«Мәҗит Гафури мирасы, язучының үз васыяте буенча, Казанда саклана»

«Татар-информ» хәбәрчесе татар-башкорт әдәбияты классигы, күренекле язучы Мәҗит Гафуриның Казанда сакланган архивы белән танышты. Татар мохитендә яшәгән Мәҗит Гафури, вазгыять үзгәргәч, яшәгән җиренә хезмәт иткән — башкорт әдәбиятын тудыруга өлеш керткән, башкорт халкына хезмәт иткән, дип аңлатты галимнәр.

«Әти бер әсәрен дә башкортча язмады, мирасын Казанга илтеп тапшырырга васыять итте»

Күренекле татар-башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның архивын заманында Казанга аның улы китереп тапшырган.

Бу хакта Мирасханә фондларына күрсәткечләре китабында (2005 ел. Казан) күренекле галим, археограф Марсель Әхмәтҗанов мондый мәгълүмат бирә:

«Шагыйрь фондының Институтка килү тарихы документларда чагылмый. Институтта 1940 елда эшләгән фәнни хезмәткәр Вәли Хаҗиевның хатирәләренә караганда, ул мирасның язмышы турында сөйләшү өчен Уфада булып кайта. Берникадәр вакыттан соң, Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр, әтисенең барлык кулъязмаларын зур бер чемоданга тутырып, Институтка китереп тапшыра һәм әйтә: «Безнең әти бер әсәрен дә башкортча язмады, мирасын Казанга илтеп тапшырырга васыять итте», — ди.

Мирасханәнең инвентарь кенәгәсендә Мәҗит Гафуриның группа белән төшкән фоторәсемнәре, Хәлим Искәндәровка 1923-1929 елларда һәм хатыны Зөһрәнең шул ук адресатка 1926 елда язган хатлары 1943 елда кабул ителүе теркәлгән.

Шагыйрь фондында тупланган материаллар 1963 елда тасвирланып бетә. Нәтиҗәдә М.Гафури архивыннан төзелгән фонд 112 саклау берәмлегеннән гыйбарәт була.

I тасвирламада Мәҗит Гафуриның автографлары һәм аңа мөнәсәбәтле язмалар теркәлә. Алар 1903-1945 елларга карыйлар. Фондта аның 9 куен дәфтәре теркәлгән. Беренче тасвирламада 1989 елның мартына 76 саклау берәмлеге беркетелгән.

II тасвирламада Мәҗит Гафуриның 1923 — 1929 елларда язылган хатлары тупланган. Мәҗит Гафуриның почтасында Фатих Әмирхан Һәм Галимҗан Ибраһимов, Зариф Бәшири, хатыны Зөһрәнең автограф-хатлары күренә, шулай ук әдәбиятчы галим Гали Халит язмалары бар.

III тасвирламада Мәҗит Гафуриның тормышына кагылган чыганаклар теркәлгән. Анда шагыйрьнең автобиографик характердагы мемуарлары бәян ителә.

Тасвирламадагы сурәтләр арасында Мәҗит Гафуриның ялгыз, гаиләсе белән, Һади Такташ, Галиәсгар Камал, Кәрим Әмири, Даут Юлтый, Хәлим Искәндәров белән төшкән фоторәсемнәре саклана».

Марсель Әхмәтҗанов шул ук китабында Мәҗит Гафуриның Казанда басылган дүрттомлыгына язучының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында сакланган мирасының барысы да кермәгәнлеген искәртә. Мәсәлән, «Кеше ашаучылар» поэмасы һәм хатлары кермәвен билгеләп үтә.

Мәҗит Гафури архивы Казан Кремле территориясендә урнашкан бинада — Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.

Институт белгечләре безгә әлеге архив документлары белән танышырга һәм фоторәсемгә төшерергә мөмкинлек бирде. Гаҗәп, әлеге документлар арасында тасвирланганнан соң җитмешенче еллардан бирле аларга кагылучы булмаганнары бар. Чөнки әлеге документларны өйрәнүне билгеләп барган кәгазьдә җитмешенчә еллардан соң минем имзам гына барлыкка килде.

Искәрмә: үзәк белгечләренең өйрәнүе исәпкә алынмый.

Беренче күзгә ташланганы — папкаларның тышына документларның гарәп графикасы белән татар телендә язылуы күрсәтелгән.

Башкортстан җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафуриның архивы күчерелмәләрен Уфага кайтаруны соравы хакында мәгълүмат чыккан иде. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин әдипнең Казанда сакланган архивына кагылышлы ике сорауга — чыганакларны өйрәнү һәм әлеге архив материалларының күчермәләре белән бүлешүгә кагылышлы темаларга ачыклык кертте.

Ким Миңнуллин: «Мәҗит Гафуриның мирасындагы барлык чыганак тулысынча өйрәнелеп беткән дип әйтә алмыйм. Безнең хезмәткәрләребез сан ягыннан чикләнгән, әдәбият һәм текстология бүлегендә нибары унбишләп белгеч эшли. Шулай да соңгы елларда шактый хезмәт дөнья күрде: Исхакыйның 15 томлыгын, Тукайның академик 6 томлыгын эшләдек, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгы эшләнә. Без шушы рәвешле барсак та, мирасханәдә булган байлыкны тиз генә бирә алмыйбыз. Документларны электрон вариантта җәмәгатьчелеккә җиткерү — оцифровка мәсьәләсе соңгы берничә елда бик активлашты. Гарәп графикасындагы басма текстларны кириллицага күчерү программасы эшләнде, ул да эшебезне тизләтер. Шулай итеп, Мәҗит Гафурига да, башкаларга да килеп җитәрбез дип ышанам.

