Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа татар пьесасы»: драматурглар иҗатында милли код булачак

«Яңа татар пьесасы» I яшь драматурглар лабораториясе унтугыз яш драматург әзерләргә алынды.

news_top_970_100
«Яңа татар пьесасы»: драматурглар иҗатында милли код булачак

Билгеле сәбәпләр аркасында театрлар спектакльләр күрсәтүдән һәм репетицияләрдән мәхрүм ителгән арада Камал театры эшчәнлеген интернет киңлекләрендә җәелдерде: онлайн спектакльләр күрсәтеп акча эшләде, «Нәүрүз» театраль белем бирү форумы уздырды, ниһаять, «Яңа татар пьесасы» драматурглар лабораториясен башлап җибәрде.

Җиңүчегә приз — премьера

«Яңа татар пьесасы» лабораториясендә катнашучыларның быелдан анык максаты барлыкка килде — җиңүче өч пьеса «Сишәмбе көн кич белән» проекты кысаларында сәхнәгә куелачак. Ягъни, җиңүче лауреат исеме белән генә чикләнеп калмыйча, пьесасы куелган яшь драматург статусына ия була.

«Яңа татар пьесасы» конкурс буларак оештырылганда (2004 елдан башлап), әзер пьесалар арасыннан лаеклылары сайлап алына иде. Әлеге лаеклылар китапта бастырыла да театрларга тәкъдим ителә. Театрлар аны куйгалый да.

Тора-бара оештыручылар конкурсны лаборатория итеп киңәйтергә уйлады — иҗатчы яшьләр пьеса язарга өйрәтелә башлады.

«Яңа татар пьесасы» I яшь драматурглар лабораториясенең соңгы продукты читкалар буларак күзалланган иде. 2018 елда җиде пьесага читка ясалды. Дөрес алар тамашачы тарафыннан да, артистлар тарафыннан зур куаныч белән кабул ителмәде. Әмма Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев көтелмәгән карар кабул иткән булып чыкты — өч пьесаны сәхнәгә куярга! Нәтиҗәдә, уникаль проект формалашты — 2019 елда берәр сәгатьлек өч спектакль белән берәр сәгатьлек ике шигъри-музыкаль тәнәфестән торган «Җомга көн кич белән» проекты.

Гүзәл Сәгыйтова, Энҗе Гыйззәтова һәм Сөмбел Гаффарова — «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенең беренче лауреатлары. Ягъни, Фәрит Бикчәнтәев һәм аның укучылары шушы өчен хатын-кыз иҗатчы әсәрен сәхнәгә куйды.

Әлеге өч спектакльне берләштергән проектны уникаль дип бәяләргә була, проектның идея авторы Фәрит Бикчәнтәев бу гамәле белән татар театры тамашачысын яшәртү өчен зур эш башкара.

Әмма беренче лаборатория продуктының күзгә бәрелеп торган кимчелекләре бар иде.

Беренчедән, тел проблемасы. Өч әсәрнең икесенең язылышында татар телендә фикерләмәү сизелә, пьесалар аңлы рәвештә әдәби тел кануннарыннан ераклаштырылган һәм редакцияләнмәгән. Әлеге өчлектә Гүзәл Сәгыйтова пьесасы гына камил теле белән аерылып тора.

Икенчедән, әсәрләр охшаш, алар бер укытучы биргән шул бер үк өлге буенча язылган һәм бу күзгә ташлана. Хәтта пьесаларны төрле режиссерлар сәхнәләштерү дә аларны үзгәләштерә алмаган.

Икенче лаборатория унтугыз пьеса вәгъдә итә кебек

Июль аенда «Яңа татар пьесасы» II яшь драматурглар лабораториясе старт алды. Пьеса язарга өйрәнүче иҗатчыларның яшь чикләре 40 дип билгеләнгән.

Лабораториягә алты егет һәм унөч кыз сайлап алынган. Икенче лаборатория беренчесенең дәвамы булмаса да, беренчесендә катнашучылар да, җиңүчеләр дә — Сөмбел Гаффарова һәм Энҗе Гыйззәтова икенчесендә дә катнаша.

1-15 августта лабораториянең лекция-семинар өлеше үтте. Әлеге этапта яшь авторлар күренекле драматургларның дәресләрен тыңлады. Белем бирү рус һәм татар телләрендә онлайн режимда алып барылды.

