Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Таҗетдинов: «Иң курыкканым - карчыгымнан аермасын, шуны төннәр буе теләп ятам»

Ренат Таҗетдинов белән хәбәрчебез әңгәмәсе.

news_top_970_100
Ренат Таҗетдинов: «Иң курыкканым - карчыгымнан аермасын, шуны төннәр буе теләп ятам»
Владимир Васильев

Камал театрының легендар актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Ренат абый Таҗетдинов — минем күршем. Аның белән табигатьнең матур кояшлы бер көнендә капка төбендә сөйләшеп утырдык. Бәлки, әңгәмәбез кемгәдер артык гади булып тоелыр. Югыйсә, Ренат абый белән югары материяләр турында тирән фәлсәфәле әңгәмә дә ясап булыр иде, театрдагы рольләре турында сәнгати интервью да эшли алыр идек. Әмма без гап-гади итеп, күршеләрчә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдык. Хәер, дөнья хәлләре дигәнебез дә, барыбер сәнгать дөньясы инде артист кешенең. Башкача була алмый.

Сүзебез аның сәхнәдәше Хәлим ага Җәләй темасыннан башланды. Чөнки аны югалту ачысы әрнетеп тора иде. Сүзләребез дога булып барсын.

— Хәлимне безнең театрыбызның йөзе дип саныйм, театрга җанын биреп эшли торган кеше булды. Яшьләрне сөйләшергә өйрәтә иде. Югыйсә, алар бит укып чыгалар, ә татарча сөйләшә белмиләр. Хәлим кешеләргә булыша-булыша үзе күп нәрсәдән мәхрүм калды. Бик нык талантлы актер иде. «Иде» дип сөйләшү дә әллә ничек. Тукай бүләген дә ала алмыйча китте. Россиянең дәрәҗәле исемен дә ала алмады…

—  Сорап йөрмәгән инде.

—  Аны кем сорый инде? Сорап бирмиләр! Күрмәгәннәр. Күрә белмиләр.

—  Сорап йөрмиләрме?

—  Үзебезнең театрда сорап йөргән артистларны белмим. Хәер… бәлки, бардыр. Мин белми торганмындыр. Хәлим, әлбәттә, алай йөрмәде. Әмма ул үзенең лаеклы булуын белә иде, «Мин Тукай бүләген алырга тиеш идем», — дип әйтә иде. Ләкин кемгә ничек язган — кемдер бик тиз үсеп китә, кемдер югалып кала. Сәнгать бик катлаулы ул…

Быел Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курс җыйды. Укырга керергә дигән өмет белән 150ләп кеше килгән. Озын буйлы матур егетләр бар. Фәрит шулар арасыннан уналтысын сайлап алгандыр инде. Аларның укып бетергәч тә академия театрында каласы киләчәк. Һәммәсенең! «Юууук, без Әлмәткәме анда, башка театргамы бармыйбыз, юк, без монда калабыз…» Ә бит монда кем эләгә, кем юк. Таланттан тыш бит әле режиссерның күрә белүе дә кирәк. Артистны ача белү — сәнгатьнең зур бер төре. 

— Сез ул яктан бик бәхетле…

— Мин геройларын бик күп уйнадым. Син минем яшь вакытны белмисең инде… 

—  Фотолардан гына. Бик чибәр актер булгансыз.

—  Шәп рольләр уйнадым! Эзоп, Тартюф, «Гүзәлем Әсәл”дә Ильяс… Рәшидә апа Җиһаншина: «Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл”ен куйыйк», дигәч, Ширияздан абый Сарымсаков: «Минем аңа артистларым юк», — дигән иде. Рәшидә апа бер үзбәк режиссерын китерде дә, ул безне күрде — Наилә Гәрәева белән мин уйнадым. Гөрләп барды.

