Мәсгут Имашев: «Ходай биргән гомеремдә җырлар иҗат итәргә тырышырмын»

Мәсгут Имашевның 90 яшьлек юбилее Тинчурин театрында шактый тыйнак шартларда үтте.

Мәсгут Имашев — татарның уникаль шәхесе. Ул:

  • Камал театрында барган легендар «Зәңгәр шәл» спектакленең өченче Булаты;
  • ул — татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» җырлары авторы;
  • ул — Әлмәт музыка көллиятенә нигез салган шәхес, аның беренче директоры;
  • ул биш ел Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының, 15 ел Казан театр училищесының директоры булган кеше;
  • ул бик күп җырчыларның яраткан педагогы,
  • ул халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе укытучысы Айрат Имашевның бабасы;
  • ниһаять, ул — Барда сәнгатькәрләре өчен Казанга күпер.

Шушы күренекле шәхеснең юбилей кичәсе Тинчурин театры сәхнәсендә үтте.

Татар дөньясында сәхнәдә 90 яшьлеген үзе үткәргән шәхесләр күпме икән? 2005 елда мәшһүр татар җырчысы, татар операсына нигез салучыларның берсе Усман Әлмиевнең 90 яшьлеге Тинчурин театрында узган иде. Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов туксанны узып ил карты булып яшәде, халык язучысы Әмирхан ага Еники туксанга җитте. Андыйлар күп түгел.

Туксан яшендә өч сәгатьлек концерт программасының буеннан буена сәхнә түрендә утыру — уен эш түгелдер. Ә инде юбилейда ике җырның премьерасы булуын да өстәсәк… Әлеге җырларның берсен Гүзәл Уразова башкарса, икенчесен хатыны Фатыйма Имашева белән бергә юбиляр үзе җырлады. Ә концертның финалында барлык катнашучылар белән бергә Тукай сүзенә язылган «Театр» җырын башкарды. Афәрин, Мәсгут ага!

«Аның иҗатын беркемнеке белән дә бутап булмый»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров:

«Бүгенге юбилей безнең өчен зур вакыйга. Милләтебез шундый шәхесләр белән данлыклы. Без тарихи шәхесләребезне зурлыйбыз. Арабызда тугыз дистәне тутырып та егетләр кебек басып торган Мәсгут агабыз бар. Татар дөньясы шәхесләргә искиткеч бай. Зур милләтнең мондый вәкилләре күп булуы гаҗәп түгел.

Мәсгут ага — Барда егете. Татар дөньясы ул Татарстан белән генә чикләнми. Татар дөньясы ул киң. Барда якларыннан чыккан кешеләр арасында үзен сәнгатьтә тапкан шәхесләр җитәрлек. Мин талантлы шәхес Рәшит Ягъфәровны искә төшерер идем. Ул туксанынчы елларда милли хәрәкәтнең башында торган шәхес. Аның иҗатын дәвам итүче уллары бар. Әлмәт театры актрисасы булган Дамирә Кузаеваны искә төшерергә кирәк дип саныйм. Искиткеч талантлы шәхес. Бүгенге көндә Гүзәл Уразова бөтен татар дөньясын ду китереп иҗат итә.

Барда якларында нинди генә чара булса да, якташлары Мәсгут аганы чакыралар. Ул беркайчан иренеп тормады — һәрвакыт юлда булды. Мәсгут агай ике араны бәйләүче күпер булды. 

Мәсгут аганың иҗатын беркемнеке белән дә бутап булмый. Ул үзенчә. Аның үз стиле. Ул халык күңелендә үз урынын тапкан шәхес».

«Мәсгут аганың Әлмәт тарихына язган битләре ябылмаган әле…»

«Татнефть» компаниясенең «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев:

«Була шундый кешеләр — алар баскан җирдә эз кала, алар булган җирдә тарих языла. Мәсгут ага шундыйлардан. Әлмәт шәһәрендә Мәсгут ага калдырган эзләр байтак. Нефтьчеләр башкаласы тарихында Мәсгут аганың тынгы белмәс йөрәге, тормышка ашкан хыяллары белән язылган битләр байтак. Ул — Әлмәт музыка училищесының беренче җитәкчесе. Яшьлек елларын, иҗаты ташып торган матур чакларын Әлмәттә музыка әһелләре тәрбияләүгә багышлаган. Мәсгут абыйда укып чыккан шәхесләр үзләре инде дистәләрчә еллар дәвамында музыкаль белемнәрен балаларга бирәләр.

