Ирада Әюповадан пандемияле елның мәдәни йомгаклары яки коллегия нигә Чаллыда узды? | intertat.tatar

Ирада Әюповадан пандемияле елның мәдәни йомгаклары яки коллегия нигә Чаллыда узды?

Мәдәният министрлыгы үзенең ел йомгакларына багышланган коллегия утырышын Чаллыда уздырды.

Аяз Гыйләҗев исемен йөрткән татар дәүләт драма театрының яңа бинасы кунакларны — республика мәдәнияте белән идарә итүчеләрне кабул итте.

  • Белешмә. Театр бинасын быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе ачкан иде. Театрга исем бирү идеясе Ирада Әюповадан. Театрның яңа сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловны да министр үзе билгеләде. Ярата ул бу театрны һәм аның заманча стильдәге бинасын.

Кызганыч, бинаның төркем-төркем булып мәдәният әһелләре аралашырлык иркен зур фойелары юк. Күргәзмә дә башка елларга караганда җыйнак иде. Аның бер өлешен ТАССРның 100 еллыгына игълан ителгән грант конкурсы өчен ясалган зур картиналар алып тора. Рәссамнар ТАССР яшәешенең кайбер мизгелләрен һәм шәхесләрен реализмда сурәтләгән.

  • Әлеге эшләр төрле заявкалар буенча мәдәният учреждениеләренә таратылачак икән. ТР Сынлы сәнгать музееннан заявка бар ди инде. Музей җитәкчесе Розалина Нургалиева үзе дә шунда. Әмма без бу музейның җирле рәссамнарга бигүк ачык чырай күрсәтмәвен дә ишетеп торабыз. Шуңа күрә музейга тапшырылган рәсемнәр фондларда гына ятмасмы икән дигән шик бар.

Ни өчен Мәдәният министрлыгы коллегия утырышын Чаллыда уздырды? Кризис вакытында төзелгән театр бинасын күрсәтү өчен генәме? Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның кунакчыл чакыруын кабул итү өченме? Әллә пандемия шартлары эчтәлекне кысканда формага игътибар итүме?

Мөгаен, 2020 елның иң зур мәдәни казанышы — Чаллы театры бинасының ачылышы һәм театрның үзгәртеп корылуыдыр. Мәдәният министрлыгы коллегиясенең Чаллыда узуы шушы казанышны тагын бер кат ассызыклаудыр.

Ә нишләп мәдәни тормыш Казанда гына кайнарга тиеш ди соң әле? Татарстан мәдәнияте ул Казан гына түгел, авыл клублары һәм муниципаль китапханәләр дә бит әле. Киләчәктә коллегия утырышын Тайгуҗада үткәрсәк тә гаҗәп түгел. Матур авыл ди.

ххх

Коллегиядә Мәдәният министрлыгының 2020 елдагы эшчәнлегенә бәя бирәсе иң зур кунак — ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иде. Президиумдагыларның өчтән бере, ягъни алты кешенең икесе Дәүләт Думасы депутаты булуыннан һәм аларның икесенә дә чыгыш ясау хокукы бирелүеннән, кызганыч, быел мәдәниятебез вазифаларының берсе сайлау булачагы аңлашыла. «Без Дәүләт Думасына лаеклы кандидатлар сайларга тиеш», - дип кабатлады Фәрит Хәйруллович берничә тапкыр.

Коллегиянең депутат кунаклары — Илдар Гыйльметдинов һәм Әлфия Когогина иде. Икесенә дә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.

«Кем әйтә бездә кризис дип? Тирә-ягыгызга карагыз! Кризиста театрлар төзеләмени?!»

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев: «Элеккеге Төзүчеләр мәдәният сарае иң матур театрларның берсенә әверелде. Кем әйтә бездә кризис дип? Тирә-ягыгызга карагыз! Кризиста театрлар төзеләмени?! Бездә мәдәният объектларына бер ярым миллиард сум акча тотылган. Бу кризисмы?! Без җитәкчелеккә рәхмәтле. КамАЗ — безнең бренд. Әмма аның белән бергә рухи тормыш та әһәмияткә ия. Пандемия онлайн режимында гына яшәп булмавын күрсәтте. Без коммуникацияләрнең кадерен белә башладык. Ипи генә түгел, тамаша да кирәк икән».

