Чаллы театры артисты Гөлүсә Гайнетдинова: «Камал театры дип бик озак чирләдем» | intertat.tatar

Чаллы театры артисты Гөлүсә Гайнетдинова: «Камал театры дип бик озак чирләдем»

Чаллы татар дәүләт драма театры, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова белән әңгәмә.

«Төшем чынга ашты»

Гөлүсә апа, сез ничә ел сәхнәдә инде?

Укыган елларны да санасаң, 50 елга тула икән. Мин башта театр училищесын, аннары читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтын бетердем. 

Театр училищесы бик күп нәрсә бирде миңа. Мин анда укырга кергәнче ике ел Әлмәт театрында эшләгән идем. Аларның мине укырга җибәрәселәре килмәде — «монда да артист ясыйбыз без синнән» диделәр. Алай гына артист булып булмый икән ул. Театрның төп нигезен фәкать театр училищесы гына бирә икән. Училищеда алынган белем белән эшләп китү икеләтә җиңел булды. Габдулла Шамуков, Габдулла Фәтхуллин, Празат ага Исәнбәт кебек бөек шәхесләрдә уку бәхетенә ирештем мин. Камал театрына эшкә урнашкач, Марсель абый Сәлимҗанов бик күп нәрсәләргә өйрәтте.

Үземнең дә актриса булу теләгем шулхәтле көчле иде. Олпат артистларыбызның ничек уйнаганнарын карау, тәҗрибә туплау өчен, бер көн дә калмыйча Камал театрына йөрибез. Кайбер спектакльләрне ятлап бетерә идек. Без укыган чорда Камал театры хәзерге Тинчурин театры урынында урнашкан иде. Аның икенче ягында Салих Сәйдәшев яшәгән йорт тора. Шулар арасында тар гына агач койма тотып алынган. Без театрга килгәндә билетлар сатылып беткән була. Койма башына менеп, эчке якка сикереп төшәбез дә, керә алган ишектән кереп, басып спектакль карыйбыз. Кайвакыт, бәхетебезгә, балконда урын була. Камал театрының без белмәгән почмагы юк иде. Менә шундый бер хыялый кыз идем мин. 

Балачакта урындыкка басып шигырь сөйләп, җыр җырлап үстек. Әни бик җор телле ханым иде. Сөйләшә торган темага минут эчендә шигырь чыгарып куя, аны көйгә салып җырлый. Бик хисчән һәм эчке дөньясы бай, сәнгатьне ярата торган хатын-кыз иде әнием. 

Без гаиләдә биш кыз, бер малай булдык. Мин икенче бала. Без барыбыз да әнигә охшаганбыз дип уйлыйм. Сеңелләрем дә бик матур җырлый. Мин генә түгел, тагын берничәбез сәнгать юлын сайлады. Бер сеңлем Лениногорск музыка училищесын тәмамлады, мәктәптә, балалар бакчасында музыка укытучысы булып эшләде. Бер сеңлем авылда яши, ул да бик сәләтле. Ул авылда булгач, кайтып йөрер урыныбыз бар, Аллаһка шөкер. 

Балачак җиңел булмады. Алла ярдәменнән ташламады инде. Әтиебез бик иртә китте. Мин икенче курста укыганда вафат булды. Әни үзе генә барыбызны да кеше итте. Барыбыз да югары белем алдык. Әнигә бик рәхмәтле инде без, бик дөрес тәрбияләгән ул балаларын. 

Камал театрына сезнең курстан бары тик сезне генә алганнар икән. 

Без 1976 елда театр училищесын 21 кеше тәмамладык. Мин бүген дә театрда үзем генә эшлим. Гөлсинә исемле курсташым Минзәлә театрында артист булып эшләгән иде. Соңрак һөнәрен үзгәртте. Үз эшенә мөкиббән китеп эшләүче Роберт Галиев бар иде төркемебездә. Кызганыч, шушы арада ул да вафат булды. Без өченче курста вакытта армиядән кайтып кушылган иде безгә Роберт. Ул гомер буе Казан дәүләт аграр университетының студентлар театрын җитәкләде. Калганнарыбыз театр өлкәсендә эшләмәде. 

