Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәйдәш. Йокысызлык»: Луиза Янсуар белән Резеда Гариповадан рәнҗетелгән биш Сәйдәш

Тинчурин театры Сәйдәшкә багышланган иммерсив спектакль чыгарды - тамашага хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
«Сәйдәш. Йокысызлык»: Луиза Янсуар белән Резеда Гариповадан рәнҗетелгән биш Сәйдәш
Рәмис Нәҗмиев

Тинчурин театры соңгы елларда икенче тапкыр Салих Сәйдәшев образын сәхнәгә чыгарды. Берсе Әмирхан Еники әсәренә нигезләнгән «Гөләндәм ханым хатирәсе» булса, икенчесе — «Сәйдәш. Йокысызлык». Жанры — лабиринт. Беренче татар иммерсив спектакле дияргә иртәрәктер, әмма шуңа омтылыш бар.

Әлеге спектакль Тинчурин театры янәшәсендә урнашкан һәм үзара тотыштырылган Сәйдәш музее бүлмәләрен дә кулланып, ике оешманың уртак проекты буларак уйланылган.

Кызганыч, Сәйдәшнең юбилей елына аның музее бинасында ремонт эшләре нигездә тәмамланса да, музей әле кунакларны каршыларлык хәлдә түгел — ул җиһазланмаган. Шунлыктан Тинчурин театрына Сәйдәш темасын үзенә күтәрергә туры килде — Сәйдәшнең юбилей көннәрендә театр Сәйдәш турындагы уйлануларын үзенчәлекле спектакль буларак тамашачыга тәкъдим итте.

«Сәйдәш. Йокысызлык» дип аталган спектакль-лабиринт — бүгенге иҗатчылар күзлегеннән Сәйдәшне аңларга омтылу.

Авторлары — Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Режиссер — Резеда Гарипова. Рәссам — Илшат Вилданов. Композиторлар — Александра Мостафина, Марат Шәяхмәтов, Ания Фәйзрахманова — Juna төркеме ягъни. Сәйдәшев музее мөдире Эльвира Низаметдинова — консультант.

Татар театрларының һәртөрле экспериментлары мактауга, хуплауга лаек. Хәтта ул һәрчак уңышлы булып бетмәсә дә. Бердәнбер шарт — аларның милли материал белән эшләве, милли тәңгәллеккә йөз тотулары, милли шәхесләрне аңларга омтылулары.

Тинчурин театры үзе өчен яңа форматка алынган. Булдырып чыкты — аларны котлыйсы килә. Аларны үсендерәсе килә. «Сез булдырдыгыз!» - дип ышандырасы килә. Резеда Гарипованың артистлар белән эшли белүенә сокланырлык. Алар ничек булдыралар — шулай түгел, ә Резеда кебек уйныйлар. Хәтта һәрвакыт «юрганны үзенә тартырга» яраткан Артем Пискунов та ансамбльдән аерылмый.

Бер кашык дегет…

Театр кием элгеченнән башлана — беләбез. «Сәйдәш. Йокысызлык» чыннан да кием элгечләре алдындагы мәйданнан башланды. Бирегә Сәйдәш музее иң кадерле экспонатларын куйган иде.

Спектакль музей белгечләренең кыска гына лекциясеннән башланып китте. Һәм бу театр тамашасына бер кашык дегет булды. Чөнки Салих Сәйдәшев музееның директоры Эльвира Низаметдинова рус телендә сөйләде. Әлбәттә, барыбыз да русча яхшы белә. Сәйдәшнең бөеклеген без русча да аңлыйбыз. Тик болар барысы да татар театры биләмәләрендә бара — театр эчендә бер генә «дәүләт теле» бар — татар теле, чөнки бу татар дәүләт театры.

Ә «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленең Сәйдәш юбилеена багышланган премьера күрсәтелешендә ике мәдәни оешма мәнфәгатьләре кисеште. Заманында русча репетицияләргә риза булмыйча театрдан режиссерны куа алган труппа тамаша алдыннан булган лекциянең рус теллелегенә ризалашты.

Чөнки бу лекцияләр бары тик өч кенә көн бара. Аннары экспонатлар алыначак, экскурсоводлар музейга кайтып китәчәк. Ә театр үз тамашасы белән калачак. Шуңа күрә бу оешма бер-берсен ничек бар — шулай кабул иткәндер.

Ни өчен музей татарча гына сөйләргә теләмәде — монысы башка мәсьәлә. Бу Милли музей җитәкчелеге җавап табарга тиешле сорау. Чөнки Сәйдәшев музее — ТР Милли музееның филиалы. Әлегә Милли музейның генераль директоры юк. Ул вазыйфаларны башкаручы гына бар. Кыскасы, Татарстанда музей тормышында үзгәрешләр көтелә. Шуңа бу темага тирән кереп тормыйбыз.

Сүз уңаеннан, быел мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда Тинчурин театры турында: «Иң мөһиме — анда барысы да эш белән мәшгуль. Театрда матур әдәби татар теле яңгырый», - диде.

ххх

Спектакльнең тамаша өлеше театр музееның бер өлешеннән башланды. Тамашачы өчен унбиш урындык куелган. Спектакль 15 тамашачы өчен күрсәтелә.

