Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа театрының мини-фесты һәм манифесты

Буа театрының дүрт көн дәвамында барган театр фестивалендә безнең хәбәрчебез дә булып кайтты.

news_top_970_100
Буа театрының мини-фесты һәм манифесты
Нурислам Исмәгыйлев

«Буа Раштуа» — Буа театрының премьераларын бер җепкә тезеп күрсәтү өчен уйлап табылган яңа фестиваль. Үзләре мини-фест, ди. Без кече фестиваль дип әйтә алабыз. 

Театр бер ел эчендә унөч спектакль чыгарган. Кече фестиваль кысаларында унөч спектакльнең алтысы күрсәтелде. Аларны Россия күләмендә танылган тәнкыйтьчеләр — Мәскәүнең һәм Санкт-Петербург кунаклары, «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары, журналистлар, әлеге әсәрләрнең авторлары карады.

Фестивальдә нигездә бүгенге әдәбият буенча куелган әсәрләр тәкъдим ителде. Болар — Мирсәй Әмирнең «Фатыйма» драмасы, Илгиз Зәйниев «Йорт» драмасы, Искәндәр Сираҗиның «Тәүбә» драмасы һәм Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайда?» мелодрамасы һәм Т.Хәкимовның «Виктория» әкияте. 

«Фатыйма» һәм «Бәхеткә юл кайда?» спектакльләрен коллектив Казанга алып килеп күрсәткән булса, «Йорт» һәм «Тәүбә» драмаларынең беренче күрсәтелүе. 

Танылган театр белгече, «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары рәисе Татьяна Тихоновец: «Мин театрның тере драматургия, заманча авторлар белән эшләвен күрәм. Фестивальдә Даниловтан калганнары барысы да татар драматурглары әсәрләре. Бу зур әһәмияткә ия. Чөнки милли театрларда милли драматургия проблемасы бар. Мин милли театрларда күп булам. Якутиядә, Тывада, Комида — барысында да бу проблема бар. Совет чорында ничектер драматургларны тәрбияләгәннәр. Хәзер моның белән беркем дә шөгыльләнми, чөнки бу театрның үзеннән башка беркемгә дә кирәкми. Буа театры тере драматургияне куя».

«Җырлап үсә Фатыйма арышлары» 

«Фатыйма» драмасы Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» әсәре буенча куелган. Пьесаны язучы Буа районы Толымбай авылына килеп язган. Спектакльне 1947 елда Камал театры куйган. Әсәр соңыннан халык театрлары тарафыннан күп куелып та популярлашкан. 

Вакыйгалар сугыш елларында бара. Колхозның алдынгы бригадиры Фатыйма сугыштан Басыйрын көтә. Ләкин Басыйр сугыш бетәр алдыннан Германия җирендә батырларча һәлак була. Фатыймага аның җырлары гына кайтып ирешә.

Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев: «Бу спектакль сугыш елларында тылда фидакярлек күрсәткән хатын-кызларыбызга багышлана. Аның геройлары — минем авылдашларым. Фатыйма апа Вилданова безнең Толымбай авылыннан. Спектакль Буада халык театрында куелганда Фатыйма апа үз героен үзе уйнаган. Әсәрдә Басыйрның батырларча һәлак булуы язылса да, чынлыкта ул кайта. Сугыштан соңгы елларда фидакярләрчә эшләп Ленин ордены ала. Әмма алар соңыннан аерылышып, яңа гаиләләр коралар.

Фатыйма апа соңгы елларын Алмалык шәһәрендә яшәде, ел саен Ташкент күчтәнәчләре белән авылга кайта иде. 2003 елда бакыйлыкка күчте. Әлфия Авзалованың «Җырлап үсә Фатыйма арышлары» дип җырлавы истә калган. «Фатыйма» спектакле Буа театры репертуарында озын-озак еллар яшәргә тиеш», — диде.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Тимур Кулов. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Камәретдинова башкара. Фатыймага гашыйк Фәрит ролендә — Вилнур Шәйхетдинов. Калган рольләрдә — театр артистлары.

