Мәсгудә Шәмсетдинова: «Мин дөньяның түбәсендә утырам»

Күренекле татар композиторы белән ул Казанга кайткач очраштык.
  • Мәсгудә Шәмсетдинова — күренекле татар композиторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Философия фәннәре кандидаты. «Кыйссаи Сөембикә», «Мәһди яки изге Болгар дастаны» рок-сюитасы, «Мәхәббәтнамә», «Чыңгызхан» симфониясе, «Җир уллары трагедиясе» ораториясе һәм башкалар авторы. 2005 елда Кол Шәриф мәчете аның музыкасы белән ачылды. Башкортстанның Аскын районында туган, балачагы Казахстанның Караганда шәһәрендә узган. 2002 елда гаиләсе белән Казаннан Америкага күченеп китте.

Мәсгудә апа, сагынып кайтасызмы?

Мин бит монда яшим, үз өемә кайтам. Адаптация чоры узды инде. Күрсәтим әле: мин нәрсә алып китәм?! Чиктән чыгарсалар ярый инде.

Бәрәңге?

Бу бик тәмле бәрәңге. Баулы бәрәңгесе. Бәрәңгенең бит инде туган иле Көньяк Америкада. Әмма анда бәрәңге мондый түгел, тәме дә икенче, төсе дә… Моны алып барып утыртып шуны белмәкчемен — сыйфаты бездәге кебек калачакмы, әллә тегендәге җир аны үзгәртәме? Бәлки, безнең җир — чын бәрәңге җиредер. Бәрәңгене җир алмасы дип француз әйтә дә, татар әйтә. Безнең Башкортстанда шулай, диләр. Бик аптырыйм инде француз белән татарның ни бәйләнеше бар икән дип. Кызыкмы?

Кызык…

Ә болары — гомерем буе җыйган сөлгеләрем. Илдән-илгә күтәреп йөрим. Көньяк Америка индеецларының рәсемнәре белән безнең сөлге рәсемнәре туры килә. Тиңдәш фигураларны Пакистанда да, Һиндстанда да табасың. Безнеке дә булгач, кыстырып куясы килә… Бу сөлгеләрдә күпме моң! Кара әле!

Аларны анда алып киткәч, өй бизәп элеп куясызмы?

Бизәмим. Галимнәргә күрсәтәм. Миндә алар чемодан-чемодан. Галимнәр әлеге рәсемнәрне өйрәнеп, пирамидаларның аскы өлешендә шундый рәсем бар дисә, татарга рәхәт була бит!

Рәхәт була. Ә ул рәхәтлек белән без нишлибез? Гафу итегез, монысы практик сорау инде.

Татар җырчылары «Үзгәреш җиле» белән Америкага барып җырлап кайтты. Нәрсәгә? Бу да практик сорау. Гомер бит практик сораулардан гына тормый. Сөенечтән тора… Әле миндә кияү ыштаны да бар. Күрше авылдагы бер әбидән алдым. Ул бик озын баулы. Зөфаф кичендә кияүнең аягын сулап ныгытып итеккә тыгып куялар. Кәләш егетнең итеген салдырырга, аннары бауны чишәргә тиеш. Ә ул бау очы югалтылып беткән була. Шуңа безнең егетләргә-кызларга «Дом-2»лар кирәк түгел. Уйлап кара, кәләш сәгать буе егетнең биле тирәсендә ыштан бавы эзли. Менә сиңа телевизордан күрсәтерлек этнографик зөфаф кичәсе! Шундый әйберләрне өйрәнеп, шулар белән маташып йөрим инде.

Бәрәңге темасын дәвам итеп, сез аның башка туфракта үзгәрүен беләсем килә, дисез. Ә башка туфракка күчкән кеше нишли? Үзгәрәме? Ничәмә ничә еллар анда яшәгән Мәсгудә башка Мәсгудәме?

