Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Галәм.Әгъләм» тудырган бәхәс: спектакльдәге таш — метеоритмы, җенес әгъзасымы?

Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрында куелган «Галәм. Әгъләм» спектакленең, әле ике генә күрсәтелүенә карамастан, үз тамашачысы һәм «антитамашачысы» барлыкка килде кебек. Хәбәрчебез әлеге спектакль тирәсендәге вазгыятьне күзәтте.

news_top_970_100
«Галәм.Әгъләм» тудырган бәхәс: спектакльдәге таш — метеоритмы, җенес әгъзасымы?
Владимир Васильев

Татар театр сәнгате бишенче тапкыр шагыйрь Мөдәррис Әгъләм образына мөрәҗәгать итте. Беренче тапкыр, ялгышмасам, Илгиз Зәйниевның Әхсән Фәсхетдиновка багышланган «Ияләр» спектакле иде. Мөдәррис Әгъләм анда — шигырь иясе. Аннары шул ук авторның «Сак-сок» курчак спектакле. Биредә Мөдәррис Әгъләм курчагы бар иде.

Аннары Йолдыз Миңнуллинаның ике театраль эскизы.TAT CULT LAB иҗат лабораториясе кысаларында шагыйрьнең «Ə аннары…» шигыре әдәби театр буларак тәкъдим ителде, «Угол» («Живой город») өчен шагыйрә «Төшке ялдан соң» шигырен сайлаган иде.

«Галәм. Әгъләм» — бишенче куелыш. Режиссер — Туфан Имаметдинов. Бу спектакль — шагыйрьне күреп белмәгән иҗатчының карашы.

«Мөдәррис Әгъләмгә тормыш ваклыклары ябышып калмады»

Спектакль алдыннан халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Мөдәррис Әгъләм турында 16 минутлык нотык тотты.

Ркаил Зәйдулла: «Күбегез Мөдәррис Әгъләмне беләдер. Вафат булганына да 15 ел узып киткәндер. Безгә аралашып яшәргә туры килде. Ул хәтта безнең тулай торакта да яшәп алды. Ул бүтән шагыйрьләргә охшамаганча, дәрвиш шагыйрь иде, элек андый шагыйрьләр булган, ләкин бүген сез андыйларны күрә алмассыз. Мөдәррис Әгъләм университетны тәмамлый алмый. Ул вакытта хәрби кафедра бар иде. Мөдәррис Әгъләмне хәрби дәресләргә йөрмәгәне өчен куганнар аны. «Мөдәррис Әгъләм ул шуыша белми», — дип сөйлиләр иде инде. Анда бит «Товарищ преподаватель», — дип рапорт бирергә кирәк. Ул русчасы зәгыйфьрәк булганмы, буталып китеп «Товарищ предатель» дигән, шуңа куганнар дип тә сөйлиләр. Без аны «Паспортсыз кеше» дип атый идек, Аккош күлендә яши иде бит инде, анда салкын булгач, мин аны тулай торакка чакырдым, ул безнең белән бер кыш чыкты. Без бер кыш әдәбият, сәясәт, дөнья турында аның лекцияләрен тыңладык. Бушлай.

Университетны тәмамламасалар да, Мөдәррис тә, аның дусты Зөлфәт тә гаҗәеп белемле кешеләр иде. Язучы ул язучы гына түгел, укучы да булырга тиеш.

Мөдәррис бик фантазиягә бай кеше иде. Кайчан дөрес сөйли, кайчан үзеннән куша — аңламассың. Мин аны ялган дип әйтәсем килми, ялганлау ул хөсетлеккә бәйли, ә монда аның үзенә бер файда да юк. «Нигә арттырып сөйлисең?» — дигәч, «Шулай фантазиямне чарлыйм», — ди.

