Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар яшьләре көннәре: миссия дәвам итә

Моннан 30 ел элек, 1990 елда татарның милли җанлы актив яшьләре уникаль проект башлап җибәрә: Татар яшьләре көннәре барлыкка килә.

news_top_970_100
Татар яшьләре көннәре: миссия дәвам итә
"Идел" яшьләр үзәге архивыннан

Бүген татар яшьләре хәрәкәтнең төп оештыручысы булган «Идел» яшьләре үзәге директоры Ләйсән Сафина һәм аның нигезендә торган, хәзер Татар федераль милли-мәдәни мохтарият аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова белән бергә Татар яшьләре көннәренең тарихын барлыйбыз.

1990 елның 17-28 июле. I Татар яшьләре көннәре «Волга» лагеренда 12 көн дәвам иткән

Миләүшә Шәрапова:

Татар яшьләре көннәре татар яшьләре хәрәкәтенең беренче карлыгачы иде. Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумына, «Сәләт» берләшмәсенә башлангыч булды. Ә регионнарда күпме яшьләр оешмалары барлыкка килде!..

Ләйсән Сафина:

Татар яшьләре көннәре тарихына күз салсак, «Идел» яшьләр үзәге дә шушы Татар яшьләре көннәреннән чыккан — безгә 21 яшь. Ул вакытта бит әле Яшьләр эшләре министрлыгы түгел, яшьләрнең дәүләт комитеты да юк иде. Дәүләт яшьләр оешмасы 25 еллыгын үткәргәндә татар яшьләре көннәренә 29 иде. Татар яшьләре тәвәккәлрәк булганнар. Бу хәрәкәт финанс булмаган елларда да тукталмаган.

Миләүшә Шәрапова:

Татар яшьләренең беренче активистлары — Резеда Сафиуллина һәм Рим Гыйльфанов. Алар ниндидер «тусовкада» Татар яшьләре көннәре оештырырга дип уйлаганнар да, ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Илдар Гыйльметдиновка килгәннәр. Илдар Ирекович аларның идеясен күтәреп ала, база белән булыша. Шулай итеп, «Волга» лагеренда 12 көн дәвамында Татар яшьләре көннәре үтә. Нинди финансларга оештырылгандыр — белмим, әмма анда 100дән артык кеше булган. Элемтә мөмкинлекләре бик начар булган вакытта да тиз генә җыела алганнар, Эстония, Латвиядән дә яшьләр килгән.

Ләйсән Сафина:

Иң мөһиме — суверенитет белән бер елгы Татар яшьләре көннәре бүген дә исән һәм аның 30 еллык тарихы бар. Ул хакимият уйлап тапкан продукт түгел иде. Ул министрлык төзелеп, «Идел» яшьләр оешмасы барлыкка килгәч кенә безгә тапшырылды. Татар яшьләре көннәренең 25 еллыгына без ветераннарыбызны җыя алган кадәр җыйдык. Алардан, әлбәттә, форумның эчтәлеге үзгәрүгә бәйле негатив фикерләр дә ишеттек. Ул табигый. Әлеге хәрәкәтнең эчтәлеге үзгәрсә дә, ул үз миссиясенә тугры калды. Без үскәндәге идеяләр белән безнең балалар үскәндәге идеяләрнең тәңгәл килә алмавын үзебез дә күреп торабыз. Ул тәңгәл килергә тиеш тә түгел. 5-10 елдан соң да форум тагын башка төрле булачак.

Миләүшә Шәрапова:

Мин бу хәрәкәткә аның икенче елында кушылдым. Ул вакытта Лобачевский китапханәсендә эшли идем. Театр әһелләре берлеге бинасында Татар яшьләре оешмасын гамәлгә кую конференциясе була дигән хәбәрне телевизордан ишеттем. Әти: «Барып кайт», — дип киңәш бирде. Икенче көнне иртән шунда киттем. Гоголь урамына гына борылган идем: түбәтәйләр кигән егетләр чеп-чи татарча сөйләшеп баралар… Мин бу җыелышта бик тиз үз кешегә әйләнеп киттем. Тиз арада күпме кеше белән таныштым һәм икенче Татар яшьләре көннәрендә мин оештыру комитетында идем инде. Анысында 600дән артык делегат катнашты. Кешеләр лагерьга сыеша алмагач, раскладушкалар урнаштырдык. Кичке уеннар буенча төп кеше Гамил Нур иде. Хәзер Казан Дәүләт университеты педагоглары Васил Гарифуллин, Таһир Гыйләҗевлар да шушы мәктәпне узган кешеләр.