Мин ачыган катык кебек — нинди булганмын — шундый. Чөнки мин бит моннан картаеп киттем. Яшьләр, әлбәттә, үзгәрә.

Улларыгыз?

Кешенең оеткысы нинди — шундый булып кала. Балаларым хәзер инглиз мохитендә яши, аларның татар калыбы да, урыс калыбы да бар. Казанда татар гимназиясендә укыдылар. КАИга документлар тапшырырга баргач: «Татарлар культура институтына керә, сезнең эшегез гармун да җыр», — диделәр. Моны ишеткәч, исәрсенеп калдым. Ә бит татарның башы бик математик. Татарда сәүдәгәр башы. Әйе, татарда даһилар юк…

Ни өчен икән?

Мин даһиларны физикадан, химиядән, генетикадан, биоинженериядән, роботизациядән була ала дип саныйм. Андыйлар юк. Чөнки, беренчедән, аны бездә укытмыйлар — укытсалар булыр иде. Икенчедән, даһилыкка чыгу өчен безгә башта урысны үтәргә кирәк. Шуңа татар беренче чиратта тел өйрәнергә тиеш дим.

Музыкада даһи була алмыйбызмы?

Музыкада безнең моңыбыз даһи. Татар композиторы халык моңын сикереп үтә алмый. Ул шундый көчле дивар, аны беркем җиңә алмый. Ул аны җимерсә, бөтен дөнья утырган Европа музыкасына кереп чума.

Без моңны башкаларга аңлатып бирә алмабызмыни?

Бездә моң композиторы юк. Миннән башка, Салих Сәйдәшевтан, Ключаревтан, Фәрит Яруллиннан башка. Бәлки, яшьләр булыр. Моңны дөнья дәрәҗәсенә күтәрү өчен, беренчедән, ул аны бик яхшы белергә, икенчедән, бик нык европача белемле булырга тиеш. Бездә икенең берсе — я моңны беләләр, я бераз гына Европа белеме бар… Дөнья югарылыгындагы даһиларга килсәк — Тукаебыз бар. Тик аны дөньяда белүчеләр юк. Тәрҗемә ителмәгән. Без бер-беребез өчен даһи. Үз даһиларыбыз — Мөхәммәт Мәһдиев, Нәкый Исәнбәт, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин. Син дә өстә!

Минем өчен сез дә шушы исемлектә…

Үз вазифамны башкада күрәм. Миндә татар халкы буенча күп материал ята. Эшкәртеп, халыкка кайтарып өлгерергә иде дип өзгәләнәм. Миндә бит күпме дини җырлар саклана, төннәр буе борчылып уйлап ятам — үлеп китсәм, югала бит алар. Ул музыкаларны җәннәт тавышлары белән аранжировкаларга була. Миңа борынгы җырлар «Рәсүл тырнагы» кебек кадерле. Бишек җырларын, чигешле сөлгеләрен чагыштырып тик йөрим. Кирәкмидер дә инде ул.

Сезнең өчен ул сөлгеләрнең музыкасы бармы?

Әлбәттә, бар.

Тел белән тасвирлый алсагыз, ул нинди музыка?

Ул бик рәхәт. Эреп китә торган… Габделҗаббар Кандалыйны укыган кебек, рух дөньясына керәсең. Минемчә, без теге дөньяга киткәч, таркалып галәм ешлыгына әвереләбез: тәнеңне дә, вакытны да сизмисең, мәңгелектә эрүеңне генә сизәсең. Мөгаен, җәннәт шушыдыр.

Җәннәтнең тавышы бармы?

Бар. Ул терекөмеш консистенциясендәге диңгез шавы кебек. Бәлки, без җәннәттә хәзер яшибездер. Без бу дөньяга килгәнбез икән — җәннәт бирелгән дигән сүз. Ике күз тишеге белән дөньяны күрү, кылтыр-кылтыр аяклар белән тегендә-монда йөгерү… Дөнья матур, дөнья киң. Бөтен нәрсәнең музыкасы бар. Безнең вакытыбыз юк аны тоярга. Синең бит башыңда баланы каяндыр аласы да, каядыр илтәсе, дөнья мәшәкате… Картаерсың да, минем яшемә җиткәч, җәннәт җиткәнен аңларсың.

