Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Әхлаксызлык безнең театрда тыелган»

Ленур Зәйнуллин — Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының директоры. Биш ел дәвамында дәүләт театрын җитәкләгән кешенең бу беренче зур интервьюсы. Әтнә театры - үзенең имиджына аеруча сак карый торган театр. Ә һәр әйтелгән сүзенә ничек сак каравын белсәгез…

news_top_970_100
Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Әхлаксызлык безнең театрда тыелган»
Рамил Гали

Ленур, бераз көтелмәгәнрәк сораудан башлыйм. Әтнә - ул бераз үзенчәлекле район. Чагыштыруым өчен гафу үтенәм, әмма миңа Әтнәдә театр булу хан сараенда артистлар тотуга тиң кебек тоела. Минем белән килешәсезме?

Юк. Бу андый максат белән оештырылган театр түгел. Әтнәдә дәүләт театрының ничек килеп чыкканын бөтен кеше белә. Әтнә халык театры «Идел-йорт» халык театрлары фестиваленә Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектаклен куйган. Жюрида Туфан Абдуллович үзе булганлыктан, спектакльне күргән дә: «Әтнәлеләр нәкъ мин күзаллаганча куйганнар», - дигән. Шуннан соң Әтнә театры дәүләт статусына лаек дип күтәреп чыккан. Туфан Абдуллович күтәреп чыгып, безнең район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхановичның зур дәрәҗәсе белән оешкан театр ул.

Ә район администрациясе ни дәрәҗәдә булыша?

Дәүләт театры булгач, без республика бюджетында. Бюджет ягыннан районның ярдәме юк дип әйтсәм… Яшерен-батырын түгел, кайсы гына районга гастрольгә барсак та, район башлыгының дәрәҗәсен тоябыз — безгә булышырга гына торалар. Районнарга чыксак, без бит инде матди яктан күпмедер ныгып кайтабыз, планыбыз үтәлә. Шуңа күрә район финанс ярдәме күрсәтми дип әйтү дә дөрес түгел. Безнең театрның ике автобусы бар: берсе 28 урынлы, икенчесе 44 урынлы. Зурысы 100 еллыкка Президент бүләге булды — ул район башлыгы соравы буенча бирелде.

Районда демократия юк кебек дигәнгә үпкәләмәдегезме?

Юк, үпкәләмәдем. Яшь җитәкченең тәҗрибәсе җитеп бетмәскә дә мөмкин. Безне төзәтәләр икән — бу начарлык белән эшләнми, барысы да Әтнәнең дәрәҗәсен күтәрү, Әтнәгә тап төшермәс өчен эшләнә. Читтән караган кеше аны аңламаска мөмкин, шунда кайнаган кеше буларак, без беләбез.

Әтнә халкы нинди ул, сезнеңчә? Аның менталитеты?

Халык дигәндә, минем күз алына беренче чиратта тамашачы килә. Тамашачысы нинди булса, халкы шундыйдыр дип нәтиҗә ясый алам. Әтнә халкына килгәндә, ул бик зыялы — тамашачысыннан чыгып әйтәм. Безнең халык спектакль караганда да тыйнак кына көлә. Театрга бәйрәмгә килгән кебек матур киенеп килә. Спектакльгә бәяне дә дөрес бирә белә: тәнкыйтен дә, әйбәтен дә әйтә. Әтнә халкы — минем үз халкым бит инде. Мин — Әтнә кешесе. Әтнәне бәяләп, мин үземә бәя бирәм. Әтнә халкын бик яратам. Ул бик чиста, пөхтә. Йорт-җирендә тәртип, баласы каралган, тәрбияле. Кыскасы, Әтнә халкы зыялы, әхлаклы, тыныч. Күпме билгеле шәхесләр чыккан бездән — җитәкчеләр, иҗат әһелләре…

Әтнә театрында нәрсә тыелган? Нәрсәне сәхнәдән күрсәтергә ярамый?

Театрны мин тәрбия алу урыны дип саныйм. Әтнә театры сәхнәсендә эчүчелекне күрсәтү, шәрә килеш чыгу тыелган. Әхлак, гыйбрәт, тәрбия, яшьләрне тормышка әзерләү булырга тиеш. Безнең оялмыйча карап була торган сәхнә күренешләрен генә чыгарасыбыз килә.

Бу «ярый-ярамый”ларны театр үзе формалаштырдымы?

