Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Җамал: «Фәннән чыгардылар, укытудан чыгардылар. Шигърияттән чыгара алмадылар»

Рифат Җамалович белән без шигърият, фән, Татарстан Язучылар берлеге һәм низаглы ректорлыгы турында сөйләштек.

news_top_970_100
Рифат Җамал: «Фәннән чыгардылар, укытудан чыгардылар. Шигърияттән чыгара алмадылар»
Рамил Гали

Рифат абый, сезне әдәбият дөньясына Шаһинур абый Мостафин алып кергән дип беләм. Соңгы елларда ул чир белән көрәште, аңа ярдәмгә хәйрия концертлары да оештырылган иде. Сез аралаштыгызмы?

Үлеменә биш көн кала сөйләштек, хәле авыр иде. Мин бит белгеч: ул комага киткәч, бер генә теләгем булды — озак азапланып ятмасын иде Шаһинур, дидем. Озак ятмады, шөкер.

Шаһинур — тормышымда зур роль уйнаган кеше. Ул мине әдәбиятка җитәкләп кенә түгел, үз теләгемә каршы өстерәп алып керде. Чөнки мин инде кафедра мөдире, профессор идем. Шигырь язганымны беркем дә белми иде. Ул очрамаса, татарда Рифат Җамал дигән язучы булмас иде. «Повезло» сүзенең татарчасын таба алмыйм, юк ул. Кыскасы, миңа повезло: редакцияләргә шигырь күтәреп йөрмәдем. Шаһинур алып китә дә, корректурасын күтәреп килә. Без аны җайлап кына юа идек. Мин күңел нечкәргәч, яңа шигырьләр укый идем. Ул тагын алып китә…

Иң авыр вакытларымда әдәбиятта булмасам, тагын да кыенрак булыр иде. Иҗат аркасында кеше арасында калдым. Чөнки мине фәннән чыгардылар, укытудан чыгардылар. Ләкин шигърияттән чыгара алмадылар. Булды бер чор, мин үзем үк әйттем: «Шаһинур, борчып йөрмә кешеләрне, хәзер минем шигырьләрне чыгарсалар, аларга эләгәчәк», - дидем.

Хәзер безнең Рифат Җамал дигән шагыйребез бармы?

Бар! Өч-дүрт ел элек кенә мин үземне шагыйрь түгел дип йөрдем.

«Шагыйрь түгелмен мин, мин — галим

Ә шулай да шигырь язам нигә мин», - дигән шигырем дә бар.

«Шагыйрь кем ул? Юк, мин түгел.

Мин бит адәм баласы

Шагыйрь бит ул, юк дигәндә

Хет берәүнең Алласы», дигән шигырем дә бар.

Ләкин Зиннур Мансуров мине бик каты орышты: «Үзеңне шагыйрь димәсәң, психологик яктан, башкалар да димәс», - диде. Мин хәзер анализ ясыйм да, бүгенге көндә Рифат Җамал дигән шагыйрь бар, дим. Халык алдында нидер әйтергә өлгердем бугай. Минем шигъриятем кала. Кеше өч куплеттан узган шигырьне укымый. Сүзеңне кыска тот — замана шундый! Минем алты юллык шигырем дә бар, алты сүзлесе дә…

«Урыска үпкәләп,

Марҗаны үпкәләп 

Үтте гомере», — дигәнне Газинур Морат татар тарихына эпиграф итеп куярга була дигән иде. Шулай бит? Шуңа күрә кыскалыкта осталык, дип әйтәләр.

Ләкин сезне шагыйрьгә кадәр башта галим буларак белдек.

Гомәр Хәйям дә математик, астроном, аннан соң гына шагыйрь. Минем әйтәсе килгән фикерем бар — шуны матур итеп шигъри итеп әйтмәкче булам. Булам дип, минем шигырь язганым юк. Ул каяндыр төшә, агып чыга. Мин шигырьләремне «Одноклассники»га куеп барам. Андагы дуслар: «Туганымның туган көне иде, шигырь язмасызмы икән?» - дип сорыйлар. Акча түлибез, диләр. Мин алай язмыйм, шигырь ул үзе чыкса чыга, мин аны бары теркәп куям.

Сез үзегезне профессиональ шагыйрь дип санамыйсыз, димәк. Профессиональләр заказга да эшләр иде.