15 тамашачы өчен 14 артист уйный. Тамашачы саен бер артист, кыскасы. Тамашачыны озатып, аның кулында телефоны, фотоаппараты һәм башка аппаратура булмавын күзтеп йөрүче Төш сакчыларын да кушсаң, 20гә якынлашадыр. Төш сакчылары урынына һәм биш Сәйдәшнең берсе роленә Казан театр училищесы студентлары җәлеп ителгән.

Алдыбызда — биш Сәйдәш…

Спектакль кеше кадере турында, бөек шәхеснең кадере һәм кадерсезлеге турында. Уйлан, кеше, бәлки, тирәлегебездә бүгенге Сәйдәшләр бардыр. Бәлки алар да бездән якты йөз, җылы сүз көтәдер…

Спектакль гади генә итеп әйткәндә — бөек шәхеснең саташулары, төшләре. Кешенең үз-үзе белән сөйләшүләрен медицина психик тайпылыш дип карый. Рус телендә «раздвоение личности» дигән термин бар.

Сәйдәш — күпкырлы бөек шәхес. Кыска гына бер гомергә күпме Сәйдәш сыйган. Әмма ул бербөтен бөек шәхес иде. Иҗатчы кызларыбыз — Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова Сәйдәшне бүлгәләгәннәр. Биш Сәйдәш барлыкка килгән. Әйе, һәр иҗатчы шәхескә үз биеклегеннән карый.

«Сәйдәш. Йокысызлык» — шәхес турында икенче иҗатчыларның уйланулары. Сәйдәш — бер, ә иҗатчылар күп һәм алар нигездә хатын-кызлар. Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова язган һәм куйган.

Тамашачы Сәйдәшнең төрле халәтләрен үзе аша уздыра. Театрның төрле урыннары аша залга узабыз. Мин Сәйдәшнең оркестр чокыры да тамашачы хозурында булыр дип өметләнгән идем. Театрның бүгенге музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры Ильяс Камал Сәйдәш дәвамы булып калкыр дигән идем. Әмма зал һәм сәхнә Сәйдәшнең шәхси тормышын гына күрсәтә алды. Матур итеп күрсәтте, тик…

Әйтегез Junага, тимәсен Сәйдәшкә!

Быел театраль ел Сәйдәш белән башланып киткән иде — Камал театры Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев тандемыннан туган «Сүнгән йолдызлар»ны чыгарды. Режиссер — Фәрит Бикчәнтәев. Әмма… кызганыч, Камал театры «Сүнгән йолдызлар»ны сәйдәшсезләндереп чыгарды.

Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның бергә эшләвен, «Сүнгән йолдызлар» һәм башка спектакльләрнең шушы ике авторның уртак казанышы икәнен беләбез. Камал театрының яңа гасыр «Сүнгән йолдызлар»ында Сәйдәшкә һәм оркестрга урын калмаган иде. Яңа «Сүнгән йолдызлар» — музыкаль спектакль түгел. Монда дуэтлар да «тыйнак» кына тавыш белән, а капелла яңгырады, җырлы-биюле аулак өй күренеше дә күреп өйрәнгәнчә яңгырамады.

Татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев ХХ гасырның беренче номерлы композиторы булса, режиссер Фәрит Бикчәнтәев бүгенге татар музыкасының якты вәкилен Juna төркемендә күргән: спектакльдәге Сәйдәш музыкасын алар аранжировкалаган иде.

«Сәйдәш. Йокысызлык» программасына карасам, әлеге дә баягы шул төркем. Әлеге дә баягы альтернатив караш. Һәм әлеге дә баягы — Ания Фәйзрахманова.

Кызганыч, яңа караш дигән булып, Сәйдәш музыкасындагы бөеклек, рух, кодлар югала, музыка сәйдәшсезләндерелә. Әйе, «о круто!», әмма бу һәр татарның җанына сеңгән Сәйдәш түгел. Таламагыз Сәйдәшне, зинһар!

Бер татар җырчысы: «Сәйдәш, дисез, алып бер җырлар әйбере юк», - дип әйткән булган, ди. Үзем ишетмәгәч, исемен язмыйм. Бу — бүгенге эстрада вәкиленең фикере. Көлке, әмма бу аның фикере һәм ул үзе аңламагач, аңлаган булып кыланып, Сәйдәшне «болгатып» аның музыкасына зыян салмый — ул аны кулланмый. Ә безнең мактаулы татар альтернативщиклары «болгаталар».

Әлеге спектакль кешене Сәйдәшкә якынайтырмы — белмим. Әмма уйларга этәрер. Эх, театр фойесында Сәйдәшкә бәйле басма продукция, сувенир продукциясе сатылып торсын иде. Бармы икән гомумән андый продукция? Быел — 2020 елда Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегендә дә Сәйдәшкә бәйле бер китап та юк. Кызганыч…

Алга таба тамашачыны музей хезмәткәрләре каршы алмый икән, бөек композитор турында мәгълүматны кем бирер? Театр бу вазифаны үз өстенә алып, артистлар таныштырырмы композиторның тормыш юлы белән? Әллә басма продукция ясарлармы?

Шәхесләр турында традицион кичәдән аерылып торган мондый сәхнә әсәрләре шәхес белән кызыксынырга этәрә — анысы хак. Туфан Имаметдинов һәм Нурбәк Батулланың «Дәрдмәнд» хореографик спектакле кебек үзгә карашлы әсәрләр кирәк.

«Сәйдәш. Йокысызлык» театр репертуарына урнашып, Сәйдәшев музееның ачылуын көтеп җиткерер дигән өмет бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100