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Сугыш авырлыкларын кичергән хатын-кызлар сугыштан соң да рәхәт кенә яшәмәделәр. Сез шушы буын турында спектакль чыгара алдыгыз, милли аһәңгә зыян китермичә, шул чор җырларын җырладыгыз», — дип театрга рәхмәт белдерде.

Спектакльне караган кунак тәнкыйтьчеләр спектакльне мактасалар да, плакат рәвешендә булуын, халыкның ач күренмәвен йомшак кына гаепкә алдылар.

Әйе, Буа театрының яраткан режиссёры Тимур Кулов «плакатлардан» торган спектакль куйган. Без сугыш чоры хатын-кызларының, совет фәненең фидакярлеген күрәбез. Фатыйманың туган җиренә мәхәббәтен, җиңү хакына үзен аямыйча эшләвен күрәбез. Кыскасы, без Басыйр белән Фатыйма мәхәббәтенә багышланган әсәр күрмибез, аларны җыр бәйләсә дә, музыка арткы планда. Алда — «Барысы да җиңү өчен» дигән лозунгка тиң күренешләр.  

«Бәхеткә юл кайда?» 

Спектакльне тамашачыга да, тәнкыйтьчеләргә дә ошарлык итеп эшләү җиңел түгел. Әйтик, исерек иреннән кыйналып яшәгән хатын турында спектакльне тамашачы елый-елый карарга мөмкин… Зифа Кадыйрованың әсәрләрен шулай итәләр дә — елап-елап укыйлар; алар сатыла тора — автор яңа партиясен бастыра тора. Гомуми тиражының да исәбе юктыр. Зифа апа — иң популяр язучы. Әмма безнең әдипләребез һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булган гадирәк язучыларыбыз Зифаны исәпләмичәрәк тора. 

Аның каравы, театрлар аңлап алды Зифа әсәрләренең потенциалын. Куялар да куялар…

Буа театры да Зифа Кадыйрова романы буенча куелган «Бәхеткә юл кайда?» мелодрамасын чыгарды. Ул театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев үзе катнашкан спектакльләрнең берсе. 

«Бәхеткә юл кайда?» спектаклендә Раил Садриев сәхнәгә бәхетсез хатынны коткаручы сыйфатында килеп керде. Без аны башта бомж кыяфәтендә күрсәк тә, ул төшеп калган бомж түгел, ә йортсызлар арасында сүзе үтә торган башлык. Икенчедән, алдагы тормышында ул дәрәҗәле һәм бай кеше булган, әмма билгеле булганча, тормыш ул бер алдын, бер артын күрсәтә. 

Спектакльнең рәсми режиссеры — Тимур Кулов. Әмма Раил Садриевның сөйләвенчә, ул төрле режиссерлар белән эшләргә тырышып караган. Нәтиҗәдә, үзенә дә режиссурага кул тыгарга туры килгән. Чөнки татар тамашачысына ни кирәген Раил Садриевтан да күбрәк кем белсен соң? Ә тәнкыйтьчеләргә яратсын өчен нишләргә кирәген Тимур Кулов чамалый. Шулай итеп, театрга акча эшләргә мөмкинлек бирә торган һәм тәнкыйтьчеләр дә борын чөерми торган матур гына сәхнә әсәре барлыкка килгән. Кыскасы, татар театрлары Зифа Кадыйрованы затлы итеп куя беләләр. 

«Тәүбә» драмасы яки үлә алмыйча яткан Гыйсметдин

Яшь режиссёр Айдар Җаббаровның спектакль куярга килүен Татарстанның теләсә кайсы театры колач җәеп каршыларга әзер. Әмма ул Буа театрын сайлаган. Биредә Искәндәр Сираҗиның «Гыйсметдин тәүбәсе» повесте буенча «Тәүбә» драмасы чыкты. 

Төп герой — Гыйсметдин. Ул дөньяның артына тибеп яшәгән дә, инде унбиш ел урын өстендә әҗәл көтеп ята. Аны улы карый. Соңгы улы. Дүртесе инде вафат. Каргыш буенча Гыйсметдин уллары үлеп бетмичә үлә алмый… Гыйсметдинның нәселе корып бара.