Мәсгут аганың Әлмәт тарихына язган битләре ябылмаган әле. Аның бездән китүенә күп еллар узса да, ул елларның берсе дә Әлмәтнең мәдәни тормышына катнашмыйча узмагандыр. Ул «Татнефть“нең „Рухият“ программасы аша үткән барлык мәдәни чараларда да катнаша. „Нефтьчеләр маршы“ — Мәсгут аганың Татарстан нефтьчеләренә олы бүләге. Без Мәсгут абыебыз белән горурланабыз».

Нефтьчеләр Фатыйма һәм Мәсгут Имашевларны «Ромашкино» шифаханәсенә юллама белән бүләкләделәр. Әлеге бәйрәм дә «Татнефть» хисабыннан үткәрелә икән — матди ярдәм нефтьчеләрдән килгән.

«Мине кеше иттегез, рәхмәт сезгә!»

Мәсгут Имашевны котларга Камал театрыннан Әсхәт Хисмәтов белән Фоат Әбүбәкеров килгән иде.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: «Үлмәс «Зәңгәр шәл»нең өченче Булаты — Мәсгут абый. Беренчесе — Тинчурин үзе, икенчесе — Азат абый Аббасов, өченчесе — Мәсгут абый. Аннары — Наил Әюпов, аннары — без дип торабыз. Сез Камал театрына зур хезмәт иткәнсез, Рәфкать Бикчәнтәев белән эшләгәнсез. Без яшьләрне өйрәттегез. Мәсгут абый мине Камал театрына Марсель Сәлимҗанов янына алып килде. Күрсәтте, сөйләштек. Шушы сәхнәгә мине шушы Мәсгут әзи алып килде. Сез мине кеше иттегез, чын күңелдән рәхмәт сезгә!

Камал театры оркестрының легендар дирижеры Фоат Әбүбәкеров заманында Мәсгут Имашевның «Зәңгәр шәл»дә Булат ролен бу сәхнәдән башкаруын искә төшерде, шушында үзенең оркестр белән җитәкчелек иткәнен искәртте. Сәхнәдән Фоат Әбүбәкеровның скрипкасы тавышы яңгырады.

«Сәхнәдә басып торуыма сез гаепле, Мәсгут абый!»

Сәхнәгә Фатыйма Имашева чыкты. Мәсгут Имашевның тормыш иптәше, аның белән иңне-иңгә куеп 42 ел гомер иткән кеше. Имашевлар җырладылар. «Гашыйклар тавы»н. Җырның икенчесе — «Каенавыл» дип аталганы премьера иде.

Премьера җырларының икенчесен юбилей концертында Гүзәл Уразова башкарды. Гүзәл — Мәсгут Имашевның якташы, Гүзәл сөйләве буенча, Казанга килеп журфакка укырга кереп йөргән кызны Казан мәдәният институтына Мәсгут ага юллаган. Шулай итеп, татар дөньясында Гүзәл Уразова дигән эстрада җырчысы барлыкка килгән.

«Мәсгут абый, син гаепле минем сәхнәдә басып торуыма. Рәхмәт, җаным! Баш иям алдыңда», — диде Гүзәл. Бер уңайдан Гүзәл үзенә дә теләк теләргә онытмады: «Миңа да шушы яшьләргә җитеп, шушы урындыкларга утырып торырга язсын», — диде ул.

Гүзәл Уразова Мәсгут Имашевның Барда халкы өчен Казанга күпер булуын да ассызыклады.

Сәхнәгә Барда кызы Чулпан Йосыпова, әнисе барда ягыннан булган җырчы Айгөл Хәйриләр чыкты. Концертта яшь җырчылар Рәфинә Ганиуллина, Энҗе Шәймурзина, Эльмира Гыйльфановалар җырлады. Мәсгут аганың укучысы, ТР Җыр һәм бию ансамбле солисты Илнур Нуриев, оныгы Айрат Имашев җыр белән котлады.

Программаны Искәндәр Биктаһиров, Рөстәм Асаев, Марсель Вагыйзов бизәде. Алинә һәм Азат Кәримовлар концертны алып та бардылар, берничә җыр да башкардылар. Әлбәттә, программадагы барлык җырлар юбилярныкы иде.

