«Сестренка»: «Башкортстандагы туганнарыбыз өчен шатланам — аларның киносы алдынгырак»
«Культура» каналы Мостай Кәрим повесте буенча федераль акчага Башкортстанда төшерелгән «Сестренка» фильмын күрсәтте.
«Культура» каналы Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәре буенча төшерелгән «Сеңелкәш» («Сестренка») фильмын күрсәтте.
Бу фильм — Мостай Кәримнең 100 еллыгына уңаеннан эшләнгән проект. Премьерасы 17 сентябрьдә Мәскәүнең «Иллюзион» кинотеатрында узды. 19 сентябрьдә ул прокатка чыкты.
«Һеңлекәш» — киң кинопрокатҡа сыҡҡан башҡорт телендәге беренсе заманса фильм», — дип яза башкорт чыганаклары.
Фильм Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Плёста, Ялтада, Светлогорскида, Выборгта, Волоколамскида, Смоленскида, Новгородта, Төмәндә, Владимирда, Тамбовта, Туапседа төрки кинофестивальләрдә күрсәтелде. Җиңүләре дә күп. Лондонда, Брюссельдә һәм Венада күрсәтелде.
Эчтәлеге сугыш вакытында ятим калган украин кызын башкорт авылының үзенә сыендыруы турында. Кечкенә Җәмил Оксананы туганы кебек кабул итә.
Фильм Инзер буйларында — Башкортстанның Белорет районы Яңа Хәсән авылында төшерелгән. Фильм өчен йортлар махсус төзелгән.
Кино фонды мәгълүматлары буенча фильмның бюджеты — 64 792 913 сум. Шуның 40 млн сумы — дәүләт ярдәме, ягъни РФ Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды аша килгән акча. Акча «невозвратные» дип бирелгән, димәк, дәүләткә кайтарасы юк.
Кино фонды мәгълүматлары буенча, тамашачы саны — 172 220. Җыем — 27 822 389 сум. Матбугатта фильмның Башкортстанда 23,5 млн сум җыюы турында мәгълүмат бар.
Фильмны дәүләт һәм Мостай Кәрим фонды ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» төшергән. Режиссер — Александр Галибин. Сценарий авторы — инде танылып өлгергән башкорт сценаристы — Айдар Акманов.
Баш продюсер — Тимербулат Кәримов — эшмәкәр, меценат. Тимербулат Кәримов — Башкортстанның халык шагыйре, легендар Мостай Кәримнең оныгы. Хатыны — Инга Сечина.
Википедия Тимербулат Кәримовның башкорт һәм татар телләрен белүе турында мәгълүмат бирә.
«Телгә һәм сценарийның әдәби нигезенә, мәдәнияткә, башкорт авылының тарихи фактурасына җылы мөнәсәбәт, актер балаларның нурлы йөзләре — болар бөтен илнең кешелекле тарихны яратып караячагына ышаныч бирә. Ул безне ихласлыкка, дуслыкка, мәрхәмәтле булырга өйрәтә» — дигән Мостай Кәримнең оныгы, язучы исемендәге фондны гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов фильм төшерелгәндә.
Фильмда төп рольләрнең берсен — Җәмилне — 7 яшьлек башкорт малае Арыслан Крымчурин уйный. Оксана — 10 яшьлек Марта Тимофеева. Марта инде шактый танылган актриса. Әнисе — балерина, Большой театр артисты. Әтисе хәрби оркестр музыканты. Мартаның фильмографиясе шактый зур.
Җәмилнең әнисе ролендә — Илгизә Гыйльманова.
Илгизәне татар тамашачысы Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле буенча хәтерли. Зөләйха ролен ике составта Илгизә Гыйльманова һәм Римма Каһармановалар башкара.
Ренат Әюпов: «Фильмның теле турыдан-туры руслаштырылмавы яхшы»
Үткән ел Татарстан Мәдәният министрлыгы балалар психологиясен иң яхшы аңлаган режиссер буларак Ренат Әюповка Салават театрына спектакль куярга тәкъдим итән. Ренат Әюпов Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәрен сайлаган.
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов: «Мостай Кәрим — шәп автор инде! Фильм миңа бик ошады, бөтен нечкәлекләре уйланып эшләнгән, атмосферасы бирелгән. Балаларның күңеле аша уңышлы сурәтләнгән. Повестьта тасвирлаулар бик күп. Режиссер кирәклесен генә сайлап ала белгән — бу бик отышлы. Миңа фильмның башкортча эшләнеп, тәрҗемәнең кадр артыннан баруы ошады. Ягъни, башкортча текст та тыңлыйм, тәрҗемәсе дә бар. Турыдан-туры руслаштырылмавы яхшы. Әлбәттә, балалар барысын да биреп тә бетерә алмый. Ә Салават театрында куелган спектакльдә артистлар аны тагын да үтемлерәк бирә. Тамашачы елап чыга иде. Спектакль Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан куелды.
Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повестенең мәгънәви ягы бик ошады. Салават дәүләт театрында балаларны уйнарлык яшь артистлар бик юк икән. Шулай да Ратмир Дәүләтбаев белән Гөлчәчәк Зарипова уйнадылар — бүгенге көн күзлегеннән шул чактагы балаларны сурәтләделәр.
Спектакль бик уңышлы бара. Быел ул Казанга да килер дип ышанабыз. Чөнки безнең театр «Җиңү-фест» фестивале уздырырга җыена. Мәгълүм сәбәпләр белән ул көзгә булыр инде. Без Бөек Ватан сугышы һәм каһарманнар турында 15 спектакль җыйдык. Фестиваль Салават театрының шушы спектакле белән ябылачак».
Нәзифә Кәримова: «Безнең гаиләгә кагылышлы булуы белән дә кадерле ул миңа»
Нәзифә Кәримова — Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең килене. Мостай Кәримнең улы, язучы һәм тәрҗемәче Илгиз Кәримов 2019 елда вафат булды.
Шагыйрә, журналист Нәзифә Кәримова: «Фильмны бик яратып карадым. Чөнки безнең гаиләгә кагылышлы булуы белән дә кадерле ул миңа. Сценарист Айдар Акманов, ирем Илгиз Кәримов — без өчәүләп тикшердек сценарийны да. Әлбәттә, ошамаган җирләре дә булгандыр дип уйлыйм хәзер. Чөнки повесть — бер жанр, кино — икенче жанр.
Киноның үз кагыйдәләре. Ләкин бу кино җанга якын, милли яктан да күңелгә йомшак кабул ителешле булып чыккан. Иң уңышлы ягы — ничек кенә соцреализмны яманласак та, шул рухта язылган булуы түгелме соң? „Безнең өйнең яме“ әсәре бит шул вакытларда язылган. Халыклар дуслыгына дан җырлау, уртак кайгыны бергә кичерү, табигать, балаларның уйнавы — болар барысы да фильмны уңышлы иткән. Әлбәттә, режиссер белән сценаристның эшләренә уңай бәя бирергә кирәк».
Миләүшә Айтуганова: «Классиканы төшерергә кирәк, дип әйтә киләм»
«Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова: «Без бу фильмны релизга кадәр үк караган идек һәм, дистрибьютор аша сатып алып, районнарда күрсәтик дигән карарга килдек. Бик яратып карадылар. Әле дә сорыйлар иде. Телевизордан карагач, хәзер бәлки сорамаслар инде.
Бу әсәр Мостай Кәримнең 100 еллыгы белән бергә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да истә тотып төшерелгәндер. Бик уңышлы проект. Тел сакланган. Гади генә башкорт авылын нинди матур итеп күрсәткәннәр, өйләре дә ыспай гына, курайлары да күренә. Кинода яктылык бар.
Безнең дә нинди яхшы классик әсәрләребез бар. Классиканы төшерергә кирәк, моның өчен махсус программа кирәк, дип әйтә киләм бит инде. Әмирхан Еникинең нинди әйбәт әсәрләре бар. Тик безнең режиссерлар яңаны язып төшерергә яраталар, классик әсәрләргә бик мөкиббән түгел алар. Хәзер, әнә, «Алмачуар»ны төшерергә йөрибез. Казахстан белән бергә эшләрбез дип уйлыйбыз — копродукция булачак. Төркия белән «Сафа белән Саҗидә»не төшерербез дип уйлыйбыз».
Эльмира Сәлахова: «Халыкны шулай яратып, горурлык белән күрсәтергә кирәк»
Эльмира Сәлахова, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре: «Сеңелкәш» исемле бер серияле бу фильм үз эченә тарихтагы авыр вакыт — сугыш чоры вакыйгаларын да, мәхәббәтне дә, үз халкыңа, тамырларыңа ихтирамны да, табигать матурлыгын, кешеләр, халыклар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен, ихласлыкны үз эченә алган. Барысын да күрсәтер өчен бары бер серия җитте! Бар матурлык, бар осталык бер җиргә тупланган. Монда бер генә деталь дә артык түгел, җитешми калган яклар да күренми, һәр деталь уйланылган. Бу — профессионаллар эше, киноны үз эшләренең осталары, халыкны эчтән белгән, халкын яраткан кешеләр эшләгән.
Мостай Кәримнең үлемсез әсәренә фильм лаеклы җәүһәр дәрәҗәсендә куелган. Монда, әлбәттә Мостай Кәримнең нәсел дәвамчылары зур көч куйганнар. Финанслап кына калмыйча, һәрбер детален контрольдә тотканнар. Мираска аларның ихтирамлы мөнәсәбәте күренә. Бу фильм йөрәк аша уздырылган, шуңа да ул һәр кешенең йөрәгенә үтеп керә алды. Фаҗигане кеше мөнәсәбәтләре, кеше хисләре аша бирү — иң отышлы алым, фильм моны раслады. Фильмда бары ихласлык, күңел матурлыгы, бернинди каралык, тәрбиясезлек юк. Авыл малайларының шуклыгы, кайвакытта усалрак шуклыклары да, матур итеп халыкчан күрсәтелә, милли мохиттә үскән балалар олыларга хөрмәт күрсәтә белә, кече яшьтән үк җилкәләренә зур җаваплылык алалар.
