Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Александр Матросовның авылдашлары: «Мондагы халык әзрәк ниерәк инде... татаррак...»

Хәбәрчебез Учалы районының Кунакбай авылында булып кайтты. Әлеге авыл тарихы һәм аның бүгенгесе авылның агинәйләре - өлкән буын ханымнары күзлегеннән.

news_top_970_100
Александр Матросовның авылдашлары: «Мондагы халык әзрәк ниерәк инде... татаррак...»
Рәмис Нәҗмиев

Учалы районында унике типтәр авылы бар. Кунакбай — шуларның берсе, иң билгелесе. Александар Матросов, ягъни Шакирьян Мөхәммәтҗановның туган авылы буларак та билгеле ул.

Энциклопедияләрдән:

  • Типтәр атамасының нигезе ачыкланмаган. Татар энциклопедиясе аларны татар халкының субэтник төркеме дип бирә. 1926 елгы халык санын алуда 27,4 кеше типтәр дип теркәлгән. Типтәрләрнең килеп чыгышында татарлар һәм җирле фин-угыр халыклары катнаша дип ассызыклый энциклопедия. 20 йөзнең урталарына социаль төркем буларак Идел-Урал төркеме татарлары һәм өлешчә башкортлар тарафыннан ассимиляцияләшә, диелә.
  • Башкорт энциклопедиясе Башкортстанда 17 гасырдан билгеле сословие дип билгели. Шулай ук этимологиясенең билгеле булмавын әйтә, әмма бер төркем галимнәр фикеренчә, фарсыча «дәфтәр» сүзеннән булу мөмкинлеге әйтелә. Шунда ук «тибелгән» сүзеннән булуы да күрсәтелә. Беренче типтәрләрнең үз общинасыннан куылган асаба башкортлар булуы да билгеләп үтелә, янәсе, алар бу төркемгә вакытлыча кереп, соңрак кире үз общиналарына кайта алганнар. Типтәрләр 1886 елда сословие буларак юкка чыгарылган, 19 гасыр ахыры — 20 гасыр башында алар үзләрен этник чыгышлары белән тәңгәлләштерәләр, бер өлеше типтәр атамасы астында кала. Соңгы тапкыр типтәр атамасы 1926 елгы халык санын алуда күрсәтелә.

Мин Кунакбай авылына килгән көнне биредә авылның ике агинәе — Зөһрә апа Алсынбаева һәм Сәлвә апа Хөснияроваларның юбилей бәйрәме иде. Авыл клубында бәйрәм тантанасына һәм мәҗлесенә туры килдек.

Кунакбай авылы китапханәсе мөдире Айгөл Фәхретдинова: «Китапларда типтәр сүзен дәфтәр, килешү мәгънәсендә дә, тибелгән (отвергнутые люди) мәгънәсендә дә дип язалар. Болар барысы да версияләр инде. Салым түләми торган йомышлы татарлар дип язылган. Халыкта: „Иле типкән ир булмас, көтү типкән мал булмас, йөрәк типкән (отвергнутый сердцем) яр булмас“ дигән сүз бар. „Типтәрләр безнең ‚ерләргә‘ 1743-1750 елларда күчеп килгән. Алар арасында башкортлар да, татарлар да, башка халык вәкилләре дә булган“, дип язалар».

Айгөл Фәхретдинова төп чыгышы белән «башкортча сөйләшә торган, Сәфәр дигән типтәр авылыннан». Дүрт ел элек аңа монда эшкә килергә туры килгән. Чөнки өйләре янып киткәч, район хакимияте Кунакбайдан яшәү урыны — иске балалар бакчасын биргән.

Авыл халкының сөйләмен үзгәртмичә язам.

«Минем иптәшем — шорник, атларны киендерә. Ул халык һөнәрчелеге остасы да булгач, район хакимияте ярдәм итте. Без шул йортны ремонтлап сыктык.