Сугыш елларында ул колхоз рәисе була. Колхозчыларның соңгы икмәкләрен талап алып фронтка озата, тол хатыннарны рәнҗетә. Хатыннарның кайберләре бала хакына Гыйсметдингә бирешә, берсе аның тәкъдименә ризалашмый. Ачлыктан баласы үлгән хатын Гыйсметдинны каргый. 

Беренчедән, прозада әйбәт кенә текст бар. Икенчедән, әсәргә бүгенге көннең иң көчле режиссеры алынган. Өченчедән, төп рольдә профессионал булмаса да, татарның иң сөйкемле актерларының берсе — Раил Садриев үзе. Дүртенчедән, спектакльнең бюджетын федераль акчалар тәэмин иткән — «Кече ватан театры» партия проекты финансларына куелган. Шулай да нәрсәдер җитми. Нәрсә? 

Спектакльнең иң зур кыйммәте — аның тулысынча татар тормышын яктыртуы. Бу әсәр кайсы гына халык куйса да, бертөрле яңгырый торган стандарт очрак түгел. Бу — татар дөньясы. 

Татар традициясе буенча төпчек малайның нигездә калырга тиешлегеннән башлап, чәйгә килгән авыл карчыкларының үз тәлинкәләрендәге бәлеш сыныгын төреп алып кайтып китүенә кадәр күрсәтелгән. 

Әмма… премьера чыкса да, спектакль әле эшләнеп бетмәгән. Режиссерның проблемасы — командасы булмаудадыр. Спектакльне һәрвакыт тулы бер команда чыгара: режиссерның берничә төрле рәссамы, композиторы, хореографы була. Ә бу очракта режиссерның аның белән эшләргә атлыгып торган артистлары һәм прозадагы әсәре генә бар. Камал театрында команда белән эшләргә өйрәнгән режиссерга җиңел булмагандыр кебек.

Гыйсметдинның улы Дамир ролендә — Булат Гәрәев. Спектакльдә театр артистлары Вилнур Шәйхетдинов, Айсылу Җаббарова, Камилә Шәрифҗанова, Әнисә Сәгыева, Наилә Имангулова катнаша.

«Буа Раштуа» театр фестиваленә килгән тәнкыйтьчеләр спектакльнең зур потенциалын билгеләп уздылар. Әле аның тулысынча эшләп бетерелмәгәнен искәрттеләр. Тәнкыйтьчеләр «Тәүбә» драмасының татар дөньясын, татар тормышын ачып бирүе белән кыйммәтле булуын да ассызыкладылар.

«Йорт»: варислар үлсенме, калсынмы?

Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» пьесасын режиссер Лилия Әхмәтова куйды. Бу — драматургның «Яңа татар пьесасы”нда җиңгән әсәре. Ул Әзербайҗан яшь тамашачы театрында куелды. Ә менә Татарстанда куелганы булмады. 

Журналист: «Борһан йорты» күп катлы пьеса. Ни өчен алындың? Иң өске катламда синең өчен нәрсә ята?»

Лилия: «Нигез бетү. Нигез төшенчәсен югалтып барабыз. Минем юк ул. Без өч тапкыр фатир алыштырдык…»

Журналист: «Кирәкме ул? Авыллар бетә дибез, борчылабыз…»

Лилия: «Ул бит синең өчен ниндидер таяныч. Урамда калмас өчен кайтыр урын. Кайтып, энергия алып киләсең. Оясыз булу начардыр инде ул. Ватансыз булу — кимчелектер, өстенлек түгелдер. Мин нигезсез, мин ул бәхеттән мәхрүм. Әнинең авылда нигезе бар. Ул бәхетле».

Журналист: «Кор теләсә кайсы авылда нигез. Балаларыңның нигезе булыр».

Лилия: «Нигез буламы соң ул алай гына?» 

Журналист: «Хәзер кормасаң, балаларыңныкы да булмый». 

Лилия: «Анысы да дөрес. Ләкин аларга кирәкме ул? Сатарлар, туздырырлар… Без нигез төшенчәсен югалтабыз. Дөнья шуңа бара. Проблема шунда. Шуңа да шул әсәргә алындым. Нигез — ул ватан бит инде». 

