Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар ләхете

«Әкият» курчак театры өлкәннәр өчен «Адәмнәр» курчак спектакле чыгарды. Әлегә аның бердәнбер тамашачысы «Татар-информ» хәбәрчесе булды.

news_top_970_100
Татар ләхете
Лариса Пасынкова

«Адәмнәр» — татар әдибе Галимҗан Ибраһимовның үткән гасырның егерменче еллар башында Идел буендагы ачлык фаҗигасенең тетрәндергеч күренешләре тасвирланган повесте. Әсәр совет чорында онытылып торган, бары тик туксанынчы елларда гына кайтарылган.

Спектакль театрның кече залында куелган. Сәхнәдәге декорация кабер авызын хәтерләтә, дөресрәге, вакыйгалар ләхет эчендә бара кебек. Артистлар агачтан корылган зур тартма эчендә уйный. Сәхнә уртасындагы кечкенә кара ширма да табут кебек тоела — анысы курчак уйнату урыны. Тартма эчендә ак кар.

Мин залга кергәндә спектакль прогоны башланмаган иде әле.

— Кар нәрсәдән ясалган? — дип сорыйм тартма эчендә йөргән артистлар — Дилүс Хуҗахмәтов һәм Альбина Шаһалиевадан.

— Ясалма кар ул. Мәскәүдән кайтарттык, — дип җавап бирә театрның баш рәссамы Сергей Рябинин.

— Ул зыянлы түгелме соң? — дим. — Ниндидер химиядер инде ул. И, артистларга «за вредность» түләргә кирәк икән.

— Ул хакта директорыбыз белән сөйләшә аласыз, — дип көлә Дилүс белән Альбина.

— Сөт бирербез. Кәҗә асрый башларга туры килер театрда, — ди прогонга кергән башкарма директор.

Ул да булмады, театрның сәнгать җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев спектакльнең башлануы турында игълан итте. Әле генә көлеп торган Дилүс мизгел эчендә бөкрәеп, Галимҗан Ибраһимов әсәрендә тасвирланган авыл агаена әверелде дә куйды. Чын менә — хәтта күзләремне уып куйдым.

Ул арада Альбина тартма төбендәге карда ята иде инде.

«Адәмнәр» спектаклен карарга килүчеләр биредә нигездә әлеге повестьның сюжетын күрәчәк. Төгәлрәге — аның төп линиясен. Әмма, артистлар үзләре әйтмешли, спектакль «ул турыда түгел».

Спектакль шәхеснең рухи яктан таркалуы турында.

Галимҗан Ибраһимов вакыйгаларны документальләштереп калдыру максатыннан аларны беркадәр эмоцияләрсез сурәтләп барса, Илгиз Зәйниев документальләштерү өлешен газета битләрендәге хәбәрләргә күчереп, әдәби әсәргә таянып, төп геройның гамәлләрен анализларга омтыла.

Гәрәй үзенең эш коралы булган балтасын — гаиләсен туендыручысын ач балалары һәм үлем түшәгендә тилмереп яткан хатыны хакына авыл баена сата. Илгизнең «шәхес таркалу схемасында» барысы да шуннан — «балтаны ике кадак онга сатудан» башлана. Мәгълүмат өчен: бу бер кило чамасы он дигән сүз. Урыс телендә «Точка невозврата» дигән фразеологизм бар. Балта сату — Гәрәйнең тормышындагы критик ноктасы. Аның инде кирегә юлы юк: балтасы юк икән, димәк, ул алга таба кул хезмәте белән ризык таба алмаячак. Яки азык-төлек ярдәмеме анда, әллә якты язмы — кайсы да булса яки килеп өлгерә, яки Зәбидә убырлы карчык юлы кала. Яз әле тиз генә килми — вакыйгалар гыйнвар аенда бара. Азык-төлек ярдәме дә килеп җитешә алмый…

Әйе, Гәрәй кабахәт дип сүгә алабыз, ул кабахәт, бик каты кабахәт. Спектакльне каравы да куркыныч. Атаның үз малаена карап, «ун кадак ит» күрүен тамаша кыласың, Галимҗан Ибраһимовның ничек язганын да беләсең, ә үзең режиссердан ниндидер могҗиза көтәсең. Могҗиза булмаячагын да аңлыйсың — азагы хэппи-эндлы мелодрама карарга килмәдем ләбаса.

«Авыл кешесе баласыннан беркайчан да шәхес күрмәде инде ул. Бала ул бушлай эшче — „кул арасына керә башлады“ дип сөйли авыл апае, „нигез ташы“ дип сөйли авыл агае. Баланың шөгыле, хыяллары, омтылышлары турында берсе дә уйлап бирми, дип эчтән генә сукранып куям уйларымны читкә куу өчен.