Әхлаклылыкны алгы планга чыгардык. Без моны халыкның менталитетын күздә тотып эшлибез. Режиссерлар белән дә бәхәсләшәбез. Спектакль куярга чакырылган режиссерлар килгәч тә, баштан ук сөйләшеп куям.

Кайчагында «хулиганланып» аласы бер дә килмимени?

Әгәр аны хулиганланып алу дип әйтә алсак, без Яңа ел концертларында бераз үзебезгә ирек бирәбез. Шаярырга яраган урында тиешенчә генә шаярабыз. Шаярабыз дип әйтсәк тә, татар халкына хас булмаган әйберләрне күрсәтмибез, әлбәттә. Ә гастрольләргә чыгара торган спектакльләрдә алай шаярасы да килми. Ул әйберләрне тормышта да күреп гайрәт чиккән бит инде. Шуны сәхнәдә дә күрсәтү башыма сыймый. Мәскәү театрларында күрсәтәләр бит инде болай да…

Сез эшләү дәверендә театрда ниндидер хәл килеп чыгып, ниндидер эшегезне килештермичә район администрациясенә «коверга» чакырганнары бармы?

Ахырдан коверга чакырылу ул яшереп эшләнгән әйбер булып чыга. Без район җитәкчесен хөрмәт итеп, эшебезне аңа әйтеп эшлибез.

Директор репертуарны расласын өчен аңа кем авторитет?

Театр халык өчен эшли. Без халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Халыкка шул ошар иде дип фаразлый башлыйбыз. Театрның әдәбият бүлеге берәр кызыклы әсәр тапса, артистлар белән утырып укыйбыз. Кайсы әсәрне куюыбызда соңгы фикерне театрыбызның баш режиссеры Рамил Фазлыев әйтә. «Фронтовичка”ны алсак, аны Илсур Казакбаев үзе тәкъдим итте. Безгә аның эчтәлеге башта бик ошап бетмәде, әмма каршы килмәдек. Спектакльне җыя башлаганчы курку… Юк, борчу хисе торды. Артистлар да борчылды. Һәр режиссерның үз эшләү алымы бар. Инде булып бетте дигәч тә, Илсур Казакбаев кат-кат үзгәртте. Иртәгә премьера дигән көнне дә үзгәртеп бетергән иде. Шәп әйбер килеп чыкты — нәтиҗәсен үзегез дә беләсез.

Ә сәхнәдә шәрә юыну?

Мин безнең менталитетны режиссерга аңлаттым. Ул аны каплады. Бик матур килеп чыкты.

Әхлак темасын дәвам итик әле. «Мулла”да сезнең Гүзәлегез (Гүзәл Гафарова) чишенде…

Кинода.

Әйе. Ләкин аны сезнең театр режиссеры төшерде. Фильм сезнең районда төште. Кыскасы, татар милли киносында беренче булып сезнең актриса чишенде…

Әхлаксызлык безнең театрда тыелган. Ә бу кинога минем бернинди катнашым да юк. Бу безнең сәхнәдә бармый.

Сез Гүзәлнең чишенәсен белдегезме?

Юк. Мин фильмны караганда гына күрдем.

Нинди реакция?

Нниди реакция булсын инде?! Беренчедән, «Мулла» фильмымы, «Мулла» түгелме, сәхнәдә андый хәл булырга тиеш түгел. Ә инде «Мулла» фильмы булгач та… Мин ул әйберне хупламадым.

Гүзәлебез матур, дип уйладыгызмы?

Нишләп инде? Минем өчен кешенең чибәрлеге ул — йөзе, эчке дөньясы. Мунчада чишенгәч чибәр икән дигән уй башыма да килмәде. Уйламадым да. Ул күренешне күргәч, уңайсызландым. Башка фильм булса, аңлап була инде. «Мулла» фильмында ул әйбер бернинди кысаларга сыймый. Икенчедән, татар әсәрләрен куеп, андый юл белән тамашачы җыю бер дә дөрес түгел, минемчә. Без үзебезгә үзебез каршы чыгабыз.

Ул кадрлар сезгә ошамаса да, кемгәдер ошады. Кадр үз эшен эшләде: Гүзәлне матур һәм кыю актриса итеп таныдылар. Башка театр булса, ул образны алга таба кулланыр иде. Гүзәлдән прима ясар иде…

Әйе. Андый театрлар бар.

Кинода да бер «аткан» актрисаны шул образда кулланалар.