— Режиссерлардан уңгансыз. Кайтуга зур рольләр…

— Әйе, миңа зур рольләр бирделәр. Ятлыйсы сүзләре күп, ятлау өчен миңа сүзләрне әйтеп торырга кирәк. Ә хатынның татарчасы начаррак (Ренат Таҗетдиновның хатыны Рәйсә ханым тумышы белән Мәскәүдән — авт). Ваннага кереп утырабыз да, хатын миңа сүзләрне әйтеп тора иде. Шунсыз булмый. Әй, булыр әле, дип йөрсәң, беркайчан да булмый. Хәзер менә дигән актерлар кайчандыр агач шикелле булырга мөмкин. Кем икәнен әйтмим — бер бик танылган артистны моннан бернәрсә чыкмый дип театрдан чыгармакчы да иделәр. Ә ул ничек ачылып китте! Режиссерның да рольне белеп бирүеннән тора. Актер булу өчен башта уйларга кирәк.

— 16 яшьлек кеше аны ничек уйласын инде, Ренат абый?! Үзегез уйлый белдегезме соң?

—  Юк! Мин бит авыл малае!

—  Ә хәзергеләр нигә уйлый белергә тиеш?

—  Кергәч эшләргә кирәк, диюем. Уйлап эшләргә кирәк. Ә мин укырга кергәндә театрның нәрсә икәнен дә белми идем. Гомумән, спектакль күргәнем юк, дисәм… Күчмә театр безнең авылга бер спектакль алып килгәч, гаҗәпләнеп карап тордым да, шуннан гашыйк булып калдым.

— Театрдан бер дә китеп карамагансыз. Китәм дигән уй да булмадымы?

— Юк. Мин үлеп гашыйк идем. Бервакыт балага ашатырга сөт алырлык та акча булмагач, министр янына бардым: «Бер тиен акчам юк», — дим. «Ярар, мин сиңа арттыртам, китмә генә», — диде дә, 5 тәңкә өстәделәр. Ул вакытта бу акча бик файда булды.

Әле эш анда түгел, мин хатыным Рәйсәнең акылына шаккаттым. «Мәскәүгә китикме әллә?» — дип уйлап йөри башлагач: «Ренат, ярар, китәрбез, ди, анда нишләрсең?» — ди. «Телевидениедә эшләрсең, бәлки, анда урыс арасында аракы белән дуслашачаксың», — ди. Чөнки анда шартлар шундый — бөтенесе эчә. Мин бик эчми идем.

—  Сез монда да эчеп йөрмәдегез кебек.

— Юк. Авылга кайткач бер стакан самогон эчеп агуландым да, алкогольгә начар карый башладым. Бәйрәм саен салгалый идек инде — ансыз булмый. Тартмый идем — Марсель Сәлимҗанов тәмәке тартырга өйрәтте.

— Сез хәзер дә тартмыйсыз ич.

— Ташладым. «Котырган акчалар» спектаклендә минем кечкенә генә ролем бар һәм мин анда сигара тартырга тиеш идем. Тәки шуны суыра-суыра өйрәнеп киттем бит, малай, ун ел буена пышкылдаттым. Бервакыт уйлыйм: тартам-тартам, файдасы юк, күп спектакльләргә тартуның кирәге юк. Туктале, мәйтәм, нигә соң мин бу төтенне эчемә суырам, дим. Мин бит үземне агулыйм, дигән уйга килдем.

— Марсель абый үзе тартмый иде кебек?

— Юк, тартмый иде. Алар хатыны Гөлнар белән икесе дә каз ярата иде. Каз итен бөтен кеше ярата, тәмле бит ул. Тик аны күп ашарга ярамый, бөергә, бавырга катырак, тиз генә эшкәртелми. «Нигә шул кадәр каз ашыйсың? Үзеңне агулыйсың бит», — дим. «Ашадым, ашыйм һәм ашаячакмын», — ди. «Аша инде алайса», — дим. Бәлки, ярамагандыр да, иртә үлеп китте бит, 66 яшь кенә иде. Шуңа күрә үзеңне белергә, үзең белән сөйләшергә кирәк.

— Ренат абый, сезнең үз-үзегезнең тотышыгызда да укытучылык, остазлык бар, бер дә укытып карамадыгызмы?

