Театр & партия: юлларга миллионнар сибелгән

«Татар-информ» хәбәрчесе татар театрларына килгән федераль акчаларны саный һәм шикләре белән уртаклаша.

Сугыш чорында авыл көенә җырланган җырлардан:

«Ал чәчәк ата чия

Җиңүләрдән җиңүләргә

Алып бара партия».

Менә өч ел инде Россиянең зур булмаган шәһәрләрендә урнашкан театрлар партия канаты астында яши, ягъни, федераль акчага репертуарларын һәм матди-техник якларын баета, автобуслар ала. Федераль акчалар республикага софинанслау шартларында килә.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе, үз офисына журналистларны җыеп, «Кече ватан мәдәнияте» һәм «Театр — балаларга» проектлары буенча мәгълүмат бирде. Региональ кураторлар проектның быел дәвам итүен яңалык буларак әйтеп, аның киләсе елга да булачагына өмет белдерделәр. Кураторлар икеләнебрәк әйтсәләр дә, проектның киләсе елга да булачагы төгәл билгеле иде. Партиянең рәсми сайтында программаның 2017 — 2021 елларга билгеләнүе турында язылган.

Татарстан театрлары «Кече ватан мәдәнияте» һәм «Театр — балаларга» проектлары кысаларында 2020 елда 34 спектакль чыгарачак, Минзәлә татар дәүләт драма театрына һәм Чаллы курчак театрына автобуслар алыначак.

  • «Кече ватан мәдәнияте» проекты кысаларында Татарстанның алты дәүләт театрына һәм ике муниципаль театрга 58 млн 582 мең 800 сум акча бирелә. Шуның 33 млн 978 мең сумы федераль акчалар, 24 млн сумнан артыгы республика бюджетыннан килгән.

Әлеге 58 миллион сумны Татарстанның алты дәүләт театры — Буа, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә һәм Әтнә театрлары һәм ике муниципаль театр бүлешә. Алар җәмгысы 21 спектакль чыгарырга вәгъдә итә. Дәүләт театрларына акча күбрәк бирелә, муниципальләргә бераз әзрәк.

Муниципаль театрлар — Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама яшь тамашачы театры. Икесе дә рус телендә эшли.

  • «Театр — балаларга» проектына катнашучы дүрт балалар театрына якынча 30 млн сум бирелә.

30 миллион сумны «Әкият» һәм Чаллы курчак театрлары, Кариев театры һәм ТЮЗ бүлешә. Һәрберсенә якынча алсак, 7,5 миллион сум тия. Чаллы курчак театры «өлешенә тигән көмешенә» автобус та алачак.

«Элек безнең спектакльнең бюджеты 100-300 мең сум иде. Хәзер без 1 млн сумлык, миллион ярымлык, хәтта 2 млн сумлык спектакль куя алабыз. Элек үз көчебез белән генә куйсак, хәзер билгеле режиссерларны чакыра алабыз. 2020 елда 12 яңа спектакль планлаштырылган», — дип сөйләде «Театр — балаларга» проекты кураторы Айгөл Горнышева.

Түрә тәҗрибәсе булган Айгөл Горнышеваның барысы да төгәл. Татарстанның дүрт дәүләт театры «Театр — балаларга» проекты кысаларында өч ел эчендә 32 спектакль чыгарган. Проект старт алган 2017 елда һәр театр 2,5 млн сум федераль акча алса, аннан соңгы елларда бу сан 7,5 млн сумга җиткән. 2017 — 2020 елларда дүрт театрга җәмгысы 100 млн сум акча бирелгән.

Ә менә «Кече ватан мәдәнияте» проектының кураторы Эльмира Фәтхуллина саннарында төгәлсезлекләр бар. 21 спектакль чыгарылачак дип игълан ителсә дә, 11 татар классикасын, 9 рус классикасын һәм 5 чит ил классикасын кушкач 21 спектакль чыга алмый.

«Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлек рәисе урынбасары Римма Ратникова: «Мәдәният сәясәтнең кысылуын яратмый. Безнең партия республикада мәдәният тармагында уртак тел таба алды. Без сәнгать советы да түгел, театрларга киңәшләр дә бирмибез, ә театрларга финанс ягыннан булышырга тырышабыз, алга таба да хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйбыз. Без илнең милли проектларына партия иңен куябыз».

Римма Атласовна шулай дисә дә, финанслар бирелүнең шартлары бар.

— Әйтик, «Театр — балаларга» проекты нигезендә классик әсәрләр куелырга тиеш — русныкы да, чит илнеке дә, республика кураторлары «татарныкы» дип тә өстәде.

