Бакалы ягының данлыклы татар нәселе вәкиле Даян Мурзин нигә герой булмый калган? | intertat.tatar

Бакалы ягының данлыклы татар нәселе вәкиле Даян Мурзин нигә герой булмый калган?

Шушы көннәрдә «кара генерал» Даян Мурзин һәм татар шагыйре, драматургы Нәҗип Асанбаевның экспозицияләре урнашкан Ахман авылы музеенда Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров булып китте.

Генерал Миңнегали Шәйморатовка, «кара генерал» Даян Мурзинга, Рейхстагка байрак элгән Гази Заһитовка Россия герое исемен бирү кирәклеге турында сүзләр күптән бара иде. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр дә булуы билгеле. Быел Радий Хәбиров тырышлыгы белән Миңнегали Шәйморатовка Россия герое исеме бирелде. Казанның Җиңү паркында Җиңүче Сугышчы һәйкәле Гази Заһитов образында ясалды — Татарстан татар героен шулай хөрмәтләде. Ә Даян Мурзин? Чехословакия герое булган «кара генерал» Даян Мурзин игътибар үзәгеннән читтә кала бирә.

Әмма «боз кузгалырга» да мөмкин кебек. Шушы көннәрдә Башкортстан Президенты Радий Хәбиров Шаран һәм Бакалы районнарында эш визиты белән булганда Ахман авылына да кагылды. Биредә мәшһүр якташлар — язучы Нәҗип Асанбаев һәм «кара генерал» Даян Мурзиннарның музее урнашкан. Рәсми мәгълүматларга караганда, визит нәтиҗәсе буларак, музей урнашкан мәдәният йортын һәм музейны ремонтлау өчен 10 миллион сум акча биреләчәк.

  • Даян Мурзин ​1921 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Милләте буенча — татар. Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлагач, укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Рига хәрби училищесыннан соң сугышта катнаша. 1942 елдан агентура эшчәнлеге башлана. 1942 елның августыннан «Төркестан» легионының беренче штаб ротасы агенты була, Сталин (Донецк) шәһәрендә власовчыларны Кызыл Армия ягына чыгару буенча эш алып бара.1943 елда Мол­давиядә В. М. Молотов исемендәге партизаннар отрядын оештыруда катнаша. Украинада разведчиклар мәктәбен тәмамлагач, Словакиядә партизаннар хәрәкәтен оештыру эшенә җибәрелә. Анда төркеме белән фашистларның 4 мең сугышчысын тар-мар итә, 60 эшелонын шартлата. «Кара генерал» исеме белән билгеле була. Гитлерның Мурзинны «шәхси дошманы» итеп белдерүе дә билгеле.
  • Даян Мурзин Чехословакия герое, Чехия, Словакия һәм Моравиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины. Орден һәм медальләренең гомуми саны — 86. 2012 елда 90 яшендә вафат була.

Мурзиннар — данлыклы нәсел

Башкортстанда Даян Мурзинның милләте буенча сораулар туганы юк. Аның татар булуы беркемдә дә бәхәс уятмый. «Мурзиннар — данлыклы нәсел. Бездә Мурзиннарның татар нәселе икәнен бөтен кеше белә. Хәтта теләсәләр дә алар үзләрен башкорт дип күрсәтә алмаслар иде», — ди бу як халкы.

Без әлеге данлыклы нәсел һәм алар яшәгән төбәк турында мәгълүмат җыйдык.

Иске Балыклы авылы балалары хәзер күршедәге Ахман авылы мәктәбенә йөреп укый. Мәктәп музее Даян Мурзин үзе исән чагында ук төзелгән.

Авыл клубында да музей бар. Даян Мурзин экспозициясе дә, Нәҗип Асанбаев экспозициясе дә шушында урнашкан.

Ахман — чуваш авылы. Бу якта халык составы чуар — руслар, чувашлар, керәшеннәр, татарлар, башкортлар яши, немецлар да бар.