Туган авыл турында җыр яздым. Махсус язылды. Азапланып озак яздым. Матур чыкты. Сигез-тугыз куплет булды — җырга кирәк булганнарын композитор үзе сайласын, дидем. Заказга да язалам дип уйлыйм, ләкин иҗатмы икән ул? Профессионализм акча түләүдән тормый. Минем акча эшли торган профессияләрем күп. Мин — төзүче дә, күршегә кереп кенә дә акча эшли алам. Ә иҗат белән акча эшләү максаты да, теләк тә юк.

Мин күңелемдә шигырь туганда үземә ике сорау бирәм. Беренчесе — моңа кадәр моны әйткәннәре юкмы? Икенчесе — нәрсә әйтмәкче буласың соң моның белән? Әгәр акча өчен шигырь яза башласаң, аның халтурага әйләнүе бар.

Мөслим районында бер җитәкченең китабын китереп бирделәр. Карап чыктым. «Китап изге әйбер, әмма моны тотып бәрәсем килде», - дидем редакторлаучы кешегә.

«Кайбер шигырьне укыйсың, укыйсың да уйлыйсың

Кайбер шигырьне укыйсың, укып һич тә туймыйсың.

Кайбер шигырьне укыйсың, укыйсың да дулыйсың».

Ректор булып калсам, Рифат Җамал дигән шагыйрь булмас иде, бәлки. Мин бит Союзга ректорга кадәр кергән идем инде. Мин ректор булганда бер шигырь дә язмаганмын.

«Кефир эчкән кеше ир булмый, ир-ат коньяк эчәргә тиеш»

Сезнең «Мин — Рифат, үзем ир-ат», дигән сүзләр белән шигырегез бар, бер мәкаләгездә ир-ат сүзен зур хәрефләр белән язган идегез. Ир-атлар бетеп бара дигән уй сездә дә бармы?

Мин бу турыда бик күп уйланган кеше. Онкология хастаханәсендә барысы да хатын-кыз. Ул нилектән шулай, беләсезме? Ирләр юклыктан. Сөеш юк. Совет заманында әле эш яхшырак тора иде, төрмәдәгеләр һәм солдатлар гына сөешкә катнаша алмый иде. Хәтта эчкечеләр дә әле үз эшен эшли иде, чөнки ул ир кеше. Бүген сөешкә катнашмаучыларга наркоманнар да өстәлде — аларга бернәрсә дә кирәкми. Боларга үз җенесе белән генә кызыксынган гомикларны куша алабыз, димәк, берьюлы ике кешегә хатын-кыз кирәкми дигән сүз. Әле боларга өстәп, хәленнән килмәгәннәр бар.

Ирләр күз алдында бетеп бара. Карап торам урамда: берсе «пышка» малай — ир түгел, күренеп тора, икенчесе — чебеш, тоже ир түгел. Ул интеллектуалдыр, ләкин ир түгел. Моның сәбәбе — ир-ат җенси билгеләре белән туган индивидуумга ир кеше булып өлгереп җитү өчен физик эш кирәк. Физик эш кенә ирне ир итә. Мускуллар хәрәкәте җенси гормоннар эшләнүгә тәэсир итә, күрәсең. Ярославльда, Вологдада ирләр бар әле. Чөнки алар утын яралар, утын кисәләр. Ә газофикацияне беренче башкарып чыккан Татарстанда эшсезлектән ирләр алданрак бетеп бара…

Сез чынлап сөйлисезме?

Мин шаярмыйм. Бу фаҗига! Ирләрнең бетеп баруы бик зур фаҗига. Менә хәзер «памперслылар» үсеп җитәчәк. Мин — биолог. Ирләрнең җенес органнары, күкәйлекләр температурасы тән температурасыннан түбәнрәк булырга тиеш — шуңа да ирләрнең җенес органнары тышка чыгарылган. Эчтә калса, алар өлгерми. Крипторхизм була. Ә хәзер памперс кидертәләр дә, парник эффекты ясыйлар. Шундыйлар үсеп җитәләр дә ир булмыйлар инде. Мин моны бөтен җирдә әйтәм, мәкалә дә язасым бар әле. Бу мәкаләнең кирәклеген тоясызмы?