Сез үзегезне картайдым дип саныйсызмы, Мәсгудә апа?

Әйе. И рәхәт икән ул картаю! 40 яшьтә картайдым инде дип бик дулкынлана башладым. Авыр чор икән ул: каушап каласың. Ә алтмышка җиткәч, шундый рәхәт. Тормыш кыйммәтләре үзгәрә икән. Алма да үсмәгән бер авылдан чыгып кит тә, дөньяның түбәсенә менеп утыр! Мин яшәгән Сиэтл — дөньяның иң көчле, иң бай шәһәре.

Ни өчен Сиэтлны сайладыгыз?

Мин бик сагынсам, океанны йөзеп үзебез якка чыгармын дип уйладым. Тын океанның теге ягында Россия башлана. Чукоткадан ничек тә булса өстерәлеп кайтып булыр иде әле.

Сагынасызмы, Мәсгудә апа?

Юк. Йортың кайда, балаң кайда — шул җир якын. Биредән чыгып киткәндә балаларга 19 һәм 21 яшь иде. Армиягә китәр заманнары җиткән, илдә Чечня сугышы бара иде — шуннан качтым. Чөнки минем ришвәтләр биреп, балаларны алып калыр чарам юк иде. Мин бит милләт-милләт дип эшләп йөрдем. Ә бит уйлап карасам, балаларым өчен бернәрсә дә эшләмәгәнмен. Мин хәзер тынычмын: алар аякка басты. Белемнәре көчле: берсе — ракеталар, берсе роботлар буенча белгеч. Әле кем беләндер сөйләшеп тә тордым: Казанда робототехника заводы ачылса, минем балалар беренче чиратка басачак.

Кайтырлар дип уйлыйсызмы?

Нишләп? Кеше хәзер бер җиргә ябышып утырырга тиеш түгел. Инглиз телен өйрәнә дә, дөньяның төрле урынында берничә ай эшләп ала. Бер ай — Токиода, бер ай Германиядә. Күрәсеңме, Казан урамын боз баскан: кешеләр егыла, машиналар тыгыла. Урамнарны төн буе кетер-кетер роботлар чистартып чыгарга тиеш. Россия шулкадәр бай, нишләп урамда роботлар юк? Өйдә бит тузан суырткычлар аяк астында йөреп тора…

Бездә шулай була алыр дисезме?

Халык урамда йөргән роботны кыстырып дачасына алып китмәсә, була инде. Безнең халыкта шундый аң булырга тиеш.

Сез киткәнгә күпме булды?

17 ел.

Кешенең аңы үзгәргәнне сизәсезме?

Әйе.

Яхшыгамы, начаргамы?

Халык үпкәле. Элек барыбыз да бертигез идек. Хәзер кемдер баерак, кемнеңдер машинасы зуррак. Кешегә көнләшмичә яшәү авыр. Моны эволюция этәргече дип тә карарга кирәктер, бәлки, көнләшмәсәң, эволюция булмас иде.

Ә Америкада? Анда да кемнеңдер машинасы зуррактыр.

Анда байлар хәерчеләргә күп акча бирә. Грантлар бик күп. Мин грантлар сорап язарга иренәм. Чөнки грант астында эшләсәң, ирек бетә. Хәзер бит монда да шулай: грант сорап язалар да, шуңа эшлиләр. Беткәч, тагын сорыйлар. Әмма болай иҗат үсми, капкындагы кебек буласың.

Мин грант иҗатны үстерә дип уйлый идем. Чын иҗат өчен азатлык кирәкме?