Иске Балыклы авылы тарихы

(Ахман мәктәбенең тарих укытучысы Дмитриева Наталья Анатольевна сөйләгәннәрдән)

Даян Мурзин тумышы белән Иске Балыклыдан. Халык телендә ул Төмән Балыклысы дип тә атала икән. Яңа Балыклы да бар — анысы керәшен авылы. Авылга XVII гасыр ахырында нигез салынган. Элек кантон системасы булган бит инде. Бу тирәдәге авыллар сак функциясен үтәгән. Бакалы һәм Нагайбәк ныгытмалары булган. Бирегә Урал казакларын — керәшеннәрне китереп утыртканнар. Соңрак монда татарлар килеп утыра башлаган. Аларны төмән татарлары диләр. Төмән шәһәре белән бутамаска! Казаклар белән бер территориядә яши алмагач, алар бүленгәннәр. Бүленүнең риваять булып калган бик кызыклы тарихы да бар.

Имеш, биредәге мөселман татарлары белән керәшен татарлары: «Кем Сөн елгасының уң як ярында, кем сул як ярында яшәргә тиеш?» — дип бәхәсләшкән. Шобага салырга килешкәннәр. Шобага тотасы озын таякны чиркәүгә ябып калдырганнар да сакчы куйганнар. Төнлә татарлар килеп, таякны үлчәп, үзләренә кирәгенчә кискәннәр. Шулай итеп, төмән татарлары өстен чыккан — алар сул як ярда калган. Иске Балыклыны шул татарлар нигезләгән. Мурзиннар нәселе дә шулар арасында булган.

Ә керәшеннәр уң як ярга күчәргә тиеш булган — Иске Балыклыда аларның зират урыны да калган.

«Даян Мурзин беркайчан да якташларын ташламады»

Наталья Дмитриева, Ахман мәктәбе укытучысы: «Мурзиннар үзләре мактанып йөрмәсә дә, ата-бабалары аксөяк нәселдән булгандыр дип уйлыйм. Үзләре алай дими диюен… Бу як халкы Даян Мурзинга хөрмәт белән карый. Мин бирегә күчеп килгән кеше, бу мәктәптә 30 ел эшлим — барысы да күз алдында. Күп тапкырлар Нәҗип Асанбаев белән дә, Даян Мурзин белән дә очрашулар оештырдык. Әле Иске Балыклы авылыннан татар язучысы Мияссәр Басыйров булган, ул иртә үлгән. Аның хөрмәтендә кичәләр уздыра идек — мәктәпкә язучылар кайта иде. 

Хәзер Мурзин фамилиясе бу якта күп түгел, элек күп иде. Авыллар үзләре дә кечерәеп бара. Мәктәпкә балалары күп килмәсә дә, Иске Балыклы әле ныклы авыл. 

Мурзин күп кешеләргә тормыш-көнкүреш проблемаларын да, юридик мәсьәләләрне дә хәл итәргә булышты. Беркайчан да якташларын ташламады. Эшләгәндә еш кайта алмаса да, пенсиягә чыккач ешрак кайтты. Аның кайтуы бәйрәм кебек иде. Концертлар әзерли идек. Авыл мәктәбе янында ул утырткан нарат үсә.

 «Даян Мурзинның әнисе атаклы Еникиләр нәселеннән»

Мурзиннар шәҗәрәсе турында Даян Мурзинның туганнан туганының улы сөйләде.

Рамил Рамазан улы Мурзин, гомере буе Куштирәк мәктәбендә тарих укыткан, лаеклы ялда: «Безгә билгеле булган бабай — ул Тамбов ягыннан килгән Ибәтулла бабай (1787 елгы). Алар Бакалы районы Иске Балыклы авылына килеп төпләнәләр. Аның улы Бикморза 1818 елгы. Мурзиннар фамилиясе Бикморза бабайдан килә. Бикморзаның улы — Галләметдин (1850 елгы), Галләметдиннең улы — Фәтхелбаян (1883 елгы). Даян Баянович һәм минем әтием Рамазан Баяновичның әтисе шушы бабай инде.

Шунысы бар — Галләметдинның уллары нигездә Галләмов фамилиясен йөртә. Фәтхелбаянның малайлары — Рамазан белән Даян гына Мурзин фамилиясендә калган. Безнең нәсел шушы ике фамилиядә инде.

Тагын бер шундый мәгълүмат бар: Фәтхелбаянның тормыш иптәше Фатыйма Чакмагыш районыннан. Безнең әби атаклы Еникиләр нәселеннән.

Фәтхелбаян бабайның тугыз баласы булган. Бишесе үскән: Нурлыгаян, Саҗидә, Галәветдин, Даян, Рамазан.

