Хореограф Дәүләт Умеров: «Татар биюенең заманча методикасы юк» | intertat.tatar

Хореограф Дәүләт Умеров: «Татар биюенең заманча методикасы юк»

Татар халык биюе каян килеп чыккан? Яшьләрне ул канәгатьләндерәме? Аның киләчәге нинди булыр? Әлеге һәм башка темаларга танылган татар биючеләре Кариев театрында узган түгәрәк өстәлдә сөйләштеләр.

«Татар биюе — кичә, бүген, иртәгә» темасына фикер алышу татар биюе тарихына багышланган видеоролик караудан башланды.

«Революциягә кадәр татар халкында бию бик киң таралмый. Сәнгатькә дошманлык күрсәткән диндәге тыю халык биюен үстерергә комачаулый. Ишаннар халык бәйрәмнәрен, уеннарын, биюне гөнаһ итеп күрәләр һәм алар белән көрәшәләр. 1905-1907 еллардагы революцион күтәрелеш Идел буе татарлары арасында мәдәниятне үстерергә ярдәм итә. Бу чор татар театры, милли музыка эстрадасы һәм профессиональ башкару барлыкка килү белән билгеләнә.

Татар фольклор сәнгатен өйрәнүче һәм татар бию сәнгатенә яңалык кертүче булып балетмейстер Гай Таһиров тора. 1931 елда ул татар милли фольклорын тикшерү буенча фәнни экспедиция составына керә. Гади кешеләрнең бию хәрәкәтләрен өйрәнә, язып ала. Шул экспедиция традицион татар биюенең нигезе булган яңа хореографик комбинацияләр барлыкка килүдә зур роль башкара», — дип әйтелде видеороликта.

«1961 елда татар биюе буенча чыккан китап бүген дә безнең нигезебез»

Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, профессор Раилә Гарипова татар биюенең каян килеп чыкканын беркем дә төгәл генә әйтә алмас дигән фикерне җиткерде. Ул аны эзләп караган, ләкин тапмаган.

— Мин ансамбльгә 1967 елда килдем, татар халык биюенә Гай Таһировтан өйрәндем. Гай Хаҗиевич 1961 елда татар биюе буенча китап чыгарды. Ул китап бүген дә безнең нигезебез. Бию хәрәкәтләрен классификацияләде, аларга исем бирде. Ни өчен бездә «борма» дигән хәрәкәт бар? Каян килеп чыккан ул? Гай Таһиров аны халыктан табып, язып алган, — диде Раилә Гарипова.

«Ни өчен татар биюе, бигрәк тә ир-атлар хәрәкәтләре, бик вак?» - дигән сораулар ишетергә туры килә. Раилә Гарипова аңа ачыклык кертте.

— Бездә оялчанлык, тыйнаклык, чыннан да, бар. Аска төбәлгән караш, яулык читеннән генә күзәтү татар кызының образы булган. Хәзерге татар биюен ничек күрсәтергә, үстерергә икәнен яшьләр уйласыннар. Бәлки, башка төр популяр бию элементлары да кертерләр, — диде ул.

«Татар халык биюенә районнардан күп яңалык кертергә була»

Хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Мирас» ансамбленең җитәкчесе Дәүләт Умеров иҗатны алга алып бару шартлары турында сөйләде.

— Иҗат өч аякта басып торырга тиеш. Беренчесе — ул сәнгать. Аңа зур остазларыбызның калдырган мирасы керә. Икенчесе — уку. Казанда мәдәният институты бар, ләкин татар биюенең кафедрасы юк. Бу иң зур проблема. Бөтен дөнья татарларының мәркәзе Казанда ник татар биюе кафедрасы юк? Ул аяк әлегә аксый. Заманча методика юк, аны язучы белгечләр дә юк. Хореография сүзе биюне язу мәгънәсен аңлата. Биюне язучылар булмагач, хореографларның дипломына, бәлки, «плясун» дип язарга кирәктер? Өченче аяк — фән. Татар биюендә фән бөтенләй юк. Гай Таһиров 1960нчы елларда биюләрне җыйган. Без һаман да бөтен хәрәкәтләрне шуңа карап өйрәтәбез. Татар биюе бик бай бит.

Мин Әстерханда тудым. Раилә Гарипова Әстерхан татарларының биюен куярга тәкъдим иткәч, 1980нче елларда Әстерханга барып, бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кайттым да аны куйдым. Ул безнең репертуарда бүген дә бар.

Татарлар төрле төбәкләргә сибелгән. Һәр төбәктә дә бию хәрәкәтләренең үзенчәлекләре бар. Хәтта Татарстанның һәр районында үзләренә генә хас бию элементларын күрергә була. Экспедицияләр оештырып, аларны өйрәнергә кирәк. Мәскәүдә хәзер рус биюен күтәрәләр, төбәкләрдәге үзенчәлекләрне өйрәнәләр, — диде Дәүләт Умеров.

Дәүләт Умеров фикеренә Раилә Гарипова да кушылды.

— Һәр районның үзенчә биюе сер түгел. «Чыштыр биюе»н беләсез. Аны сәхнәдә куеп, яңалык керткәнем өчен Туфан Миңнуллин мине мактаган иде. Чынлыкта ул биюнең нигезе Нурлат ягыннан чыккан бер хәрәкәттән алынды һәм бераз аристократлык манерасы кертелде. Татар халык биюенә районнардан бик күп яңалык кертергә була, — диде Раилә Гарипова.

Татар биюен халыкка видеокурслар ярдәмендә өйрәтү

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бертавыштан диярлек яшьләрнең күбесе татар биюен белми, диделәр. Хореограф, танылган татар балеринасы Айсылу Мирхафизхан татар биюен халыкка видеокурслар ярдәмендә өйрәтергә тәкъдим итте.