Диплом спектакле итеп Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» комедиясен сайладык. Анда Кәләмзә ролен уйнаган идем. Островскийның «Кичеккән мәхәббәт» спектаклендә Шаблова ролен бирделәр. Ике спектакль дә Казанда Актерлар йортында үтте. Шунда Марсель абый күреп алды мине, Камал театрына ул чакырды. 

Мин икенче курста укыганда бер төш күргән идем. Курсташлар белән бергәләп биек тауга менәбез икән. Берсе дә менеп җитә алмады. Биек кыяга мин бер үзем менеп бастым. Укып бетергәнче шушы төшемне «Камал театрында калырга булса иде» дип юрадым. Чынга ашты. 

Камал театрындагы беренче ролегез истәме?

Онытырлык роль булмады ул. Миңа — яңа училище бетереп килгән яшь кызга Таҗи Гыййззәтнең «Ташкыннар» трилогиясендәге бик зур социаль героиня — Гайнавал ролен бирделәр. Андагы газаплануларым… Спектакльдә Шәүкәт Биктимеров, Галимә Ибраһимова, Нәҗибә Ихсанова, Ринат Таҗетдинов, Роза Хәйретдиновалар уйный. Шулар арасында мин йөрим. Әй, оялам гына бит шундый ролем өчен. Яшьләр кич белән аулак өйләргә җыелалар. Аларга комачаулап, мин килеп керәм. Ә анда авыл байлары, ачы баллар эчәләр, миңа бәйләнәләр, мәсхәрәләмәкче булалар. Менә шуннан соң бик авыр бер сәхнә өлеше бар иде. Мин, ялгыз, тол хатынны мыскыл итүләренә әрнеп, ачуым белән эскәмияләрне алып бәреп, йон эрли торган кабаларны ватып, барысын да куып чыгарырга һәм акыра-акыра еларга тиеш идем. Котырынып уйнарга, трагик образны күрсәтергә кирәк. Чыкмый гына бит… Массалы күренешләргә шунда ук кереп китәсең аны, ә монда оялуым җиңә дә куя. Марсель абый ачулана инде, әйберләрне ыргытып бәрә. 

Шуннан Марсель абый авыл егетен уйнаучы бер артистка: «Әй, син, сәхнә артында шуның бер җиреннән эләктереп ал әле», — дип кычкырды. Менә шул бер сүзе җитә калды Марсель абыйның. Гарьләнеп, котырып килеп чыктым сәхнәгә, бөтен дөньяларны җимереп, әрнеп, чын-чынлап уйнадым. «Менә, менә, миңа менә шушы кирәк, шушы образ», — дип кычкыра Марсель абый. Калын иде үзенең тавышы. Ә мин үксеп елыйм. Шундый зур артистлар янында Марсель абый шундый сүз әйтсен әле сиңа. Ә ул мине ничек уятырга белмәгән икән. Шул рәвешле, чын хисләр аша табылды ул образ. Чөнки героинямның эчке кичерешләре минеке белән тәңгәлләште. 

Сәхнә арты үзе бер спектакль, әйеме?

Күпме нервы диген ул сәхнә артында. Миңа яңа роль бирәләр икән, мин спектакльнең премьерасы булмыйча, төнлә йокламыйм. Көне-төне эзләнүдә мин. Илле ел вакыт үтсә дә, бернәрсә дә үзгәрмәде. Минем, артистка буларак, бер принцибым бар. Берьюлы берничә спектакльдә уйныбыз икән — синең рольләрең, гомумән, бер-берсенә охшарга тиеш түгел. 

Бар шундый артистлар, алар бер рольдән икенчесенә чыгып та тормый. Ә бит артист кеше уйланырга тиеш ул. Образның сөйләме, хәрәкәтләре, пластикасы, хәтта күз карашы да башкаларыннан үзгә булырга тиеш. Шул вакытта гына артист чын артист була ала. Джигарханянның: «Мине артистның тышкы кыяфәте кызыксындырмый. Мине бары тик аның эчке дөньясы, эчке ныклыгы җәлеп итә», - дигән сүзләрен ишеткән идем. Мин: «Элекке ролемне кабатламыйммы?» - дип һәрвакыт тамашачыма мөрәҗәгать итәм, аның фикерен сорыйм. 