Учалы районында унике типтәр авылы бар. Кунакбай, Аккужа, Морасай, Силуч, Сәфәр… Мин Сәфәр диалекты белән һөйләшәм инде. Авыллар тураһында китаплар бар бит инде. Сәфәрнеке, Ахундыкы, Уральскиныкы да бар. Бу авылда язусылар булмагангамы — китап юк. Андый басма булса, китапханәче өчен өстәл китабы булыр иде. Мин 20 елдан ашу Сәфәр авылында китапханәдә эшләдем, авыл китабы сыккас, энциклопедия кебек булды. Нимә тотып эшләйем дисәң дә — анда бар. «Мәгълүмат йыйайыкмы, язусыларга мөрәҗәгать итикме?» — дип тә әйтеп карадым. Бәлки, башка кешеләргә бик кирәкмидер дә, китапханасыга бик нык кирәк. Авылны белмәгән читтән килгән кешегә авыр инде».

Таңсылу Йосыпова: «Мин һуңгы татарча укыган класс. Укыганда авырга туры килде — татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен Казаннан алдырып укыдык. Минең арттан килгәннәр бөтәһе дә башкортча укыды. Без бүген Кунакбайны башкорт иткән укытусының юбилеен байрам итәбез.

Миңа бар агай шәҗәрәне язып биргән иде. Без нисек татар? Ул агай язып калдырганса, Арслан баба сукындырудан касып Казаннан Өрген дигән авылга килеп утырган. Ул агай болай дип әйтә: кемнәр сукындырылган татарлар — алар керәшеннәр, ә сукындырудан касып килгәннәр — типтәрләр. Типтәрләр түгел — типтәреләр (Тип тәрегә).

Өрген тирәсендә бер Әхмәдулла дигән бабай булды. Шул сөйли иде: «Өрген ягына тезеп куеп халыкны сукындырырга иткәс, „Тибегез тәрене“ дип сукынмаганнар, баш бирмәгәннәр», — дип. Бу башкортларның исконный җирләре булган, восстаниеләр күтәрелгән инде. Бөтен яулар шуннан үткән. Ошо Кунакбай авылы гына өс тапкыр яндырылган. Аннан суң да баш салмагас, карательләр килеп, бөтен халыкты сөргәннәр, исконный халык монда бик калмаган. Төрле халык күсеп килгән монда.

Арслан мулланың шәҗәрәсе бик зур. Ярты авылдан да күп. Арслан мулланың кабере дә бар. Бернисә ел элек язуы да бар диләр иде. Ул юлдан ситтә утыра. Арслан мулланың дүртенсе буыныннан минем өләсәем китә. Әмма Мин татар дип язылганмын. Минем кодагыем Илсеголныкы, ул башкорт. Типтәр булсам да, мин кап-кара башкортка бардым. Балаларым башкорт дип язылган. Без шулай хәзер, буталып беттек.

Тагыны шунысы — типтәр телен үзгәртә. Мин шуны окшатмаем. Мин башкортка бардым да, башкортса сөйләшеп алдым да киттем. Безнең авылда өс татар апае бар — алар бервакытта да телен ташламый. Ә безнең халык… күсеп килгәне шуннан да беленә.

Безнең үз йолаларыбыз бар инде. Без бит инде "с" хәрефе белән сөйләшәбез. Сыскылдаклар дип тә әйтәләр».

Рәйсә апа Төхфәтуллина: «Минем инәемнәр Татариянеке. Үзем Иглинода туганмын. Татариянең Абдрахман авылы һәйкәлендә сугышта үлгән әтиемнең исеме тора. Әтием медицина курсларын бетергән булгач, икенче көнне үк сугышка алганнар. Сугыштан соң мин Абдрахман авылына барып әтиемнең иптәше белән күрештем, ул авылда фельдшер булып эшли иде. Татариягә барсак, агай-энеләр: „Башкорт булып беткәнсең, туганым“, - диләр. Шулай да мин татарча сөйләшәм инде. „Рәйсә апа иркә ул, иркә булганга пычак дип әйтә“, - дип көләләр иде мондагылар. Мин монда килен булып төштем. 32 ел фельдшер булып эшләдем. Бу як халкы яман әйбәт. Без башта Иглин районында тордык. Анда пычрак, монда халык бөтенләй икенче».

