Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТЮЗның төнге трамвае - татар канына тоз сибү проекты

Төнге Казан буйлап театраль трамвай йөри башлады: Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) җәмәгать транспортында аудиоспектакль чыгарды. Спектакль-променадның премьера алды беренче тамашачылары журналистлар һәм блогерлар булды.

news_top_970_100
ТЮЗның төнге трамвае - татар канына тоз сибү проекты
Рәмис Нәҗмиев

Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) җәмәгать транспортында куйган аудиоспектакль төнге 11дә Азино ягына таба баручы трамвайларның Җиңү проспекты тукталышында башлана. Спектакль һәр җомга һәм шимбә көннәрендә 23.00 сәгатьтә Җиңү проспектындагы трамвай тукталышыннан Азино ягына таба кузгалып китә. Биредә тамашачыга утлары елтырап торгна уңайлы колакчыннар бирәләр һәм боҗра буенча йөрүче 5А маршрутлы трамвае тамашачылар кабул итә. Билет 800 сум.

Чиста трамвайга кереп утырасың, колакларыңа аудиоколакчыннарны киясең дә… театр дөньясына чумасың — аудиоспектакль башлана.

ххх

Трамвай Казанның Азино бистәсе, Ветеринария институты тирәсе, Яңа Савин, Киров районнары һәм Казан тимер юл вокзалы яныннан Иске татар бистәсе аша үтеп, 00.40 минутларда тамашачыны кабат шушы ук тукталышка китереп куя.

Төнге трамвайда артистлар юк. Тамашачыга колакчыннар таратыла һәм алар артистлар тавышы яздырылган аудиоспектакль тыңлый.

Төнге трамвай өчен Зоя Рутер тарафыннан махсус пьеса язылган.

Әсәрнең төп герое — Саша Белов. Дөресрәге, тамашачы юл һәлакәтенә юлыккан егетнең җан авазын тыңлый. Юл һәлакәтенә юлыккан байкер егетнең җаны трамвайда адашып калган. Саша үзе, дөресрәге, тәне, Республика клиник хастаханәсендә ята. Әлеге җан вакытында трамвайдан чыгып үз тәненә кереп өлгерә алырмы? Әллә инде бу тынгысыз җан күптән трамвайда йөриме — без әле анысын белмибез. Бары тик Саша Беловның хатирәләрен тыңлыйбыз. Ул трамвай барган уңайга тәрәзәдән күренгән күренешләргә бәйләп үзен һәлакәткә китергән тормыш юлын бәян итә.

Спектакльнең режиссеры һәм идея авторы, театрның баш режиссеры Радион Букаев спектакльнең туристлар өчен түгел, нәкъ менә Казан халкы өчен булуын ассызыклый. Аудиоспектакль аларның шәһәрнең төрле урыннарындагы хатирәләрен яңарта.

Зоя Рутер: Монда беркемнең дә биографиясе салынмаган. Идея авторы — театр продюсеры Евгения Карпанина. Вакыйга фактын — егетнең ул уйлап тапкан. Бу әйберләр өлешчә Казан версиясенә дә күчте. Ләкин Саша Белов ул җыелма образ. Анда минем дә, минем дусларымның үткәнендә булган вакыйгалар да бар. Яшь чикләре 18+ дип куелган, без аны өлкәнәйгән ата-ана белән килеп була торган спектакль дип күзаллыйбыз һәм ахырын якты итәсебез килде.

ТЮЗның юаш режиссеры Радион Букаев: Мин Казан тамашачысын күздә тотам. Бәлки, ул туристлар өчен кызык та булмас. Бу Казан кешесенең шәһәрнең төрле урыннары белән бәйле хатирәләрен исәпләнгән спектакль.

ххх

Хатирәләр дигәннән, бер кызык деталь. Ни өчендер шул сәгать ярымлык спектакльдә Казанның алынуы ике тапкыр искә төшерелә. Берсе Иван Грозный тарафыннан алыну, икенчесе — «Азин Казанны алган» дигән мәгълүмат. Казан халкы өчен бу иң әһәмияте фактлармы?

Владимир Мартинович (Михайлович) Азин (латышча - Вольдемар Азинс) — Гражданнар сугышында катнашкан кызыл командир, дивизия начальнигы. Википедиядән ул җитәкләгән Арча төркеменең 2018 елның 10 сентябрендә Казанны алуда катнашуы турында укырга мөмкин. Нәкъ шулай — «взяла Казань» дип язылган. Текст язучылар шушы сүзне күреп алганнар да спектакльгә кертеп куйганнар. Бәлки кемнеңдер колагына ятадыр ул сүзләр.

Трамвай Иске татар бистәсен үткәндә дә сәүдәгәр Крестовниковлар заводы турында гына сүз булды. Җыелма образ Белов Казанда утып үссә, биредә укыса да, аңа Казанның кайчандыр ханлык башкаласы булуын да, Татарстан башкаласы булуын да, аның татар шәһәре булуы сеңдерелмәгән. 

ххх

Трамвайда 21 урын. Оештыручылар әйтүенчә, билетлар инде июль уртасына кадәр сатылып беткән. Билет бәясе — 800 сум

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100