Премьера узгач тынычланасызмы?

Артистның тулысынча җан тынычлыгы белән яшәгән вакыты булмыйдыр аның. Ролең табылып беткән. Ул сине эчтән җылыта, ниндидер рәхәтлек бирә. Ләкин сәхнәгә чыгар алдыннан барыбер борчыласың. Мин һәрвакыт спектакльнең уртасында, башында яки ахырында керәмме, сәхнә артында көтәм. Мин грим бүлмәсендә утыра алмыйм. Башка артистларның сәхнәдә уйнаганын инде үземнең образыма кереп карыйм. Грим бүлмәсеннән йөгереп чыгып, рольгә кереп китеп булмый.  

«Хатын-кызга бу тормышта артык уңган булырга кирәкми»

Төшләр күреп, теләкләр теләп эләккән Камал театрын Әлмәт театрына алыштыргансыз.

Камалда эшләгәндә кияүгә чыктым бит. Ирем миннән ике курс түбән укыды. (танылган артист Символ Гайнетдинов турында сүз бара - авт.) Без Камал театрында эшләгәндә күмәк сәхнәләрдә катнашырга аларны да чакыралар иде. Шул «Ташкыннар» спектаклен уйнаганда танышып киттек аның белән. 

Язмышыгызны билгели торган спектакль булган бу. Беренче роль, беренче мәхәббәт. 

Бер ел очрашып йөрдек булачак ирем белән. Өйләнәм дә өйләнәм дип үзе артымнан йөрде. Өйләнешеп 25 ел яшәдек, ике малай тәрбияләп үстердек. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый. Бу фани дөньяга без сыналырга килгән затлар. Син яратып тормышка чыгасың, якты киләчәгеңне, матур гаиләңне, туачак балаларыңны күз алдына китереп, бу дөньяда синнән дә бәхетле кеше булмас дип уйлыйсың. Ләкин яши башлагач, тормышның салават күперендәге кебек матур төсләрдән генә тормаганын аңлыйсың. Без дә матур уйлар белән кавышкан идек. Кемдер гаиләсе өчен янып яши, кемдер Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән сынауларны күтәрә алмый. Шәйтан вәсвәсәсенә бирелеп, туры юлдан тайпыла. Бу сынаулар безнең гаиләне дә читләп үтмәде. Безнең дә аерылышканга унсигез ел булды. 

Күңелегездә ирегезгә карата ачу һаман да бармы?

Юк. Бәхетле булсын. Хатын-кызга нәрсә генә кичерергә туры килми бу тормышта. Мин дә бу дөньяда барысыннан да артык булыйм дип яшәдем. Хатын-кыз буларак, үземә бөтен нәрсәне белергә, барысына да җитешергә дип максат куйдым. Ул пешерү дисеңме, бәйләү, чигү... Әйберләргә кытлык булган заманда ике келәм генә чиктем мин. Һәрвакыт чиста-пөхтә булырга, балаларны дөрес итеп тәрбияләргә тырыштым. Ничәмә айлар хезмәт хакы бирмичә, балаларны ипи, бәрәңге белән үстергән чорлар булды. Ул вакытта олысы Алабуга педагогия институтына укырга кергән иде. Бер тиен акча юк өйдә. Балалар ач булмасын дип, гастрольдән кайткач, төнге берләрдә камыр куеп, бәрәңге дучмаклары, өеп-өеп коймаклар, ипи пешереп, иртән тагын чыгып китә идем. 

Хатын-кызга бу тормышта артык уңган-булган булу кирәкми икән. Язмыштыр… Камал театрында калган булсам, бәлки тормышым бөтенләй башка юнәлеш алган булыр иде.

Камал театрында калмаганга һаман үкенәсезме?