Галләметдин бабай сәүдә белән шөгыльләнгән — Бакалы базарында ит саткан. Күбрәк ат ите саткан. Ул яктан килгән кешеләр бит инде алар сәүдәгәрләр. Уку кирәклеген аңлап, Галләметдин бабай улы Фәтхелбаянны чиркәү мәктәбенә — Бакалыдагы церковно-приходская школага бирә. Русча укысын, ди. Бакалы Балыклыга якын — Фәтхелбаян җәяүләп укып йөри. Икенче класста укуын ташларга мәҗбүр була, чөнки авыл картлары Галләметдин бабайга: «Малаеңны поплыкка өйрәтәсең икән, туктат!» — диләр. Бабай бик яхшы русча сөйләшкән. Алдагы тормышында аңа русча белүе бик кирәк була — Беренче Бөтендөнья сугышында килгән хатларны ул укый, яза торган була.

Колхозлашу чорында бабайның өен тартып алалар һәм ул гаиләсе белән мунчасында яшәргә мәҗбүр була.

Фәтхелбаян бабай белән Фатыйма әби гаиләсеннән сугышка биш кеше — дүрт улы һәм кияве — чыгып китә: Нурлыгаян, Саҗидәнең ире Имаметдин, Галәветдин, Даян, Рамазан. Әтием Рамазан 1943 елда сугышка чыгып киткәндә Имаметдин белән Галәветдинның һәлак булуы, Нурлыгаян белән Даянның хәбәрсез югалганлыгы турында хәбәр килгән була.

Нурлыгаян Волхов фронтында әсирлеккә эләгә. 1945 елда америкалылар азат итеп, аны үзебезнекеләргә тапшыра. Әмма ул туган йортына кайтып керә алмый — Колымага озаталар. Магаданда татар картын очратып, аның ярдәм иткәнен сөйли иде. Нурлыгаян ГУЛАГ лагерьларыннан исән кайта.

Даянның язмышы билгеле — хәрби училищеда укыганда сугыш башлана. Беренче көннән ук сугышка керә. Яраланып, госпитальгә эләгә, фашистлар госпитальне алгач, качып китә — партизаннар отрядына эләгә.

Әти дә, Даян абый да сугыштан 1945 елның көзендә исән-имин кайтып, карт белән карчыкны сөендерәләр».

Геройның сугыштан соңгы тормышы һәм гаиләсе

Даян Мурзин сугыштан соң Казан юридик институтында читтән торып укый. Димәк, «кара генерал»ның биографиясендә Казан белән бәйле пункт бар. Ул Бакалы, Дүртөйле, Зианчура районнарында прокуратурада эшли, Башкортстан прокуроры урынбасары була. Башкортстан Адвокатлар коллегиясе рәисе булып эшләгәннән соң лаеклы ялга шуннан китә.

Даян Мурзинның тормыш иптәше Надежда Павловна партизаннар отрядында элемтәче, шәфкать туташы була. Алар бергә хезмәт итәләр һәм 1946 елны сугыштан соң өйләнешәләр. Игорь исемле уллары туа. Ул табиб була, Уфа дәүләт медицина институтында хәрби кафедрада эшли. Игорьның кызы — Альбина. Аның кызлары Карина белән Маргарита.

Даян Мурзинның бертуганы Рамазан Мурзин Куштирәк авылында 30 елдан артык мәктәп директоры була. Безне Мурзиннар тарихы белән таныштыручы Рамил Рамазан улы да әтисе юлын дәвам итеп, тарих факультетын тәмамлаган. Ул Куштирәк авылында әтисе эшен дәвам иткән.

«Безнең нәселдә күпчелек юристлар, табиблар, укытучылар, — ди Рамил Мурзин. — Даян абый нык туган җанлыклы кеше иде. Бөтен туганнар, райондашлар йомыш белән килә иде. Беркемне дә борып җибәрмәде.

Даян абый телгә бик оста түгел иде. Ә Фәтхелбаян бабай телгә оста булган, Нурлыгаян абый һәм әти телгә бик оста иде. Алар кайтып сөйләшә башласалар, мич артында булса да тыңлап ята идек. Бу безнең өчен батырлык дәресе иде. Сәясәткә дә кереп китәләр иде. Шулай да төп тема — сугыш темасы иде…

Татарстанда Мурзинны аз беләләр. Азнакай белән терәлеп кенә яшибез бит — анда белмиләр».

