Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарны татар итеп яшәтүгә күп көч куйган буын китә»: Резеда Ганиева белән хушлашу

Татар җәмәгатьчелеге күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Резеда Ганиеваны соңгы юлга озатты.

news_top_970_100
«Татарны татар итеп яшәтүгә күп көч куйган буын китә»: Резеда Ганиева белән хушлашу
Салават Камалетдинов

Резеда Ганиева язның матур иртәсендә уянып, 50 елдан артык гомер иткән ире белән иртәнге чәйне эчеп ятып торган да, сабыр гына мәңгелеккә күзләрен йомган. Бу хәл кичә — 21 мартта булды. Яраткан укытучыларының, кадерле остазларының вафаты тиз арада аның укучылары арасында таралды. Бүген Декабристлар урамындагы тугыз катлы йортның ишегалдына укытучыларын озатырга килүчеләрнең күбесе галимәнең шәкертләре иде.

Соңгы вакытта очраклы гына шулай туры килә башлады: шәһәрнең ике урынында ике күренекле кешене соңгы юлга озатабыз. Мәшһүр композитор Ренат Еникеев һәм танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов белән бер үк вакытта төрле урыннарда һәм төрле шартларда хушлашкан идек. Шәһәр үзәгендәге зур булмаган затлы особнякка соңгы татар классигы Ренат Еникеев җәсәде куелганда, шәһәрнең яңа ягында — зур стадионда масштаблы итеп Ирек Миңнеәхмәтовны озату оештырылды.

Бүген дә шундый ук хәл. Шәһәр үзәгендә — Болактагы театр ишегалдында яшь иҗатчы, артист һәм драматург Павел Поляков белән хушлашу мәрасиме иде. Ә шәһәрнең Мәскәү районындагы бер йорт ишегалдына күренекле әдәбият галиме Резеда Ганиеваның җәсәде куелды…

«Очрашуыбыз әле булачак»

Резеда Ганиеваны озату мәрасиме бик тыйнак иде. Мәскәү районындагы гади бер ишегалды. Шунда ук машиналар тора, алар бензин исе чыгарып кузгалып китәләр, карт агачлар өстендә каргалар каркылдап оча — гадәти тормыш кайный. Бу инде стенага фотолар куелган, тавыш көчәйткечләре урнаштырылган зал түгел. Хушлашу сүзен әйтүчеләрнең дә түрәләр раслаган программасы юк. Министрлар да, гомере буе ул эшләгән уку йортының да җитәкчеләре юк иде, ТР Дәүләт Советының мәдәният һәм фән комиссиясендәге депутатлар да күренмәде.

Ишегалдында үз инициативасы белән җыелган кешеләр — галимәнең хезмәттәшләре һәм шәкертләре иде. Җитәкче буларак иң зур статуслы кеше — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин. Иң өлкән яшьтәге фән кешесе буларак — Хатип Миңнегуловтыр, мөгаен.

Кешеләр сөйли, җылы сүзләр әйтелә. Алар арасында бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш Зөфәр Рәмиев белән аның улы Булат Рәмиев басып тора. Булат төнлә генә Истанбулдан кайтып төшкән — ул гаиләсе белән Төркиядә яши.

«Резеда Кадыйровна хәләл җефете Зөфәр абыйга рәхмәтле булып яшәде. Алар бер-берсенә таяныч булып, матур, үрнәк гаилә иделәр. Зөфәр абыйга бик авыр, без хезмәттәшләрең таяныч булырбыз», — ди мәрасимне алып баруны үз өстенә алган галим Әлфәт Закирҗанов. Ул соңгы сүзне Зөфәр Рәмиевкә бирә.

Зөфәр Рәмиев: «Безнең фән дөньясында бергәләп хәлдән килгән кадәр хезмәт куюыбыз сезгә мәгълүм. Быел көзгә бергә тормыш коруыбызга 52 ел булачак иде. Гомер тиз узды. 52 ел ике ел кебек узды да китте. Тормышта савыт-саба шалтырамый тормый дигән сүз бар. Безнең кухнядан бер генә тәлинкә дә идәнгә очмады, һәрвакыт аңлашып яшәдек. Мин йортка кергән кеше, аның туганнары да, минем туганнар да хөрмәт итешеп яшәдек. Минем әнине дә бик хөрмәт итеп яшәде. Ике бала үстергән идек, бер балабыз иртәрәк китеп барды. Шөкер, Булатыбыз бар. Ул бүген төнлә Истанбулдан кайтып җитеште.

Ходай Тәгалә шулай дөньядан китәргә яралткан. Дөрес тә яралткан, мәңге яшәп булмый. Мин дә китәчәкмен вакыты җиткәч. Бу минутта бик авыр. Резеда, тыныч йокла. Очрашуыбыз әле булачак».

Казан ишегалларының берсендә чын татарча, сабыр, җылы хушлашу иде бу.