Ә без заманында трусиксыз үстек. Малайлар ялан тәпиле һәм озын күлмәкле иде. Алар профессорлар да булдылар, артистлар да — кем булуларына карамастан, алар мужиклар иде. Тормышны хатын-кызның алып баруы — иң зур трагедия. Ир — ул лидер. Ни кадәр ир, шул кадәр лидер. Элек ир — баш, хатын-кыз муен дисәләр, бүген хатын-кыз баш та, муен да. Ир кеше кайтып диванына ята да, телевизорын карый. Кефир эчкән кеше ир кеше булмый, ир кеше коньяк эчәргә тиеш. Ә моның өчен ул баш күтәрми эшләргә тиеш.

«Автобиографик романымда алар барысы да язылган»

Рифат абый, берара сезнең академиядәге эшчәнлегегез турында матбугаттан бик күп укып, ишетеп тордык.

Матбугатта минем кадәр мәсхәрәләнгән кеше булдымы икән?! Миңа каршы эш барганда мин диссертациягә тиң текстлар яздым. Әйе, мин ул вакытта үземне Татарстанның 10 юристы исемлегенә кертә ала идем дип саныйм. Миңа юристлар, адвокатлар киңәш сорап килә иде. Юрист Зөбәйдә Яхина: «Нигә кандидатлык диссертациясе якламыйсың?» - диде.

Мине бит адвокатым сатты. Мин аның сатачагын да белә идем. Чөнки каршы барырга көче юк иде. Сатып алынмый торган кеше булмый, аның бәһасе төрле. Автобиографик романымда алар барысы да язылган.

Роман кайчан әзер була?

Мин аны русча яза башлаган идем. Бервакыт Илфат Фәйзрахманов белән шуларны сөйләшеп утырабыз. «Ник моны язмыйсың?» - ди. «Язам, русча язам», - дим. «Ник татарча түгел?» «Аны монда кем бастырсын?» - дим. «Мин бастырам», - ди. «Буш сүз», - дим. Шулай да «Бер ришвәт тарихы»н язып бирдем. Бастырды. Китте моның тиражы: газетаны йолкып ала башладылар, киләсе атна газетасы өчен алдан түләп куялар иде. Аннары «Авыл кызлары» дигәнен бирдем. Шуннан артык бармады.

Сезне тыңлыйм да уйлыйм: галим кешене язучылар тирәлеге канәгатьләндерәме? Алар арасында фән докторлары бик юк бит. Ә сез фән кешесе! Профессор!

Язучылар арасында ике ректор бар — Тәлгат абый Галиуллин белән мин. Тормыш юлымда, гомумән, яхшы кешеләр күп туры килде. Ветеринария академиясе коллективына да бер сүз әйтә алмыйм: иң кыен вакытларымда таяныч булдылар. Мине бит эштән коллектив аша алмакчылар иде. Ул вакыттагы вице-премьер Илгиз Хәйруллин үзе килде. Аны җыелыш үткәрегез, дип җибәргәннәр. «Ике ел тарттым, гаиләм бар, балалар бар. Арыдым. Мин китәм», - дидем. «Тавышка куегыз», - дидем. Коллективтагы 387 кешедән каршы булып 6 кеше кул күтәрде. Бүген институтта башымны горур күтәреп йөрим. Миңа елмаеп сәлам бирәләр.

Мин эшләгәнне анда тагын кем эшли ала? Ничәмә-ничә еллар төзелеп бетә алмаган тугыз катлы йортны ничек сафка бастырганымны хәзер үзем дә аңлый алмыйм. «Безбашенный» булмасам, аны эшли алыр идемме? Анда бит бүген дә кешеләр тора. Туксанынчы елларда белем күтәрү факультеты бетте. Шуның тулай торагы булган бер подъезд буш тора иде. Проректор шунда базардан кеше кертеп, акча эшли иде. Мин килдем дә, 16 фатирны кешеләргә бүлеп бирдем. Мин өйгә кайтып шатланып хатынга әйтәм: «Шул кешеләргә фатир бирдем әле», - дим. Ә аның нюанслары бар икән — синең бер кешегә фатир бирүең 10 кешегә ошамый икән. Димәк, ошамаганнарга да бирергә кирәк. Мин йөзләгән гаиләгә фатир бирдем. Боларны автобиографик романымда яздым.

Алар рәхмәтлеме? Адәм баласы рәхмәтле була беләме?

