Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариев театры аксакалы Нуриәхмәт Сафинны котладылар: «Театр рухы — ул сезнең буын»

Театр Нуриәхмәт Сафинның 75 яшьлек юбилеена премьера чыгарды.

news_top_970_100
Кариев театры аксакалы Нуриәхмәт Сафинны котладылар: «Театр рухы — ул сезнең буын»
Салават Камалетдинов

Кариев театры Нуриәхмәт Сафинның юбилеена өр-яңа премьера әзерләде. «Арыну». Төп рольдә — Хәй ролендә Нуриәхмәт ага. Пьеса аның өчен Айдар Әхмәдиев тарафыннан махсус язылган, режиссер Тимур Кулов Нуриәхмәт ага өчен махсус чакырылган. Театрга нигез салучы зур шәхесне шулай зурлаган өчен театр җитәкчелеге — Луиза Янсуар һәм аның командасына рәхмәт.

«Арыну» әсәренең төп герое Хәй ага. Йөрәге туңган картның дөньядан күңеле кайткан. Аның киләчәккә өмете, матур хыяллары юк. Ул солдатка киткән улын югалткан, улын югалту кайгысыннан хатыны да бакыйлыкка күчкән. Карт бары тик мәрхүмә карчыгы янына китүен генә уйлап яши. Сәгать ярым эчендә картның бөтен биографиясе безнең күз алдыннан уза.

Нуриәхмәт ага спектакльнең буеннан-буена сәхнәдә. Ул сагышлана, ачулана, дулый, көлә, ярата, гаделсезлектән бәргәләнә. Без аның туңган йөрәгенең җылына баруын тоябыз.

«Драматургия лабораториясендә катнашып йөргәндә үк минем югалган улын эзләргә барган карт турында язасым килгән иде. Аның белән бергә улының яраткан кызы — татарча белмәгән кыз да бара итеп күз алдына китергән идек. Тимур белән аралаша торгач, без шушы идеядән этелеп әсәр тудырдык. Нуриәхмәт аганың үзе белән дә күп аралаштык, аның балачак хатирәләрен дә сораштык. Бу спектакль уртак хезмәт булып туды», — ди Айдар Әхмәдиев.

Спектакльдән соң бәйрәмнең икенче өлеше — Нуриәхмәт аганың юбилей кичәсе башланып китте. Сәхнә түренә Нуриәхмәт аганың тормыш юлдашы — хатыны Рәмзия ханым да чакырылды. Котлауларны алар бергәләп кабул иттеләр.

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов: «Сез матур юбилейга сикәлтәле юллар аша килдегез. Без бик бәхетле — сез безнең театрда бар, әлеге көнгә кадәр эшлисез, иҗатыгыз белән яшьләргә үрнәк булып торасыз. Сездә олы бер сыйфат бар — тугрылык. Сез гомерегез буе яшьләр театрына тугры булып калдыгыз. Шуның өчен үземнән, коллектив һәм гаиләм исеменнән сезгә зур рәхмәт!»

Театр директоры Луиза Янсуар: «Бу спектакль безгә шулкадәр кадерле. Тимур Кулов һәм Айдар Әхмәдиев белән безнең шундый тандем туды. Нуриәхмәт аганың бер уңай сыйфаты — ул үз тирәсенә яшьләрне туплап кына калмый, аларны канатландыра белә, аксакалларча киңәшләрен дә бирә. Булуыгыз өчен рәхмәт, Нуриәхмәт ага! Сез безнең өчен профессиональлек һәм кешелеклелек үрнәге булганыгыз өчен».

ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова: «Сез Фәрит Хәбибуллин белән бергә татар яшьләре өчен театр булдыру хыялын тормышка ашырдыгыз. Сез татар театрында йөздән артык роль башкаргансыз, бу йөздән артык язмыш. Театрның яңадан-яңа спектакльләре булып торсын. Сезне яңадан-яңа рольләрдә күрергә язсын».

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Сезне чын күңелдән 75 еллык юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез хезмәт юлыгызны Тинчурин театрында башлап, Татар яшьләр театрына нигез салучыларның берсе булдыгыз. Сез бүгенге кебек матур рольләр иҗат итеп, тамашачыны сөендереп яшәрлек озын гомерләр насыйп булсын!»

Дамир Натфуллин юбилярның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнүен игълан итте һәм дәүләт бүләген тапшырды.

Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Сез миңа бик якын кеше. Ул театрның әтисе, ул театрның җаны. Театр аңа бик матур бүләк ясаган. Ул бөтен актерга да эләкми. Актерны төрле яктан күрсәтә торган мондый роль чыннан да зур бүләк. Нуриәхмәт абыйның әле дәрте дә, дәрманы да бар, таланты турында әйтәсе дә юк, матурлыгы да сакланган. Сезгә бөтен тирәнлегегезне күрсәтә торган рольләр һәм Рәмзия апа белән балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын күреп яшәргә язсын! Рәхмәт сезгә!»

Ул Нуриәхмәт Сафинны Казан халкына лаеклы хезмәте өчен аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләде.

Камал театры артисты Дания Нуруллина юбилярны Казан театр училищесында укыган төркемдәшләре һәм театр исеменнән котлады: «Безнең Нури шундый чибәр, сылу гәүдәле иде. Үзе тыйнак иде. Әле миңа гашыйк та булып торды. Без инде бала-чагалар, унбиш-уналты яшьлекләр идек. Нури шулкадәр тырыш студент булды. Аның тырышлыгы бушка китмәде — талантлы артист булып чыкты. Иҗат юлларың бәхетле булсын».

Сәхнәгә театр вәкилләре — Фәридә Исмәгыйлева, Илгиз Зәйниев, Зөфәр Харисов һәм башкалар чыкты.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Мин театрны һәм тамашачыны яңа спектакль белән котлыйм. Премьера — ул күңелле вакыйга. Иске спектакль ничек кенә әйбәт булмасын, яңасын көтә тамашачы. Бу спектакль уңышлы чыккан. Биредә Нури абыйны бөтен яклап ачып сала торган роль һәм Нури абый аңа лаек. Мин брошюрканы ачып карадым — Нури ага 1987 елда театрга эшкә килгән. Ә мин ул елда тудым. Димәк, Нури ага минем шушы яшемә җитүем кадәр эшләгән. Һәр театр турында әйткәндә аерым кешеләр күз алдына килеп баса. Кариев театры — ул сез, Нури абый! Аның рольләре театрның ниндидер бер этабы булган.

Спектакльне карап утырам. Сезнең буын артистларның тавыш дисәң тавыш, буй дисәң буй — барысы да килгән. Сезгә рәхмәт әйтеп, буыныгызга рәхмәт әйтәм. Сезнең буын озак еллар сәхнәдә уйнасын иде, булсын иде. Татар театрының рухы — сезнең буын. Без әле театрның рухы да түгел, йөзе дә түгел».

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Бу спектакльдән соң әле озак рәхәт хисләр белән яшәрмен. Нури абый, сез татар театрының үрнәге. Сез искиткеч зыялы шәхес. Ә артист зыялы булырга тиеш. Озак еллар шулай егетләрчә матур итеп йөрегез! Исемегез дә, фамилиягез дә җисемегезгә туры килә — сез саф күңелле, нурлы кеше».

Юбилярны якташлары — Алексеевск районы һәм Кыр Шонталысы авылы кешеләре котлады. Казанда яшәүче эшмәкәр, «Сельхозснаб» компаниясе җитәкчесе, Директорлар советы рәисе, техник фәннәр кандидаты Фәнис Гатин авылдаш артистлары белән горурлануларын әйтте. «Татнефть”нең «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев Рәмзия һәм Нуриәхмәт Сафиннарга ял йортына юллама бүләк итте.

«Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова яңа фильмда роль вәгъдә итте. Дөресрәге, катнаштыру өчен ризалыгын сорады. Актер өчен бу зур бүләк иде, әлбәттә.

Театр артистлары бөркелеп сәхнәгә чыкты. Нури аганы аеруча яшьләрнең яратуы күренде. Алар аның тирәсендә бөтерелеп, биеп торалар иде.

Нуриәхмәт Сафин: »Бүген җыелып килүегез өчен зур рәхмәт. Сез шулай 55 ел буена озата килдегез. 55 ел чынлап та бик зур гомер. Ул вакыт эчендә югары очулар да, түбән төшүләр дә булгандыр инде. Әмма мин үз гомеремне начар узды дип санамыйм. Чөнки мин үземнең яраткан һөнәремдә 55 ел яшим. Яшәвемне дәвам итәм шикелле. Изге теләкләрегез өчен рәхмәт. Сез дә бәхетле булыгыз! Таза-сау булыгыз! Гомер уза, яшәп калыгыз! Китеп тә барырбыз, үкенергә соң булыр! Без-беребезне хөрмәт итеп яшик, әйеме, карчык! Матур яшик, тәмле телле булыйк! Рәхмәтләремне кисәкләргә таратмыйм, әмма якташларыма зур рәхмәт. Районда минем юбилейларым ничә көнгә сузылган туйга әйләнә иде. Бу бит минем алтынчы юбилей уздыруым икән. Хушлашмыйк, саубуллашыйк кына!» 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100