Аңа тормышның ваклыклары — үч, кинә ябышып калмаган, ул саф, чиста җанлы кеше булып калды. Аның шигырендәге төп лейтмотив диик инде — милләт язмышы, аның үткәне һәм киләчәге иде. Туксанынчы елларда милли үзаң бер күтәрелеп алгач, түбәнгә төшү башланды. Ул аны бик авыр кичерде. Мөдәррис Әгъләмнең «Ачыгыз тәрәзәгезне» дигән бер шигыре бар. Тәрәзәләр бар, безгә аны ачарга вакыт җитәр. Безгә шушы процесста Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләр, Роберт Әхмәтҗаннар, Рәшит Әхмәтҗаннар һәм башка шагыйрьләрнең рухы ярдәм итәчәк дип уйлыйм».

Ташка карап, ни күрәсез?

Шушы шагыйрәнә чыгыштан соң, Мөдәррис Әгъләмчә итеп фантазияне чарлап алырга киңәш итәм.

Ниһаять, спектакль башлана. Сәхнә уртасында зур таш. Ул төшә, менә, урыныннан күчә. Аңа артистлар менәләр, төшәләр, сөялеп торалар, үрмәлиләр… Менә шушы таш фантазиягә урын бирә дә инде.

Баксаң, ул таш кына түгел икән ләбаса. Таш дигәнебез, гафу итегез… җенес әгъзасы булып чыкты (спектакль турында, әлбәттә, белгечләр — театр тәнкыйтьчеләре, әдәбият белгечләре җентекләп язар. Әмма социаль челтәрләрдә бу спектакль турында фикер алышуларны күргәч, темага катнашырга туры килде). Танылган әдәбият белгече сәхнәдәге таш, гафу итегез, вагина (татарчасы — «аналык җиңсәсе»), ә шул ташка менеп кунаклаган егетне «клитор-шагыйрь» (татарчасын таба алмадык, гафу итегез) сурәтләгән символ дип язды.

Кайда аргумент дисәгез, Джорджия О’ Кифның «Кара ирис III» картинасы. Әлеге рәссам үзе килешмәсә дә, аның эшендә хатын-кызның җенес әгъзасын күргәннәр. О’ Кифның иң кыйммәтле рәссамнар рәтендә булуында әлеге фаразларның да өлеше зурдыр, әлбәттә.

Бу караш авторы рәсми комментарий бирергә теләмәү сәбәпле, мин аның социаль челтәрләрдәге фикерләрен бирегә күчереп куярга яхшысынмыйм. Шулай да, Тинчурин театры фестивале ябылыр алдыннан мин күпләргә шушы сорауны бирергә булдым: сез ташка карап, ни күрәсез?

Язучы, Чаллы татар дәүләт театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева: «Мин шагыйрьнең нечкә җаны, чәчәк кебек нечкә күңеленең реаль кырыс чынбарлыкта бәргәләнүен күрдем. Эзләнүен, исәрлеген, иләслеген… Мин аны Мөдәррис Әгъләм дип тә түгел, гомумән, иҗат кешесе дип карадым».

Кинорежиссер, театраль фотограф Рәмис Нәҗмиев: «Ташны зур милли идея гәүдәләнеше итеп күрдем. Мөдәррис Әгъләм спутник кебек аның тирәсендә әйләнә һәм шул ташка үзенең яктысын яки шул яктылыкның чагылышын юнәлтә кебек».

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов: «Туфан Имаметдинов Мөдәррис Әгъләмнең шигырьләре аша аның галәмен, киң планнан караганда безнең яшәешне, Җир шарын тасвирларга алына. Әлеге таш миңа метеоритны хәтерләтсә дә, вакытның агышын, дөньяның әйләнүен аңлата. Кеше вакыт агышында төрле очракларга юлыга һәм шушы каршылыкларны үтеп чыга. Ул мәхәббәт, шәхси тормыш булырга мөмкин. Автор кешенең күңелендә үз-үзе белән көрәшен шушы сәхнә уртасындагы метеоритны хәтерләткән ташка нисбәтле ача кебек тоелды».

Татарстанның халык артисты Рамил Минханов: «Мин анда таш күрмәдем. Анда шагыйрьнең баш мие иде. Таштагы кешеләр — аның уй-фикерләре».