Рәхмәтле. Нишләп рәхмәтле булмасын!

«Кешеләргә ышанмагыз — шушы булдымы сүзең?

Кеше турында сөйлисең, кешеме соң син үзең?»

Мин кешеләргә ышанып яшәдем. Шөкер! Кешеләр яхшылыкны да, яманлыкны да онытмыйлар. Миннән соңгы ректор бик тиз китте. Чөнки аңа кыен иде. Мин үземне бик уңайлы тоям. Үзебезнең институтта да, язучылар арасында да.

Татардан да хөсетле халык сирәк, яки «Барыннан да уздырып ырудашны тешлибез»

Иң кыен вакытта элеккеге ректор мине институт бинасына кертмәскә күрсәтмә биргән. Мине академиядән кугач, Союздан чыгару турында да сүз кузгатканнар. Әмма зур язучылар: «Без андый эшләр белән шөгыльләнмибез», - дигәннәр. Мин язучыларны зур көч дип саныйм. Аларны күбрәк хөрмәт итәм, галимнәр алар басынкырак.

Язучылар үз сүзен әйтә ала, шул ук Данил Салихов, мәсәлән. Җитәкчелек каршы димәс идем, рәислеккә бернинди каршылыксыз узды бит ул. Мин сайлау комиссиясендә идем. Өчтән ике тавышны җыйды ул, ялгышмасам. Бу - зур әйбер.

Шуңа күрә язучылар — татар милләтенең алдынгы отряды. Тел бит әле шулар өстендә. Алардан кала журналистлар. Тагын кем бар? Укытучылар… Татар теле укытучыларын кырдык бугай инде. Безгә язучыларны сакларга кирәк. Татар язучыларын! Союзда рус язучылары да бар. Алар югалмаслар, премияләр дә ала алырлар, басылырлар да… Чыгар-чыкмас борын 28 телгә тәрҗемә дә ителерләр. Чөнки бу — проект. Югыйсә, алай була алмый.

Мин тормыш күргән кеше. Татар милләтен татар язучылары сакларга тиеш. Аерым язучылар турында сүз алып бармыйм. Телсез милләт тиз бетәчәк.

Сез дүрт ел дәвамында идарә әгъзасы булдыгыз? Сезнең идарәдә булуыгыз татар әдәбиятына нәрсә бирде?

«Минем идарәгә керүем шуны бирде, моны бирде», - диеп сөйләү дөрес булмас. Сез моны Данил Салиховичтан сорый аласыз. Мин аның нәрсә әйтәсен белмим. Минем мондый сорауны алга куйганым да юк иде. Үзеңә үзең бәя биреп булмый.

Ә идарә эшенә гомуми бәя?

Идарә һәм аның рәисе тыныч булмаган вакытта үзенең намусы кушканча тыныч кына эшләде. Идарәнең җыелышып, ничә тапкыр үзара кызышып сөйләшкәннәрен мин беләм. Бөтен беркетмәләр бар, язып барылган. Хисап бирә дә алмыйм, җыенмыйм да. Бу идарә «не хватая звёзд с неба» тыныч кына үз эшен эшләде дип саныйм. Чөнки төрле фикерләр бар, мин бит беләм.

«Без сугышта арысланнан көчле без,

Без тынычта аттан артык эшлибез

Барыннан да уздырып ырудашны тешлибез».

Татардан да хөсетле халык сирәк. Шаһгали полкы булмаса, Иван Грозный Казанны ала алган булыр идеме икән?! Су чыганаклары кайда икәнен дә татарлар үзләре әйткән. Шаһгали Иван Грозныйны үзе кыстагандыр әле Казанны алырга дип уйлыйм. Аның белән киләм дә, мондагыларны җиңәм дә, Казанда хан булып калам. Иван Грозный кайтып китәр миннән бүләкләр алып, дигәндер.

Хөсетлек — авыр әйбер. Хөсетлектә яшәсә, кеше ерак китә алмый. Хөсетлек аркасында Алтын Урдадан шушында калган халык инде без. Беркем дә гаепле түгел.

«Һаман каргыйбыз дошманны

Китте бугай күпкә дә

Дошманыңа үпкәләмә,

син үзеңә үпкәлә!»

Иртәме-соңмы, съезд булачак. Яңа рәис итеп кемне күрәсез?

