, чыннан да, труппа өчен зур вакыйга һәм дәрес. Дөрес, ул кайсына уңай тәэсир итсә, кайберләренә, әйтик, Фирүзә Зиннәтуллинага кире тәэсир ясады булса кирәк. Бу актрисага Корбанколый карчыгы Гөлйөзем роле туры килгән иде. Аның Әзһәр Шакиров белән сәхнәгә җитәкләшеп чыгулары гына ни тора! Менә ул гомер көзенә кереп барган карт белән карчыкның мәхәббәте! Ләкин Фирүзәбез дога сүзләрен онытты гына бит. Ике тапкыр башлап, терәлеп калды. Афәрин, Әзһәр ага, ипләп кенә үзе дәвам итте. Ягъни, ул актерларга партнерны хөрмәт итү, аңа ярдәм итү буенча мастер-класс күрсәтте.

Инде, ниһаять, театр җәмәгатьчелеге алдына куярга теләгән төп соравым — татар театры халыкка иң кадерле булган темалар — дин, милләт темасы белән спекуляция ясый аламы? Сәхнәдә бисмилла укылса да, залда амин тотып утырган халык белән шулай идарә итәргә ярыймыни? Ягъни, Исхакый әсәрләрен Салман фарси пәкесе белән түгел, ә үтмәс балта белән теләсә ничек тураклап саласың да, өстенә дога укып өшкереп җибәрәсең дә, менә сиңа — бөек Исхакый! Татар театрына Исхакыйны кайтарумы бу?

Спектакльдә бөтен труппа катнаша. Аерым роль бирелмәгән театр артистлары остазбикәләр, авыл кызлары һәм егетләре булып чыга. Барысын да милли итеп киендергәннәр. Ләкин аларның сәхнәдә булуы спектакльгә ни бирә? Борынгы грек тамашаларындагы хорның телсез вариантымы? Безнең телсез калу куркынычын күрсәтәме? Телебезнең сөннәтләнүеме? Мин аңламадым. Сәхнәнең арткы планына бер төркем артистны чыгарып бастыру, минемчә, исраф. Аларга киемнәр тектереп, юкка бюджет акчасын туздыру. Аларның булуы спектакльгә бер мәгънә дә өстәми.

Бу спектакль Кариев театры сәхнәсендә әйбәт кенә барачак инде, әлбәттә. Равил Гайнетдинның киңәшче булуы, Әзһәр Шакировның катнашуы, сәхнәдә күп итеп догалар укылуы, шәҗәрә, дин, милләт, әхлак темалары белән спекуляция үзенекен итәчәк — халык килер. Кызганыч… Миңа татар театрының бу хәле кызганыч…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100