— «Бер курс җый инде», — дип, институтка да, училищега да укытырга чакыралар иде. Тик Театр әһелләре берлегендә эшем күп булды — 20 ел шунда эшләдем. «Атнасына бер күренеп кенә китәрсең», — диләр. «Алай булмый бит инде», — дим, хезмәт хакын алырга да кыен булачак. Аның болай да акчасы юк инде, ләкин балаларны надан калдырырга ярамый. Шуңа күрә алынмадым. Укытсаң, көне-төне шунда ятарга кирәк.

— Хәзер ничек уйлыйсыз — бәлки, укытырга кирәк булгандыр. СТД нәрсә инде ул, көндәлек эш белән үткән дә киткән. Киләчәктә ул эшегездән ни кала?

— Беренчедән, мин Актерлар йортын саклап калдым. Әйдә, Казан СТДсыннан Мәскәү СТДсына күчик, дип колак итемне ашадылар, без Мәскәүгә күчмәдек. Араны да өзмәдек, араны өзсәк, бүтән театрлар белән дә элемтә өзелә, үз казаныңда кайный башлыйсың.

Ә укучыларым барыбер бар. Алар мин уйнаганны карап өйрәнә. Берәү әле кандидатлык диссертациясе язып маташты — барып чыктымы икән ул аның… Мин барыбер көне-төне укытып ята алмас идем, чөнки үземә күп эшләргә кирәк иде. Марсель Сәлимҗанов укыта иде, Фәрит Бикчәнтәев та укыта. Алар бит үзләренә әйбәт кенә ярдәмче таба да, ул эшли, үзләре килеп төзәтеп чыга. Шамил Бариев ничә еллар укытты, искиткеч педагог иде. Гыйшык-мыйшык, көнләшеп үзен бетерде… алай ярамый бит. Әрәм булды.

—  Артистларның хислелегеннәнме бу?

—  Гыйшык-мыйшык бар инде ул. Гашыйк булулар… Артист халкы бик ышанучан бит ул.

—  Ә сез андый ук булмадыгызмы?

— Булгалагандыр. Ләкин ул дәрәҗәдә гашыйк булганым булмады. Хатынымны ярата идем. Хәзер телевизорда нәрсә генә юк: кем хатыны белән кем торып, кемнән бала тапканны тикшерәләр. Мәсхәрә бит! Андагы артистларның җырлавын яратам, ләкин гел бозыклык турында гына булмый бит инде. Американы сөйлиләр: хатыннар хатыннар белән тора, ирләр ирләр белән. Ә баланы ничек үстерергә?

— Бездә юкмы әллә андый хәлләр? Америка дисез…

— Бездә дә бар. Бик күп. Мин аларны беләм. Яшь вакытта бик күп бәйләнәләр иде. Театрда эшләгән бөтен кешене зәңгәр дип санаучылар да бар. Театрда 60 елга якын эшлим, безнең театрда «голубойлар» юк. Булмады, ул яктан тәртип! Алай ярамый, мин халык алдына чыгам дип уйларга кирәк. Ә хәзер шуның белән горурланалар. Билгесез бер чамасыз дөньяда яшибез. Путин бер яктан молодец: гаилә кыйммәтләре ягында. Болайга китсә, дөнья бетә түгелме соң? Андыйлар ничек бала ясасын! Без бит инде картайдык…

—  И Ренат абый, сез дә ир бала калдырмадыгыз инде. Ике кызыгыз гына бар, Таҗетдинов юк.

—  Братларныкы бар. Үземнеке булмады малай. Рәйсәне «Тагын табыйк», дип аптыраттым. Ул: «Боларын үстерик инде», — диде. Еллар авыр иде бит. Хезмәт хакы кечкенә. Мин бик күп эшли идем: урыс фильмнарын татарчага әйләндерә идек (дубляж), радиода языла идем.

Балаларны шулай үстердек — кеше булдылар, әшәкелеккә өйрәтмәдем. Әмма балаларга сәнгатькә барырга киңәш итмәдем. Олы кызым Руфинәнең бигрәк тә актриса буласы килде. Ә ул гаҗәеп актриса булыр иде — андагы темперамент, андагы акыл, андагы тавыш! «Театр сиңа кирәк түгел», — дидем. Чибәр кыз бала икән, һәрбер режиссер омтылачак.