«Татар яшьләре көннәрендә без реаль тормышта булмаган мохит тудырабыз»

Ләйсән Сафина:

Татар яшьләре көннәренә килүче егет-кызларны Татарстан акчасына ял итеп йөрүчеләр итеп кабул итүчеләр дә бар. Әйе, андыйлары да бар, ләкин барысы да түгел. Бер форум да 100 процент файдалы эш коэффициенты бирә алмый һәм бирергә тиеш тә түгел. Һәр форумда 15 процентлап очраклы кеше була. Әмма мин безгә оятсыз, мәгънәсез яшьләр килде дигәнне хәтерләмим. Төбәкләр Казан алдында җаваплылык сизеп, делегатларны карап җибәрә.

Татар яшьләре көннәрендә 30ны узган егетләр-кызлар да катнаша — без моны яшермибез, таныйбыз. Чөнки кемдер иҗтимагый тормышта озаграк калырга мөмкин. Болар әле минем иҗтимагый тормышка үз көчемне кертү мөмкинлегем бар дип калган кешеләр. Без үзебез дә шуның мисалы. Андыйлар төбәкләрдә дә бар. Мондый проектларда үз идеяләрен гамәлгә ашыра алган яшьләр бүгенге көндә югалмады.

Миләүшә Сафина:

Бу хәрәкәттә идеялелек көчле. Татар яшьләре көннәре — яшьләргә үзләрен ачу, идеяләрен тормышка ашыру өчен мәйданчык.

Мәсәлән, Омскидан Наилә Галиева иҗтимагый оешмалар өчен грант отып, Тайчы авылына керү юлына проектлар ясатып, стела куйдыртты. Пермьнән Рөстәм Галимов авылларда татар лидерлары мәктәпләре оештырды.

Ләйсән Сафина:

Татар яшьләре көннәрендә без реаль тормышта булмаган мохит тудырабыз. Без делегатларны хыялдагы татар тормышына манып алабыз. Бездән соң алар бер айлап шушы хис белән йөриләр. Аннары реаль тормышка кайту процессы башлана. 

Татар яшьләре көннәре «прививкасын» узган күпме кеше барлыгын әйтә алмыйм. Ел саен 200-250 кеше дип санасак, 30 ел эчендә 7500 кеше. Монда бит әле көн дәвамында лагерьга килүче казанлылар керми. Юк, бу хәрәкәт коры саннарга бирешми…

Татар яшьләре көннәрендә танышып, утыздан артык гаилә барлыкка килгәнен беләбез. Без андый максат куймыйбыз. Әмма андый гаиләләр бар. Әйтик, Казахстаннан килгән егет белән кыз бер-берсен Казанга килеп таптылар, киткәч өйләнешкәннәр.

Миләүшә Шәрапова:

Монда кеше кунак булып кына килми, күбесе тиз арада оештыру комитеты эшенә кушылып китә. Татарда яшьләр өчен ничә оешма булса да эш табыла. Бары тик кабатланмаска гына кирәк. Идеяләр күп.

Без Татар яшьләрендә барысы да татарча бара дип мактана алмыйбыз. Телне начар белүчеләр һәрвакыт булган. Беренче форумнарның берсендә һәр русча сүз өчен 10 тиен сала торган копилка булган, диләр. Акчасы нәрсәгә тотылганын белмим, әмма ул булган.

Ләйсән Сафина:

Без яшь кешенең күңел байлыгы саклансын, рухи мирас буыннан-буынга күчсен дип эшлибез. Дәүләт 30 яшькәчә кешене безгә яшь кеше дип аерып биргән икән, без алар белән эшләүнең бөтен мөмкинлекләрен кулланырга тиеш.