Хәзер тынычландым инде. Тик озак чирләдем мин Камал театры дип. Үкенү чире белән. Чаллыга күчкәч тә дәвам итте әле ул. 

Ләкин мин бүген үзем өчен үлеп торган ике улым булу белән бәхетле. Кешенең кыз баласы да андый булмас. Икесе дә игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел алар. Үзләре турында сөйләмәскә кушалар инде, күз тияр диләр. 

Улларыгызны дин юлында дип беләм. 

Олысы Айгиз ике улы белән дин кагыйдәләрен үтәп яши. Дингә Чаллыда татар-төрек лицеенда укыган вакытта ук кереп китте. Кечкенәсе дә Аллаһка ышана, аның берлеген таный, намазлар укымый әлегә. Мин аны кыстамыйм, үз вакыты җиткәч басар әле. Дүртенче сыйныфта укучы оныгым да мәчеткә йөри. Миңа килгәч, аның белән бергәләп Коръән укыйбыз. 

Дүрт оныгым бар минем. «Әбиләргә барабыз», - дип кенә торалар. Кодагый белән бер подъездда, аслы-өсле генә яшибез. Әбием 6, әбием 7, дип йөртәләр безне. 

Улларыгыз әтиләре белән аралашамы?

Телефоннан сөйләшеп торалар. 

Улларыгыз шундый матур итеп татарча сөйләшә. Шәһәрдә үскән балалар димәссең. (Әңгәмә башланганчы Гөлүсә апага кече улы шалтыратты)

Алар әле бөтен шәһәр русча сөйләшкән чорда үстеләр. «Нигә татарча балякаете?» - дип тотынылар иде автобуста барганда. Татарча сөйләшкән татарларга кырын карыйлар иде. Безнең гаиләдә татарча мохит булды, шуңа балаларыбыз телне югалтмады. Символ балаларга өйдә русча сөйләшергә рөхсәт итмәде. Балаларга сүзе үтә иде аның. Шуңа икесе дә чип-чиста татарча сөйләшәләр. 

Мин үзем дә русча белмим бит. Татар мәктәбендә укып чыктык. Әлмәттән килеп кенә укыталар иде рус теле белән әдәбиятын. Эшебез, укуыбыз, аралашуыбыз татарча булгач, каян белик аны.

Хәзер оныклар русча өйрәтәдер?

Алар русча сөйләшә шул. Шуңа җаным әрни. Мин татарча сөйләшәм, алар русча җавап кайтаралар. Оныкларымның татарча сөйләшмәве - минем иң авырткан урыным.

Хәзерге балалар кеше белән аралаша торган булып та үсмиләр бит. Аларның аралашуы - телефон. Безнең оныкларның балалары нинди булыр икән дип уйлыйм кайвакыт. Тормышны алып бара белерләр микән дип куркам хәтта. 

Мин ялгыз дип моңсуланып утырырга вакытыгыз каламы?

Буш вакытым килеп чыкса, китапханәдән алып китаплар, Коръән укыйм. Инде йөз тапкыр укыган классик язучыларыбызны укыйм. Мөхәммәд Мәһдиевләр, Аяз Гыйләҗевләрне. Телләре матур, фикерләре төпле. Кул эшләре белән дә утырам, крючок белән күлмәкләр бәйлим. Шөгыль табам мин үземә, күңелсезләнеп утырганым юк 

Аавтомат кебек пешеренеп, гел нәрсәдер әзерләп өйрәнгәч, баштарак кыен булды. Хәзер дә буш вакытым булса, камыр ризыклары пешереп, салатлар ясап, өстәлләр әзерләп куям да балаларны чакырам. Бәйрәм саен Казандагы улым гаиләсе белән кайтып төшә.

Чулман буенда бакчам бар. Җәй буе шунда казынам. Узган ел теплица куйган идем, и аннан җыйган уңыш! Бөтен нәрсәм гөрләп үсте. Әлләни кадәр салатлар ясап, компотлар яптым. Балаларга да биреп җибәрәм, туган-тумачага да җитә. Хәзер дә бакча сезонына әзерлекне башладым. 

