Ренат Харис "Әби патша" рок-операсыннан сәясәт эзләмәскә өнди: "Сәнгатьнең вазыйфасына сәяси проблемаларны хәл итү керми"

Бу атнада Казанда "Әби патша" татар рок операсының бер өзеге тамашачыларга тәкъдим ителде.Әсәр 1762-1796 елларда Россия империясендә идарә иткән патшабикә Екатерина Втораяга багышлана. Татар халкы аны "Әби патша" дип йөрткән. Татар рок-операсы нигезенә шушы тема сайлануы татар җәмәгатьчелегендә бәхәс тудырды - социаль челтәрләрдә идеягә һәм әсәргә каршы килүчеләр бар.

Рок-операны Казанның The Road рок-мәктәбе укучылары белән берлектә Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина башкарды. Рок-опера әлегә әзер түгел, ул иҗат ителү процессында: аңа либреттоны Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, музыканы Эльмир Низамов яза. 

Әлеге темага татарча рок-опера язылу идеясен татар укучысы төрлечә кабул итте. Кискен каршы чыгучылар да булды. “Ник соң Әби патша, ник Салават Юлаев яки Канзафар Усаев, Юлай Азналин, Батырша турында рок-опера түгел?” - дип аптыраучылар бар.




Социаль челтәрдәге фикер алышуларда Әби патшаның каршылыклы шәхес булуы турында әйтәләр. Мәсәлән, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, императрицаның татарларга хокук бирүе белән килешә, әмма аны идеальләштерүнең дөрес булмавын әйтә.  

"Хокуклар бирү белән беррәттән кан да койган. Шуны онытмасагыз иде Әби-патша турында. Ә йөзләп асылган Казан татарлары, ногай белән кырым татарлары, яһүдләр "мең" рәхмәт әйтә... Шулхәтле миңгерәү булмагыз инде, дуслар... Әйдәгез, Сталинга мәдхия укыйк, алайса. Ул да бит таш мәчет - Кабан арты мәчетен төзергә рөхсәт биргән, Казанда 1945тә Корбан бәйрәме зурлап узган. Менә, Сталинга икенче рәхмәт. Башкасын, халык корбаннарын онытыйк алайса. Ә Явыз Иван татар бистәсен ясарга рөхсәт итте. Мәскәүдә дә татар күпләп яшәде, Касыйм ханлыгында да яхшы көн күрделәр. "Служилыйлар" катламы бар иде татарда. Слабо аңа мактау рок-операсын?"


Без әсәрнең авторларына шалтыратып, идеянең тарихы, киләчәге һәм Әби патша шәхесенә карата мөнәсәбәтләре белән кызыксындык.

“Әби-патша” рок-операсының сюжеты әлегә сценарий хәлендә генә. Аның либреттосы да, димәк, музыкасы да тулаем язылмаган. Рок-операның идея авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россиянең һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис. Заказ булса, аның либреттосын дәвам итәргә әзер.

- Бу идея белән музыка мәктәбе дә, Казан шәһәре мэриясе дә кызыксына. Ул артистлар өчен дә кызыклы. Бу - Россиядә балалар үзләре башкара ала торган беренче рок-опера булырга мөмкин, - ди Ренат Мәгъсүмович.



Хорда һәм ансамбльдә The Road рок-мәктәбенең укучылары һәм укытучылары чыгыш ясады, Әби патша ролен Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина башкарды.



“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге тантанада булып, рок-опера өзеген видеога төшерде.