— Проектның Татарстан буенча партия кураторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова әлеге акчаларның яңа ел тамашаларына тотылмыйча, тулы канлы спектакль чыгаруларын сорады. «Перспективага эшлибез», — диде ул. «Спектакльнең нәтиҗәсен уйлап эшләгез, аннан файда алырлык булсын. Ул сезгә озак еллар дәвамында сезгә керем китерсен».

— Тагын бер шарт бар: спектакльләрне чакырылган режиссерлар куярга тиеш, театрның үз режиссеры түгел.

Журналист фикере: Бу шарт буенча сораулар туа. Әйтик, кечкенә театр сезонга өч спектакль чыгара ала икән, ул аның өчесен дә чакырылган режиссер белән чыгарырга тиеш була. Ә театрның үз режиссеры яңа ел тамашасы һәм артистларның юбилей кичәләре әзерләү белән генә маташсынмыни? Әйе, анысы да кирәк, әмма шушы театрны акчасыз чагында «сөйрәп барган» иҗат кешесенең миллионлы спектакль чыгарасы килмимени? Миллионлы бюджет чакырылган режиссерлар кесәсенә генә керергә тиешмени? Сатып алулар сайтларыннан карап, болай да белеп торабыз бит инде директорларның читтән килгән режиссерларга һәм аның үзе белән алып килгән иҗат төркеменә күбрәк түләгәнен.

«Хокуксыз» режиссерлар темасын дәвам итеп, әле кайбер директорлар үз режиссерларына елга ике спектакльне бушка куйдыртты. Айлык хезмәт хакы хисабына, янәсе. Килешү шулай итеп төзелә, ягъни.

Чакырылган режиссерның эше театр өчен үсеш булырга мөмкин — килешәм. Әмма «дозаларын» дөрес куллансаң… Чакырылган режиссерлар белән иң актив эшләүче театр — Әлмәт татар дәүләт драма театры. Аның директоры чакыра белеп чакыра һәм нәтиҗәсе күз алдында. Һәр куелган спектакль «ата». Ә кайбер театрларның чакырылган режиссерларының эше — «Тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка» принцибы белән бара. Проектның чакырылганнарга юнәлтелгән шарты бөтен театрларын режиссер чакырырга этәрде. Әмма режиссерны акча күп булганга гына чакырмыйлар шул.

Сүз уңаеннан, «Кече ватан мәдәнияте» проектының башында торучы театрларның берсе — Әлмәт театры.

Матбугат конференциясеннән фикерләр

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «2016 елда РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясарга туры килгән иде. Анда театрларның уңышлары-казанышлары турында гына түгел, проблемалары турында да әйтелде, безне ишеттеләр. Ул вакыттан соң өч ел узды, безнең театр өч ел дәвамында федераль акчаларга җиде спектакль чыгарды. Әлмәт театрының чакырылган режиссерлар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Федераль грантлар татар театрларына горизонтларын киңәйтергә, яхшы режиссерлар чакырырга мөмкинлек бирде».

Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш рәссамы Валерий Яшкулов: Без үз эшчәнлегеннән керем ала торган эре предприятиеләргә тиңләшә алмыйбыз. Безнең эшчәнлегебез — үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, халык арасында югары интеллектуаль яшәү образы формалаштыру. Әлбәттә, милли мәдәниятне һәм телне пропагандалау…

Журналист фикере: Гафу итегез, Яңа елда рус телендә балалар өчен әкият чыгарып шуны күрсәтеп йөрмәдемени Минзәлә театры? «Щелкунчик»ны башта русча чыгарып, җәмәгатьчелек басымы астында гына тәрҗемә ясамадымыни? Пропагандалау кирәген аңлыйсыз икән, әйдәгез, пропагандалыйк инде без телебезне!

Театрлар проектлар кысаларында нәрсә тәкъдим итәчәк соң?

Әлмәт татар дәүләт драма театры:

  • «Киребеткән», Шекспирның русча «Укрощение строптивой» исеме белән танылган әсәре, режиссер — Каро Балян, хореограф — Алина Мустаева.
  • «Исә җилләр, күчә комнар». Яшь драматурглар һәм режиссерларның лаборатор эшләре нәтиҗәсендә туачак спектакль-проект. Сәнгать җитәкчесе — Искәндәр Сакаев. Консультант — Геннадий Макаров.
  • Өченче спектакльне «Алтын битлек» ле Айрат Абушахманов куячак.