«Безгә дә булыр әле спектакльләр»

Әлмәт театрыннан Чаллыга чыгып киткәнсез. 

Без Чаллыга икенче Камал театры булачак дип өметләнеп килдек. Әгәр ул вакытта Әлмәттә бүгенге кебек театр булса, аннан китмәгән булыр идек дип уйлыйм. Әлмәттә өч катлы бер йортта тордык. Аста репетицияләр залы, икенче катта бухгалтерия, өстә без яши идек.

Чаллыга килеп, ничә ел кеше аяк астында уйнадык. (Чаллы театрының уңайсыз сәхнәсен күздә тотып әйтелде — авт.) Шуңа да карамастан, тамашачы әйбәт, халыкның күзенә карап уйнау рәхәт иде. Утыз ел буе шул бер үк тамашачы йөрде инде безнең спектакльләргә. Җылы кабул итәләр, алкышлыйлар иде. Бик театраль тамашачы иде безнең. Монда яшьләр аудиториясе. 

Яңа театрдагы тамашачы алкышларга саранмы әллә?

Без уйнаганга сокланып, бүлдермәс өчен шулай тыныч утыралардыр алар, бәлки. Ахырдан бик каты кул чабалар үзләре, тиз генә таралмыйлар. Ничәмә тапкыр чыгып баш иябез. 

Чаллыда балалар өчен театр түгәрәкләре алып баргансыз. Бүгенге көндә шәһәрдә татарча театр түгәрәкләре бармы? Аларга ихтияҗ бармы?

Кызлар төрек лицеенда һәм Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда күп еллар театр түгәрәге җитәкләдем. Бүген дә тетатр түгәрәкләре балалар иҗат үзәгендә һәм Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә эшләп килә. Аларны театрыбыз кызлары Чулпан Садыйкова белән Энҗе Шиһапова алып бара. Бик актив эшлиләр, гран-прилар алып киләләр шушы балалар белән. Чөнки гимназиядә чын татар мохите сакланып калган әле. 

Ел саен «Сәхнә көзгесе» милли республикакүләм татар балалар театр фестивале үткәрелә. Анда якын-тирә районнардан да көчле балалар театр коллективлары килә. Алардагы саф, чиста татар теленә сокланып утырабыз. Гаҗәеп матур. 

Чаллыда татар теле һәм әдәбияты укытучылары көче белән эшләп килүче биш-алты театр коллективы да бар. Укытучылар сәхнә телен, нечкәлекләрен белеп бетермәсәләр дә, укучыларны татарчага җәлеп итәргә, аларда телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.  

Бер елны Пушкин исемендәге 84нче лицейдан рус телле балалар килеп, «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәткәннәр иде. Аларның матур итеп, иң мөһиме — аңлап татарча сөййләшүләренә шаккаттык.

Татар театрында нинди күренешләр булмаска тиеш? 

Татар халкының чисталыгы, тыйнаклыгы бүген дә сакланырга, пычрак әйберләр сәхнәгә менәргә тиеш түгел. Минем андый әйберләрне Камал театрында да күргәнем булмады. Үзебездә дә күрергә язмасын. Зөлфәт Хәкимнең «Үчле кешеләр» спектален куйган идек. Анда ямьсез-ямьсез сүзләр бар. Ул спектакль әлегә репертуарда юк. Миңа калса, яңадан сәхнәгә чыкканчы аны үзгәртергә, ул сүзләрен алыштырырга кирәк. Татар театрында шакшы нәрсәләр күренергә тиеш түгел. 

Чишенеп, шәрәкәй уйный торган рус телле театрлар бар. Андый нәрсәләрне карыйсы килгән кеше шунда барсын. Аларның үз тамашачысы бардыр дип уйлыйм. 

Режиссерлар белән килешмәгән чаклар еш буламы?

Артистның күңел дөньясы артык сизгер, артык нечкә аның. Бер җылы сүз күкләргә чөя, ялгыш кына бер сүз канатларны сындыра. Артык гадел, горур булганга, үз сүземне турыга әйткәнгә, театрда эшләү җиңел булмады. Рәнҗетүләр дә булмый калмады. 