Юбилярларны котларга Зөһрә апаның укучысы, Башкортстан фәннәр академиясе галиме, филология фәннәре докторы, фольклорчы Гөлнур Хөсәенова кайткан. Биредә аның чыгышының бер өлешен бирәм.

Гөлнур Хөсәенова: «Безнең авылда бик күркәм олы йөрәкле кешеләр күп булды. Аларның күпләре хәзер бу дөньяда юк. Без ниндидер уңышларга ирешкәнбез икән, бу — шушы авыл мохитендә үскән, шушы авылдашларыбызның менталилетында күтәрелгән кешеләр буларак ирешкәнбездер. Иң мөһиме - без укытучыларыбыздан уңдык. Безнең Фәннәр академиясенең 62 генә кешелек институтында өч кеше Кунакбай урта мәктәбеннән икән — бу инде укытучыларыбызга югары бәһа. Аларның өчесе дә Зөһрә Алсынбаева укучылары. Уйлап карагыз — безнең республикада бит 54 район!

Мин Шакирьян Мөхәммәтҗановның исеме кайтарылуга да бик шатмын. Дөреслек өчен көрәшкән агайларга зур рәхмәт. Мин әле дә хәтерлим, бәбкә көткән вакытта Миргасыйм агайның туктап: «Шакирьян кайтса, без ошо тирәдә җир алышлы уйный торган идек», - дигәненә ышанмый, әкият итеп карый торган идем. Нишләп инде Александр Матросов шушында кайтып җир алышлы уйнап йөрсен?! Ә ул җитди итеп шулай әйтә иде. Азакта бит инде Фуат агайның да әйткәне булды. Шуннан Шакирьян Мөхәммәтҗанов турындагы документларны күтәреп, аның безнең авылныкы икәне билгеле булгач, халык әйтсә хак әйтә, утсыз төтен булмый ди, шушы өлкән яшьтәге кешеләрнең сүзләре дөрес булуына ышандым. Хәзер дә: «Син кем?» дип сорасалар, «Мин Табын кызы, мин Кунакбай кызы, мин Шакирьян Мөхәммәтйәновның авылдашы», - дип әйтәм.

Сер түгел, безне бит инде: «Сез башкорт түгел», - дип әзрәк кимсетәләр кайчагында. Ул дөрес түгел! Алай дип әйтәләр наданнар. Тарихка күз салсаң, без шул ук башкортлар. Ә безнең һөйләштә һ урынына с хәрефе икән, безнең башкортларда шулай. Башкорт бай ул. Бу башкортның бер һөйләше. Шуңа күрә бер дә тартынмыйча, «без башкортлар», дип әйтә алабыз. Казанда 2006 елда минем укусым кандидатлык диссертациясе яклады. Ул 80 яшьлек өлкән галимнән сорады. Мәкальләр буенча белгеч иде ул. «Мөхәммәт агай, әйтегез әле, минем етәксем нинди милләттән?» - ди. Укучым үзе Гафури районыннан, Гафури башкортларыннан. Агай миңа бер генә карады да: «Башкорт, тау башкорты», - ди. Әй шунда шатланганымны белсәгез!

Бүген сокланып карап торам. Әгәр без ысынлап та башкортлар булмасак, ошондый сәхнәдә ошондый егетләр-кызлар ошондый матур биюләр-җырлар күрсәтерләр идеме?! Ошондый борынгы йолаларыбызны күрер идекме? Сау булайык! Үзебезнең бәрәкәтле Кунакбай җирендә куанышып яшәек! Безнең милләтебезгә, телебезгә сөю тәрбияләгән укытучыларыбызга рәхмәт!»