Әлмәт театры федераль акчалар хисабына видеоаппаратура һәм кече зал өчен яктылык җиһазы алырга планлаштыра.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры:

  • Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасын башкорт режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерәчәк. Рәссам — «Алтын битлек» ле Альберт Нестеров. Ут куючы — Илшат Сәяхов.
  • Мансур Гыйләҗевның «Бичура» әсәрен Илдар Хәйруллин куячак. Композитор — Юрий Федоров.
  • Мансур Гыйләҗевның «Йөрәгемдә өрәгең» пьесасы буенча спектакль куелачак. Директор Ленур Зәйнуллин аны баш режиссер Рамил Фазлыевтан куйдыртырга тели. Әмма акча бирү шартлары башкача таләп итә. Директор шартларны җайлап Фазлыевтан куйдыру җаен тапмаса, Эдуард Шаховны чакырачак.

Журналист фикере Россия бердәнбер авыл дәүләт театры булган Әтнә театры проектка соңрак кушылды, чөнки проект башта «Кече шәһәр театрлары» дип атала иде. Ә Әтнә — авыл. Проектның исеменә һәм шартларга үзгәрешләр кертелде. Бу — «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге тырышлыгы. Әтнә театры тиз арада нәтиҗәләрен дә күрсәтте. Федераль проект акчасына чакырылган режиссер Илсур Казакбаев куйган «Фронтовичка» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенең лонг битенә кертелде. 3 мартта ул «Маска+» кысаларында Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

Буа дәүләт драма театры:

  • И. С. Тургенев, «Барыня».
  • «Иван Царевич и серый волк». Балалар өчен әкият. Спектакль-трансформер.
  • «Тормыш җыры», Мирсәй Әмир
  • «Бәхеткә юл кайда?» Зифа Кадыйрова. Спектакльнең инсценировкасы Хәбир Ибраһимныкы. Премьера 29, 30 гыйнварга билгеләнгән.

Тагын ике спектакль «Буа талиясе» театр лабораториясеннән соң ачыкланачак. Раил Садриев аларны уңышлы эскизлардан чыгып сайлый.

Журналист фикере: Кураторлар алты спектакльнең дүртесен Тимур Кулов куюына бераз шик белдерде. Әмма, аңлашыла, Раил Садриевка ияләнгән кеше белән эшләве уңайлы. Әлегә зур исемнәр алып борынын күтәрмәгән егет артык кыйммәт тә алмыйдыр. Кулов файдасына төп аргумент — үзебезнең Чаллы егете, җирле кадр, ягъни. Татар театрында спектакль куйган режиссер татар булуы яки милли театр режиссеры булуы хәерле. Буа театрының ни өчен бирелгән акчага мөмкин кадәр күбрәк спектакль куярга тырышуы да аңлашыла. Кече шәһәрдә театр «Бродвей системасы» белән эшли. Куя, йөртеп чыгара һәм репертуардан төшерә. Зур репертуар тоту — зур театр эше. Ә Буа театрының һәр куелган спектакленең үз максаты бар, спектакльләр бөтенесе бер «казанда» болганмый. Бер спектакль авылда акча эшләп йөрсә, икенчесе экспертларга күрсәтелә, өченчесе фестивальгә бара, дүртенчесе имидж ясый һ.б. «Акчаны 28е бирсәләр, 29ы бөтен документларны әзерләп тапшыра алабыз», — ди Раил Садриев.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры:

  • «Макбет», Шекспир. Саха режиссеры. «Алтын битлек» иясе Сергей Потапов куя. Хореограф — Нурбәк Батулла.
  • «Казан сөлгесе», Кәрим Тинчурин. Режиссер Зиннур Сөләйманов куя.

Журналист фикере: Минзәлә театры 2017 елда үзләрендә федераль грантка спектакль куйган режиссерларга әйләнеп кайткан. Чөнки театр әлегәчә беренче грантка куелган «Иблис» һәм «Яшенле яңгыр» спектакльләре белән горурланып яши. Мин моны социаль челтәрдәге аккаунтында яшь чагында куйган фотосын тотучылар белән чагыштырыр идем. Театр 2018 елда — 4, 2019 елда 3 спектакль чыгарган булган. Әмма алары ниндидер уңыш казанмады, зур фестивальләргә дә катнаша алмады. 2020 елда икене генә чыгарачак. Чөнки быел ул грант акчасына тагын бер автобус алырга ниятли. Театр тагын ике спектакльне үз хисабына чыгара. Аларны театрның куючы режиссеры Дамир Сәмирханов сәхнәләштерә. Гонорарсыз. Хезмәт хакы хисабына.