Репетиция вакытында гел бәхәсләшә торган артист булдым мин. «Минем сезне кабатлыйсым килми. Сезнең йөрәк белән минем йөрәк тәңгәл килми. Минем йөрәкнең бу образны башкача яшәтәсе килә. Мин аны Гөлүсә буларак ничек күрәм, шулай уйныйм», — дип әйтә идем. 

Сезнең кызык образларыгыз күп. «Без бит авыл малае»нда тиз сөйләшә торган Мәүлиягез, мәсәлән. 

Ул вакытта Флүзә Касаева белән икебезгә Шамилә ролен биргәннәр иде. Мин үзем бертөрлерәк рольләргә битараф карыйм. Миңа кызыклы, үзенчәлекле, характеры белән җәлеп итә торган геройлар ошый. Ничектер бу Шамилә роле булмыйча, шушы Мәүлия роле калды миңа. Баштарак мин аның характерын таба алмадым. Гел борчу белән барды-барды да, премьерага җитәрәк, табып бетердем. 

Тиз сөйләргә шул училищеда өйрәткәннәр иде. Сәхнә теле дәресләрен татар театрының күренекле шәхесе Асия апа Хәйруллина алып барды. Тизәйтемнәрне бик тиз ятлап ала идем, шуның файдасы булгандыр. Мәүлия ролендә сөйләргә дә телне чарлап бетердем. Аерым очракларда гына түгел, гомумән, спектакльне айга ничә уйнасаң да, сәхнәгә тавышны көйләп, әзерләнеп чыгам мин. Тавышны алдан җайларга, җылытырга кирәк.

Рольсез торган вакытларыгыз булдымы?

Рольсез утырганымны гел хәтерләмим. Чаллы театрына килгән вакытта бик актив эшләдек без. Балалар өчен бик матур спектакльләр куя идек. Зурлар спектакльләрендә күбрәк ана ролен уйнадым. 38-39 яшь иде бит инде Чаллыга килгәндә. Рольне бит аны яшькә карап та бирәләр. 

Соңгы вакытта безнең репертуардан бик күп еллар барган «Корт», «Без бит авыл малае», «Яр» спектакльләре төшеп калды. Искергән иде алар.

Хәзер мин буш. Берничә спектакльдә рольләрем бар. Ә яңаларыннан миңа туры килгән спектакльләр чыкмады әлегә. Без театрда өлкән буын саналабыз. Театрның яңа спектакльләре яшьләргә юнәлтелгән, шуңа геройлары да яшьләр. 

Яңа премьерада ике өлкәнрәк артист уйный. Аллаһка шөкер, аларга роль булды. Ләкин Олегның (тетарның сәнгать җитәкчесе — авт.) хыяллары зурдан. Туфан Миңнуллинның «Сез китәсез — без калабыз» әсәрен кую нияте бар. Мин аны күптән түгел укып чыктым. Бик актуаль, безнең көнгә дә туры килә торган әсәр. Бүген дә әлеге дә баягы катламнарга бүленеш бар — байлар, хәерчеләр. Шәхси эшмәкәрләр, дәүләткә эшләүчеләр бар. Халык кол булып тиенен тиенгә ялгап яши, гади хезмәт хакына гаиләсен дә туендыра алмый. Бүгенге көн кадагына туры килә торган спектакль.

Ул спектакльдә кемне уйнар идегез?

Анда миңа туры килерлек өлкән хатын-кыз образлары юк. Мин үз вакытымда уйнамадым түгел, күп уйнадым. Ял итәргә дә кирәк, яшьләр эшләсен. Алга таба безгә дә булыр әле спектакльләр. Быел сигез спектакль чыгарабыз дип әйтте режиссерыбыз. «Яшь йөрәкләр»не заманча итеп куярга җыена. Җырлы, биюле, бик матур спектакль булыр дип көтәм аны.  

Эшләгән дәвердә уйналмый калган рольләрегез булдымы?