Менә ул — халыкның йөзе! Халыкның яшәү рәвеше, өйдәге һәр җиһаз, һәр адым — безнең барыбызга да таныш, барыбыз да әби-бабайларыбызны күз алдына китереп утырдык. Менә халыкны шулай акыллы белем, ярату, горурлык белән күрсәтергә кирәк. Шул вакытта гына халык бөек була ала. Без бу фильм мисалында ничек эшләргә кирәк, ничек эшләп була һәм ничек эшләргә ярамый икәнлеген аңлаганбыздыр.
Нияз Игъламов: «Кино әйбәт, ләкин ретрохисләрдә күпме уйнарга була?!»
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Кино әйбәт. Миңа ошады. Режиссурасы, артистлар уены шәп. Мин Башкортстандагы туганнарыбыз өчен шатланам — аларның киносы алдынгырак. Ләкин ретрохисләрдә күпме уйнарга була?! Башкорт әдәбиятындагы башка шәхесләргә күз салсыннар иде, дигән теләк тә бар».
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Бу фильмнан нур бөркелә»
Татарстаның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Сеңелкәш»не чыккач ук карадым. Үз милләтеңә, үз ягыңа, үз табигатеңә мәхәббәт белән сугарылган. Кеше күңеленең матурлыгы, миһербанлылыгы күрсәтелгән. Нурлы фильм дияр идем. Һәр җисемнән — сәке япмасыннан, ашъяулыклардан да җылылык, яктылык бөркелә. Ә балаларны ничек уйната алганнар! Гаҗәеп инде! Башкортстанда киноның күбрәк төшерелүе, тәҗрибәләре зуррак икәнлеге күренеп тора инде. «Биюче бии-бии остара», — диләр бит. Бездә дә кино гел төшерелеп торса, әллә нигә бер төшерелгәнгә беркем дә ябырылмас иде».
Сәлимә Әминова: «Мин җәйләремне үткәргән башкорт авылында да нәкъ шундый атмосфера иде»
Хореограф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова: «Фильмны күз яшьләре белән карадым. Ул мәрхәмәт, чиста дуслык, якты киләчәккә ышаныч турында. Кырыс сугыш чорында да кешеләр күңел матурлыгын югалтмаган. Мин җәйге каникулларда балачагым узган авылны искә төшердем. Анда да фильмдагы кебек гаҗәеп атмосфера хөкем сөрә иде. Без балалар үзебез генә урманга да чыгып китә ала идек — безгә беркем дә тимәячәген белә идек. Фильмда актерлар уңышлы сайланган. Җәмилне уйнаган малайны озак эзләгәннәр, ләкин андый малай табылган бит. Фильмның туган телдә төшерелүе әйбәт — бу башкорт авылының иң кыйммәтле атмосферасы, аның көнкүреше һәм традицияләре».
Марат Әхмәтшин: «Прокатта акланмаса да, әйбәт кино»
Композитор, продюсер Марат Әхмәтшин: «Мактарга сүзләр җитми. Менә, мәскәүлеләр ничек төшергәннәр! Безнең „Мулла“ фильмының бюджеты 8 млн сум иде. Биредә сигез тапкыр артык. Әлбәттә, „Сестренка“ прокатта акланмады. Акланмаса соң… Барыбер әйбәт кино. Андый кино кирәк!»
Сүз уңаеннан…
Татарстанда кайбер параметрлары буенча «Сеңелкәш»не «Бибинур» фильмы белән чагыштырырга мөмкин. «Бибинур» фильмы Аяз Гыйләҗев әсәренә нигезләнгән. Классикабыз.
Фильм продюсер Светлана Бохараева тырышлыгы белән 2010 елда Татарстан акчасына төшерелде. ТР Мәдәният министрлыгы бүлеп биргән беренчел бюджеты — 15 млн сум. Гомуми бюджеты — 30 млн сум. Режиссер итеп Юрий Фетинг чакырылды. Бу әлегәчә Татарстанда төшерелгән иң уңышлы фильм булып кала бирә. Зуррак бюджетлыларын карасак, әлбәттә.
Дөрес, «Күктау», «Бибинур» кебек танылган татар фильмнарының продюсеры булган Светлана Бохараева соңрак Россиядән акча ала алганлыгын да күрсәтте — ул милли тематика белән анимацион фильмнар төшерү өчен Россия финансларын җәлеп итә алды. Бу — «Гөлнәзек — диюләр җиңүчесе» анимацион фильмы. Светлана Бохараева татар әкияте өчен 9 минутлык мультфильмга Россия Мәдәният министрлыгыннан 2 млн сум субсидия ала алган. Анимациянең уңышы — Илдус Габдрахмановның тавышландыруы. Ул аны җиңелчә үзенчәлекле татар акценты белән тавышландыра алган.