— Күп кенә милләттәшләр миннән татар халык биюен өйрәтүемне сорыйлар. Һәркемгә дәрес бирү мөмкин түгел. Мин хәтта татар автономиясенә онлайн курслар оештырыйк дигән тәкъдим ясадым. Бу курсларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары белән эшләсәк яхшы булыр иде. Мин классик балетка укыгач, татар биюен алар кебек оста өйрәтә алмыйм. Видео форматтагы курслар белән бөтен дөнья татарларын биергә өйрәтеп булыр иде, — диде Айсылу Мирхафизхан.

«Ник безнең бию дә башкортларныкы, Кавказныкы кебек дәртле түгел икән?»

Балетмейстер, хореограф, «Алтын битлек» премиясе иясе Нурбәк Батулла татар биюенең темпераментына туры килмәвен әйтте.

— Көллияттә укыганда бер-ике татар биюе өйрәттеләр. Яшь, кызу канлы егет буларак, ботларны кысып бию эчтә ризасызлык тудырган иде. «Ник безнең бию дә башкортларныкы, Кавказларныкы кебек дәртле түгел икән?» - дигән сорау туганы булды.

Без үзебезнең мәдәният белән канәгатьме? Канәгать булмасак, бәлки, проблема үзебездәдер? Әллә мәдәниятне без хәл итәбезме? Сорауларга дөрес җавап бирер өчен башта сәнгать белән мәдәниятне аңларга кирәк. Уйлавымча, мәдәният — ул ниндидер кагыйдәләр, стандартлар, ә сәнгать — ул шул кагыйдәләрне бозу. Бәлки, мин ялгышамдыр. Әлбәттә, мәдәнияттән башка сәнгать була алмый. Кагыйдәне бозу өчен, аны башта булдырырга кирәк, — диде Нурбәк Батулла.

Мәдәниятнең һәм сәнгатьнең әһәмияте турында фикерен дәвам итеп, ул аларны кыяр белән чагыштырып күрсәтте.

— Алар тере кыяр белән тозлы кыяр кебек. Бакчада кыярың үсмәсә, аны тозлый алмыйсың. Мәдәният — ул тозлаган кыяр, саклана торган, киләсе буыннарга тапшыра торган әйбер. Тере кыяр кәкре үсәргә дә, үсми калырга да, зур да булырга мөмкин. Аның кыйммәте дә шунда. Тере сәнгать булмаса, сакларлык мәдәният тә булмаячак, — диде Нурбәк Батулла.

Нурбәк Батулла башкорт биюенә мөкиббән китүен һәм аны Фәйзи Гаскәров уйлап тапканын әйтте.

— Ул аны монда татар биюе итеп эшлисе булган. Костюмнары, музыкасы, хәрәкәтләре эшләнгән булган. Монда конфликт килеп чыккан да, нәрсәдер дөрес китмәгән. Андый мисаллар татар тарихында буа буарлык, — диде Нурбәк Батулла.

Мәдәният үсешендә шәхесләрнең роле зур икәне дә телгә алынды. Нурбәк Батулланың фикеренчә, татар бию үсеше өчен даһи балетмейстер кирәк. Иске белән яңаны кушып, синтез ясый алырдай кыю хореограф бер мизгелдә барлыкка килергә мөмкин. Яңалыкны халыкның да кабул итүе мөһим.

Нурбәкнең фикерен Казанда фламенко бию мәктәбенең җитәкчесе Гөлсинә Галимуллина күтәреп алды. Татар биюе аның да темпераментына туры килмәгән һәм ул фламенко юнәлешен сайлаган.

— Бию аша мин үз тарихымны, хис-тойгыларымны җиткерәм, ә халык биюе хәрәкәтләр структурасына әйләнеп бетте. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Гармун» биюен татар биюе түгел, диләр. Ул татар кешесе Раилә Гарипова тарафыннан куелган бию. Аның күңеленнән туган иҗат ничек татар биюе булмасын? «Гармун», «Беләзек» биюләрен караганда мин егылып китәм, — диде Гөлсинә Галимуллина.

«DARMAN» бию студиясе казанлыларга татар халык биюен өйрәтәчәк

Түгәрәк өстәл ахырына якынлашкач, Кариев театры бинасында гади кешеләрне биергә өйрәтә торган мәктәпнең презентациясе булды. Халыкны биергә «DARMAN» бию студиясе өйрәтәчәк.

Кариев театры директоры Луиза Янсуар сүзләренчә, бию мәктәбе онытылып барган милли татар уеннары форматында оештырыла. Өйрәнүчеләр өчен яшь чикләре булмаса да, төп аудиториянең уналты яшьтән өлкәнрәкләр икәне әйтелде.

— Татар биюен өйрәнергә теләүчеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр булды. Без шуларны күздә тотып, проектны башлап җибәрәбез. Ул уңышлы булса, киләчәктә аны киңәйтергә дә мөмкин. Җәй көне без катнашучыларны театрда гына түгел, ә парк, сквер һәм бакчаларда да күрергә шат булырбыз, — диде Луиза Янсуар.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты, Алсу Мәгъсүмҗанова-Галиуллина «DARMAN» бию студиясенең оешуы турында сөйләде. Ул аның җитәкчесе дә.

— 2018 елда Кабан күле буена чыгып, түгәрәк уен оештырдык, татар биюе буенча остаханә уздырдык. Шулкадәр күп кеше җыелды. Туристлар да бар иде. Без шул вакытта кешеләрдә татар биюенә ихтыяҗ барлыгын аңладык. «DARMAN» проекты шуннан башланып китте, — диде Алсу Мәгъсүмҗанова-Галиуллина.

Дәресләр атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә оештырылачак.