   
"Алтын Урда”, “Йосыф кыйссасы” балетларының, “Шагыйрь мәхәббәте”, “Кара пулат” операсының, “Алтын Казан” мюзиклының һәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелырга әзерләнгән “Сөембикә” операсының либреттолары авторы булган Ренат Харис Әби патша турында зур күләмле татар әсәре язу идеясенең кемгә дә булса ошамавын гаҗәпләнеп кабул итте. “Әби-патшаның Казанга килүе ул сюжет үзәгендә торучы бер вакыйга гына һәм ул республикабызның киләчәгенә, дәүләтчелегебезгә кагылышлы бүгенге проблемаларны җәмәгатьчелек алдына куярга уңайлы мөмкинлек бирә. Сәнгатьнең вазыйфасына сәяси проблемаларны хәл итү керми, үз проблемаларын халык үзе генә чишә ала, - диде Ренат Харис. – Без тарихта эзле булуыбызны беркайчан да онытмаска тиешбез”.

Ренат Мәгъсүмович Екатерина патшаның Державинның да татар нәселеннән булуын белүен, гомумән, татарларга яхшы мөнәсәбәттә булуын, мәчетләр төзергә рөхсәт бирүен искә төшерде. Шулай ук ул Әби патшага татарларның мәчетләрне биек итеп төзүе турында шикаятьләрен алгач әйткән җавабын искә төшерде. Риваятьләр буенча, Екатерина татарларга җир мәйданы бүлеп бирдем, ә биеклеккә килгәндә, күк эшләре минем вазифаларыма керми дигән.

Ренат Харис: "Әби патша - татарлар өчен уңыш: ул Буа, Лаеш, Мамадышны герблы иткән!"

“Екатерина – дөнья тарихында иң күренекле патшаларның берсе. Әби-патшаның Казанга килүе татарлар өчен уңышлы булды. Ул Казанны, Буаны, Мамадышны, Лаешны, Свияжскны герблы иткән...” - дип аңлатты Ренат Харис.

Искәртеп үтәбез, Державин премиясе лауреаты булган Ренат Харисның рус шагыйре Державин турында да шигыре бар. Ул анда Александр патшаның Державинны Казан губернасына губернатор итеп җибәрмәвен, ярым шаярып, Казан ханлыгы торгызуыннан куркудандыр, дип яза.

Социаль челтәрдә чыккан бәхәстә "Әби патша" рок-операсы Казанда Екатерина Втораяга һәйкәл куелуга җирлек булдыру өчен язылмыймы, дигән сорау да булды. Бу мәсьәләгә килгәндә, Ренат Харис фикере буенча, шәһәрдә һәйкәлләр никадәр күбрәк, шәһәрнең тарихта бәясе шулкадәр зуррак, әмма аларның сыйфаты югары булырга тиеш. “Екатеринага да һәйкәл булуы ихтимал. Ләкин аңа хәтле берничә Казан ханына шәһәребез уртасында һәйкәлләр куелырга тиеш. Берәрсе атлы һәйкәл булса – тагы да яхшырак булыр иде”, - диде Ренат Харис.

Муса Җәлил премиясе лауреаты, яшь һәм танылган композитор Эльмир Низамов социаль челтәрләрдә ниндидер капма-каршы фикерләр тууына, гаепләүчеләрнең фантазиясенә аптырап та калган. “Бу рок-опера Казанга багышланачак. Анда татар морзасы булган Гавриил Державин образы да булачак”, - диде ул.



Ә патша образына килгәндә, ул үзенең әле Казанга килеп урнашканчы ук Санкт-Петербург үзәгендәге матур мәчеткә сокланып торуын, соңрак аның Екатерина патша вакытында салынган булуын белүен искә төшерде. Казанга килгәч биредә таш мәчетләрнең Екатерина рөхсәте белән төзелә башлавын белгән.



“Бу опера балалар өчен булачак. Рок жанрында булуы, беренчедән, Рок мәктәбе заказы булуга бәйле, икенчедән, яшьләр белән бер телдә - алар аңлаган рок телендә сөйләшү уңайлырак”, - диде ул.

“Әби-патша” рок-операсының идея авторы Ренат Харис булса, татарча рок-опера булдыру идеясенең башында The Road рок-мәктәбе директоры Айрат Яруллин тора.