Ни өчен Мурзинга герой исеме бирелмәгән?

Рамил Мурзин: «Герой исеме бирү турында сүзләр булды, күп язылды. Коллектив хатлар язылды. Җавап булмады. Югыйсә, алар Путин белән Братиславада очрашып сөйләшкәннәр иде. Аңа кадәр 1968 елда Чехословакия вакыйгалары булгач та, Даян абыйны Политбюрога чакырып, шунда җибәрделәр, чөнки дуслары бар. Ул анда — милли герой. Шуңа карамастан, герой исеме бирелмәгән. Сәбәбен аңлата алмыйм. Шәйморатовка герой исеме бирелде. Мурзинга бирү буенча да эшләргә кирәк дигән җылы сүз ишетелде».

Наталья Дмитриева: Бездә Мурзинга Россия герое исемен бирерләр дигән өмет бар. Мәктәп тә кат-кат сорап язды инде, активистлар төркеме дә бар. Бу хакта күптән сүз бара. «Ул — Чехословакия герое. Ул Советлар Союзын азат итмәгән бит», — дигәннәр, янәсе. Әмма мондый фикер көлке бит.

Төмән татарлары турында тарихи белешмә:

  • Төмәннәр (тюмени) — Темников өязендә яшәгән мишәр татарларының этник катламы. Төмәннәрнең зур өлеше иске урыннарда дворяннар катлавына керә, морзалар. Кайберләре кенәз титулын йөртә. Төмәннәрнең иң билгеле нәселләре, мәсәлән, Акчуриннар, Еникеевлар, Кугушевларларның ерак бабалары — Алтын Урда аксөякләре. Патша хезмәтенә күчкәч, алар кенәз яки морза титулына ия булалар. Чукындырудан баш тарту сәбәпле, алар биләмәләрен югалтып, яңа урыннарга китәргә мәҗбүр ителә. Казан артыннан һәм Тау ягыннан күченгән татарлардан аермалы буларак, аларга башкортлардан җирне хокукый нигездә сатып алырга рөхсәт ителгән. Шуңа күрә кагыйдә буларак алар аерым авыллар итеп урнаша һәм үз диалектларын саклыйлар. Алар күрше халыклар һәм башка сословиеләр белән аз аралаша, кыз алышмый һәм кушылмый диярлек. Төмәннәр Башкортстанның Әлшәй, Благовар, Бүздәк районнарында яши, Бакалы, Кушнаренко, Чакмагыш районнарында аерым авыллары бар.
  • Темников — Мордовия Республикасындагы Темников районы үзәге. Татарлар аны Кала дип атаганнар. Үз заманында Темников ныгытмасы Касыйм ханлыгына кергән. 1779 елда Темников Тамбов губернасының өяз шәһәре статусын алган. Озак вакытлар Тамбов губернасына кергән.
  • Темников (Төмән) шәһәре Мордовиянең иң көнбатышына, Сарански шәһәреннән 160 чакрымнар ераклыкта, Нижгар өлкәсе чигенә урнашкан. Халкы 7 меңләп кеше. Хәзер район халкының 8 процентын гына татарлар тәшкил итә. 2002 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, Мордовия Төмәнендә 611 татар яшәгәнлеге ачыкланган.
  • Рәсми рәвештә Темниковка 1536 елда нигез салыныган дип санала. Аңа кадәр Төмән кала Мукшы елгасының сул як ярына урнашкан була. Ул урында хәзер Старый город дип аталган рус авылы урнашкан.

Күренекле галим, археолог Альфред Халиков Темников турында болай язган: «XV гасырда бу җирләрдә ике үзәк — Темников һәм Касыйм шәһәрләре барлыкка килә. Бер шәһәр Мишәр җиренең көнчыгышында, икенчесе көнбатышында була. Темников шәһәре кайчан салына башлавы билгеле түгел. М.Г.Сәфәргалиев бу шәһәрнең барлыкка килүен Алтын Урданың башлангыч чоры белән бәйләп аңлата. Мукшы суы буенда Алтын Урда баскакларының берсе үзенә тору өчен Төмән шәһәрен салдыра, ди. XIV гасырда Төмән (Темников) шәһәре тирәсендә соңгы чор Болгар тибындагы кызыл керамика калдырган төрки халык яшәгән.» («Татар халкының килеп чыгышы»).