Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихи әсәр халыкның милли үзаңын уята, ләкин театрлар аны куймый. Ни өчен?

Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале кысаларында узган тематик очрашуларның берсендә гаять актуаль проблема күтәрелде — тарихи шәхесләрнең театр сәхнәсендә гәүдәләнеше.

news_top_970_100
Тарихи әсәр халыкның милли үзаңын уята, ләкин театрлар аны куймый. Ни өчен?
Абдул Фархан

Тематик очрашуның кунагы — халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, бүгенге көндә тарихи темага пьесалар язучы, мөгаен, бердәнбер драматургтыр, гәрчә каләмдәшләре аны драматургка санамаса да. Үзе шулай ди.

Ркаил Зәйдулла: «Мине тарихи шәхесләр темасы җәлеп итә. Шул темага шактый гына әсәрләрем бар. Мәсәлән, Колшәрифкә багышланган „Соңгы татар“ пьесасы. Мин аның тормышы, татар тарихында тоткан урыны белән кызыксынып китеп роман да яза башлаган идем, ул тәмамланмаган. Ул бит өчпочмаклы мәхәббәт романы гына түгел — тиз языла алмый, казынырга кирәк. Тарихи темага пьеса язганда да бик күп өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, белгәнеңнең 95 проценты пьесага керми. Бик тарихи язсаң, ул кызыксыз була һәм беркемгә дә кирәкми…»

Куелган тарихи әсәр тарихы

Алга таба спикер чыгышын тарихи пьесаларның театраль тарихы белән дәвам итте.

«Үлеп яратты» — Илгиз Зәйниевның диплом спектакле. Спектакльнең премьерасы 2011 елның декабрендә булды, 2016 елда соңгы тапкыр күрсәтелде. Төп рольне Дания Нуруллина башкарды. Спектакльдә сүз мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында беренче казыя Мөхлисә Бубый турында бара.

«Мөхлисә Бубыйны тарих белән кызыксынучылар гына белә иде. Ул шушы спектакльдән соң милли каһарманга әверелде. Аның исемен йөрткән клублар бар, юбилейларын үткәрәләр. Югыйсә, Искәндәр Хәйруллин һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиевлар спектакль озак баралмас, „лозунговыйрак“ дигән иделәр. Спектакль бик уңышлы булып чыкты — биш ел барды. Уйландыра торган спектакль өчен бу күп вакыт. Әле тагын да барыр иде, дөресен әйткәндә, өстеннән шикаятьләр яздылар. Әлбәттә, сәбәбен алай дип аңлатмадылар, ләкин ул хатларның йогынтысы булгандыр», — диде Ркаил Зәйдулла.

«Халыклар дуслыгына каршы чыга дип тәнкыйтьләүчеләр булды. Ләкин тамашачы да кимегән иде инде. Без, әлбәттә, доносларга игътибар итмибез. Минем шәхсән үземә аларга җавап әзерләргә туры килде. Шикаятьләрне татар фамилияле кешеләр язды. Әсәрдә Дәүләтов һәм Корбанов фамилияле ике тикшерүче һәм Матрена исемле конвоир бар. Шикаятьтә конвоирның рус хатыны булуы рус-татар дуслыгына зыян китерә дип язганнар иде. Югыйсә, ике тикшерүче татар фамилияле иде бит. Кайбер әйберләрдә уйламаганда-көтмәгәндә әшәкелек күрүләр бар инде ул. Ә бит монда бер татарларның икенче татарларны юк итүе турында сүз бара иде», — дип аңлатты ул вакытта Камал театрының әдәби бүлеген җитәкләгән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Куелмаган тарихи әсәрләр тарихы

Ркаил Зәйдулла: «Соңгы татар» дигән пьесам бар. Ул беркайда да куелмады һәм якын арада куелуы да икеле. Тема бик четерекле — Мәскәүнең Казанны яулап алуы. Шуңа күрә якын елларда режиссерлар аңа алынырга җөрьәт итмәс. Ләкин әсәр язылган, китапта басылып чыкты — укырга мөмкин. Тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләр сәхнәдә куелудан бигрәк уку өчен дә кызыклы.

Фәрит Бикчәнтәев минем «Хан һәм шагыйрь» әсәренә кызыксынып алынган иде. Аннары суынды ул нишләптер. Бу - тарихи легендага нигезләнгән трагедия. Әсәрдә вакыйгалар 1359 елда бара. Бирдебәк хан белән шагыйрь Әхмәт бик охшаш була һәм урыннарын алмаша. Алмашкач, монысы чын ханнан да дәһшәтлерәк булып чыга. Аннары Бикчәнтәевның күңеле суынды да «Мөһаҗирләр» идеясенә кайтып төште. Шуны куярга җыена бугай.