Аллага шөкер, безнең язучылар арасында рәис булырдай кешеләр күп. Менә яшьләрдән Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин… Шул ук Рифат Сәлах та була алмый дип әйтмәс идем. Ни өчен алар эшли алмасын?! Бүгенге көндә дә җаваплы эштә эшлиләр. Иҗатлары да бар — чын шагыйрьләр. Ркаил Зәйдулла депутат та, иҗаты турында әйтеп тә торасы юк — менә дигән! Тагын саный алам.

Данил Салиховны да әйтә алам. Кеше буларак бик төпле, уйлап эшләүчән, югыйсә, моңарчы безнең тырт-пырт рәис тә булды. Югары белемсез килеш тә Союз рәисе булып карагыз әле — монда акыллыдан да акыллы булырга кирәк! Бернинди кискен хәрәкәт ясамады. Ул бит ике ут арасында иде — өстән дә, астан да кыздыралар. Өскә дә ярарга кирәк, аска да. Мин үзем ректор булып эшләгән кеше. Читтән карап торганда гына җиңел ул.

Югары белемсез килеш тә Союз рәисе булып карагыз әле — монда акыллыдан да акыллы булырга кирәк!

Идарәдә куллар төшкән авыр вакытлар булды, ләкин бервакытта да идарә эшләүдән туктамады. Ниндидер низаглар булганын хәтерләмим.

Идарәне сүккән журналистлар бар, кушамат астына качып комментарийлар язалар. Кушамат артына яшеренеп язып утыручыларны мин хөрмәт итмим. Герой икәнсең, герой бул! Язучы белән язучы арасында аерма бар. Шәхесләр алар төрле-төрле була. Зур шәхесләр дә бар, ваграклары да бар. Әле ничек кенә булса да, язучылар татар милләтенең алдынгы отряды.

«Алда-артта яманлыйлар

Кайчак үләсем килә,

Үлгәннәр — бездә яхшылар,

Яхшы буласым килә.

Бездә үлмичә яхшы була алмыйсың.

Ни йөртәсең күңелдә —

Шул күңелдән түгелә».

Минем берлек темасына күтәрелгән бер дәгъвам — премияләр бүлешү иде. Үзегез дә Такташ премиясен алдыгыз һәм бу премия белән горурланасыз. Идарә премияләрне гадел бүләме?

Минем автобиографик романымда мондыйрак юллар бар: «Институтларга кабул итү тулаем кануный була алмый һәм булганы да юк, чөнки анда адәм балалары эшли. Димәк, субъектив фактор һәрвакыт булачак. Һәрвакыт канәгать булмаган кешеләр булачак…» Миңа Такташ премиясе бирелгәндә минем турында да булгандыр сүз, булмый калмагандыр. Без премиягә беренче тапкыр Сания Әхмәтҗанова белән бергә барган идек. Миңа: «Бәлки, кандидатурагызны алырсыз?» - дип тә әйттеләр. Мин ни өчен алырга тиеш? Ә оттырсагыз? Оттырсам ни — нинди трагедия? Мин иң беренче булып Санияне котлаячакмын. Мин бүләк өчен беркем белән талашырга җыенмыйм. Язган булса, лаек булсам — бирерләр. Бирделәр! Мин иң күп тавыш җыйдым. 23 кешедән 19ы иде, ялгышмасам. Күземнән яшьләр чыга язды.

Без бит бөтенебез адәм балалары. Бардыр мине бик сөеп бетермәүчеләр дә. Ләкин 19 тавышка мин берничек тә өметләнмәдем. Быел үзем Асияне тәкъдим иттем — Асия узды. Һәм мин бик шат. Асиягә шалтыраткан идем — трубканы алмады. Хатын-кыз - ул хатын-кыз инде… Мин намусым алдында җавап бирәм. Субъективизм була, ләкин чама дигән нәрсә булырга тиеш.

Фатих Сибгатуллинның Тукай премиясенә куелу мәсьәләсендә мин язып чыктым, әйе. Ркаил Зәйдулла Фатихны язучы түгел ул, диде. Булмасын, язучы булмасын, ләкин әдәби әсәр язса, каралыр иде. Мин үз мәкаләмдә пунктлап лаек булмаганын яздым. Нигезләмәдә әдәби әсәр, диелгән. Фатихның китаплары нинди әдәби әсәргә керә, романмы ул, хикәяме, повестьмы? Юк! Үзең язарга кирәк!