Кем укыта?

Лаборатория педагоглары — Нияз Игъламов, Ркаил Зәйдулла, Юлия Тупикина һәм Олжас Жанайдаров. Дөрес, баштарак педагогларның берсе Михаил Дурненков булачагы игълан ителгән иде. Лаборатория башланганда педагоглар командасына танылган драматург Олжас Жанайдаров кушылуы билгеле булды.

Олжас Жанайдаровны татар тамашачысына Әлмәт театры танытты. Аның «Кибет» пьесасы буенча куелган спектакле театрның үзен дә танытты — театр бу сәхнә әсәре белән дүрт номинациядә «Алтын битлек» номинанты булды.

Олжас — Алма-Атада туып, Мәскәүдә үскән драматург, журналист. Рус телендә яза. Әмма без аны милли драматургия вәкиле буларак карыйбыз. Татар драматургиясенең киләчәге булырга мөмкин яшьләрне аның аша уздыру — оештыручыларның дөрес гамәле.

Олжас Жанайдаров: «Милли драматургия мәсьәләсен төрле ракурста карарга мөмкин. Нинди дә булса халык вәкиле булган язучы үз иҗатына милли кодларны, милли мәдәниятне кертә. Милли драматургия үзендә милли кодны саклый. Шунлыктан, моңа махсус өйрәтү кирәкми. Мин лекцияләремдә драманың теориясен бирергә тырыштым. Лабораториядә татар кызлары һәм егетләре катнаша — аларның иҗатында татар булулары да чагылачак һәм бу бик әһәмиятле.

Мин — Россиядә яшәүче казах милләте вәкиле һәм иҗатымда ул, һичшиксез, чагылыш таба. Казах булуым элегрәк минем кимчелегем кебек тоелган иде. Тора-бара бу өстенлегем икәнлеген аңладым. Мин вакыйгага Мәскәү кешесе буларак та, казах буларак та карый алам. Бу карашымны да, иҗатымны да баета. Татар иҗатчыларын да баетыр иде. Алар вакыйгаларга гомумкешелек карашыннан чыгып та, милли яссылыктан да карый алалар. Мин моны өстенлек дип саныйм. Бу — безнең байлыгыбыз. Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрлечә, әлбәттә. Миңа яшьләрнең ихласлыгы һәм кызыксынучынлыгы ошады. Алар битараф түгел».

Педагоглар арасында әлеге дә баягы Юлия Тупикина да бар — «килә ява, килә ява, ияләште бер болыт», диясе килә бу очракта. Беренче лабораториядә — ул; Кариев театры уздырган «Асыл» драматургия конкурсында эксперт — ул; Кариев театрына заказга пьеса язып бирүче — ул. Инде икенче лабораториядә дә ул. Мөгаен, бу драматург ханымның керем чыганагының бер пункты Татарстан булуы республиканың язмышына язып куелгандыр.

Ркаил Зәйдулла әдәбиятка шагыйрь буларак килеп керсә дә, соңгы елларда драматургиядә актив эшләүче автор ул. Әлеге проектта аның роле — унтугыз иҗатчыга чиста татар телендә дәресләр үткәрүдән тыш, пьесаларның телен күзәтү дә түгелме икән?

Кем укый?

Сөмбел Гаффарова (Камал театрының Кече сәхнәсендә ике пьесасы куелган автор): «Мин лабораторияләрдә күп катнаштым, лабораторияләрдә укуны яраттым. Əмма миңа озак барып җитə бугай, озак өлгерəм — безгə биргəн белемнəр əле генə сеңеп бетте кебек дип əйтер идем. Күлəм сыйфатка əйлəнеп китəр чак əле генə килде бугай. Быелгы лабораториядә бөтен белемнəремнəн файдалана белүемне көтəм. Барыбыз да, юлда коелышмыйча, финишка əзер пьесалар белəн килеп җитəрбез дип өметлəнəм.

