«Сөмбел» - алданган татар кызы турында Зифа Кадыйрова һәм Миләүшә Айтугановадан кино

Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» романы буенча Татарстан һәм Үзбәкстан копродукциясе татарча-үзбәкчә-русча фильм төшерде.

Зифа Кадыйрова — бүгенге коммерцияле татар әдәбияты символы. Димәк, татар киносыннан коммерцияле проект ясарга теләгән һәр татар кинематографистының хыялы — Зифа Кадыйрова. Ягъни, кинога тамашачыны Зифа ханымның исеме чакырып торачак.

Ә инде исем өстенә кинематографист адәм карарлык фильм да эшли алса, бу инде нур өстенә нур дигәндәй…

Кыскасы, татар коммерцияле кинематографиясенең еллар дәвамында формалашкан хыялын Миләүшә Айтуганова тормышка ашырды: язучының «Сагынырсың, мин булмам» китабы буенче кинофильм төшерелде.

Китап үзбәкләргә дә тәэсир иткән

Зифа Кадыйровадан китабы буенча кино төшерергә рөхсәт алучылар булгалады. Әмма эш акча мәсьәләсенә килеп төртелә дә, хыяллар челпәрәмә килә иде. Миләүшә Айтуганова бераз башкачарак алым кулланган: ул бүгенге коммерцияле татар китабының тәэсирен үзбәк вәкилендә сынап караган. Нәтиҗә бар — Зифа апа китабы Улугбек Абдуллаевка тәэсир иткән, ул фильмны копродукция буларак төшерергә алынган.

Шулай итеп, Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» романы экраннарга Татарстан һәм Үзбәкстан копродукциясе буларак күчте. Бу әсәргә тукталуның бер сәбәбе — анда вакыйгаларның Татарстанда һәм Үзбәкстанда баруы. Жанры, әлбәттә, мелодрама.

Әдәби әсәрнең кыскача сюжеты болайрак. Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк булалар. Сөмбелнең баласы туа. Әмма Булат мәхәббәтенә хыянәт итә. Хыянәтне кичерә алмаган Сөмбел нәни улы белән Бохарага китеп бара. Арслановларның икенче уллары — Булатның бертуганы Байрас та Сөмбелгә гашыйк. Ул яшь хатынны эзләп Бохарага килә. Булат ялгышын аңлый, әмма соң була.

Фильмның режиссерлары — Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыев. Икенче режиссер Кариев театры артисты Илфат Камалиев булырга тиеш булган. Гомумән, идея аннан башланган — әлеге әсәрне сәхнәләштерү идеясе белән Миләүшә Айтуганова янына да ул килгән. Инде барысы да хәл ителеп бетте дигәндә генә… Илфат Камалиевны беренче татар ситкомында төшәргә ТНВга чакырганнар. Илфатыбыз үзенең беренчел профессиясенә — артистлыгына тугры калып, ситкомны сайлаган. Ә кинога икенче режиссер итеп Рамил Фазлыев чакырылган. «Ак чәчәкләр», «Мулла» кебек татар фильмнар төшереп бераз тәҗрибә туплаган Рамил каршы килмәгән.

Үзбәкстаннан актриса китерү - фильмның уңышы

Фильмның сценариесе барлык сценарий язу законнарына туры китереп, бик камил эшләнгән. Соңгы елларда караган татарча фильмнар белән чагыштыргында, камиллек үрнәге диярсең. Чатаклыкларны яшерер өчен бәдрәф төшерергә дә, чишендерергә дә кирәкмәгән. Болай да әйбәт үтә.

Сөмбел образын экраннарга чыгарган Сабина Асанова — Үзбәкстанда яшәүче кырымтатар кызы. Сабина Үзбәкстан Яшьләр театрында эшли, рус телендә уйный, кырымтатар телендә сөйләшә. Аны проектка режиссер Рәшит Маликов сайлап алган. Сабина үзенең Үзбәкстанда кинода бик күп төшә алмавын, чөнки типажы үзбәк артистларына охшамаганлыгын әйтә.

«Сөмбел» фильмы 2019 елның җәендә Татарстанда — Мамадыш районында узган Питрау бәйрәмендә төшерелә башлады. «Татар-информ» хәбәрчеләре әлеге вакыйганың шаһиты гына түгел, катнашучылары да булды. 

Беренче кадрларның берсендә Сабантуйда көрәш мизгеле төшерелде. Булат көрәшә һәм көндәшен күтәреп ата. Сюжет буенча, Сөмбел Булатның мәйданда көрәшеп җиңүен күзәтә. 

Сөмбелне уйный алырдай актрисаны Үзбәкстаннан китертү — фильмның уңышы. Мин татар драма актрисалары арасында кинода «театр уйнамаган» актрисаны әйтә алмыйм. Бездә киноактрисалар юк. Бездә драма артистлары гына бар. «Күрше тавыгы күркә булып күренә», дигән мәкаль бар инде барын, әмма «Сөмбел» фильмында Үзбәкстан актрисасы Сабина Асанова башка хатын-кыз актрисалардан аерылып тора.