Быел да Тукай премиясен «фотоальбомга» бирдегез инде.

Кем ул?

Лирон абыйны сезнең идарәгез тәкъдим итте бит.

Лирон Хәмидуллин гомере буе шушы өлкәдә эшләгән кеше, ялгышмасам, әдәби тәнкыйтьче. Бу өстән эшләнгән эш дип уйлыйм. Лаек түгел башка кеше булса, әйткән булыр идек. Минем намусым алдында Лирон Хәмидуллин өчен тавыш бирергәме, юкмы дигән сорау булмады. Әдәбиятта ул миннән күбрәк хезмәт куйган кеше. Бу хәл ителгән әйбер иде — соңгы моментта килеп керде. Башта ул юк иде. Әмма мин монда гөнаһ күрмим. Белгән кадәре белән ул лаек диеп саныйм. Минем намусым чиста.

Рифат абый, татар әдәбият үсеше өчен Язучылар берлеге рәисенең роле зурмы?

Зурдыр. Чөнки акцентлар була. Күп нәрсәне нюанслар хәл итә, диләр. Юк итеп тә була. Мине алыр өчен заманында безнең институтны сельхоз белән берләштермәкче булдылар. Мин иң авторитетлы биш профессорны алып, Мәскәүгә бардым һәм андый хәл булмаячак, дигән җавап белән кайттым.

Соңгы рәис, соңгы президент булырга язмасын! Чөнки бу кешеләр соңгы икән, алар гаепләнергә тиеш! Бетереп киттеләр, димәк.

Бу тормышта бетерүче булырга да мөмкин — ул бит җитди әйбер. Кем ышана иде Советлар Союзы бетәр дип? Советлар Союзы беткәнне Язучылар союзы бетерү ул, чагыштырмача, зур проблема түгел. Ләкин татар милләте өчен Язучылар союзы бик кирәк, тел булмаса, милләт булмый. Миңа кичә генә берәү «Одноклассники»да язды: «Сезнең шигырьләрне укып, татарча өйрәнеп бетәм инде», - ди.

«Одноклассики» дисез. Анда күпме дустыгыз бар?

Анда 5000 дус рөхсәт ителә. Минеке 6001гә барып җитте. Шуннан артыкны кертеп булмый. Гаризалар килә тора. Дуслар арасыннан актив булмаганнарын язылучыларга күчерәм. 1300дән артык язылучым бар.

Ни өчен күп челтәрләр арасыннан «Одноклассники»ны сайладыгыз?

«Одноклассники» — пенсионерларныкы инде ул, диярләр. Мәхәббәт турында шигырь булса үләләр инде — андый укучыларым да бар. Миңа берсе елый-елый укыдым дип язган, икенчесе оныкларны куркытмас өчен кухняга качып иркенләп еладым дигән. «Это дорого стоит».

Һәр шагыйрьнең үз укучысы була. Кемгәдер баллырак кирәк, кемгәдер тозлырак. Мин интеллектуаллар булуын теләр идем. Кайсы шигырьгә кемнең «лайк» куйганын карыйм. Кыска шигырьләр — интеллектуаллар өчен. «Рифат абый, шигырегезнең өченче катына төшеп җиттем, дүртенче катына төшеп җитәргә минем башым җитми», - дип язган иде берсе.

«Кеше хәлен кеше белми,

Үз башыннан узмаса.

Кеше кеше булып кала

Күңеле өшемәсә».

Кемнеңдер дәрәҗәсе беренче юллардагы «Кеше хәлен кеше белми»дән узып китә алмый — моңа ул гаепле түгел. Ә «Күңеле өшемәсә» дигәне — анысы инде икенче дәрәҗә.

«Иргә чыкмаган хатынның

Эчеп йөргән ире юк,

Эшләнмәгән эшнең генә

Җитешмәгән җире юк».

Кияүгә чыкмасаң, ирем эчеп йөри дип борчыласы булмый, эшләнгән эшнең кемдер таба җитешмәгән җирен. Минем өч юллыгым да бар:

«Рәхмәтлемен этләргә,

Менә алмаслык киртәләргә

Өйрәттеләр менәргә».

Алар булмаган булса, мин ул киртәләргә менә алмас идем. Шул вакыт этләр турында комментарийлар китә. Ә мин этләр турында да, агачлар турында да язмыйм. Бары тик кешеләр турында гына язам.

