Сардар Тагировский: «Румыния венгрларын татар язмышына охшаттым – мин аларны аңлыйм» | intertat.tatar

Сардар Тагировский: «Румыния венгрларын татар язмышына охшаттым – мин аларны аңлыйм»

Казанда туып, Венгриядә формалашкан татар режиссеры Сардар Тагировский Тинчурин театрында спектакль куя. Аның Казандагы беренче интервьюсын тәкъдим итәбез.

Сардар Тагировский — Венгрия режиссеры, хәзерге вакытта Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов чакыруы буенча Казанга спектакль куярга килде. Чын исеме — Абдуллин Сардар Таһир улы.

Әтием Таһир Абдуллин Киевта туган, әнием Әхмәтҗанова Гөлфирә Зәки кызы — Казанда. Казанга Ленин укыган университетка килгәч, алар әни белән танышканнар. Мин Казанда туганмын. Киевка да барып йөри идек — анда әтинең әти-әнисе яши иде, туганнарыбыз да күп. Без шулай тегендә-монда йөрдек, ә миңа 6 яшендә Венгриягә күчендек. Миңа 16 яшькәчә Казанга еш кайта идек — Венгриядә укыдым, ә җәйләрне биредә дәү әни янында үткәрдем.

Әти-әниегез исән саумы?

Әйе. Әти дә, әни дә исән-саулар.

Мин әтиегезне дәвалаучы дип укыган идем, рәссам дип тә.

Әйе, ул Венгриядә бик популяр, бик күп кешеләргә дәваланырга ярдәм итте. Иҗат та итә. Венгриядә дәвалау буенча өч китап язды. Аларны үз рәсемнәре белән бизәде. Минем әти үзен Идел буе болгары дип атый.

«Сардар» — җитәкче, юлбашчы дигәнне аңлата. Шулай да исемегез дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Вәисиләр хәрәкәте җитәкчесе Гайнан (Сардар) Вәисовтан алынган булса кирәк, әйеме?

Мөгаен. Минем әтием тамырларны эзләргә ярата. Тарихны ярата. Әйткәнемчә, үзен Идел буе болгары дип атый.

Ә сез?

Белмим. Мин бит телне белмим. Югыйсә, балачакта татарлар арасында яшәдем, телне ишетеп тордым. Ләкин телем русча ачылган. Аннары инде венгр телен өйрәндем. Хәзер инде мин ул телне яхшырак та беләм. Эшләвем дә Венгрия белән Румыниядә. Кайда гына спектакль куйсам да, ул минем күңелемнән чыга. Ә күңелем биредә формалашкан — балачагым шушында узды. Дәү әнием Хаҗәр, әни, туганнар, безнең дачабыз… Болар барысы да татар дөньясы иде. Болар барысы да татарлык булып миңа сеңгәндер. Ләкин татарлык нәрсә ул? Мин бигүк идеаль татар да түгелдер, бәлки. Кешеләрне яратырга тырышам. Мине тамырларым бик кызыксындыра.

Дәү әниегез исәнме?

Юк инде. Әнинең абыйсы да мәрхүм. Бу безнең гаиләнең авыр бер тарихы.

Дәү әниегез татарча сөйләшә идеме?

Төрлечә: татарча да, русча да.

Ә нинди татар сүзләре хәтерегезгә яхшы сеңеп калган?

Дәү әнием әйтә торган сүзләр: «улым», «кызым»… Тагын «марҗа» дигән сүз хәтердә.

Казанда кайда яши идегез?

Һади Такташ урамы, 115нче йорт. Казанга кайткач та ул тирәләрне әйләндем. Күршебез Нина апаны очраттым. Ул безнең гаиләне яхшы хәтерли. Үзебезнең дачада да булдым. Ул безнеке түгел инде. 5 ел элек әнинең абыйсы вафат булгач, аның хатыны Ләлә бакчаны саткан.

Соңгы елларда Казанга кайтып йөрмәгәнсез. Ә әти-әниегез бирегә кайтып йөрдеме соң?

Юк. Әни кайтмады. Соңгы тапкыр 20 ел элек кайттык. Аның үз сәбәпләре бар иде инде. Авыр иде аңа. Ул кайтырга бик теләсә дә, кайтмады. Үзе Казанны бик сагына. Бәлки, мин аны киләсе елга алып кайтырмын. Әти дә Казанны ярата. Безнең биредә әти ягыннан да туганнарыбыз бар. Мин әле алар белән күрешеп өлгерә алмадым. Әтинең дә 10 еллап кайтканы юк инде. Минем Казанга килүемә әти-әнием бик шатланды. Әтием бәлки премьерага да килер әле.

Сардар, әтиегез дәвалаучы булгач, сезгә аның бу сәләте күчкәнме?

Кешеләрнең энергетикасын тоеп эшләргә яратам. Миңа бу хакта Венгриядә дә әйткәннәре булды. Әти безнең профессияләр охшаш, дип әйтә. Аның да, минем дә төп эшем — кешенең хисләрен, энергетикасын тоемлау, аңа уңай тәэсир итү. Моны һәрберебез үз ысулы белән башкара.

Казанда нинди спектакль куярга җыенасың, сер булмаса?