Мәдәният министрының быелгы чыгышы авыр елда да мәдәниятсез калмадык дип шөкер итеп, булганын санап чыгуга охшаган иде. Үткән елгы масштаблы концептуаль докладтан соң көтелмәгәнчә җыйнак иде ул.

Төп докладтагы кайбер фактлар:

Патриотик чаралар

Хәтер һәм дан елы уңаеннан һәм яшь буынны патриотик тәрбияләү максатыннан 3000ләп мәдәни чара үткәрелгән. Шул исәптән, Гази Заһитов образында совет солдатына һәйкәл куелган. Патриотизм тәрбияләгән чаралар алга таба да көтелә.

Төзелеш миллионнары

Егермеләп мәдәният йорты салынган; Казанда ТР Сынлы сәнгать музее, Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае, Тимерьюлчылар мәдәният сарае, Чаллы театры һәм башкалар ремонтланган. Яңа концепция белән эшли башлаган ТР Милли китапханәсе барлыкка килде.

Быел «Мастеровые» театры бинасы төзелә башлаячак. Министр Россиядә «нульдән төзелгән биналарның» юк дәрәҗәсендә булуын ассызыклады.

Сүз уңаеннан, Татар драма театры бинасына 1 млрд 150 млн нан артыграк акча тотылса, «Мастеровые”га биреләсе сумма 2 млрд ка якын. Икесе дә федераль финанслау катнашында төзелә.

Мәдәни хезмәткәрләр зыян күрмәгән

Объектив икътисади кыенлыклар булуга карамастан, 2020 елда мәдәният тармагындагы бер генә хезмәткәр дә социаль зыян күрмәгән.

«Без хәтта уртача хезмәт хакының фаразланган айлык керемнәрдән якынча 4 процентка арттыруга да ирештек», — диде мәдәният министры.

Грантлар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗат әһелләренә бирелгән Татарстан Хөкүмәте грантлары конкурсына нәтиҗәләр ясалган.

Сүз 2019 ел азагы — 2020 ел башында иҗатчыларга бирелгән 15 млн сум акча турында бара.

Рәссамнарның иҗаты Тинчурин театры фойесына куелды, коллегия алдыннан да күрсәтелде, Казан Ратушасына һәм Казан-Экспога да куелган. Ә әдәби әсәрләр әдәбият белгечләре карап чыкканнан соң бастырылачак. Министр шулай диде. Дөрес, роман-повестьларның бер өлеше «Казан утлары”нда басылды да инде.

Иҗат өчен грантлар бирү алга таба да булырга мөмкин. Министр шулайрак ышандырды.

Филармониягә йөкләмә

Мәдәният министрлыгы мәдәният учреждениеләренә дәүләт заказлары бирү тәртибенә үзгәрешләр керткән. Үз коллективлары булган концерт учреждениеләре белән проблемалар бар. Әйтик, Татар дәүләт филармониясендә үз коллективларына караганда, чакырылган артистлар күбрәк чыгыш ясый. «Профессиональ коллективларны банкетта хезмәт күрсәтүчеләр дәрәҗәсендә калдырырга ярамый. Коллектив сәхнәне тоярга тиеш. Ул чыгыш ясамаса, торгынлык башлана», — диде ул.

Министрлык филармониягә Милли мәдәниятнең бердәм продюсерлык үзәген булдырырга йөкләмә бирде. Бу милли мәдәниятне дөньяга танытуның бер юлы буларак күзаллана. «Бу сезнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш», — диде Ирада Әюпова. Онлайн концертлар оештыру да сезнең эшегез. Бу үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Милли мәдәниятнең бердәм продюсерлык үзәгенең ничек күзаллануы турында әлегә әйтмәде. Көтәбез.

Виртуаль концерт заллары өчен онлайн контент булдыру да филармониягә йөкләнә.

Сүз уңаеннан, Кадим Нуруллинны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алуы белән котлыйбыз.

Онлайн дөнья

Халык бәйрәмнәре — Сабантуй, Питрау, Каравон һәм башкалар онлайн уздырылган;

Камал театры «Нәүрүз» театраль белем бирү форумын онлайн уздырган.