Чын иҗат өчен минем кебек хәерче булырга кирәк.

Сез үз халәтегездән тәм табасыздыр…

Гел булып бетми инде. Менә бит, фотога төшү өчен матур костюм күтәреп килдем. Югыйсә, ансыз да була иде.

Хатын-кызның матур күренәсе килүе нормаль хәл. Аннан азат булырга ярамыйдыр.

Матур кием күрсәтеп йөргәнче, Хуҗа Насретдин кебек дөнья мәзәкләрен сөйләп йөрү яхшырак. Мин Сан-Францискога очканда, барып җиткәнче бөтен самолет кешесе мине белә. Татарның кемлеген аңлатам, җырлап күрсәтәм, мәзәк сөйлим. Анда беркем дә синең чәшке туныңа карамый. Самолеттагы 360 кешенең алтмышы дус булып кала. Әмма мин шуны файдаланмыйм. Минем бәйле буласым килми, бу — күчмәлектән калган әйбер. Миңа ияләнергә ярамый, планета буйлап чабып йөрергә кирәк… Шулай да туган авылымда кабер урыны алып куйдым. Үләр алдыннан кайтырмын инде. Авылда әҗәлне көтеп утырып торырмын.

Гафу итегез, минем көләсем килеп китте.

Нигә? Матур җир ул. Без җитди тема сөйләшәбез — син көләсең.

Менә сез картайдым дисез, белемегезне кемгәдер калдыру турында уйланасызмы?

Миңа безнең яшьләрнең мөрәҗәгать иткәннәре юк, ә Венесуэла яшьләре белән онлайн аралашам. Әле бөтенләй үк картаеп бетмәдем — кайтып укытырмын. Хыялым Казанда түгел, татар үзәге булган Актаныш, Арчаларда лекцияләр уку. Башта үзем яхшылап өйрәнеп, инглиз телендә татар балаларына Коръән укытасым килә. Алар берьюлы инглиз телен дә, Коръәнне дә өйрәнерләр иде. Балаларны җыеп, тел дә өйрәтәсем килә.

Музыка языгыз сез, өйрәтүчеләр булыр. Казанда уздырыла торган «Мирас» татар музыкасы фестивален беләсез бит? Анда яңгырардай эшләрегез бардыр?

Әйе. «Мирас» фестивале проекты — музыка белгече Вадим Дулат-Алиевның хезмәте инде. «Тамгалар» симфоник эш языла. Аны Тәминдарова хоры белән симфоник оркестрны кушып башкарсаң шәп булыр иде. Ул әле эшләнеп бетмәгән… Анда — архетиплар. «Сак-сок» — тамга. Курганнар — тамга. Дала — тамга. Урал — тамга. Бер темасы Аркаим дип атала. Ул — безнең тамга.

Сезнең әсәрләр ул Татарстан байлыгымы? Ноталарын алып, башкарып буламы?

Әйе. Алар Композиторлар берлеге китапханәсендә бар.

Архивыгыз кайларда саклана?

Әзрәге Америка конгрессына да тапшырылды. Әмма ноталарым бөек татар халкына гына.

Бөек татар халкының киләчәген ничек күрәсез?

Татарның киләчәге бик көчле. Татарны бернинди цивилизация баса алмый, теле дә юкка чыкмый. Татар беркемнән дә ким түгел. Татарның генетикасы көчле. Татар бит чиста милләт түгел. Татар ул — күп халыклар җыелган милләт. Американец кебек… Фольклор жыйганда бер әбидән ишеткәнем бар: «Татарлар үзләрен әле дә Чыңгыз хан заманында яшибез, дип уйлыйлар, һәм булганын уңга-сулга чәчәләр: телләрен, диннәрен, байлыкларын…»

P. S. «Бәрәңгеләрне тәрәз төбенә утырттым. Үсә башлады», — дип хәбәр итте Мәсгудә Шәмсетдинова.