Безгә милли драматургия — ул конкрет миллəт проблемаларын чагылдыручы драматургия дип аңлаттылар. Əмма бу драматургияне тарайта сыман. Минем өчен кеше беренче эше итеп Кеше булырга тиеш, аннары гына татарга, руска, чувашка бүленергə. Мине тулы дөнья проблемалары борчый. Башкортстандагы Куштау фаҗигасе башкортларны гына борчыймы? Юк! Барыбызны да. Белорус халкына да бөтен дөнья телəктəшлек белдерə, битарафлар юк. Милли драматургия гомумкешелек проблемаларын жирлегебездə күрə белүдер ул».

Артур Шәйдуллин («Яңа татар пьесасы» драматургия конкурсының гран-при иясе. Хәзер аның җиңүче пьесасы Камал театрында куела башлады): «Элек мин интуитив рәвештә яза идем, драматургиядә фундаменталь булган нәрсәләргә интуиция белән килә идем. Хәзер теорияне белү профессиональ һәм төгәл язарга мөмкинлек бирер. Әйтик, төенләнеш-кульминация-чишелешнең үз күләме бар. Конфликтны төгәл төзү, характерлар белән эшләү интуитив барса, хәзер төгәлрәк эшли алырмын.

Лабораториядә Олжас Жанайдаров белән Юлия Тупикина безгә теорияне бирделәр, ә Нияз Игъламов белән Ркаил Зәйдулла милли драматургия үсешен һәм үзенчәлекләрен аңлатты. Татар драматургиясендә үзенә генә хас булган әйберләр бар. Татар драматургиясе ул — үзгә фикер йөртү, үзгә характерлар. Лабораториядә болар ассызыклана. Без әсәрне татарча язабыз һәм рус телле укытучылар өчен тәрҗемә итәбез».

15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлары җитәкчелегендә үзләренең пьесаларын язачак. Аларның һәркайсы 2020 елның 1 ноябренә кадәр Камал театрының әдәби бүлегенә берәр пьеса тапшырырга тиеш. Декабрьдә яхшы дип табылган әсәрләр тамашачыга укылачак, ә иң яхшылары — татар театрларында, шул исәптән, Камал театры сәхнәсендә куелачак.

«Иң начар газетада да ун пьесалык тема бар»

Язма ахырында — «десертка» Нияз Игъламов лекциясеннән тезислар:

«Драма — эстетик феномен. Ул ике сәнгать — театр белән әдәбият арасында яши. Әдәбиятчылар драманы әдәбият дип атый, әмма ул тулы канлы әдәбият түгел. Чөнки чор узгач, заманча пьесалар кызыгын югалта, алар беркемгә дә кирәкми. Андый авторлар шактый күп. Мин егерменче-утызынчы елларда язган авторларны саный башласам, аларны беренче тапкыр ишетерсез. Хәтта Фәтхи Бурнашның да пьесаларының 90 проценты сезгә билгеле түгел, театрлар аларга мөрәҗәгать итми. Актуальлеге күренми. 

Һәр драмага ике яктан яңалык кертергә мөмкин — тематик яки структур яктан. Пьесаларның 99 проценты яңа темаларга бәйле, структураны үзгәртә торган авторлар сирәк. Минем күзәтүемчә, алар тарихта кала һәм театр өчен кызык. Мольер, Шекспир, Тинчуриннар театр өчен хәзер дә кызыклы.

Структура — ул хәрәкәттәге форма. Форманы режиссер, рәссам карашы, актер интерпретациясе үзгәртә ала, структура шул ук кала.

Драматургия тарихында минем өчен алтын баганалар булган әсәрләр: Чеховның «Дядя Ваня”сы һәм Островскийның «Беспреданница”сы. Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» һәм Камалның «Банкрот”ы. Шекспирның «Король Лир» һәм Максим Горькийның «На дне» («Тормыш төбендә») әсәрләре.

Бер яктан, драма язу бик җайлы. Аласың тема, уртасына берәр низаг куясың. Диалоглар язып, хәрәкәт тудырасың. Драманың төп баганасы — хәрәкәт.

Тема аяк астында. Иң начар газетада да 10 пьесалык тема бар. Аннары аны драма теленә күчерү башлана — иң авыры шул.

Драманың яхшымы, начармы икәнен билгели торган төгәл кысалар юк. Чөнки нәрсәдер бер пьесада начар булса, икенчесендә яхшы була.

Бер пьеса да театрда каршылыксыз гына кабул ителми. Алга таба эш компромисслардан тора». 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100