Театрлар

Камал театры спектакльләрен онлайн-форматта күрсәтте. Шулай ук Кариев, Әтнә театрлары да түләүле онлайн спектакльләр оештыра алды.

ТЮЗ һәм Тинчурин театры ачык һавада спектакльләр күрсәтте.

Кариев театрының креатив проекты — «Безнең җыр» лабораториясе.

Мәдәни мирас һәм «Фольклор үзәгенә» йөкләмә

Казан татарларының туй йолаларын, исем кушу йоласын һәм Сабантуйны Матди булмаган мәдәни мирас федераль каталогына кертү буенча эш бара.

Казан җөе белән күн әйберләр җитештерүче «Сәхтиян» оешмасы теккән ун товар Россия Федерация казанышы дип табылган.

Яшьләр арасында халык уен коралларына игътибар арта бара. «Алпар», «Риваять» төркемнәре активлаша.

Грант ярдәме белән Биектаудан Җәлил Вилданов думбра һәм кылкубыз ясаган.

Халык уен коралларында уйнау техникасын саклау максатында балалар сәнгать мәктәпләре өчен курай һәм гөсләдә уйнарга өйрәнү программалары әзерләргә кирәк. Министр бу эшне элеккеге фольклор үзәге — Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенә йөкләде.

Министрлык вакыйга буларак билгеләп үткән мәдәни чаралар:

«Җиде көндә кино» проекты;

«Алтын Казан» мюзиклы;

«Үзгәреш җиле» фестиваленең Нью-Йоркта чыгыш ясавы;

Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетының Mezzo телеканалында күрсәтелүе;

Ике спектакльнең «Алтын битлек» номинанты булуы — «Угол» иҗат лабораториясе һәм Әлмәт театры. Әлмәт театрының «Көзнең сере» алты номинацияседә күрсәтелгән.

Журналистларга аерым рәхмәт әйтелде. Министр журналистлар өчен конкурс үткәреләчәген хәбәр итте.

Игътибарсыз калган темалар

Казан халыкара мөселман киносы фестивале онлайн үткәрелгән чаралар буларак та искә алынмады. Гомумән, милли кино темасы яңгырамады.

Әдәбият темасы яңгырамады. Дөресрәге, ТАССРның 100 еллыгына багышланган грантлар турында ярты җөмлә һәм Рәдиф Сәгъдигә медаль бирелүеннән башка әдәбият темасы булмады.

Китапханә. Төзелеш блогында Милли китапханә бинасы ачылу турында искәртелде. Дөрес, әле ул китапханә буларак халыкка хезмәт күрсәтә башламады. Башкача китапханә темасы яңгырамады.

Милли музей турында бер сүз дә булмады. Хәзерге вакытта ул генераль директорсыз яшәп ята.

Эстрада игътибарсыз калды. Хәтта бүләкләнүчеләр арасында да алар юк иде. Мөгаен, аласын алып бетергәннәрдер. Соңгы вакытта күп бүләкләнделәр, Аллага шөкер!

Коллегия утырышындагы кайбер чыгышлар

Менделеевск районы Тайгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова: «Тайгуҗа авылында 120 кеше яши, күбесе өлкән яшьтәгеләр. Авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да, кибет тә юк. Авылда фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты төзелде. Мин 2019 елдан мәдәният йортын җитәклим. Мин эшләгән чорда дүрт спектакль куйдык. Беренче спектакль итеп Рәдиф Сәгъдинең „Сынган беләзек“ пьесасына тукталдым. Мин авылдагы һәр йортка кереп, кешеләрне театрда уйнарга үгетләдем. Аларны уйный аласына ышандырдым. Сәхнәгә чыгарга куркам дигәненә „булдырасың“, дидем. Спектакль барып чыкты. Без аның белән районның барлык авылларын йөреп чыктык». 