«Ул гомерен университетка багышлады»

«Ул мине фән кешесе итеп күрә иде. Аның кул астында диссертация яздым. Әмма мин журналистикага китеп бардым», — ди шәкертләренең берсе, ТР Президент Аппаратында эшләүче Ләззәт Хәйдәров. «Без бирегә бөтен классыбыз белән килдек», — ди журналист Ләйсән Фәизова.

Галимәнең җәсәден Самосыроводагы Мөселман зиратына алып киттеләр. Ишегалдында басып калган хезмәттәшләре — әдәбият галимнәре янына киләм. Менә нинди фикерләр әйттеләр алар мәрхүмә турында:

Нинди масштаблы галим иде! Мәскәү аспирантурасын тәмамлаган кеше иде бит ул! 1963 елдан башлап, университетта реформалар булганчыга кадәр укытты. Университетка багышланган гомер.

Яңа университет оешкач укытмады инде ул. Яше дә булгач, 78ләр булган бит инде ул вакытта, «Үземне фән дөньясына багышлыйм», — диде. Китаплар язды, ике-өч китабы чыкты.

«Татар әдәбияты тарихы»ның дүртенче томында фәнни редактор да иде. Фатих Әмирханга бик шәп мәкалә язды. Искиткеч!

Ул теоретикларны тәрбияләгән галимә иде. Теләсә кайсы галим фән мәктәбе калдырмый. Ул фән мәктәбе калдырды. Масштаблы фикер йөртә белә иде. Мәкаләләре бик тирән иде.

Мин аның студентларга Коръәнне өйрәнүе турында сөйләгәнен хәтерлим. Ул аны фәнни күзлектән карый иде. Резеда апа фән дөньясында новатор иде, кыя кебек калкып торган галимә иде.

Без аның янына үзебез бара идек. Фәнни консультацияләргә дә йөрдек. Ул бик кунакчыл кеше иде. Зөфәр абый безгә поднос белән чәйләр чыгара иде. Бер-берсен бик хөрмәтләп яшәделәр.

Үзләрен кумир дәрәҗәсенә күтәргән кешеләр бар. Бу андый түгел иде. Башкаларны борчымаска, проблема ясамаска тырышкан холык иде. Тормышы да бәхетле булды. Матур гына торып ашаган, аннары… Бәхетле үлем. Соңгы вакытларда урамга бик чыгып йөрмәде.

Резеда апа көчле характерлы да, романтик рухлы да, ә Зөфәр абый нечкә күңелле шәхес. Зөфәр абый Резеда апаны бик карый, илаһилаштыра иде. Алар икесе ике зур шәхес, ләкин алар икесе бербөтенгә әйләнгәннәр иде инде. Икесе дә бик зыялы шәхесләр иде. Алар дан-шөһрәткә омтылмыйча, гомерләре буе шушы фатирда тордылар. Зөфәр абый да титаник эшләр эшләде. Алар чын галимнәр булды.

Аның хезмәтләре буенча дипломнар яздырганыбыз бармы икән әле? Яздырырга кирәк. Ул яздыруларга мохтаҗ түгел иде. 85 яшьлеген дә туган ягында — Шырданда уздырган. Ул кафедрада юбилейлар уздыруга да каршы килде. Бу озатуны да кайдадыр башка урында оештыруга мохтаҗ булмагандыр.

Кызлары бик фаҗигале үлде аларның. Кызы үлгәнен эчтән кичерде. Минем сеңлем үлгәч килеп: «Әниең нихәл?» — дип сорады. «Күнегеп тә килә», — дим. «Күнекми, кабер тактасына кадәр», — диде. Кызы үлгән иде бит инде ул вакытта… Әйтте дә китеп барды. Күп сөйләшеп тормады. Уникаль кеше иде.

«Резеда апа кешегә канат куя белә иде»

Филология фәннәре докторы, профессор Хатип Миңнегулов: «Резеда Ганиева башкалар өчен яшәде. Ул шәкертләр тәрбияләде. Алардан безнең халкыбызга, милли яшәешебезгә уңай йогынтысы булырлык эш таләп итте. Аның укучылары, аспирантлары Резеда Кадыйровнага гомере буе рәхмәтле. Без аның белән бергә эшләдек, бик таләпчән, кыю булды, тәнкыйтен дә әйтә иде. Аның гомер юлы вөҗданлы юл булды. Үз шундый дәрәҗәләргә үз тырышлыгы белән иреште. Без әле милли, иҗтимагый тормышыбызда аның эшчәнлеген, хезмәтләрен тиешенчә бәяләп тә бетерә алмадык, аңа тиешенчә игътибар да булмады. Резеда Ганиеваның хезмәтләрен өйрәнеп, исемен мәңгеләштерү безнең бурыч булып тора».