Ул спектакльләр әлеге дә баягы сәхнә булмау сәбәпле куелмады. Сәхнәнең мөмкинлекләре чикле булды. Классик, саллы әсәрләргә тукталмый идек. Фаил Ибраһимовның да куям дип тә куелмый калган спектакльләре күп булгандыр.  

Чаллыга килгән чорларда «Яшь йөрәкләр”не, «Ай тотылган төндә”не уйныйк әле дип йөргән идем. Мин хәзер битараф инде. 

Яшь режиссерга идеяләрегезне тәкъдим итмисезмени?

Олег киңәшләшә ул безнең белән. Мин аннан бик кәнагать. Без аның белән ике ел элек, әле безгә билгеләнгәнче үк, «Зәңгәр томан артында» спектаклен чыгарган идек. Ул вакытта бик рәхәт итеп эшләдек. Аның заманча фикерләве, образларны эшләгәндә тирәннән эзләве башкаларга ошамаган. Бик мәгънәви килеп чыга спектакльләре. Артистны интектерми, фикерен көчләп такмый, уйланырга мөмкинлек бирә. «Сөекле дустым”ның (Аяз Гыйләҗев) бер репетициясен караган идем, анда да сокланып утырдым. Гадел, кеше хисләре белән уйнамый, буш вәгъдәләр дә бирми. Театрны аңлаучы кеше кирәк иде безгә. Мин Аллаһка бик рәхмәтле моның өчен.

Яңа кеше яңа таләпләр куйгандыр?

Ул беркемгә дә катгый итеп ниндидер таләпләр куймады. Куйган спектакльләрендә аның хезмәтен һәм иҗатын тамашачы үзе күрә һәм үзенең бәясен бирәдер.

Яңа бинага күчтегез, яңа сәнгать җитәкчесе килде. Репертуар да тамырдан үзгәрешләр кичерә кебек. Мондый үзгәрешләргә коллектив әзер идеме?

Кемдер әзер булгандыр, кемдер аптырап та калгандыр, бәлки…

Театр сезнең өчен нәрсә ул? 

Ул минем икенче гаиләм, яшәү чыганагым, тормышым. Дөрес, артист тормышы җиңелләрдән булмады. Гомер буе язучыларның уйлап чыгарылган образларына ышанып, аларны үзеңнеке итеп тоеп, ясалма образлар белән яшәлде.

Биографик белешмә:

Гөлүсә Гайнетдинова 1952 елның 3 июнендә Әлмәт районы Габдрахман авылында туа. 1976 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли башлый. 1978- 1987 елларда Әлмәт драма театрында эшли. 1990 елдан башлап, бүгенгәчә Чаллы татар драма театры артисты.

1994 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 1995 елда Гөлүсә Гайнетдиновага Татарстанның атказанган артисты, 2007 елда Татарстанның халык артисты исеме бирелә. 2013 елда «Тантана» республикакүләм театраль премиясенең «Намус һәм тугрылык» номинациясе җиңүчесе.

Башкарган рольләре: Сара — «Язлар моңы» (Ә. Гаффар), Шәмсия — «Кодача» (З. Исмәгыйлев), Ташбикә — «Дон Жуан Балчыклыда» «М. Гыйләҗев), Фәрхи — «Сүнгән йолдызлар» (К. Тинчурин), Ана — «Яр» (Б. Сәлахов), Дәүҗиһан — «Нурислам нигезе» (Р. Батулла), Мәрьям — «Бер курешү — үзе бер гомер» (Ф. Яруллин), Разыя — «Американ» (К. Тинчурин), Фатима — «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф. Бүләков), Дая — «Йосыф» (К. Гали), Мадам — «Кәләпүшче кыз», (Г. Исхакый), Нәгыймә — «Банкрот» (Г. Камал), Люция — «Сигезле биюе» (Р. Сабыр), Миңнури — «Абау, мәхәббәтсез!» (И. Юзеев), Галимәбану — «Галиябану» (М. Фәйзи), Мәүлия — «Без бит авыл малае!» (Т. Миңнуллин), Даһирә — «Минем кайнанам» (Г. Хугаев) һ.б.