«Әкият» татар дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Тел яшәсен өчен ул яңгырарга тиеш. Тел яңгырасын өчен ул кирәк булырга тиеш. Әгәр дә безнең ипиебез телне белүгә бәйле булса, без һичшиксез, барыбыз да аны өйрәнер, белер идек. Ләкин бүгенге көндә тормышны алып бару өчен, җәмгыятьтә тулы вәкил булып яшәр өчен татар теле кирәк дип мактанып булмый. Без андый җәмгыять кора алмадык һәм моңа безгә бәйле һәм бәйле булмаган төрле сәбәпләр бар.

Иң аянычлы мисал ул, әлбәттә, дәүләт планын үтәр өчен кайбер татар театрларыбызның рус телендә уйнарга мәҗбүр булуы. Әлеге юлдан киткән күрше республикалар театрлары бик аяныч нәтиҗәләргә иреште дип әйтсәң дә арттыру булмас. Бу мәсьәләне милләткә дә, театрның оешма буларак эшчәнлегенә дә зыян китермичә чишү юлларын табу кирәктер, минемчә».

Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова: «2020 елда Матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестры эшләнде һәм анда инде 180гә якын объект кертелде. Реестрдагы һәр берәмлек тулы бер фәнни эзләнү объекты булып тора. Иң сакланган өлеш бәйрәм йолалары икән — нәтиҗәләр шуны күрсәтә. Фольклорның телдән телгә күчә торган эпик жанрлары, шул исәптән әкиятләр, риваятьләр югала.

Этнографик мәдәниятне күрсәтә торган иң популяр мәйданчык булып милли бәйрәмнәр тора. Алар муниципаль берәмлекләрдәге авыл җирлекләрендә үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек — бәйрәм уздыруда бизнес-структуралар актив катнаша. Алар бәйрәмдә үз товарларын рекламалау мөмкинлеге алалар, үз предприятиеләренең уңай имиджын булдыралар. Территориянең үз бренды бар икән, димәк, этнотуризм аша инвестицияләр керәчәк».

«Нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, без мәдәният өлкәсен финанслауны киметмәячәкбез»

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Быел кешеләрнең кәефе әйбәт түгел иде. Монда барма, тегендә барма, борынчыгыңны ки, клуб ябык, кинотеатр ябык… Сәнгать, мәдәният хезмәткәрләре мондый шартларда үзләрен бик уңайсыз хис иттеләр. Мәдәният министрының чыгышы миңа бик ошады, ул мәдәният хезмәткәрләренең әзерлекле булуын раслый. Быелгы хәлләр безне онлайн тормышта яшәргә өйрәтте. Кешеләр очрашуларга сусады инде.

Быел Дәүләт Думасына сайлаулар. Без Татарстаннан безне мәнфәгатьләрне яклый алырдай юньле вәкилләр сайлап җибәрергә тиешбез. Бу безнең гомуми эшебез. Сезне дә сентябрьдә буласы сайлауларга әзерлек эшенә тартырбыз.

Нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, без мәдәният өлкәсен финанслауны киметмәячәкбез. Без Президент белән шулай килештек.

Бездә бик күп иҗат берлекләре бар. Кайда аларның җитәкчеләре? Биредәме? Театр әһелләре, рәссамнар, кинематографистлар, язучылар… Бу бит зур көч! Алар ни эшлиләр? Нәрсә белән шөгыльләнәләр? Алар үз проблемалары белән кем ишеген кагарга тиешләр? Иҗат әһелләре республика үсешенә үз өлешләрен кертергә тиешләр. Җитәкчеләрен яңадан сайлап кую өчен генә җыелмасыннар иде. Көнләшеп, тарткалашып, канәгатьсезлек тудырып йөриләр. Без иҗат берлекләре белән эшләп җиткермибез бугай. Иҗат берлекләре — безнең резерв».

Фәрит Мөхәммәтшин Мәдәният министрлыгы үз миссиясен лаеклы үтәде дип нәтиҗә ясады.

Коллегия утырышы бүләкләүләр белән төгәлләнде.

Драматург Рәдиф Сәгъди татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Каракүл бүрекле Рәдиф Сәгъдинең йолдызлы сәгате иде бу.

Чаллы театры артисты Флүзә Касаевага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдиновага, Биләр дәүләт музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуевка, Камал театры директоры урынбасары Ранис Сәхибуллинга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Котлыйбыз!