Журналистның тагын бер фикере: Миндәге мәгълүматлар буенча, Минзәлә театрында 2019 елгы федераль грантка Эдуард Шахов куйган «Кайту» спектакле каралама хәлендә тапшырылган. Отчетлары бирелгәндер, бәлки, әмма аны тамашачы күрмәгән. Пьеса авторы Зиннур Хөснияр «эш баруы» турында әйтә. Монда күрәсең, эш Э.Шаховның Хакас дәүләт рус драма театрына баш режиссер итеп куелуына бәйледер. Куелу шул вакытларга туры килде.

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры:

  • «Идиот», Федор Достоевский. Режиссер — Рөстәм Галиев.
  • «Көлмәгез, мин үләм», Мансур Гыйләҗев. Режиссер — Олег Ханов.
  • «Озын-озак балачак», Мостай Кәрим. Режиссер — Дамир Сәмирханов.

Журналист фикере: Театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры федераль грантлар бирелә башлаган елларда бөтен эшне үз өстенә алган иде. Сәбәбе гади — театр бинасы җимерек, тишек түбәле театрга режиссер китертеп булмый. Инде театр бинасы төзекләндерелеп ачылды. Чакырырга була. Әмма Рөстәм Галиев монда да чакырылган режиссер дигән «массовый гипноз»га бирелмәде. Директор Рөстәм Галиев милли режиссерлар Дамир Сәмирханов, Олег Ханов һәм Рөстәм Галиевны чакырачак. Әйе, Рөстәм Галиевны. Монда бернинди шарт бозу да юк. Хәзер Рөстәм Галиев баш режиссер түгел, ул ике кәнәфидә берьюлы утырмый, директор вазифасын гына башкара.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры:

  • «Маугли». Театрның куючы режиссеры Рафаэль Таһиров сәхнәләштерә. Куючы командада милли кадрлар. Композитор — Азат Хөсәенов, хореограф — Сәлимә Әминова.
  • «Тыпырдык», театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куя. «10 җыр яздырдык. Алар популярлашырга тиеш. Бәлкем, бер-икесе „Макарено“ кебек популяр булып китәр», дип югары максат куя үзенә театрның сәнгать җитәкчесе.
  • «Приключения пингвиненка»? Тетар артисты Наталья Егорова куя. Бу –театр үткәргән Драматургия конкурсында җиңеп чыккан пьеса буенча әзерләнә.

Журналист фикере: Театр өч спектакль белән чикләнми. Федераль грантлар хисабына балалар өчен булганнары һәм зуррак бюджет соралганнары куела, калганнары театрның үз хисабына. Федераль акчага театр киптергеч шкаф та алырга тели. Чөнки хәзер иң зур проблемаларның берсе — иҗатчылар идеяләре артынна цехларның өлгермәве. Ясалган курчакларның табигый юл белән кипкәнен көтмичә, заманча технологияләр белән бу эшне тизләтеп булачак.

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры:

  • «Мио мой мио». Астрид Линдгрен. Режиссер — Екатерина Гороховская.
  • «Озын-озак балачак», Мостай Кәрим. Режиссер — Илсур Казакбаев.

Журналист фикере: Казан ТЮЗ — өч, Чаллы курчак театры — дүрт, «Әкият» курчак театры — өч спектакль куйса (өстәп автобус та ала), Кариев театры 7 миллион сумнан артык акчага нибары ике спектакль куя. Театр моны куючы команданың көчле булуы белән аңлата. «Көчле» не «кыйммәтле» дип укысагыз да ялгышмассыз.

Теманы йомгаклап негатив уйлар

Ярар, спектакльләр чыгарылды ди. Отчетлар бирелде. Мине бер нәрсә куркыта — без театрларны «әзергә бәзер» яшәргә өйрәтмибезме? Алар бирелгән финансларны үзләштерергә өйрәнерләр анысы. Әмма акча «краны» кинәт ябылгач, югалып калмаслармы? Бер кулга ияләшкәч, вакытында ашап яшәгәннән соң үз иркеңә чыгу да куркыныч булырга мөмкин. Булганда бүредәй, булмаганда шүредәй, дигәндәй, театрларын болай яшәргә өйрәтү дөресме икән? Кулдан ашатылып та хөр булып кала алырсыңмы, татар театры.

Теманы позитив белән тәмамлау өчен

Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев: Әйдәгез, федераль проект кысаларында куелган спектакльләребезне карарга Буага җыелыйк. Татарстан ул Казан гына түгел. Без «Буа: диалог киңлегендә» театр фестивале уздырабыз. Ләкин аның программасына барлык театрлар үтмәскә мөмкин. Ә менә шушы фестиваль кысаларындамы, башкачамы, аерым җыела алабыз. Эшләребезне күрсәтергә экспертлар да булыр.