Дөньяга чыгу өчен тәрҗемә кирәк. Шигырьләрегезне тәрҗемә иттерү турында уйланасызмы?

Бер кеше әйткән иде: «Син русчага подстрочный тәрҗемә яса әле — переводчиклар до ума доведут», дигән иде. Мин аны эшләп карадым: шул кадәр коточкыч чыкты, берәүгә дә күрсәтмәдем. Шигърият бит ул — телнең матурлыгы, аны берничек тә тәрҗемә итеп булмый.

Мәсәлән, картайгач, каеннар да карая. Татарча яңгырый ул. Елан егылмый. Моны тәрҗемә итеп буламыни? Змея не падает, но и что не падает? Шуңа күрә минем тәрҗемә дип ыргылганым да юк. Менә төрки телләренә тәрҗемә яхшы булыр иде. Шул ук башкорт телендә, мәсәлән.

Безнең бер шагыйрь биш телгә тәрҗемә ителгән. Шуннан? Хәзер үз шагыйрен укыганнар да аз, кызганыч. Беләсезме, без пенсия яшен арттырып, кешенең иҗади потенциалын киметтек. Чөнки кеше пенсиягә чыккач үзе белән шөгыльләнә башлый иде — аның вакыты барлыкка килә, ул шигырь яза, җырлый, бии, чигә, рәсем ясый. Ә аңарчы дөнья куа, вакыты булмый.

Сорауга әйләнеп кайтып, шуны әйтә алам. Әгәр дә мин үземне татар шагыйре дип саный алсам… бәхетле булыр идем дигән сүзне мин яратмыйм… мәмнүн булыр идем.

«Мин килермен иртән кояш булып,

Мин килермен кичен ай булып,

Мин килермен өзелеп сагынганда

Йөрәгеңә синең май булып.

Мин килермен сиңа яңгыр булып,

Керфегеңнән яшең юармын,

Җилләр булып исеп кайгыларың

Ярсып таратырмын, куармын.

Мин килермен күктә йолдыз булып -

Серләреңне аңа сөйләрсең.

Мин килермен сиңа җырым булып -

Син җырымда мине сөярсең.

Мин китәмен».

Чөнки кешеләр күп төрле сәбәпләр белән китәләр. Ул үләргә мөмкин. Аерылышырга мөмкин. Менә бер кыска шигырем:

Бөркет оялый кыяга

Чыпчык урыны түмгәк,

Бөркет сымак кылынмакчы

Кәнәфидәге имгәк.

Сез әңгәмә барышында идарәне сүккән журналистлар дигән сүз әйттегез. Андыйларның берсе мин икәнен беләсез. Шулай да килдегез. Рәхмәт!

Сезне «непорядочный» кеше дип санасам, монда килми идем. Русның бик яхшы мәкале бар: «Рядом не сяду» — андыйлар янына килеп йөрмим. Сезнең тәнкыйть сәбәпләрен ачыкларга минем вакытым да, теләгем дә булмады. Мин белмим ситуацияне. Без тыныч кына сөйләшәбез — бер-беребезне аңлыйбыз. Мин сезне объектив кешедер дип уйлыйм, шулай ук милләт өчен борчылучы кешедер. Димәк, без барысын да уртага салып сөйләшергә тиеш идек. Бер генә соравыгызга җавап бирмәдем — анысын этик түгел дип санадым. Безнең сөйләшүдән уңай нәтиҗә булыр дип уйлыйм.


Рифат Җамал — шагыйрь, Һади Такташ премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.

Рифат Җамал улы Корбанов — ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. 1998–2001 елларда Казан ветеринария институты ректоры. 1951 елда Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында туган.

2002 елда Рифат Корбанов Җинаять кодексының 4 маддәсе буенча (ришвәт алу, милек үзләштерү) гаепле дип табыла һәм ректор вазифасыннан азат ителә. Аны шулай ук укытучылыктан да читләштерәләр. Корбанов үзенең гаепле булмавын суд аша исбатлый һәм эшенә кайта. ВУЗның оештыручысы – РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Корбановны эшеннән азат итә. Рифат Корбанов, бу карарның да дөрес булмавын исбат итеп, дәүләттән компенсация алуга ирешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100