«Ашина» дигән пьесам буенча Тинчурин театрында эскиз куелды. Ул су күтәрелгәч авылны су басу турында. Малайны су астыннан бүре коткарып кала. Пьесага нигез итеп риваять алынган. Борынгы заманнарда гел сугышлар булып торган бит инде. Җир өчен сугышканнар. Ирләрне кырып бетергәч, кабилә башкасы эчендә эреп югала — бер генә ДНКлы халык юк. Башкортлар гына булса инде — җитмеш ырулары бар бугай. Мин яшь чакта җиде ыру иде. Алар дөньяда бердәнбер шундый халык. Сүз ул хакта түгел. Бер риваять бар — кабиләдән бер бала гына кала һәм аны ана бүре табып үстерә. Шуннан төрки халык яңадан тернәкләнеп, күтәрелеп китә…

Тамашачыда өмет калдырырга кирәк — мин сәнгатьнең ролен шунда күрәм. Өметсезлеккә бирелергә теләгән кешгә бездә мөмкинлекләр күп. Язучының миссиясе өмет һәм юл күрсәтү. Бу юлда тарихи әсәрләр зур роль уйный, ләкин алар, дөресен әйткәндә, җитенкерәми».

Татар театрының легендар тарихи әсәрләре

Ркаил Зәйдулладан театрларда куелып шәхесне таныткан һәм татар тарихында калган тарихи спектакльләргә хатирә-экскурсия: «Мин Туфан Миңнуллинның «Канкай улы Бәхтияр”ен хәтерлим. Анда төп геройга: «Бүрегеңне сал», - дигәч, ул: «Татарның бүреге башы белән бергә салына», - ди. Алай булганмы-юкмы — билгесез, ләкин бит ул горурлык уята!

Аңарчы кем белә иде инде Бәхтияр Канкаевны? Ә хәзер ул милли геройларыбызның берсе. Злобин роман язмаган булса, Салават Юлаев та популярлыкка ирешмәс иде. Аннары китте бит инде аның турында драмалар, шигырьләр… Югыйсә, хәзергечә әйтсәк, Бәхтияр Канкаев та, Салават Юлаев та полевой командирлар гына.

Милләт тарихи мифсыз тора алмый. Милли каһарман юк икән, аны язучылар уйлап чыгарырга тиеш. Чөнки алга таба барганда ориентирлар булырга тиеш.

Тарихи әсәр язуның төп максаты — халыкның милли үзаңын уяту. Кызганыч, безнең татарда ул бик түбән. Туксанынчы елларда һәм аннан соң прозада күпме әсәрләр чыкты. Ләкин халыкка театрда куелган әсәр ныграк тәэсир ясый дип уйлыйм. Нурихан Фәттахның Камалда куелган «Кол Гали» әсәрен алыйк. Дөресен генә әйткәндә, бу да мифология — тарихта Кол Галинең кайда яшәгәнлеге төгәл билгеле түгел. Башкортлар аны әйле башкорты булган дип китаплар чыгара. Америкадагы тарихчы Юлай Шамильоглу аны хәзерге Төркия территориясендә — Анатолиядә яшәгән дип саный. Чөнки "Кыйссаи Йосыф"та угыз сүзләре бар ди. Нурихан Фәттах аны бик җиңел хәл итә — угызлар арасына барып кайткан ди, шуңа андагы сүзләр кереп китү табигый килеп чыга.

Шул уңайдан бер мәзәк: Зөлфәт Хәким туган якларына — Түбән Кама районына кайткач, Рафаэль Сәхәбиевне утыртып, тирә-якны күрсәтергә алып чыгып китә. Тауларга күрсәтеп: «Монда Кол Гали «Кыйссаи Йосыф”ны язган», ди. Сәхәби: «Чыганак кайда?» - дип сорый. «Нинди чыганак?! Шундый гүзәл җирдә генә андый әсәрләр язып була», - ди Зөлфәт Хәким.

Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәре әкияткә тиң булуы белән кызыклы. Безнең Нурихан ага белән күрешеп, сөйләшеп утырган бар, ул бу әсәр турында сүз чыккач кул гына селтәде, «яшьлек әсәре» ди. Аның бит әле тагын да тирәнгә кереп киткән Атлантида турындагы әсәре бар. Атлантидада безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән дигән фикердә нинди фән булырга мөмкин — мин күз алдына китерә алмыйм. Рафаэль Сибгатов «Аргументы есть?» - дип сорый икән язучыдан. «Аргументов нет, но я так чувствую», - дигән Нурихан ага. Монда язучының интуициясе дигән әйбер бар.

ххх

Михаил Покровский «История — это политика, опрокинутая в прошлое», - ди. «Тарих — ул артка караган фантастика», - дип әйткән кемдер. Тарихи әсәрне ике төрле язып була: әкият итеп һәм бүгенге көнгә бәйләп — параллельләр уздырып.

Кайбер тарихи әсәрләр — чып-чын иҗат фантазиясе. Ләкин ул халыкта тарихи хәтерне уятырга һәм милли үзаңны күтәрергә ярдәм иткән кирәкле әсәрләрнең берсе.