«Үземне талантсыз кеше дип уйламыйм, холкым да ничава…»

—  Ренат абый, кайчаннан бирле сезнең белән күрше булып торам, бер начар ягыгызны күргәнем юк. Артист халкы, гомумән, иҗат кешесе, аеруча, талантлылары, яхшы холык белән аерылып тормый дигән булалар?

—  Мин үземне талантсыз кеше дип уйламыйм, холкым да ничава. Холык дигәннән, элек Тукай премиясе комиссиясендә идем. Лена Шагыйрьҗанга Тукай премиясе биргәндә җыелдык. Искиткеч шагыйрә! «Тәртипсез бит ул, сүгенә», — диләр. Янәсе, ничек аңа Тукай бүләген бирик! Без Фәрит Бикчәнтәев белән тордык та: «Җәмәгать, аңа премияне теллелеге өчен бирмибез, шәп шагыйрь булганы өчен бирәбез, лаек ул!» — дибез. Без аңа ул премияне бирдердек. Холкы авыр иде инде, сөйләшеп булмый иде…

— Талантлы кешене ничек бар — шулай кабул итергәме? Төзәтергә тырышыргамы? Үгетләп төзәтеп буламы? Әйтик, талант эчеп йөрсә…

— Булмый инде алай. Кешене үгетләп булмый.

— Беркемне дәме?

— Беркемне дә. Артистлар арасында күп булды андыйлар.

— Хәлим абый Җәләй интервью биргәндә «эчтем», ди сөйләде. Акылына килгән бит.

— Яшь чагында коточкыч эчте. Ләкин акылына килде дә ташлады. Акылга килү дигәннән, «Бичура”да (Мансур Гыйләҗев пьесасы) уйнаган Камил Камалов бар иде. Ходай биргән талантлы кешеләр була бит шундый. Сәхнәдән күрсәң аның бичурасын! Гаҗәеп иде, чын бичура шундый була диярсең! Шаккаттык! Ә ул эчә башлады. Туктатып булмый. «Үтерәсе килә сине, талант бит син!» — дим. Мәскәүдә укып кайткан Аманулла бар иде. «Актер от бога». «Акча аз», — дип театрдан китте. Концертлар белән йөрде. Ләкин эчә башлады да… үлеп китте инде. Бар инде туктый алмыйча берәр ай эчүчеләр. Җәфаланалар. Сәнгатьтә андый нәрсәләр була — кеше талантын, данын күтәрә алмыймы, мин кем дип уйлыймы?

— Ә башкалар эчерү дигән әйбер? Талантыннан көнләшеп.

— Андый әйбер бар, сыйлый дип бөтен биргәнне эчәргә ярамый. Көнләшүчеләр була инде ул. Бер талантлы егетне «уйнамасын әле» дип, әкертен генә эчертә-эчертә алкашка әйләндерә яздылар, башкача булдыра алмыйм дип ташлап китте. Ул югалмады, эчүен ташлап, хәзрәт булып йөри.

— Сездән дә көнләшкәннәрдер, дим.

— Ничек булмасын инде! Миңа һәр өч ел саен исемнәр биреп килделәр. Миндәге исемнәр! Ул орден-медальләр… Ничек көнләшмәсеннәр! Тик мин бит бирешә торган кеше түгел. Мин мишәр егете!

—  Нишлиләр иде — сыйлыйлармы, талашалармы?

— Сизелә инде ул. Миңа СССР дәүләт премиясе биргәндә без Островскийның «Бирнәсез кыз”ын уйнадык. Шуны карарга зур комиссия килде. Ә безнең артистлар махсус начар уйный: берсе хәтта исереп килгән, икенчесе начар уйнаганын күрсәтеп начар уйный. Ә аларның начар уйнавы минем файдага булды, мин иң әйбәте булып күрендем. Тегеләр мине батырмакчы булса да, бирделәр миңа ул премияне. «Юкка тырыштыгыз инде», — дидем.

