Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тантана» могҗизалары: номинантлар һәм тагын бер кат гаделлек турында

«Тантана» республика театр премиясе номинантларына һәм премиянең сайлап алу комиссиясе эшчәнлегенә хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
«Тантана» могҗизалары: номинантлар һәм тагын бер кат гаделлек турында
Салават Камалетдинов/архив

«Тантана» республика театр премиясенең сайлап алу комиссиясе үз нәтиҗәләрен чыгарды — 10 номинация буенча номинантлар исемлеге пәйда булды.

«Тантана» республика театр премиясе гамәлгә куелган елларда театрлар номинантларны үзләре тәкъдим итсә, соңрак «Алтын битлек» театр премиясе тәртибе кертелде — экспертлар барып, спектакльне карап, номинантларны сайлап кайта.

Менә алар — номинантлар:

Әлеге премиянең «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, шул ук театр артисты Ирек Гайнетдинов, Минзәлә театрыннан Владислав Поджидаев, Камал театрыннан Эмиль Талипов, Алмаз Борһанов, Кариев театрыннан Булат Гатауллин дәгъва итә.

«Иң яхшы хатын-кыз роле»нә Әтнә театрыннан Сиринә Хисмәтуллина, «Мастеровые» дан Евгения Яковлева, Камал театрыннан Ләйсән Фәйзуллина, Минзәлә театрыннан Динара Акматова, Буа театрыннан Гөлзада Камәретдинова сайлап алынган.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» — Буа театрыннан Булат Гәрәев, Чаллы театрыннан Илфат Әскәров, ТЮЗдан Камил Гатауллин, Әтнә театрыннан Фаяз Хөсәенов, Түбән Кама ТЮЗыннан Павел Иванов.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» — Бөгелмә театрыннан Анастасия Азорова, Качалов театрыннан Ксения Храмова, Камал театрыннан Миләүшә Шәйхетдинова, Әтнә театрыннан Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Кариев театрыннан Халидә Сөнгатуллина.

«Дебют» — Чаллы театрыннан Винер Фәйзуллин, Түбән Кама театрыннан Рәдис Гарипов, ТЮЗдан Мария Мухортова, Буа театрыннан Камилә Шәрифҗанова.

«Иң яхшы эпизодик роль» — Әлмәт театрыннан Наилә Нәҗипова, Камал театрыннан Хәлим Җәләй, Рамил Вәҗиев, Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова, Кариев театрыннан Алсу Шакирова, Чаллы театрыннан Равил Гыйләҗев.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» — «Пантера» камера балетыннан Дамир Булатов, Булат Шәрифҗанов, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрынннан «Алтын Казан» мюзиклы өчен Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина.

  • Ягъни, андагы төп рольдәге бишлектән Артур Исламов кына номинантлар исемлегенә алынмый калган. Ул быел башкалардан начаррак җырлаганмы? Әйтә алмыйм, мин алай дип уйламыйм. Монда экспертлар бик гади логика белән эш иткән булса кирәк — Артур Исламов «Sforzando» башкару сəнгатен үстерү фондының «Минем Такташ» спектаклендə Һади партиясе өчен әлеге премияне былтыр алган иде.

«Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясендә «Әкият» курчак театрындагы «Самовары» спектаклендә уйнаган Наталия Егорова, Юлия Василишина, Ирина Гайнуллина, Татьяна Сорокина, Лилия Нәҗипова, Лариса Пасынкова, Анастасия Жукова билгеләнгән.

  • Ягъни бер актер номинациясенә җиде фамилия тезелгән. Ә ни өчен алар «Актер ансамбле» түгел? Җидесе бер кеше булып уйныймыни? «Самовары» әсәрен, һичшиксез, белгеләп үтәргә кирәк иде, әмма болай түгел.

Чаллы курчак театрыннан Эдуард Гурлев, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән Әлмәндәр — Юрий Чуктиев һәм Әҗәл — Дилүс Хуҗиәхмәтов та бу премиягә дәгъва итә. Дилүс Хуҗиәхмәтовның «Тантана» премиясе бер генә дә түгел бугай инде. Аңа ничәне бирсәләр дә килешә.

«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә — Кариев театрының «Мио, минем Мио», «Әкият» курчак театрының «Shurale: яңа фантазия», ТЮЗның «NEDОросль», Яшел Үзән музыкаль театрының «Сказка о царе Салтане», Бөгелмә театрының «Три толстяка» спектакльләре.

  • Туктагыз әле, «Shurale: яңа фантазия» балалар спектакле түгел лә. Аның яшь чикләре — 12+. Программага шулай язылган. Театр әлеге спектакльне өлкәннәр спектакленә саный. Әйтик, аларның шундый акциясе дә бар: “Халыкара курчак театры көне уңаеннан без акция игълан итәбез: балалар спектакленә билет сатып алучы тамашачыга өлкәннәр спектакленә 20% ташлама! («Ханума», «Ночь перед Рождеством», «Әлфия», «Самоварлар», «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм «SHURALE: яңа фантазия»)”. Моңа ни әйтерсез, хөрмәтле оештыручылар? Әллә безнең экспертлар курчак театрын балалар театры дип кенә күзаллыймы?

«Иң яхшы актерлар ансамбле» — Буа театрының «Шобага», «Мастеровые» театрының «Опасный поворот», Камал театрының «Хуш, авылым!”/”Хуш, авылым, Хыял», Тинчурин театрының «Сәйдәш. Йокысызлык», Әлмәт театрының «Кайда минем илем?», Бөгелмә театрының «Танцы на праздник урожая», «Живой Город”ның «Моң» спектакльләрендәге актерлар ансамбле.