Мин моны «атты» дип әйтәсем килми. Бу тискәре яктан гына атты. Мин Гүзәлне бу образы белән куллану яклы түгел. Берничек тә! Бу безнең театр форматы түгел.

Ә прималар? Нишләп сездә юк алар?

Прима дип инде… Шул ук Гүзәл Гафарованы алсак, ул күп спектакльдә төп рольләрне башкарды. Халык аны ошатты. Прима юк дип әйтәсе дә килми. Бар бит алар безнең.

Сезнең актрисалар бик әйбәт. Ләкин сез приманы күтәрү юлында максатчан эшләмисез, диясем килә.

Әйе, эшләмибез. Миңа калса, ул башкаларга тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Сез тигезлек яклымы?

Әлбәттә, тигезлек кирәк. Нишләп бер кеше генә булырга тиеш? Ә калганнар? Башкаларның прима буласы килмиме? Коллектив эчендә бәхәсләр китереп чыгарырга кирәкми.

Театр ул «коммунизм утравы» түгел. Бөтен театрда прималар бар. 

Минем җавабым шул — артистлар арасында дуслык булсын иде. Коллективта кемнеңдер ачуы килеп йөрсә, куелган максатларга ирешә алмабыз. Рольләр бүленгәндә дә сизәм: төп геройга башкачарак карыйлар. Артистлар кимсенмәсеннәр дип, без режиссер белән баш рольләргә төрле артистларны куярга тырышабыз. Театр авыл җирендә урнашканлыктан, труппага артистларны бик авырлык белән тупладык. Авыл җиренә килергә берәү дә ашкынып тормый. Республика җитәкчелегенә театр хезмәткәрләренә салынган йорт өчен рәхмәт әйтәсе килә. Театр белән янәшә йорт булдыру — бик дөрес зур адым булды.

Фатирлар «служебный» бит, әйеме?

Әйе. Анда бер, ике, өч бүлмәле унике фатир бар. Берничә артистка район башлыгы рөхсәте белән җирләр дә бирелде — алар авыл җирендә төзелеш алып бару өчен акчалар алып, йорт салдылар. Яңа артистлар киләсе булса, аларга да фатир булачак. Район башлыгы моны да күздә тота.

Труппагыз тулымы?

Ике вакантлы урын бар әле.

Димәк, сез театрны таныту, спектакльләрне сату өчен кайбер артистларга басым ясамыйсыз. Ә нәрсәне алгы планга чыгарасыз соң?

Без Әтнә театры исеме белән йөрибез. Арчада спектакль күрсәтәбез икән, Балтачта инде билет сатылып беткән була. Без рекламага да басым ясамыйбыз. Сарафан радиосы эшли. Чөнки безнең начар спектакльләр юк. Без алгы планга яхшы спектакльләр чыгаруны гына куябыз. Маркетинг өчен прималарны кулланып, нигә коллективта тынычлыкны бетерергә? Яхшы спектакль — иң дөрес маркетинг! Билет сатарга ярдәм дә кирәкми, труппада да тынычлык. Безнең дәүләт театры статусын алганга да ничә генә ел! Бәлки, без нәрсәнедер аңлап та бетермибездер. Ләкин безне халыкчан булганга да яраталар. Финляндиягә баргач, Эстониягә чакырып калдылар — начар булсак, чакырмаслар иде. Халыкчан булгач, нәрсәгә безгә прима?

Район сезгә таяныч булмаса, сез Әтнә театры бренды белән генә эшли алырсызмы икән?

Бренд дигәннән, быел Татарстанның 100 бренды исемлегенә керү — сезнең сорауга җавап түгелмени? Мин аны белмичә дә калдым. Без моңарчы да районыбызның дәрәҗәсен тоеп эшләдек, киләсе елларда да шулай эшләргә язсын! Шушы форсаттан файдаланып, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхановичны олы юбилее белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар һәм озын гомер телисе килә.

Котлауларга мин дә кушылам. Сезнең артистларыгыз Әтнә театрында эшләве белән горурланалармы? Әллә Казанга таярга чамалап торалармы?

Горурланалар. Без Дагыстанда, Әстерханда, Кырымда, Финляндиядә булдык. Быел «Маска +» программасында уйнадык. Киресенчә, миңа башка театр артистлары: «Сезгә эшкә килик әле», - дип шалтырата башладылар…

Бу болганчык дөньяда театрга һәм артистларыгызга яшәргә акча җитәме?