«Иң курыкканым — карчыгымнан аермасын! Төннәр буе теләп ятам»

— Ренат абый, аксакаллык нәрсә ул?

— Үземне нишләптер аксакал дип саный алмыйм. Үземне карт дип күрәсем килми, күңел 18дә. Әмма театрда яшьләр зур хөрмәт белән карагач, аксакалдыр инде. Без бит иң өлкәннәрдән дүртәү генә калдык — Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Наил Дунай, мин. Без, Аллага шөкер, озынрак гомерле булып чыктык. Минем әни дә озак яшәде, бабай да картаеп үлде, үземне кыска гомерлеләр рәтеннән дип санамыйм.

— 80 ел гомер ул кадәр үк озын түгел инде. Нормаль гына гомер.

— Ничек озын саналмасын инде?! Ходай Тәгалә әйткән ди — мин сезгә 60 яшьлек гомерне бирәм, калганын үзегез карарсыз, анысы бүләк була инде, дигән. Болар үзеңне юату инде, Ходай биргәнне яшисеңдер. Ләкин үзеңне карарга кирәк.

Театрда безне саклыйлар — бу әйбәт. Ә икенче яктан, бик аз уйныйбыз, ике спектакль — «Зәңгәр шәл» белән «Бабайлар чуагы». Хәзер театрда барган спектакльләрне караганым да юк — безне бит театрга кертмәделәр, нәрсә уйнаганнарын да белмим. Бераз дөньялар рәтләнгәч, барып карыйсы иде.

— Күбрәк уйныйсы киләме?

—  Уйныйсы килә. Хәзер бит инде без бик тәҗрибәле.

— Ә сез әле сәхнәдә элеккечә сикереп уйный аласызмы?

—  Ә нишләп уйнамаска?!

— Легендар «Кара чикмән”не репертуардан төшергәндә: «Ренат абыйның сикереп йөрисе килми башлады», — дигәннәр иде.

— Юк, алай димәдем, мин уйный ала идем. Анда яшьләр: «Без картайдык инде», - диделәр. Мин түгел, алар картайды.

— Кешедә кайчан «Дөрес яшәдемме?» дигәнрәк фәлсәфи уйлар туа башлый, Ренат абый?

— Алтмыштан соң. Алтмышка кадәр геройларны уйнап йөрдем. Аннары «Миңа җитмәдеме икән әле?» дип уй керә башлый. «Ничек уйнармын икән? Кешене көлдермәмме икән?» дип уйлансаң да, барыбер уйныйсы килә. Организм шуңа күнеккән инде. «Бабайлар чуагы”нда (Илгиз Зәйниев пьесасы һәм режиссурасы) йөгерә-йөгерә уйныйбыз бит.

Гомер үтә, уйнарга бик аз калып бара. Кызык икән ул… Иң курыкканым — карчыгымнан гына аермасын. Төнлә дә шулай дип теләп ятам, ул авырганда бик борчылам.

«Кызларым татарча начар белгәнгә үземне гаеплим»

—  Китаплар укыйсызмы?

— Элегрәк язылган татар прозаларын укыйм. Шагыйрь Зөлфәт, Мөдәррисләрнең шигырьләрен яратам — аларның үзләре бүләк иткән китаплары саклана. Тукайны укыйм. Тик күз бик тиз арый, бөтенесен укып та бетереп булмый.

— Сәнгатьтән тыш, дөнья проблемалары борчыймы сезне? Әйтик, тел проблемасы?

— Бик нык борчый. Бик нык. Татар халкы яшәячәк дим мин. Теле дә бетмәячәк. 500 ел рус астында яшәп онытмаган бит телне. Кемдер телне белмәсә дә, моң калган, татарлыгы бар. Татар халкы бетмәячәк…

— Теле беткәне дә татар буламы?

— Татар булып кала. Теле дә чыга әле аның.