«Дуслары аны киендерәләр дә, чишендерәләр дә»

Журналист Рәмис Латыйпов: «Күз алдына дәрвиш-шагыйрь килә дә баса. Шагыйрь образы бик уңышлы символ — бер менә, бер төшә, әйләнә, туктап тора, үзе авыр, үзе җиңел, үзе матур, үзе ямьсез зур таш белән сурәтләнгән. Шагыйрьнең тормышы ул шул зур таш. Ул анда менә, төшә, аның язмышына төрле кешеләр кагыла, ул күтәрелештә, ул сүнеп бара, анда төрле-төрле кызлар менә, төшә…

Сәхнәдә шагыйрьнең дуслары, якыннары, мәхәббәтләре, ул яраткан, аны яраткан кызлар, ханымнар, туташлар. Аның яратуы да үзенчәлекле. Шагыйрь идәннәргә ятып та, туташларны башларында, өсләрендә йөртеп тә, кулларына күтәреп тә ярата. Аның мәхәббәте дә шул таш кебек — үзе авыр, үзе җиңел. Үзе матур, үзе ямьсез. Үзе бар, үзе юк.

Бөтенесе дә сурәтләнгән монда. Шагыйрь егыла язып калганда аңа ярдәм итә алырлык, аны тотып калырлык кешеләр дә бар. Егылып ятканда аны күрмичә узып китүчеләр дә бар. Хәер, ул үзе дә сәер шагыйрь бит инде — әллә авырудан егылган ул, әллә ятып кына тора. Спектакль шагыйрьне киендерү күренеше белән башлана. Шагыйрьнең эчендә шагыйрьлеге бар, әмма бернәрсәсе дә юк. Ул ялгыз да, ялгыз түгел дә. Аның дуслары, аны яраткан кешеләр дә бар. Дуслары аңа ярдәм кулын суза, аны киендерәләр. Һәм бик күп талантлы кешеләрдә күзәтелгәнчә, шул ук дуслары аны чишендерәләр дә. Чишендереп ялгызын калдыралар кыя-ташта. Үзләре каядыр китеп югала».

Спектакльдә катнашкан артистлар:

— Таш — халык, ә без Мөдәррис Әгъләмовлар булгандыр инде…

— Таш ул таш инде, без таш өстендә үрмәләп йөрдек.

Театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор: «Әйләнеп торган таш — көчле образ. Ул лирик шигырьләр һәм кешеләр белән кушыла. Ә таш җиргә төшкәч, поэзия әкренләп китә кебек. Азакка таба ул декорация булып, көнкүреш предметына әверелеп кала».

Театр тәнкыйтьчесе Анастасия Ефремова: «Мине артистларның соры киемнәрдән булуы борчыды… Соры киемнәр һәм соры Тунгус метеориты — ташны мин шулай атадым. Артистларга ул таш өстендә кәлтә елан кебек йөрергә өйрәнәсе иде. Ул алар өчен яшәү тирәлегенә әверелгәндәй булсын! Азактан шәрә җирдә шәрә кеше… Ләкин бу спектакль Тунгус метеориты өчен булса да яшәргә тиеш».

Театр тәнкыйтьчесе Александр Платунов: «Бик матур таш! Күзне алмыйча карап торырлык!»

«Кайбер кеше бөтен нәрсәдән җенес органы күрә»

Халык фикерен дә тыңлап карыйк. «Интертат»ның инстаграмында бу хакта сораштыру үткәрдек, халык менә нинди комментарийлар калдырды.

Илдус Лотфуллин: «Кайбер кеше нәрсәгә генә карамасын, җенес органын күрә. Бу критикны картлач Фрейд ишетсә, и куаныр да иде».

Сәрия Хәйруллина: «Булган әйберне кая куйсыннар инде, театр уйныйбыз дип кисеп ташлый алмыйлар. Халык әллә нишләде — бай әйбердән гаеп эзләп утыралар».

Ләлә: «Бу спектакль — порнография».

9520448: «Тормышны тишек аркылы күрүче клоуннар күбәйде. Елыйсы килә, көләсе түгел».