Мин шулай тәрбияләнгәндер инде — булганына шөкер итеп яшим. Театр коллективына да гел әйтәм: акча беркайчан да артык булмый — унөч мең алсаң да җиткерәсең, утызны алсаң да… Яки унөче дә җитми, утызы да җитми. Барысы да һәр кешенең юрганына карап аягын сузудан тора. Артистның гомере театрда уза, гаиләсе янында да булалмый. Боларны да исәпкә алсаң, алар алган хезмәт хакы бик аз. Очучыларны алыйк, алар да кайтып кермиләр, ләкин аларның гаиләләре тәэмин ителгән, мохтаҗлык кичермиләр. Ә безнең артистлар турында алай дия алмас идем. Каядыр чыгып китсәк, суточныйлар 100 сум инде. Артист гастрольгә баргач, үз акчасын тотырга мәҗбүр. Булышырга тырышабыз инде.

Театр артистларына булышырлык итеп тагын ничек акча эшли ала соң?

Бюджеттан тыш акча да закон нигезендә бүленгән инде. Эшләгән бөтен акчаны хезмәт хакына гына тота алмыйбыз. Без куелган дәүләт планын арттыра алабыз. Арттыргач бит аны үтәргә кирәк. Өч мең халкы булган Әтнәдә ул авыррак.

Сез сәхнәне арендага бирәсезме?

Бирәбез. Аннан күп акча килми. Аның файдасыннан зыяны күбрәк: репетицияләрне туктатып торабыз. Залда урыннар аз, аренда суммасы шуннан кергән акчадан чыгып исәпләнә.

Алайса нинди акчага спектакль куясыз? Федераль акча бит әле соңгы елларда гына килә башлады.

Әйе шул. Камал театрыннан иске костюмнар да сорап ала идек, репертуарда булган башка спектакльләрнең костюмнарын да файдаланабыз. Спонсор ярдәме дә була: Әтнәдән чыккан хәлле кешеләр булыша. Әмма хәзерге вазгыятьтә әле алар да бик булыша алмый. Хәзер «Бердәм Россия» аша кергән федераль акчаларга гына карап торабыз.

Ленур, сез белемегез буенча нинди һөнәр иясе?

География укытучысы. Әмма бөтенләй укытмадым. Минем әти-әни дә, апа да, җизни дә, тормыш иптәшем дә укытучылар. Миннән сорап та тормадылар, кая керттеләр — шунда укыдым.

Ничек инде керттеләр?

Әти-әни кертә инде. Алып бардылар да: «Шунда керәсең», - диделәр.

17 яшьлек егеттән сорап тормадылармы?

Юк, сорап тормадылар. Мин каршы килмәдем. Әмма укытмаячагымны белә идем. Чөнки укырга кергәнче үк музыка белән шөгыльләнә идем: көйләр язам, аранжировкалар ясыйм. Бөтен хыялым музыка иде. Беренче курстан соң читтән торып укуга күчтем — анысы үз теләгем булды. Ике укытучыга минем читтән торып укуым матди яктан җиңелрәк булгандыр, шуңа карышмаганнардыр, дим.

Үз тормышымны үзем кайгырта башладым: Әтнәдә торып эшләдем — «Барс-медиа» компаниясе белән тыгыз элемтәдә булдым. 2015 елга кадәр музыка белән шөгыльләндем. Хәзерге татар эстрадасы йолдызларына — Ландыш Нигъмәтҗановалар буынына — көй яздым, аранжировка эшләдем. 400ләп җыр язылган. Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов белән дә эшләдем. Максатым — «Алтын барс» премиясен алу иде. Унбиш ел гомеремне шуңа багышладым. «Алтын барс»ны алгач, кызыксыну бетә башлады. Матди якны кайгырта башладым. Бу инде сыйфат ягын киметә.

Шул вакытта район башлыгы миңа театр җитәкләү тәкъдимен ясады. Мин бернәрсә дә уйламыйча ризалаштым. Җитәкче вазыйфасын башкарып караганым юк иде. Әмма театрга нигез салган Гомәр абый Мәрданов укучы бала вакытымнан ук синтезаторда уйнарга чакырып алган иде. Районда узган бөтен чараларның да музыкаль бизәлеше минеке иде.

Директор ни дәрәҗәдә иҗади кеше булырга тиеш? Татар театры директоры өчен кирәкле сыйфатлар?