— Ренат абый, сезнең кызларыгыз да рәхәтләндереп татарча сөйләшә алмый. Өйрәтә алмадым дигән уңайсызлану бармы?

— Аңлый алар. Моңа мин бик нык үземне гаеплим. Хатыным Мәскәүдән булгач, татарча белми иде. Ә мин гел гастрольләргә йөреп, бала белән татарча сөйләшергә вакытым да булмады. Мин гаепле. Руфинә кызым бик нык өйрәнергә тели, «Әти, нигә мине ныклап өйрәтмәдең?» - ди. Рәйсә хәзер менә дигән итеп сөйләшергә өйрәнде. Телне онытмау гаиләдән тора…

Ләкин татар халкы беркайчан да югалмаячак. Ул бөтен дөньяга таралган халык, алар бит башка илләрдә дә телләрен онытмый. Театрыбыз да бетмәячәк… Әдәбият та бетмәячәк.

— Укучысы булса, бетмәс…

—  Без укыйбыз бит.

— Сез бит искеләрен укыйсыз.

— Әйе, хәзергесенә күз җитми. Хәзергесен син укы, кызың укысын.

— Сезнеке дә укысын! Әйтергә рәхәт ул. Укытыгыз оныкларыгызны татарча. Сез заманында акча эшләдем дисез, кызыгыз белән сөйләшергә вакытыгыз булмаган. Ә мин эшләмимме? Мин дә эшлим.

—  Әйе шул. Заманы шундый. Вакыт җитми…

— Өлкән артистлар үзара борчылып милли темаларга сөйләшәсезме?

— Без үзара күбрәк сәнгать турында сөйләшәбез. Классиканы күбрәк уйнаткан булсалар иде, дибез.

— Татарныкынмы?

— Татарныкын да, урысныкын да.

—  Рус тәрҗемәләренә халык начар йөри дип зарлана театрлар.

—  Элек начар йөрмәгән. Халыкны хәзер боздылар. «Урыс әйберен без урыс театрында карыйбыз, нигә русча куясыз?» - диләр. Дөрес фикер түгел ул. Замынында «Бесприданница”ны уйнап исемнәр алдым. Начармыни? Марсель Сәлимҗанов куйган бик күп әйбәт спектакльләрдә уйнадык. Ул вакытта халык агылып йөрде.

Безнең элеккеге драматургларның күпме шәп әсәре бар. Классиклар! Нигә шуларны хәзер уйнамыйбыз икән дип уйлыйм. Аның өчен үз режиссерлары булырга тиештер.

— Каралыр идеме икән?

— Анысы да бар. «Нигә тегесен, нигә монысын куймыйсыз?» - диләр. Куясың — карамыйлар. Заманында «Нигә "Идегәй"не куймыйсыз?» - диделәр. Юныс Сафиуллин пьеса язды, Марсель Сәлимҗанов куйды. Мин Идегәйне уйнадым. Әмма халык аз йөрде. Начар спектакль түгел иде… көчле иде… халык йөрмәде бит.

—  Нишләтергә соң ул халыкны?

— Белмим. Аңлап бетермиләрме? Теләмиләрме? 3 тиенлек концерт тыңларга өйрәнгәннәрме? Бервакыт Хәйдәр Бигичев Салават концертларының шыгрым тулы икәнен күрде дә: «Ничек инде бу? Минем концертта 500 кеше утыра», - ди. «Моны ничек аңларга? Нишли соң бу халык?» - ди. Илһам Шакиров белән дә шулай булды — соңгы еллардагы концертларында 200-300 кеше утыргандыр. Илһам бит ул! Аңа соңгы елларда җырларга кирәкми иде. Халык йөрми башлады. Җырламыйча гына китәсе иде…

«Минем мәйданнарга чыгып акырып йөрүемнән бер файда да юк»

—  Ренат абый, туксанынчы еллар ничек булып искә төшә?

— Туксанынчы еллар бөтен Рәсәй өчен кошмар еллар иде. Караклар, бандитлар күбәйде. Ә театр эшләде, хезмәт хакын да бирделәр, грант акчаларын хезмәт хакына кушкач әйбәт кенә була иде.