Динар Хөснетдинов - продюсерның яраткан актеры

Сөмбелнең ике ир-атын Әтнә театры артисты Айдар Вәлиев белән Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов башкара.

Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдиновка уйнап торасы да юк. Аны сәхнәдә тегендә-монда йөреп торса да яраталар.

Динар Хөснетдинов — продюсер Миләүшә Айтуганованың яраткан актеры. Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән «Ак чәчәкләр» телевизион сериалында ул Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова белән төште. Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре нигезендә төшерелгән шул исемдәге кыска метражлы фильмда да Динар Хөснетдинов төште. Сәхнәдәше — Әлмәт театры йолдызы Мәдинә Гайнуллина белән. Кыскасы, Миләүшә Айтуганова Динар өчен берсеннән-берсе чибәррәк һәм талантлырак партнерлар табып тора. Сабина кебек актриса турында Динар хыялланмагандыр да әле.

«Әйе, кызның яшьлеге һәм сафлыгы минем геройга эләкми, ләкин безнең Бохарада бик матур күренешләр булачак, Сөмбел белән Байрасның якын мөнәсәбәтләре күрсәтә алган кадәр күрсәтеләчәк. Героиняга минем белән „приятнорак“ булыр дип уйлыйм», — дигән иде Динар Бохарага кинода төшәргә киткәнче.

«Якын мөнәсәбәтләр» дигәндә, белмим, Динар нәрсәне күз алдында тоткандыр, Бохара күренешләрендә «мөнәсәбәтләргә» артык басым ясалмады. Динар-Байрас бик җиңел генә «килде, күрде, җиңде». Дөресрәге, ул беренче адымны ясады да, алга таба күк капусы ачылды: эше дә килеп чыкты, яшәр урыны да, кыскасы, дөньясы түгәрәкләнде.

«Сөмбел» — Айдар Вәлиевның кинодагы беренче роле. Соңгысы булмаячагына иманым камил. Айдар Вәлиев — Динар Хөснетдиновка капма-каршы амплуалы актер. Динар сөйкемле сөякле, иркә, чибәр егет булса, Айдар — чын мужик. Әнисе белән яшәгән Сөмбелнең Сабантуйда көрәшче егет Булатка гашыйк булуы гаҗәп түгел. Ул көчле беләкле ир-атка тартылгандыр. Режиссер кастингта шундый актер сайлап алган да.

Фильмда - яңа төрле чишелеш

Фильмда тагын ике актерга тукталасым килә. Берсе — Чаллы театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов. Ул Булат белән Байрас үскән Арслановлар гаиләсе башлыгы. Менә нинди була ул үрнәк татар гаиләсе башлыгы! Менә шундый татар ирләрен язсын татар язучылары да, шундый ирләрне күрсәтсен татар киносы белән татар театры!

Тагын бер кызыклы уен — Сөмбелнең дус кызын уйнаган Лилия Галиева. Лилия актриса түгел. Ул Мамадышта узган кастингта сайлап алынган. Драма артисты булмавы — аның уңышы. Уйнамыйча гына уйнавың өчен рәхмәт, Лилия!

Татарстан киносы көннәренең сенсацион вакыйгасы буларак тәкъдим ителгән «Сөмбел» фильмының бер үзенчәлеге бар: ул татар, үзбәк һәм рус телләрендә бара. Күптеллелек — картинаның уңышы. Арслановлар гаиләсендә татарча сөйләшәләр, Бохарада — үзбәкчә. Сөмбел-Сабина русча сөйләшә. Кыскасы, диалоглар камил яңгыраган, тел проблемасы күзгә төртелеп тормаган фильм барлыкка килгән.

Фильмда Зифа Кадыйрованың сюжет линиясеннән бер тайпылыш бар. Үзбәкстан ягы ике бертуганның бер кызга гашыйк булуына каршы килгән. Татарстан ягы нинди чишелеш тапкан дисезме? Байрас гаиләгә алынган бала булып чыккан. Бу урыннары бераз ясалма булса да, нечкә күңелле тамашачыдан берничә бөртек яшь сыгып чыгара алды. Яңартылган сюжет буенча безнең татар егете үзбәк баеның улы булып чыга, аның варисы да дигән сүз.

Акча темасын башлаганбыз икән, әлеге фильм өчен хөкүмәт казнасыннан акча бүлеп бирелмәде. Айтуганова аны тәвәккәлләп, финансларсыз гына башлады һәм ерып чыга алды. Уңышлы прокатлар телик.

Мәгълүмат өчен. Әлеге фильм буенча Чаллы татар дәүләт театры спектакль чыгарган иде һәм ул театрны «ашатучы» спектакльләрнең берсе иде. Әсәрнең театрда сыналган уңышын Миләүшә Айтуганова кинода кабатларга уйлаган. Айтуганова файдасына тагын бер факт — Чаллы театры әлеге спектакльне репертуардан төшерәчәк. Чөнки ул, театр репертуарындагы башка бик күп спектакльләр кебек, иске сәхнәгә яраклаштырып куелган. Кыскасы, бердәнбер «Сөмбел» Миләүшә Айтугановада булып кала.