“Мин безнең рок-мәктәп өчен әсәр язу идеясе белән композитор Эльмир Низамовка мөрәҗәгать иттем. Безнең мәктәп бик югары дәрәҗәдә, биредә төрле фестивальләрдә җиңгән элитар балалар укый. Аларны бер идея белән берләштерергә кирәк иде, - дип сөйләде Айрат Яруллин. - Бу идея татар телендәге рок-опера булырга тиеш иде. Эльмир бик күп либреттолар авторы булган күренекле шагыйрь Ренат Харис белән бергә эшләү мөмкинлеген әйтте. Ренат Харисның ике темасыннан мин “Әби-патша” исемлесен ошаттым. Икенче әкияти тема иде. Бу Әби патша турында рок-опера язу идеясенә “чат ябыштым” дияргә мөмкин. Чөнки татар халкы Әби патшаны бик хөрмәт итә. Аның турында опера яшь рокерлар башкаруында бик шәп яңгыраячак”.

Айрат Заһир улы бу рок-операның дөньяга чыгасына шикләнми. Һәм әлегә синопсис кына булуы белән дә килешми. “Без “Пирамида”да “синопсис” тәкъдим итмәдек. Тамашачы чын музыкаль номер тыңлады. “Опера нәрсәдән булса да башлана. Аның башы бар инде. Мин аның язалачагына һәм башкарылачагына ышанам, - диде ул нык итеп. – Күрерсез, бу Казан өчен гаять зур вакыйга булачак. Казан өчен генә дә түгел. Чөнки балалар рок-операсы, гомумән, юк. Мюзикллар, музыкаль спектакльләр бар. Чын рок-инструментлар булган рок-опера юк. Ике мюзикл язу тәҗрибәсе булган Эльмир моны башкарып чыга алачак”.

Әмма ул аның финанс ягына тукталып торуны кирәк санамады. Ул бу идеяне тормышка ашыру буенча эш баруын раслады. “Беренче чиратта финанс ягына басым ясамыйк, иң мөһиме – бу эшне башкарып чыга алырлык иҗади төркем тапланды. Ренат Харис ничек язасын белә, безнең музыкантлар ничек уйныйсын белә. Иң мөһиме шул!” – диде ул.



Айрат Яруллин рок-музыканы ниндидер каршы чыгу, протест итеп кабул итү мөмкинлеге белән дә килешми. “Рок-музыка – ул субкультура, ул бары тик яшьләрнең карашы чагылган музыка. Эльмир Низамов белән Ренат Харис бернәрсәгә каршы чыкмый. Алар рок теле белән гомумкешелек кыйммәтләрен күрсәтәләр. Без кайчагында тархибызны да онытып җибәрәбез. Бауман урамында карета күрәбез, ә аның кемнеке булуын һәм ни өчен куелганын белмибез...”

Мәгълүмат өчен. The Road” рок мәктәбе Казанда 2009 елда ачылды, 2015 елдан мөстәкыйль учреждение буларак эшләп килә. “The Road” – Россиядәге беренче профессиональ рок мәктәбе. “Рок мәктәбе” бинасын ачу тантанасы, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия рок-легендасы Андрей Сапунов һәм “Воскресение” төркеме катнашында, 2015 елның 15 сентябрендә узды. Ул Мәскәү урамы, 57/13 йортта урын алды. Казанда әлеге мәктәп ачылу Россиянең башка төбәкләрендә рок мәктәпләре ачуга этәргеч булды. Казан Рок мәктәбенә Борис Гребенщиков һәм “Аквариум” төркеме, Сергей Чиграков һәм “Чиж & Co” төркеме, Андрей Сапунов һәм “Воскресение” төркеме, Евгений Хавтан һәм “Браво” төркеме, Владимир Шахрин һәм “Чайф” төркеме, Андрей Макаревич һәм “Машина времени” төркеме кебек танылган рок музыкантлар ярдәм итә.