Минем яшьләр өчен оештырылган бик бай проектларда катнашканым булды. Әмма байлык кына нәтиҗәлелек билгесе түгеллеген беләм. Ә безнең Татар яшьләре көннәренең идеясе бар. Безнең эчтәлек ягы көчлерәк. Без 1 сумнан 10 сумлык проект ясый беләбез. Әйе, без супер бүләкләр бирмибез.

Безгә килгән һәр кеше шушы журнал өстәле тирәли утырып чәй эчә — моның үз романтикасы бар… Безнең спикерлар беркайчан да: «Күпме түлисез? - дип сорамый. Фаяз абый Хуҗин, Луара апа Шакирҗановалар яшьләребез белән эшләргә һәрчак әзер.

Без нигәдер бер үк аудитория өчен ике-өч оешма булуны күпсенәбез. Без бит моны үз-үзебездән күпсенәбез дигән сүз. Ә бит дәүләт карамагындагы мондый оешмалар бер генә дә булырга тиеш түгел. Нәни балалардан алып, инде гаиләсен корырлык яшькә җиткән кешеләргә кадәр без үз продуктыбызны даими биреп торырга тиеш.

«Татар яшьләре биредә танышып, аралашып, киләчәктә бергәләп төрле милли проектлар оештыралар»

Ильдар Гыйльметдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе:

Актив татар яшьләре инициативасы белән башланып киткән Татар яшьләре көннәренең инде 30 еллык тарихы бар. Мин бу хәрәкәттә үзем катнаштым, бүген исә ел саен Казанга җыела торган яшьләргә карыйм да сокланам. Димәк, кайчандыр без башлаган шушы проект бүген дә актуальлеген югалтмаган. Татар яшьләренә җыелып, фикерләрен уртага салып уйлашу, алардан олырак яшьтәгеләрдән киңәш алу кирәк.

Бирегә төрле елларда килгән һәм катнашкан яшьләрнең күбесе үз җирләрендә актив эшчәнлек алып баралар, татар иҗтимагый тормышында кайныйлар, милләтебез үсеше юнәлешендә эшлиләр. Туксанынчы елларда без шушындый киң колачлы хәрәкәт турында хыяллана идек! Билгеле, аның формасы, эчтәлеге күпмедер дәрәҗәдә үзгәрде. Ләкин бу хәрәкәт — Татар яшьләре көннәре үз миссиясенә тугры кала.

Татар яшьләре көннәре яшьләргә юл күрсәтә, рухландыра. Алар биредә танышып, аралашып, киләчәктә бергәләп төрле милли проектлар оештыралар.Шулай татар яшьләрен туплап торган проект булуы үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Киләчәктә дә ул милләтебезнең асыл яшьләрен туплау һәм тәҗрибә уртаклашу урыны булып калсын, эшчәнлеген актив дәвам итсен иде.

«Үз киләчәкләре, милләт өчен янып торган яшьләр Татар яшьләре көннәренә җыела»

Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры:

Татар яшьләре көннәре — илебезнең төрле почмакларында һәм чит илдә яшәүче милләттәшләребезне, татар яшьләрен җыеп, берләштерә торган мәйдан булып тора. Шушы проект нәтиҗәсендә иҗтимагый татар яшьләр оешмалары барлыкка килде, алар актив рәвештә эшли.

Безнең карамакта эшли торган «Идел» яшьләр үзәге дә Татар яшьләре көннәре продукты.

Бүген төрле төбәкләрдә аерым Татар яшьләре көннәре һәрдаим узып тора. Үзләренең киләчәкләре, милләт өчен янып торган яшьләр бирегә җыела. Алар барысы да актив, үз фикере булган егетләр-кызлар. Яшьләрнең татар теленә, милли хәрәкәткә булган мәхәббәт һәм хөрмәте — зур күрсәткеч. Алар һәрвакыт Казанга йөз тота, республикадагы вәзгыятькә игътибарлы.

30 ел дәвамында әлеге хәрәкәтне бер елга да туктатмаган кешеләргә аерым рәхмәт! Аларга бары уңышлар гына телисем килә. Татар яшьләре көннәре гел үсештә булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100