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин: «Дөнья сәер хәлгә килде. Борчулы, аңлаешсыз агымда бара. Шуңа олы югалтуларыбыз да килеп кушыла. Моны милләтебез өчен авыр хәл итеп карыйм. Чөнки татарны татар итеп яшәтүгә күп көч куйган, татар гуманитар фәнен югары биеклекләргә җиткергән, төрки дөньяга таныткан буын китә. Резеда Кадыйровна шуларның берсе һәм бик үзенчәлеклесе. Ул үзенчә яшәде, үзенчә сөйләде, үзенчә фикер йөртте.

Дөнья агышы төрле хәлгә килде: студентлар үзгәрде, фәнгә мөнәсәбәт үзгәрде, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә дөньяга караш үзгәреп торды. Әмма Резеда Кадыйровнаның тоткан юлы, принциплары бар иде. Кешеләргә мөнәсәбәте нинди булган — ул шул рухта яшәде. Мин бу йортка 40 ел элек баса башлаган идем, биредә Зөфәр ага Рәмиев белән танышкан идем, ИЯЛИны да алардан ишеттем. Хәзер 30 елдан артык Зөфәр ага белән бергә хезмәт куябыз.

Резеда Кадыйровна бер яктан шәкертләр тәрбияләсә, икенче яктан академик фән өлкәсенә хезмәтләре белән өлеш кертте, аны камилләштерү өлкәсендә дә күп эш башкарды. Без быел Зөфәр абый Рәмиевның Тукайга бәйле хезмәтләрен искә алып, аны Тукай бүләгенә тәкъдим иттек. Зөфәр абыйның бу хезмәтләрендә Резеда Кадыйровнаның өлеше булгандыр дип уйлыйм. Аның боларны белеп китүе дә күңелендә тынычлык уяткандыр. Алга таба Резеда Кадыйровнаның эшләрен дәвам итү — безнең бурычыбыз».

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Резеда апабыз чын мәгънәсендә илаһи зат иде. Резеда апа илаһ белән сөйләшкән шикелле сүз белән идарә итә белә иде, туган телебезгә бирелгәнлеге барыбызга да мәгълүм иде. Ул шигърият турында сөйләшкәндә көнкүреш дәрәҗәсендә сөйләшми иде һәм шагыйрьләрдән дә шуны таләп итә иде. Аның укучылары булган шагыйрьләр моны алга таба да дәвам итәрләр дип уйлыйм. Резеда Кадыйровнага нык бурычлымын: аның киңәшләренә һәм тәнкыйть сүзенә таяндым».

Журналист Илдар Кыямов: "Биредә басып торучылар бәхетле дип саныйм, чөнки алар татар филологиясе факультетында Резеда Ганиева, Мөхәммәт Мәһдиев, Хатыйп Миңнегулов кебек зур шәхесләрдән сабак алган кешеләр. Шәхсән миңа татар факультетында уку насыйп булмады, мин журналистикада укыдым. Ләкин безне язмыш туганнар буларак очраштырды. Ул үз туганым булмаса да, җәмәгатем Мөршидә ягыннан кардәшебез иде. Биредә бер төркем Олы Шырдан авылы кешеләре басып тора. Алар бигүк якын туганнар да булмасалар да — бишенче, алтынчы, җиденче буынмы икән — Резеда апа аларны үз туганнарының балалары кебек кабул итә иде.

Мин кияү статусында гына булсам да, бу йортта еш кунак булырга туры килә иде. Тормыш мәшәкате белән генә ашыгып килеп керсәң, утыр әле, чәй эчеп кит әле, су булса да эчеп кит инде, дип кыстап, якын итә белә иде. Ул зур галимә булудан тыш, татар җанлы татар апасы, татар хатыны булып та кала белде. Резеда Кадыйровна кешегә канат куя белә иде. Юк кына эшең өчен дә очындырып, әйтерсең лә син фундаменталь хезмәт өстендә эшлисең, кызыксына иде. Шырдан тарихын язарга ымсындыра иде. Аның яныннан канатланып чыгып китә идем. Зөфәр абый да хәзер хатыны турында китап яза, ни кызганыч, Резеда апа гына аны күрә алмады. Бу — Ходайның тәкъдире. Без әле Резеда апаны тагын күп мәҗлесләрдә зурларбыз. Рухы шат булсын!»

Казан федераль университетының Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина: «Ыгы-зыгы арасында бу хәбәр тукталып уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга булды. Арабыздан Резеда Кадыйровна китеп барды. Гомерен классик әдәбият гыйлемен югары дәрәҗәгә күтәрелүгә багышлаган олуг галимәләрнең берсе иде. Ул әдәбиятны рухи дөнья, рухи кыйммәтләр дәрәҗәсендә җан эше итеп башкаручы иде. Резеда Кадыйровна үзеннән соң бер буын көчле белемле галимнәр формалаштырып калдырды. Аның эше безнең әдәбият кафедрасында дәвам иттерелә. Ходай Зөфәр абыйга җиңеллек бирсен».

  • Резеда Кадыйр кызы Ганиева — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Казан дәүләт университетында 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы.
  • 1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрь) Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100