Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асаев: «Заманнан артта каласым килми, ләкин хәзер үзгәрә алмыйм инде»

22 сентябрьдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның концерты булды. Шуның белән Казан шәһәр филармониясе коллективының яңа сезоны ачылды.

news_top_970_100
Рөстәм Асаев: «Заманнан артта каласым килми, ләкин хәзер үзгәрә алмыйм инде»
Динар Фатыйхов

 «Рөстәм Асаев — шомырт күзле якташым…»

Концертта Рөстәм Асаевтан кала аның кызы Гөлназ Асаева һәм Сөмбел Билалова чыгыш ясады. Казан шәһәр филармониясенең башка артистлары җырламаса да, алар Рөстәм Асаевны котларга дип килгән иде. 

«Коллегаларыбыз белән Рөстәм Асаевка ярдәм итәргә килдек. Без аны бик хөрмәт итәбез, чөнки ул шундый тәртипле, ярдәмчел, йомшак холыклы, нурлы. Ул һәрвакытта зиһенле, акыллы, шуңа күрә халык та яратадыр аны. Әти-әнисенә шушындый итагатьле ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт», — диде Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева.

Хезмәттәшләре сәхнәгә чыгып, Рөстәм Асаевны котлады һәм «Кем ул безнең өчен?» соравына җавап бирде. 

Алсу Вәлиуллина өчен ул Мөслим Магомаев, Сиринә Зәйнетдиновага — һинд киносы актеры Митхун Чакраборти, Фәридә Әхмәтшинәга — шомырт күзле якташы, Алсу Сөнгатуллинага — джентльмен һәм Ләйсән Закировага — Рөстәм Асаев үзе икән. 

«Табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт»

Фәридә Әхмәтшинаның шомырт күзле якташы Рөстәм Асаев тумышы белән Башкортстаннан. Концертта да ул «Үз ягыма кайтсам» җырын башкорт телендә башкарды. 

«Быел март аенда, Аллага шөкер, Башкортстанның атказанган артисты исемен алырга лаек булдым, шуңа күрә Башкортстан халкына, тамашачысына, җитәкчеләренә бик зур рәхмәтлемен», — диде ул җырдан соң. 

Тагын җырчы рәхмәтләрен табибларга, шәфкать туташларына белдерде һәм Салават Фәтхетдинов репертуарындагы «Шәфкать туташы» җырын башкарды. 

«Казан» һәм «Хыял» бию ансамбле чыгышлары да булды. «Казан» бию ансамбле җилпәзәләр белән биеде, ялгышмасам, япон биюе иде. Бик сокландыргыч булды ул, залда утыручылар биюче кызларга озак вакыт дәвамында кул чапты.

Концертта рус телендәге ретро җырлар да булды. Рөстәм Асаев башкаруындагы Мөслим Магомаевның «Синяя вечность» җырына тамашачылар «браво» дип кычкырды, кулларын югарыга күтәреп алкышладылар. Бик ошаттылар. Алар итальян җырын да җылы кабул итте.  

«Моңа кадәр әлеге җырчының иҗаты белән таныш түгел идем, беренче тапкыр килдем. Искиткеч концерт», — диде тамашачы Гөлсинә Рәфыйкова.

«Поезддан туп-туры шушында йөгердем»

Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиле урынбасары, «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина Казанга Милли шура утырышында катнашырга дип килгән җиреннән Рөстәм Асаев концертына да барырга булган.

«Мин бу концертның буласын белмәдем. Бүген Казанга килдем. Милли Шура утырышында, аннары икенче көнгә «Милләт Җыены»нда катнашырга иде исәбем.  

Монда килгәч, минем дусларым, артист кызлар Рөстәм Асаевның концерты була дип хәбәр иттеләр. Мин поезддан туп-туры шушында йөгердем. Татар артистларын нык яратам, хөрмәт итәм. Рөстәм Асаев иҗатын ошатам. Ул үзенчәлекле тембрга ия кеше, аның бөтен торышыннан, сәхнәдә үз-үзен тотышыннан чын көч бөркелеп тора. Тавышы да искиткеч моңлы, бик рәхәт аны тыңларга», — диде Фәвия Сафиуллина.

Чыннан да, Рөстәм Асаевның тавышын тыңлап утыру бик рәхәт. Күп артистның җырлаганына кушылып китәсең, ә монда тыңлап, ләззәт алып утырасы гына килде. 

«Заманнан артта каласым килми, ләкин хәзер үзгәрә алмыйм инде»

Концерттан соң артистның кызы Гөлназ Асаева да үз фикерләре белән бүлеште.

«Әти — ул бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшли торган кеше. Аның бөтен нәрсәсе идеаль булырга тиеш. Миңа калса, бүгенге концерт та шундыйларның берсе: бөтен нәрсәсе җиренә җиткерелгән, җырлары тупланган, костюмнары бөтенесе идеаль рәвештә. Концерт тамашачыга да бик ошагандыр дип уйлыйм», — диде ул.

Рөстәм Асаевның үзе белән дә әңгәмә корып алдык.

Сезонны ачу каушатамы, тагын да җаваплылык хисе өстиме?

Әлбәттә, каушау була инде. Без бит барыбыз да адәм балалары, теләсә кайсы җирдә сүзләр онытылырга мөмкин. Бигрәк тә бу концерт минеке булгач, бөтен нәрсә өчен үзем җавап бирәм. Режиссурасы өчен дә борчылам. Әзер концертта чыгып җырлау гына дигән сүз түгел, монда мин бөтен концерт өчен җавап бирәм бит.

Димәк, концертның режиссёры үзегезме?

Әйе, режиссёры да үзем.

Репертуарны үзегез сайладыгызмы?

Әйе, җаныма кайсы җырлар ошый. Үзебез балачакта тыңлап үскән ретро җырлар да, заманчалары да бар.

Концертта сездән кала Гөлназ Асаева һәм Сөмбел Билалова җырлый. Ни өчен Сөмбел Билалова?

Тавышлар туры килә, аның иҗатын хөрмәт итәм. Ул җиренә җиткереп җырлый һәм бүгенге концерт программама туры килә.

Концертны карарга бөтен гаиләгез дә килдеме?

Балалар монда, ләкин яшь бала булгач, тормыш иптәшем өйдә, «Татар-информ» аша онлайн карыйлар инде.

Балаларыгыз кушылып җырлыймы?

Җыр-моңга гашыйклар алар. Улым гитарада уйный, кызым да вокалга йөри. Өчесе монда, дүртенчесе өйдә. Үзем бәләкәй чактан гитара ярата идем, ләкин өйрәнә алмадым, шуңа улымны гитара түгәрәгенә бирдем. 

Сезне күбрәк олы яшьтәгеләр тыңлыймы, әллә яшьләр дә күпме?

Күбрәк урта буын, олыраклар. Яшьләр дә бар инде. Менә бу концертымда заманча эшләгән җырлар да бар, заманнан артта каласы килми. Шул ук вакытта мин инде хәзер үзгәрә дә алмыйм, башкаларга ярарга тырышмыйм, мине шуңа күрә дә тамашачы хөрмәт итә. Тамашачымны да югалтасы килми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100