Яшьләр өчен тарихи әсәрләрнең әкият формасындагы, астыртын мәгънәләр эзләүче әзерлеклерәк тамашачыга бүгенге дөнья белән параллель үткәрү әйбәт. Нинди заманда яшәгәнебезне беләбез — әлеге дә баягы «Эзоп теле» кереп бара инде. Әдәби әсәр туры маңгайга бәреп әйткәнне яратмый, образлар аша, кинаяләр, ишарәләр белән әйткәнне ярата.

Шәхсән минем өчен тарихилыкны файдаланып, бүгенге заман турында сүз алып бару кызыклы. Мин шул яккарак авышам. Без нинди халык? Без кая барабыз? Хәзергебез нигә мондый? Киләчәгебез булырмы? Минем максатым шундый сораулар белән төрле фикерләр уяту». 

Сорау-җавап:

— Фәнни тарихны күп укыдым. Ләкин минем тарихның фән булуына шигем бар. Берсе бер төрле яза, икенчесе аны бетереп ташлый.

— Ә сез кайсына таянасыз?

— Үз фантазиямә таянам.

ххх

Хәзер әлеге тематик очрашудан читкәрәк китеп, уйлап карыйк — кайсы театрда тарихи хәтерне яңарткан, шәхесләребез белән горурлык уяткан әсәрләр бар? Кариев театрында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында әсәр чыкты. Аның да чыгу тарихы Кариев театры актрисасының юбилее һәм шушы темага Айгөл Әхмәтгалиеваның үз инициативасы белән пьеса язуына бәйле. Әлбәттә, ни сәбәпле чыгуы мөһим түгел, ә мөһиме — театр репертуарында беренче татар актрисасы турында әсәр бар.

Тинчурин театры «Галәм. Әгъләм» поэтик әсәрен чыгарды. «Әлиф» егетләре «Дәрдмәнд”не. Түбән Кама татар дәүләт театры — Сәгыйть Рәмиев шигыренә нигезләнеп тулы бер хореографик спектакль куйды. Болар өчесе дә Туфан Имаметдинов әсәре.

Әлмәт театрында «Кайда минем илем?» документаль спектакле бара. Проект буларак, ел саен Саҗидә Сөләйманова турында шигъри кичә әзерли. Фәридә Исмәгыйлеваның Солтангалиев шәхесен сәхнәгә чыгарасы килү хыялын беләм.

Заманында Тинчурин театрында «Йосыф-Зөләйха”, «Соңгы риваять» спектакльләре барды. Хәзер «Сәйдәш. Йокысызлык» бар. Ул бераз башка форматтагы үзенчәлекле спектакль.

Камал театрының Кече сәхнәсендә заманында кызыклы проектлар бар иде. Әйтик, «Ияләр», «Дәрдмәнд»…

Әмма хәзерге вакытта бер театрда да зур форматлы тарихи әсәрләр юк. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсы бар. Ләкин ул башка сәнгать. Һәм бик сирәк күрсәтелә — елга бер-ике булса рәхмәт, диярсең.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Әлфия Авзаловага багышланган «Әлфия» спектакле бар.

«Руслар кыска гына сериаллар төшерәләр. Мәсәлән, Троцкийлар, Котовскийлар турында. Бәлки, безгә дә театрдан гына көтмәскәдер. „Ни өчен театрлар куймыйсыз?“ - диләр. Куябыз. Биш елга бер тапкыр. Күбрәк ярамый. Кино белән дә күрсәтеп була», — ди Нияз Игъламов.

Гафу итегез, Татарстанда унбиш дәүләт театры бар. Тугызы чиста татар драма театры. Ә зур форматлы тарихи әсәрләр юк. «Кол Гали», «Итил суы ака торур» кебекләр…

Тамашачы йөри дисәгез, бу сәбәп түгел. Ни өчен без театраль менеджмент дип сөйләнәбез. Театраль менеджмент ул тарихи спектакльгә тамашачы аз йөри дигән нәтиҗә чыгарып кую түгел, ә халыкны җәлеп итү чараларын табу.

Ә кино? Әйе, ул да кирәк. Әмма татарның үз киносын булдыру өмете елдан-ел кими бар. Әнә, Муса Җәлил турында зур кино ясарга хыялланып, Нәсүр Юрушбаев йөри. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында кино төшерү теләге белән янып йөрүчеләр дә бар иде. Әлегә каһарманнарга килсәк, республика ярдәме белән зур кино буларак, «Девятаев» кына төшерелде.

Милли каһарманнарны күрсәтүне арзанлы кинога ягып калдыру да дөрес түгелдер. Без шул акчага арзанлы кино ясаганчы, затлы спектакль ясый алабыз түгелме? Мин затлы спектакльгә тавыш бирәм!

«Милли каһарманнарыбыз — милләтнең алга бару өчен ориентирлары», — диде Ркаил Зәйдулла. Театр сәхнәсеннән күрсәтегез безгә ул маякларны. 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100