Галимҗан Ибраһимов әсәрендә өеннән чыгып качкан малайны әҗәл шәһәрдә куып тота — аны анда барыбер шушы язмыш көтә, әмма режиссерга рәхмәт – ул малайны исән калдырды.

Спектакльдә ике артист уйный — Альбина Шаһалиева һәм Дилүс Хуҗәхмәтов. Альбина — минем өчен ачыш. Театрда 17 ел уйный, ә игътибар ителмәгән. Чөнки элегрәк төп рольләрне өлкән артистлар уйный иде, яшьләр аларның кул арасына гына кергәндер инде — күренмәгәннәр, күрсәтелмәгәннәр.

Альбина Шаһалиеваның чыгарылырга мөмкинлек бирелмичә 17 ел дәвамында эчендә җыелып яткан барлык энергетикасы шушы сәхнәдә шартлады кебек. Аның куркыныч елмаюлы карашыннан тәннәр чымырдап китә. Мондый халәттәге карашны драма артистларында да күргәнем юк.

Бераз читкә китеп: минем спектакльне бәяләүче бер шәхси критерием — әгәр режиссер яңа артист ачкан яки ачылган артистны икенче яктан күрсәтә алган икән — димәк, спектакль барып чыккан һәм режиссер мактауга лаек. Юк икән, юк инде, бу халтура була.

Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр”е документальлек белән үрелгән. Ачлыктан бөкрәйгән һәм шашкан Гәрәйне гәүдәләндерүче актер газеталарда язылган ачлык еллар хроникасын укып ала. Журналистика кабат әдәбилеккә күчеп, сәхнә уртасындагы кара табутка охшаган өслектә курчаклы һәм тере артистлы спектакль дәвам итә.

Спектакльнең сценографиясе аерым игътибарга лаек. Зират өстендә ташлар яки исем язылган такталар түгел, агач кашыклар утыртылган. Курчакларның күзләре-йөзләре бөрештереп кенә ясап куелган. Шомлы. Эльмир Низамовның дәһшәтле музыкасы да өметсезлек һәм шом өсти.

Илгиз барлык дөнья сиңа каршы булганда, инде бар да бетте дигәндә котылу рецептын да бирә: Зәйни сеңлесе Нәфисәгә шигырьләр укый һәм кабатлата. Бу нинди генә кыен чакта да кешенең әдәбияттан һәм сәнгатьтән котылу эзләве. Шигърият белән күңеленең чисталыгын саклавы. Аталары да балалар белән бергә шигырь укыса, бәлки, исән дә калырлар иде, һичьюгы, бу дөньядан берәм-берәм гөнаһсыз китәрләр иде.

Төрле кешенең критик ноктасы төрле урында: кемдер түзә, кемдер үзен юк итә, кемдер үз гомерен саклау өчен теләсә нинди юлга басарга мөмкин. Адәм баласын критик ноктага җиткерергә ярамый. Аның ипи ашата ала торган һөнәрен дә сытмагыз, бумагыз. Кеше булып калу бөтен адәм баласының да хәленнән килми.

«Адәмнәр» — Илгиз Зәйниевның берничә ел дәвамында куярга омтылган әсәре. Башта ул аны куяр өчен ТР Театр әһелләре берлеге грантына дәгъва итеп карады. Грант бирелмәде. Ул арада Идел буендагы ачлык темасы популярлашып та китте — Гүзәл Яхина әлеге теманы тиз генә күреп, роман да язып атты. Гүзәл язар ул, ә син шушы теманы Казанда татарча куеп кара. Кыскасы, Илгиз Зәйниев үз артистлары белән пычак йөзеннән үтте.

Спектакльдән бераз читкә китеп, теманы дәвам итеп…

«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Адәмнәр» спектаклен тамашачы хозурына әзерләгән көннәрдә «Шәһәрлеләр театры» фестивале тирәсенә тупланган яшьләр «Кыйссаи Йосыф» лабораториясе кысаларында перформанслар әзерләделәр. Аның берсе «Ачлык» дип атала иде. Хәтерлисезме:

«Йосыф әйтте: «Нәкъ җиде ел иген уңа,

Төрле нигъмәт-азык белән дөнья тула,

Аннан соңра корылык һәм кытлык була, -

Нәкъ җиде ел зур авырлык булыр имди».

«Кол Гали поэмасында Йосыф Мисыр патшасының тешен юрап халыкны ач үлемнән коткарып калган. Бу безгә 100 ел элек Идел буенда булган ачлыкны искә төшерде. Ул вакытта, ни кызганыч, безнең Йосыфыбыз булмаган шул, шунлыктын шундый трагедия килеп чыккан», дип нәтиҗә ясаган иҗатчы яшьләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100