Кичәдән соң Кунакбайның агинәйләре белән китапханәдә фикер алыштык.

Мөхтәрәмә Галимьянова: «Мин Әбйәлил районыннан. Хезмәт ветераны. Доярка булып пенсиягә сыкканмын. Яшь вакытта йырлай торганыек. Монда ансамбльгә йөрмим. Картаеп кителде лә. Миңа бу як ошый. Яшь вакытта яшәдек тә аннары китеп, ирем үлгәс кире килдем бу якка. Бу як халкы һәйбәт, миңа окшай. Яшьтән үк окшай. Монда яшәмәгәндә дә „Син кайсы районнан?“ дигәс, „Учалы“, дия идем. Мондагы халык аерыла, болар әзрәк ниерәк инде… татаррак…»

Ветеран укытучы Гөлфирә Рәхмәтуллина: «Ошондагы 11 авыл - ул типтәр авылы дип атала. "Һ" урынына "с" дип әйтәбез. Башкорт теленең диалекты гына ул. Без башкортбыз. Без сын башкортлар! Башкортның аның төрле диалектлары бар. Мин югары белемле рус теле һәм әдәияты укытучысы. 43 ел мәктәптә эшләдем. Ошо авылда тудым, ошондап үстем, институтка барып укып килдем, ошо авыл егетенә кияүгә чыктым, ошонда яшәдем, ошонда үләргә утырам.

Безнең ата-бабалар 17нче буат (гасыр) урталарында Казан тирәсендә Исет елгасы буенда яшәгәннәр. Әнә шуннан алар күсеп килгәннәр. Хәзер XVII буат уртасыннан XXI буатка кадәр алар күптән ассимиляцияшеп, шушы җирләргә килеп урнашкач, бөтенләй башкортлашып беткәннәр.

Мәктәптә безнең әдәби башкорт теле укытыла инде. Әнә шулай без ничә буат буена башкортка әйләнгәнбез инде. Башкортның да күп ырулары бар бит аның. Без үзебез табыннар. Җыры да бар бит: «Без үзебез табындар, чал Ирәмәл тавыбыз, Уйсан Яек суыбыз». Күтәрмәгә чыксам, Ирәмәл тавы күренеп тора. Яек — Урал елгасы. «Без Табын башкортлары», дип мин дәлилли итә алам, кат-кат кабатлый алам».

Таңсылу Йосыпова: «Без типтәрбез. Ул мәктәптә татарса укыды. Мин дә».

Гөлфирә Рәхмәтуллина: «Элек Учалы районында гел татарча уку булды, Һади Такташның «Мокамаен», «Шүрәле”не ятладык. Ә азактан инде… Яраклашасың инде менә шулай. Ну без башкорт. Элек безне "даже" татар дип язганнар. Типтәр татар булган инде. Белмәйенсә язганнармы? Нисә еллар буенча башкортса укыйбыз. Без — табын башкорттары…»

Кунакбай авылы мәдәният йортында эшләп килгән «Агинәй» фольклор ансамбле — районда гына түгел, республикада билгеле була бара, ди. Агинәйләрнең Татарстанга килеп үз иҗатларын күрсәтү теләге бар. Әлеге теләкне ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Юмагужина җиткерде.

Ни кызганыч, Татарстаннан читтәге фольклор төркемнәренә игътибарыбыз җитми. Бу минем әлеге дә баягы Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә төрттерүем. Күренә бит — Башкортстанның мишәр авылларына караганда, типтәр авылларында башкортлашу тизрәк темплар белән бара. Әмма типтәр авыллары өчен Казан - данлы, хөрмәтле шәһәр. Нигә әле типтәр авылларындагы апайлар һәм агайларны Казанга китереп, иҗатларын таныту чарасын күрмибез? Без бит моны эшләмичә күпне югалтабыз. Сүз уңаеннан, Кунакбай китапханәсендә татар китаплары юк. Ә нигә юк? Югыйсә, Социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы аша 1000 данә тираж белән чыккан китапның 100 данәсе чит өлкәләрдәге татарларга диелгән ләбаса? Нигә ул китаплар Учалыга килеп җитә алмый? Бу сорау Татарстан китап нәшрияты һәм Бөтендөнья татар конгрессына.

