«Шобага»: Раил Садриев мистикасы | intertat.tatar

«Шобага»: Раил Садриев мистикасы

Буа театры «Нәүрүз» театр фестивалендә «Шобага» документаль спектакле белән катнашты. Спектакльне безнең хәбәрчебез анализлый.

Буа татар дәүләт драма театры ХХ гасырда ТАССРның татар авылында яшәгән татар кешесе язмышы турында гаҗәеп спектакль чыгарды. 80 минутлык сәхнә әсәренә безнең ТАССРыбызның 100 еллык тарихы сыйган да беткән.

«Шобага» спектакленең жанры мистик тарих дип күрсәтелгән. Катнашалар — Гөлназ Гыйззәтуллина, Гөлзада Камәретдинова, Наилә Имангулова, Әнисә (Айгөл) Сәгыева, Камилә Шәрифҗанова, Лилия Гыйззәтуллина, Руфинә Хаматдинова.

Сәхнәдә алты әби. Алар җиденче ахирәтләрен — Сәрияны соңгы юлга озатырга килгән һәм милли-дини йолалар буенча төнлә дога укып мәетне саклыйлар. Әлбәттә, андый төннәрдә дога уку белән бергә әбиләр дөнья хәлләрен дә сөйләшеп алалар, үткәннәр искә алына. Бу алты әбинең әңгәмәсенә яшьлек хатирәләре, мәхәббәтләре һәм ил тарихы сыйган. Репрессияләр — яшь кызны аның сөйгән егете «сату»; зәгыйфь бала тәрбияләгән ханым һәм ачлык — балаларын югалткан ананың хәсрәте һәм… юк, спойлер ясамыйм. Ачы хәсрәтле монологларның кайберләре ирексездән елмайта да: дәртле хатыны өстендә вафат булган ир…

Хатыннар җырлап та алалар, бииләр дә. Менә кайда ул чын этника, менә кайда ул аутентика.

Спектакль нигезендә пьеса түгел, ә авыл кешеләренең тарихлары ята. Әлеге тарихларны авыл апайлары үзләре дә сөйләгән, хатирәләрне артистлар да ташыган — әлеге истәлекләрне режиссер Тимур Кулов бер җепкә тезгән, гаҗәеп мозаика тудырган.

Программада әдәби композиция авторы һәм режиссер Тимур Кулов дип куелса да, әсәр артында Буа театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Раил Садриевның торуы ачык күренә. Чөнки метафизика — яшәеш кануннары, космос белән бәйләнеш, теге һәм бу дөньялар турында фәлсәфи уйланулар Раил Садриевның асылы. Әлеге уйлануларын ул төрле формада театр һәм кино сәнгатенә салып карады. Ниһаять, бу юлы атканы туры тиде, чөнки әлеге фәлсәфә татарның якын тарихы белән бәйләнгән.

Спектакльдәге тарихларны тоташтыручы хатирә дә Раил Садриевныкы — ул әбисе тарихын искә төшергән.

Раил Садриев: »Режиссер Тимур Кулов әбиләрсез генә әбиләр турында спектакль кую идеясе белән килде. Безнең театрда өлкәннәр бик юк та инде ул, театр коллективы яшьләрдән тора. 18 яшьлек Камилә Шәрифҗановадан башлап утызлардагы Гөлзада Камәретдиновага кадәр әбиләрне уйныйлар. Без хатирәләр җыйдык. Ләкин нидер җитми. Беркөнне сөйләшеп утырганда әбием белән бәйле тарих искә төште — алар биш ахирәт сугыш елларында кич утырганда табагач белән шобага тотканнар. Шулай итеп кем артыннан кем үләсен фаразлаганнар. Гаҗәп, әмма алар нәкъ шул тәртиптә үлделәр. Без вакыйгаларны шушы табагач тирәсендә кордык. Эчтәлеген сөйләмим. Иртәгә тамашачы матурлар яки акыллылар ягына чыгарга белми калган маймыл кебек, кайсы спектакльгә барырга икән дигән сайлау алдында кала. Чөнки без чыгыш ясаганда «Нәүрүз”нең төп кунагы — якут театры чыгыш ясый. Мин безнең спектакльне «Нәүрүз» театр фестиваленә алуыгызга бик рәхмәтле. Без әле аның белән Грозныйга — «Федерация» фестиваленә дә барырга җыенабыз. «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары да караячак».

Әлбәттә, әлеге спектакльнең формасында яңалык юк. Әбиләрне гәүдәләндергән актрисаларның тезелешеп утырып хатирәләрне яңартуы һәм шул хатирәләр аша тарихи мәгълүмат алуыбыз яңа форма түгел. Әмма Раил Садриевның метафизикасы, мистикасы белән ул бары тик Буа театры гына куя алган спектакльгә әверелгән.

Татар театрлары репертуар кытлыгы кичерә. Театрлар драматурглардан, драматурглар театрлардан риза түгел. Әмма текст юк дип кенә спектакль куелмыйча тормый. Театрлар үзләре күзаллаган текстны үзләре тудыра.

«Элеккеге жанр-стиль схемалары эшләми башлады. Көтмәгәндә тамашачы җитди спектакльгә йөри башлады. Мөгаен, тамашачыга ихлас, гадел сөйләшү кирәк булгандыр», - диде Нияз Игъламов «Нәүрүз» театр фестивален йомгаклау утырышында. Ул мисалга Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым!» спектаклен китерде.

«Шобага» да нәкъ шундый ихлас, гадел спектакль. Һәм иң мөһиме — позитив.

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Йә Аллам, ничек сагындырган бу диалоглар! Минем әбием буыны белән тоташтыру шатлыгын бүләк итүегез өчен рәхмәт! ХХ гасырның беренче чирегендә туганнарның җилкәсенә төшкән нужаны — ачлык, колхозлаштыру, репрессияләр, сугыш — ничек халыкчан һәм җыйнак итеп ачып бирә алдыгыз! Кабатланмас һәр язмыш бизәкләп чигелгән хатирәләр келәмен ничек яратып тукыдыгыз. Хуҗабикәсе белән хушлашкан йортта сезнең җырларыгыз ничек яңгырады… Алар фон гына түгел, тарихларның кысасы иде. һәр актриса үз героен ничек яратып бирә алды. Үзеңне шулай «картайту» өчен күпме талант кирәк! Бөтенесе ихластан, җылы, якын, чын!

Әлбәттә, спектакльнең формасы яңа түгел, мөгаен, С.Смелякованың «Бабушки» спектакле дә этәргеч булгандыр, анда Л.Л.Косаткинаның «Русская деревня в рассказах ее жителей» китабыннан өзекләр кулланылган. Бу форма татар тамашачысының күңелен эретерлек кабатланмас татар контенты белән тутырылыган. Милли мәдәният шобагасына ныграк тотынырга кирәк!»