Өч сәгатьлек концерт программасы бер тында үтте. Эстрада җырчылары берсен берсе алыштырып кына торды. Зал да чакырып китерелгән тамашачыдан гына тормый иде, бирегә Мәсгут аганы белгән һәм яраткан тамашачы килгән. Роспотребнадзор таләпләрен искә алып, ярты зал шыплап тутырылган иде. Өлкән буын тамашачы — Мәсгут аганың сәхнә тоткан чагын хәтерләгән ханымнар сәхнәдә яңгыраган һәр сүзне күңеленә үткәрде.

Тик…

Мәсгут Имашевның 90 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе шактый шау-шусыз гына үтеп китте. Югыйсә, бу барлык татар дөньясын яңгыраткан вакыйга булырга тиеш иде.

Әйтик, Мәсгут аганың иҗади тормышы «Зәңгәр шәл»дән башланган. Эх, Камал театрының әлеге спектакленнән бер эпизодны бу сәхнәгә чыгарып, Мәсгут агадан Булат җырын җырлатырга иде! Җырлый ала бит әле ул! Тавышы сакланган! Тинчурин театры сәхнәсе - кайчандыр Камал театры артистлары уйнаган сәхнә. Шушы сәхнәдә җырлаган бит Мәсгут ага!

Юбилярыбыз биш ел дәвамында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрын җитәкләгән. Ни өчен бу театр Мәсгут аганы килеп котламады? Ни өчен театрның берәр спектакле Мәсгут агага багышланмый? «Алтын Урда» спектаклен октябрь аенда күренекле хореограф Георгий Ковтунга багышлыйлар. Күренекле хореограф Владимир Васильевка багышлап, «И воссияет вечный свет» спектакле куелды. Ә үзебезнең милли шәхесебезгә багышлап, бер спектакль күрсәтү жәлмени? Их… Югыйсә, Мәсгут ага эшләгән еллар театрның милли репертуарлы еллары булган бит.

Мәсгут ага Имашевның юбилей кичәсе татар зыялылары кайнап торган кичә булырга тиеш иде. Без кичә үткән Тинчурин театры залында татар язучыларын, артистларын, композиторларын, рәссамнарын — барысын да очратырга тиеш идек. Әмма мин Лерон Хәмидуллиннан башка язучыны очратмадым. Залда артистлар да юк иде. Югыйсә, ул 16 ел театр училищесында җитәкчелек иткән. Казан музыка училищесында укыткан. Тукайның «Театр» шигыренә нинди җыр язган Мәсгут ага бит ул!

Мәсгут Имашевның кичәсе республика җитәкчелеге тарафыннан рәсми котлаулар яңгырый һәм рәсми бүләкләр бирелә торган рәсми кичә дә булырга тиеш иде. Болар Мәсгут абыйга кирәк түгелдер, болар безнең мәнсез халык булмавыбызны күрсәтү өчен кирәк иде.

Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре  Мәсгут Имашевтан юбилей кичәсенең финал сүзе:

«Һәр очрашу үзе бер гомер дигән сүзләр бар җырда. Ләкин шул очрашуның аерылу мизгелләре дә бар. Җырларымны ишеткәнем бар иде моңа кадәр дә, ләкин туймадым. Җырларымны яшьләр җырлыйлар, аларны сез дә алкышлап каршы алдыгыз. Ходай күпме гомер биргән — ул гомердә мин җырлар тудырырга тырышырмын. Алар озынрак гомерле булсыннар, алар сезнең күңелләрегезгә барып җитсеннәр иде. Исәнлек-саулык белән 100 еллыкта да, 110 еллыкта да күрешергә насыйп итсен».

Белешмә. Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл авылында туган.

1958 елда Казан консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга.

Мәсгут Имашев — күпкырлы шәхес. Ул драма артисты да, композитор да, мөгаллим да. Ул үз вакытында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, аннары театр, эстрада сәнгате өчен белгечләр хәзерләүче, театр композиторы булды.

Мәсгут Имашев — Әлмәт музыка училищесын оештыручы, аның беренче директоры булды.

Казанның П. И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры сыйфатында сәнгатькә хезмәт итә. Озак вакыт Казан театр училищесы белән җитәкчелек итә.

Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керә.