— Мәйданнарга чыгу заманында андый гамәлләргә ничек карадыгыз?

— Минемчә, һәркем үз эшен эшләргә тиеш. Минем анда чыгып акырып йөрүемнән бер файда да юк. Мин үз эшемне эшләргә тиеш: шәп итеп уйнарга, халыкка әйбәт спектакльләр күрсәтергә! Шул темага ниндидер яхшы пьесалар булып, без шунда уйнасак, ул күпкә файдалырак булыр иде.

—  Уйнадыгызмы соң?

— Булмады шул әллә ни. Тормышта күпме үзгәреш — дөнья борылды да куйды. Болар турында ниндидер пьесалар булырга тиеш иде — алар язылмады.

—  Алар хәзер дә язылмый.

— Юк шул. Аны Туфан Миңнуллин да язмады. Ә чор шундый кызыклы. Күпме кызыклы кешеләр булды! Аны талантлы итеп язарга кирәк. Булмады язучы. Булса, хәзер чыгып уйнар идем… Булмады… Хәзер көч юк та инде.

—  Ничек инде юк?

— Сәхнәгә чыккач, көч чыга ул. Ләкин яңадан уйнарга… Фәрит әйтә ул: «Уйна», - ди. «Юк инде», - дим.

— Сезнең рольләрегез бик булмау режиссёр бирмәүдән түгелмени? Үзегезмени?

— Үзем. Бирмәүдән түгел. Онытырмын дип куркам. Көчем җитәрме дип куркам. 83 яшь бит ул!..

—  Матур булып хәтердә каласыгыз киләме?

—  Юк, алай гына да түгел. Элеккечә матур булып калып булмый инде. «Гүзәлем Әсәл», «Миркәй белән Айсылу”ны уйнаган чорлар халык күңелендә.

— «Кара чикмән”не уйнаганда бик яшь булмагансыз инде. Ә нинди карт бүре идегез! Әйбәт күренә идегез…

— Әле мин хәзер дә ничего күренәм. Бер шундый хәл булды. «Тәкъдир» спектакле белән Колумбиягә бардык. Анда өлкәннәрдән Хәлим Җәләй, Равил Шәрәфиев, мин катнашам. Кабул итүче як безнең яшьне күреп аптырый: «Әле бит ничә ай бар, аңарчы үлмәсләрме?» - дип сорыйлар ди. «Юк, алар бик яшәүчән халык, үлә торган түгел», - дип әйткән инде безнекеләр. 1500 кешелек залда биш көн шәп итеп уйнадык, кул чабып каршы алалар, кул чабып озаталар.

— Сез тормыштан канәгатьме?

— Мин исән-саулыгымнан канәгать. Тормыш катлаулы, яшәве куркыныч. Украинада ниләр бара! Кошмар дип күрсәтәләр. Газсыз. Хәер, бездә дә газсыз авыллар күп икән. Украинаны караганчы, шуны карасыннар. 

Мин бөтен дөньяның Рәсәйне күрә алмавын аңлый алмыйм. Ни өчен шулай? Буйсынмаган өченме? Путинны бер дә сүгәсем килми: илне тәртиптә тота. Ах Путин, дип мөкиббән китеп тә йөри алмыйм, әлбәттә, татарларга каршы гамәлләре булды — телне бетерергә тырышты, бетереп булмавын аңламады.

Татарстан халкын тел мәсьәләсендә бик нык кимсеттеләр, кирәк түгел сезгә татар теле дип ата-ананы биздерделәр бит. Ничек инде үз телең кирәк булмасын?! Бер Тукайны уку гына ни тора! Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»! Мин бит Җәлилне уйнадым. «Моңлы бер җыр» спектаклен халык ничек ярата иде! Тукай, Җәлилләре булган, Зөлфәтләре шедеврлар язган халыкның теле югала алмый…

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 март 2023
    Исемсез
    Шэп булган бу энгэмэ. Чынлап торып бармак белэн санарлык кына калып балалар Ринат абый кебеклэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100