Кем кайда гына директор булса да, беренче чиратта кешелекле булырга тиеш. Ул үз кул астында эшләгән кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш. Директорның акча саный белүе, иҗадилыгы — болар икенче чиратта. Бүген мин җитәкләгән театрда күпме кеше эшли! Бу күпме гаилә дигән сүз! Мин шушы кешеләр өчен җавап бирәм. Алар эшкә теләп килмәсә, мин эшемнән канәгать булмас идем.

Ә акча саный белүе ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

Рузилә, мин акча белән бәйле темаларга, гомумән, сөйләшергә яратмыйм. Җитәкче кеше планлаштырырга һәм акчаны исәпли белергә тиеш инде. Акча җитмәгәнгә спонсорлар эзлибез бит. Ә җитмәгәнен санагач беләсең.

Быелгы планнар ничегрәк?

Мин менә шушы сорауны көткән идем. Быелгы ел театрлар өчен бик авыр ел булды. Безнең 2 октябрьдә, Алла боерса, сезон ачылачак. Аны Туфан Миңнуллинның 85 еллыгы уңаеннан, аның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле белән ачабыз. Спектакль әзер. Тапшырылды. Аны Илсур Казакбаев куйды. Ниһаять, Грозныйда «Федерация» фестивале үткәрелүе турында боерык чыкты: без 20 октябрьдә Чечняда чыгыш ясаячакбыз. Анда «Фронтовичка”ны күрсәтәчәкбез… 28 октябрьдә Гөлүсә Батталованың «Җомга базары”н чыгарабыз. Ул Әтнә районының 30 еллыгына багышлана. Рамил Фазлыев куя. Рәссам — Сергей Скоморохов. Бүгенге көндә театр шуның белән мәшгуль. Ноябрьдә «Бердәм Россия» партиясе акчаларына куеласы икенче спектакльгә тотынабыз. Ул — Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт”е. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә. 18 декабрьдә — премьера. Фәрит Рәфкатовичның әтисе Бәрәскәнеке бит. Безнең театрда спектакль чыгаруны ул өстендә торган бурыч итеп саный. «Әлеге бурычымны үтәр өчен вакыт җитте», - диде. Спектакльне ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, районның 30 еллыгына, Гомәр абый Мәрдановның 90 еллыгына, район башлыгының юбилеена бүләк буларак куям дип шаяртты. 17 ноябрьдә эшкә керешәчәкбез.

Тагын?

Әлегә шулар. Иртәгә нәрсә буласын белеп булмаган заманда декабрьгә кадәр план төзү — ул зур тәвәккәллек. Куеласы әсәрләребез бар. Барысы да финансларга бәйле.

Пандемия театрның нинди дә булса глобаль планнарын боздымы?

Пандемия без «Маска+» фестиваленә барып кайткач башланды бит. Бу фестиваль безнең өчен бик мөһим иде. Аллаһның безнең театр өчен зур кодрәте булды. Безнең «Җомга базары» спектакле соңга калынды. Планның күп өлешен үти торган вакытта гастрольгә чыга алмадык.

Планыгыз күпме?

Башка дәүләт театрлары арасында иң әзе.

Үтәве кыенмы?

Җиңел түгел. Әмма ул безнең театр мөмкинлекләреннән чыгып, бик уйлап куелган план. Аны 3 мең халкы булган Әтнәдә генә үтәү һич тә мөмкин түгел. Без премьера чыгаргач, гастрольләргә китәбез. План үтәп, артистларның хезмәт хакына өстәмә бирә алабыз.

Ленур, сез дәүләт театрлары арасында тел проблемасы белән очрашмаган театр. Бу сезнең бәхетегездер, әйеме?

Безнең андый проблема юк. Мин күз алдына да китерә алмыйм Әтнә балаларына русча уйнауны. Әйе, бу бәхетебездер.

Тел проблемасы килеп чыгу симптомнары сизелмиме?

Юк әле. Бүгенге көннең безгә борчылырга сәбәп биргәне юк. Безгә татар телле тамашачы җитә. Без бит театрның исемен дә үзгәрттек — татар сүзен керттек. Ул башта Әтнә дәүләт театры иде, хәзер Әтнә татар дәүләт драма театры.

Татарның беренче санлы театры итеп Камалны саныйбыз. Ә икенчесе?

Әтнә театры дип саныйм. Аны күп кеше шулай саный. Мин моны театр җитәкчесе буларак кына әйтмим, шулай икәнен беләм. Татарстанның 100 бренды арасында ике театр — Камал һәм Әтнә театры булуы шуңа дәлил.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100