Резеда Гасимова: «Спектакльне карамыйча әйтеп булмый. Тәнкыйтьче ханым әллә ниләр күрер ул».

ra5imfasikhovoffisifl: «Хатын-кызның җенес органы булмаса, безне кәбестә түтәленнән алып керерләр диярсең».

gzulfiar: «Кеше китә, җыры кала. Шагыйрь буларак, Әгъләм абыйның шигырьләре искиткеч, андый шагыйрьләр сирәк, бигрәк тә хәзер. Һәр Туфан да Туфан түгел шул! Бәлкем, Туфан да түгелдер чынлыкта. Ялгышмасам, Мәскәүдә бар иде бер шундый режиссер — бюджет акчасына тузга язмаган спектакль куючы. Серебренников фамилияле, ахыр чиктә растрата өчен хөкем ителде. Монда да Высоцкия әйтмешли, откуда деньги, Зин? Кто заказчик данной пошлости? Башкага фантазия һәм талант җитмәгәч, шул нәрсәләрне күтәреп чабарга кала инде сәхнәдә. Тәнкыйтьче ханым белән 100 процентка килешәм, бу үз халкыңны мыскыл итү. Әгъләм абый иҗаты белән инде тарихка кереп калды, ә менә Туфан режиссерның әле язылмаган. Көлке бит ул көлә килә, артыннан куа килә!»

Гөлназ: «Карамадым. Кызыксыну уянды. М.Әгъләмов — иң яраткан шагыйрем».

Гүзәлия: «Кемгә ни җитми — шуны эзли, шуны күрә… Бәлки, спектакль талантсыздыр да… Тик Әгъләмов һәм аның шигырьләре күп шагыйрьләргә үрнәк булырлык».

marik_tatarik: «Болай да ярты зал иде, ахырына аннан да кимрәк калды. Бардык, карадык, төкеренеп кайттык».

fidaniagiza: «Исламия ханым исән булса, бу хурлыкка калмас иде Тинчурин театры! Әле, ялгышмасам, баш режиссер итеп куйдылар бит Туфанны! Кызганам артистларны! Нинди талантлы артистлар бит анда. Чишендереп кенә бетермәсәләр ярар иде!»

sveta_gretta:«Җенес әгъзасы гына түгел, плагиат та булуын әйтә ул. Мин театр белгеченә ышанам, гел мактап яза торган журналистларга түгел».

«Мин ул ташта күк җисемен күрдем»

Сүзне режиссерның үзенә — Туфан Имаметдиновка һәм Мөдәррис Әгъләм белән дус булган шәхескә — Ркаил Зәйдуллага бирик.

Режиссер Туфан Имаметдинов: «Мөдәррис Әгъләмне мин эшкәртелмәгән таш кебек күрәм. Эшкәртелгән таш — кемнеңдер тәэсиренә бирешеп үзгәргән таш. Ә Мөдәррис Әгъләм беркемгә дә бирешмәгән. Ул кыргый, ул Шүрәле, ул урман кешесе. Аның кебек таш та кыргый, табигый. Ул табигать белән бер булган — шулай, диләр. Таш кыя безгә Мөдәррис Әгъләмне символлаштыра кебек тоелды. Күтәреп булмаслык авыр, шул ук вакытта ул җиңел дә.

Безнең таш оча, борыла, аңа менәләр, шуып төшәләр — ул сценография гына түгел, артистлар белән бәйләнештә булган шигъри образ».

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Ташта күк җисемен күрдем һәм Мөдәррис Әгъләмнең космик шагыйрь булуына ишарә дип аңладым. Ялгызлыгын күрдем. Бүтән әйбер күрмәдем. Һәркем үз биеклегеннән күрә инде.

Мөдәррис ул үзе теләгәнчә яшәде. Теләгәнен язды, басылды. Башкалар алган кадәр гонорар алды. Акча мәсьәләсенә исе китмәде. Бер журналист язган иде бит: «Ркаил үз Мөдәррисен сөйләде, Туфан үз Мөдәррисен күрсәтте», — дип. Киләчәктә башка режиссер башкача күрер, бәлки. Ул вакытка татар калса инде…»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100