Кунакбай авылы — киләчәге булган зур авыл. Аны Учалы шәһәренә якын урнашкан булуы да киләчәкле итә, әлбәттә. Шәһәрдә комбинатлар бар икән — эш бар. Матур, төзек, зур авыл.

Тагын бер күзәтү — бу якларда көчле хатын-кызлар яши. Дөнья йөген күтәрердәй, тормыш алып барырдай ныклы хатын-кызлар. Агинәйләр… Ак инәйләр… Ак әниләр…

Кунакбай авылының өлкән буынының сандык төпләрендә «татар» дип язылган туу турында таныклыклар саклана. Кунакбай авылының агинәйләре матур итеп татар композиторы Сара Садыйкованы җырлыйлар. Әмма калфак югалган инде…

Гөлфирә Рәхмәтуллина: «Минем карт инәемнән калган калфагым бар иде. Хәзер юк ул…»

Таңсылу Йосыпова: «Бу яка нәкъ менә Учалыныкы. Безнең Кунакбай якасы белән Бәйрәмголныкы арасында аерма зур. Аларның җиңел генә, нигездә мәрйәннәрдән эшләнгән, тәңкәсе аз. Ә Учалы җирендә кольчуга кебек ул. Тарихтан карасак, ул алдан гына түгел, арттан да булган. Мин үземчә уйлыйм инде — безнең халык яугир булган, аркасын да саклаган. Сурәтләрдән күрдем мин аны. Бәлки ул авырлыкны икегә бүлеп торгандыр…»

Әлеге язмага өстәп, Кунакбай авылыннан алып кайткан Арслан мулла шәҗәрәсенең бер кисәген тәкъдим итәм:

Кунакбай авылында сакланган Арслан мулла тарихы

Иван Грозный Казанны басып алып, мәсеттәрзе сиркәү итә (Сөембикә мәсете бигрәк тә матур була, сиркәүгә әйләндергәс тә бәйет сыгаралар), муллараны сукындыралар. Сукынмаган муллаларны Себергә озаталар, хатыннарын, балаларны дарга асалар. Шундый дәһшәтле вакытта Арслан мулла ике хатыны белән хәзерге Өргөн авылына килеп, мулла булып китә. Арслан мулланың кәбере Өргөн авылыннан ситтәрәк, Ялан ерзә юлдан күренеп тора. Элек ул ере ике юл саты булган. Арслан мулланың бер хатыныннан таралган нәселләре Мингажевлар була. Алар Кандыбулакның (Кунакбайның) Югары урамында яшиләр. Икенче хатыныннан таралган нәселәре Чокыраймагында урнаша. Арслан мулланың (фамилиясе безгә килеп етмәгән) дүртенсе буын еһәне Галинең Вәлит һәм Вәли дигән уллары була…

Вәлитнең улдары: Хәмбәли (хатыны Зәйнәп), Әхмәт гади (хатыны Мәймүнә), Әхмәт Азалый (хатыны Сафия), Әхмәт Йәзәри (хатыннары Камилә, Фатыйма), Фәхри Разый.

Вәлинең балалары: Тәфтий (хатыны Гарифә), Мөхәммәди (буйдак), Мөһриямал…

(шәҗәрә тексты редакциядә)

Кунакбай авылы белән танышырга ярдәм иткән Авыл советы рәисе Рөстәм Шәмсетдинов, авыл советы идарәчесе Азат Закиров, авыл китапханәчесе Айгөл Фәрхетдинова, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Юмагужина һәм «Агинәй» фольклор ансамбленә катнашучы Кунакбай авылы ханымнарына рәхмәтемне җиткерәм.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100