Нигезсезлек Лилия Әхмәтовага яхшы таныш булса да, Раил Садриев - үз нигезендә йорт җиткереп, гөрләтеп яши торган кеше. Ул авылының киләчәге барлыгына ышана. «Авылдашларга сатмагыз йортларыгызны, аның бәясе артачак, дип әйтәм», - дип сөйләгәне бар. Бәлки шуңадыр, аның өчен нигез югалу проблемасы кискен тормый. Шуңа да ул спектакльдә гаилә әгъзаларының үлеп бетүен кабул итә алмады. «Болай да дөньяда депрессия күп, без сәхнәдә барысын да үтерергә тиеш түгел. Өмет калдырыйк! Исереге айнысын, бәрелгәннәре дә исән калсын иде», - дип аһ-ваһ килде. Әмма режиссер белән драматург сүзләрендә нык торды: без монда нигез бетүнең барлык драмасын күрсәтәбез. 

  • Әлеге ике спектакль — «Тәүбә» һәм «Йорт» — теле белән генә түгел, куелышы, төзелеше, гомумән, бар калебе белән татарча спектакль. Бу спектакльләр мини-фест кына түгел, театрның манифесты. Аның чын татар театры булуының күрсәткече. 

Ххх

Буа театры бик кечкенә шәһәрдә булуы белән уникаль театр, аны тәнкыйтьчеләр «зур амбицияле театр» дип атыйлар. Ул берничек тә үз сәхнәсендә күпләп спектакльләр куя алмый. Дөресен генә әйткәндә, Буа халкын артык театраль да димәс идем. Әтнә халкы театраль. Ә Буа ягы Фирзәр Мортазин, Ринат Рәхмәтуллин кебек шоу-бизнес вәкилләрен дөньяга чыгарган як. Кечкенә шәһәрләрнең театрлары тәгәрмәч белән көн күрә — бу аларның язмышы. Буа театры 2020 елда чыгарган унөч спектакль дә репертуарга ныклап урнашып, гел күрсәтелеп торыр дип уйламыйм. Кайберсе берничә күрсәтелеп тә архивка күчәргә мөмкин. 

Мөгаен, театрга аларның күрсәтелмәве дә кызганыч түгелдер. Чөнки режиссерга түләнүдән тыш, зур бюджет тотылмаган булырга тиеш. Миңа калса, спектакльләрнең күпләп чыгуы артистларны тәрбияләү, аларның осталыгын арттыру өчен. Бер елга унөч спектакль — мылтыкның максатка төбәп атуы түгел, берсе тияр әле дип «пулемет очереды».

Совет заманында тегүче һәм аның заказчысы турында бер мультфильм бар иде. Берәү тегүчегә бер тире күтәреп килә дә бүрек тегеп бирүен сорый. Нәтиҗәдә, җиде бүрек тегәргә килешәләр. Тегүен тегә, әмма бүрекләр кечкенә булып чыга, башка сыймый. 

Башка театрларның федераль акчага ике-өч спектакль чыгарып, Буа театрының унөчне чыгаруын ишеткәч, шул искә төште. Әмма театрның «пулемет очередында» үз максаты булуы бу ысулны аклый. Артистлар осталыгын чарлый, спектакльләрнең бер-икесе тәнкыйтьчеләр тарафыннан күреп алынып, камилләштерелеп, фестивальләргә эләгә. Димәк, максатка ирешелгән, ә нинди юллар белән киленә — анысы театрның үз эше. 

Мөгаен, театр «Тәүбә» спектаклен эшләп бетереп, фестивальләрдә күрсәтерлек хәлгә җиткерер. 

Ә яхшы драматургиягә һәм режиссерның әсәргә булган мәхәббәтенә нигезләнгән «Йорт» драмасы нишләр? Күзәтеп карыйк. 

Һәрхәлдә, бу ике спектакль «Тантана» театр премиясе игътибарына да лаектыр дип уйлыйм. 

Бу алты спектакльнең берничәсе Буа театрының данын зур фестивальләрдә якламый калмас. «Буа Раштуа» мини-фестының бер максаты шул түгелме соң инде? Тәнкыйтьчеләргә Раштуа каникуллары гына булып калмас бит инде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100