ххх

Татарстанда 2020 елда рекордлы санда — 92 премьера чыккан. Аның ел башындагылары былтыргы «Тантана»да бүләкләнеп өлгергәндер. Калганының 30ы экспертлар тарафыннан билгеләп үтелгән, димәк. Иң күп номинацияләрне Камал театрының Айдар Җаббаров куйган «Хуш, авылым!”/“Хуш, авылым! Хыял», Фәрит Бикчәнтәев куйган «Сагынырсызмы?», Буа театрының Айдар Җаббаров куйган «Тәүбә», Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Беренче мәхәббәт», Чаллы театрында Олег Кинҗәгулов куйган «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектакльләре, музыкаль театр номинациясендә «Алтын Казан» мюзиклы җыйган. Әлмәт, Тинчурин, Кариев, «Әкият», ТЮЗ, Бөгелмә театрларының икешәр номинация белән нәрсәдер алу шансы бар. Хәер, кемгә номинация җитми — аларга төрле махсус премияләр өләшәчәкләр. Сыналган алым.

Әлегә «Намус һәм тугрылык» номинациясе һәм «Иң яхшы театраль тәнкыйтьче» номинацияләре турында мәгълүмат юк.

Әлеге номинацияләрне бүлеп чыккан экспертлар комиссиясе исемлеген дә тәкъдим итәм. Елена Глебова, Вадим Дулат-Алеев, Нияз Игъламов, Гөлназ Хәсәнова, Зиннур Хөснияр, Елена Шевченко, Гөлшат Фәттахова, Нина Карпова, Марина Корчак, Айрат Бикбулатов, Туфан Имаметдинов.

Быелгы 12 экспертның өчесе Мәскәүдән. Мәскәү белгечләре спектакльләрне видеоязмада караганмы-юкмы — билгесез. Тагын өчесе — Нияз Игъламов, Гөлназ Хәсәнова һәм Гөлшат Фәттахова Камал театры вәкилләре. Татарстан театрларына спектакль карарга экспертларның зур десанты төшмәде, ни кызганыч.

Югыйсә, безнең республикада татар театрларын актив карап үз фикерен әйтә алырлык белгечләр бар — Әлфәт Закирҗанов, Рауза Солтанова, Миләүшә Хабетдинова, Айгөл Габәши, Адилә Хәйбуллина. Әмма комиссиядә, ни гаҗәп, бу шәхесләр берсе дә юк. Бездә мәдәният темасына актив яза торган, язу өчен үз матбугат чарасы булган журналистлар бар. Биредә алар да юк. Чөнки аларның күбесе, макталырга тиешлене сүгеп, «репутациясен бозган». Андый ышанычсызларны алу катгый тыела, күрәсең.

Сорау: кайсы да булса театрда шәхси мәнфәгатьләре булган кеше «Тантана» премиясенең экспертлар комиссиясендә була аламы?

Бездә була ала, ни кызганыч. Экспертларның өчесе — театр штатындагы иптәшләр. Эксперт Зиннур Хөснияр да драматург буларак театрлар эшендә катнаша. Аның Минзәлә театрында директор булып Роберт Шәймарданов эшләгән вакытларда федераль грантка куелган спектакле әлегәчә чыгып бетмәгән ди. Ялгышам икән, чакырып күрсәтегез миңа ул спектакльне — барлыгына үз күзләрем белән карап ышаныйм.

Әлеге премиянең гаделлегенә ни дәрәҗәдә ышанып була? Алдагы еллардагы бүләкләүләр ни күрсәтә? «Әлиф» пластик спектакле «Тантана» да махсус премия белән генә билгеләнеп узылды, ә аның солисты Нурбәк Батулла «Алтын битлек» алды. «Тантана» экспертлары Әлмәт театрының «Көзге сере» спектаклен «күрми узды», спектакль 6 номинациядә «Алтын битлек» номинанты, тиздән лауреат булуы да мөмкин.

Шулай булгач «Тантана»га артык зур ышанычлар багламыйк. Әмма театрлар өчен ул премиянең булуы әһәмиятле. Артистларга игътибар бик кирәк.

Премиягә теләкләр. Бәлки алга таба иң күп каралган спектакль дә билгеләп үтелә башлар. Интернетта хәзер «просмотр», «лайк», «коэффициент вовлеченности» категорияләре белән эш итәбез бит. Ә ни өчен сатылган билетлар саныннан чыгып тамашачыны санамаска? Бу заманча гаделлек булыр иде.

  • Башкача гаделлеккә ирешә алмыйбыз икән — мөмкин кадәр саннар белән эш итә башлыйк.

Ә бәлки иң яхшы заманча драматургия әсәрен дә билгели башларгадыр? Туфан Миңнуллин премиясе бар бит диясе түгел, ул конкрет әсәр өчен бирелми. Биредә әсәр өчен бирергә булыр иде.

«Тантана»ның татар театрын пропагандалаган журналистларга да, социаль челтәрләрдә фикерен җиткергән блогерларга да игътибары җитми. Гаделлек өчен, аларны язылган текстлар саныннан һәм аларның укылышыннан чыгып билгеләп үтәргә булыр иде.

ххх

Җиңүчеләр 27 март — халыкара театр көнендә билгеле булачак. «Тантана» театр премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы көндез 12.00 сәгатькә билгеләнгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100