Без Туфан Имаметдинов һәм драматурглар белән Казанның миңа таныш берничә урынында — Һади Такташ урамында, кайчандыр безнеке булган дачада, Идел буенда, «Сказка» ресторанында булдык…

Бауман урамындагы ресторан турында сүз барамы?

Әйе, дәү әнием биредә җитмешенче елларда шеф иде. Татарлар өчен Һаҗәр апа, руслар аны Маруся дип атыйлар иде. Ресторанда әниемне хәтерләүче кеше белән очраша алдым. Ә дәү әтием — Зәки документаль фильмнар төшерә иде.

Без Туфан һәм драматурглар белән шушы юлларны үттек тә, ярымдокументаль әсәр ясарга уйладык. Анда фантазия дә кушылыр инде. Бу минем үзем өчен дә яңалык булачак. Ә Венгриядә мин нигездә классик әсәрләр белән эш итәм.

Бу спектакль татар дөньясына Европа карашы булачак инде алайса?

Бәлки. Актерлыкка Венгриядә укыдым. Румыниядә режиссерлыкка укыдым. Италиядә уйнадым. Миндә болар барысы да кушылган.

Беләсезме, минем өчен хәзер бирегә кайту шулкадәр зур әһәмиятле. Европаның зур театрларын мин әлегә бик рәхәтләнеп Казанга алыштырам. Әлегә миңа йөрәгем шулай куша. Әлеге вакытта бу театр — минем тормышым.

Венгриядә сезне татар дип беләләрме?

Венгрлар мине төрлечә — татар дип тә, Россиядән тугач, рус дип тә кабул итә, Румыниядә укыгач, румын диючеләр дә бар. Йөз-кыяфәтемә карап, мине итальян дип тә әйтүчеләр булды. Венгрия халкы мине үзенеке дип саный, соңгы җиде елда мин андагы театрларда күп эшләдем. Андагы дүрт зур милли театрның икесендә куйдым.

Румыниядә дә венгр театрлары бар. Анда бүленеп калган венгрлар бар бит. Алар венгр телендә сөйләшә, аларда венгр мәдәнияте, әмма Румыния гражданнары (венгрлар Румыниядә иң эре этник азчылыкны тәшкил итә. Румыния халкының 6,6 проценты, ягъни 1,4 млн. кешесе венгр милләтеннән - авт).

Румыниядәге венгрларның хәле миңа Россиядәге татарларны хәтерләтә. Аңлыйсызмы? Тарихтан хәтерләсәгез, Венгрия Германия ягыннан Икенче бөтендөнья сугышына катнаша, Аллага шөкер, җиңелә. Соңыннан җирләрнең күп өлеше Румыния, Словакия, Сербия, Украина ягына күчә, ә аларның барысында да венгрлар яши. Бу аларның зур трагедиясе. Биш илдә бүленеп яшиләр, уртада үз илләре — ә анда барлык венгрларның нибары 30 проценты яши.

Мин биредә татар дөньясы белән параллель үткәрәм — таныш вазгыять. Румыниянең бер өлешендә бик борынгы венгрлар яши. Аларда Венгриянең үзеннән дә борынгырак мәдәният сакланган. Ул венгрлар мине бик җылы каршы алды. Алар минем үзләрен тоюымны тойды. Аңлыйсызмы мине? Мин Венгриядәге венгрларга караганда, Румыниядәгеләрне яхшырак аңлыйм кебек. Бу ниндидер бик тирәннән килә торган тойгы.

Казанда күңелегез тынычмы?

Тел белмәү белән театрны һәм артистларны кыен хәлдә калдырмаммы дигән борчуым бар инде. Актерларның эшләрен күрдем. Алар белән уртак тел таба алырмын дип уйлыйм.

Минем монда чакта булдыра алган кадәр татар телен өйрәнәсем килә. Алда ике ай вакыт бар әле.

Бүген очраклы гына бер ресторанга кердем. Анда татар мәдәниятен тоеп, күңелгә рәхәт булып китте. Татар ризыклары да бар иде. Чыршыда үскән әйберләр ничек атала әле?

Күркә.  

Анда яшь күркәләрдән варенье да бар иде. Ул татар ризыгымы? Миллиме?

Белмим. Бәлки.

Анда татар музыкасы яңгырады. Бишек җыры да. Мин бишек көйләрен хәтерлим бит әле. Алар хәтердә яңара.

Ә әкиятләр?

Элек әни сөйли иде. Дәү әтием мине театрларга йөртә иде. Казанга кайтуым минем өчен бик әһәмиятле. Бу кайту миңа тормышымның максатын аңларга ярдәм итәчәк. Бу бит инде юкка түгелдер. Әлеге кайту минем өчен тормыш университеты булачак.

Сезнең кайту безнең өчен дә, татар театры өчен дә әһәмиятледер дип уйлыйм. Сез биредә ихластан эшләп, гадел спектакль чыгарырсыз дип көтәбез.

Минем беркайчан да акча өчен генә спектакль чыгарганым булмады. Венгрия һәм Румыниядә спектакль чыгаргач, мөмкинлегем булганда, мин аны коллектив артыннан барып карап та йөрим әле, кирәк булса төзәтәм. Чөнки мин башкача булдыра алмыйм. Акча өчен дип эшләмим. Акча өчен генә үзеңне һәм башкаларны алдап йөрү - тормышмыни ул? Андый тормышның мәгънәсе юк.