Быел, Мәҗит Гафуриның 140 еллыгы уңаеннан фәнни чаралар да булыр, басма хезмәтләр мәсьәләсе дә карала. Музейлар, архивлар һәм фәнни институтлар арасында эшчәнлек беркайчан да тукталмады.

Без, әлбәттә, үзебездә булган материалны бирергә каршы түгелбез. Ләкин берничә пункт үтәлергә тиеш. Беренчедән, фоторәсемнең безнең институт мирасханәсендә саклануы күрсәтелергә тиеш. Икенчедән, фото хатта күрсәтелгән басмада гына урын алырга тиеш, башка басмаларга рөхсәтсез күчә алмый. Өченчедән, басма чыккан очракта аның 3 данәсе безгә тапшырылуы сорала. Шартлар аңлатылган рәсми хат җибәрелә, килешү сакланырга тиеш. Без нинди генә материалны бирсәк тә, белгечләр ул документларның үзгәрмәгән булуын тикшереп тора ала. Мәҗит Гафури архивы очрагында да уртак фикергә килербез дип уйлыйм».

Мәҗит Гафури эшчәнлегенә Казан карашы

Татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин: «Мәҗит Гафури татар әдәбиятына зур өлеш керткән, беренче татар операсы либреттоларының берсен язган кеше. «Эшче» операсы ТАССРның 10 еллыгына сәхнәләштерелде, Мәскәүдә дә күрсәтелде. Ул вакытларда «Кыргый татарлар опера иҗат иткәннәр», дип матбугат шаулаган булган.

Мәҗит Гафури иҗатына игътибар Татарстанда беркайчан да кимемәде. Өлкән галимнәребез — Гали Халит, Хатип Госманнар һәрвакыт өйрәнеп килде. Мәҗит Гафуриның 100 еллыгына Казанда бөтенсоюз күләмендә бик зур фәнни конференция уздырылган иде. Соңгы елларда да онытылмады. Минем аспирантым Марат Мөбәрәкшин «ХХ йөз әдәби-эстетик фикер тирәлегендә Мәҗит Гафури иҗаты» дип аталган кандидатлык диссертациясе язып яклады. Хезмәт Башкортстан белгечләре тарафыннан да югары бәяләнде. Кызганыч, ул әлегәчә китап итеп басылмады.

Без Гафуриның китаплары чыгу белән бик мактана алмыйбыз. Хәзер аның совет чорында басылырга өлгермәгәннәрен дә өстәп китаплар чыгарасы иде. Әйтик, аның «Кеше ашаучылар» әсәре 1991-97 елларда чыккан «Әдәби мирас» сериясеннән тыш башкача басылмаган».

Татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы Хатип Миңнегулов: «Мәҗит Гафуриның гына түгел, безнең тагын күп язучыларның да тормышы һәм иҗат тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Бәлки, Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимов бераз искәрмә була аладыр. Мәҗит Гафури исеме Тукай, Исхакыйлар белән янәшә йөргән. Ул татар телендә язган, татар мәнфәгатен алга куйган. Аның иҗатын үз вакытында Гали Халит, Мөхәммәт Гайнуллин, Мөхәммәт Мәһдиевлар өйрәнгән. Ә менә хәзерге югарылыктан карап тиешенчә өйрәнелмәгән.

Без, башкорт галимнәре өйрәнгәнгә аркаланып, сүлпәнлек күрсәтәбез. Быел Гафуриның 140 еллыгы, ә ниләр оештырыласы әлегәчә билгеле түгел. Бездә, гомумән, классикларга игътибар аз. Әнә, Нәкый Исәнбәт белән нәрсә килеп чыкты? Ә бит ул нинди фигура! Саный китсәң, күп алар. Шәхескә һәр буын үз югарылыгыннан карый. Бүгенге әдәби үсештән, милли халәттән чыгып карау кирәк. Бәлки, ялгышамдыр. Үземне дә тәнкыйтьлим әле — соңгы елларда элеккеге чор әдәбияты белән шөгыльләнеп, Мәҗит Гафурига игътибарым кимеп китте».

«Мәҗит Гафури яшәгән җиренә хезмәт иткән — башкорт әдәбиятын тудыруга өлеш керткән»

Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин: «1981-82 елларда Казанда Мәҗит Гафуриның дүрттомлыгы чыккан. Сиксәненче еллар урталарындагы әдәбият тарихында да язучының үз урыны булган — саллы мәкаләләр бар.

Шагыйрьнең 130 еллыгын киң планда эшләдек. Фәнни-гамәли конференция уздырдык, китапларын чыгардык. Болар — үзгәртеп корудан соңгы яңа караш иде. Ул китапларда элек басылмаган хезмәтләре дә, Мәҗит Гафуриның иҗатына һәм тормышына багышланган фәнни мәкаләләр дә урын алды. Шушы җыентык аша Мәҗит Гафурига гомуми карашны формалаштырып, соңгы 100 елда әдәбиятка караш үзгәрүен күреп була. Конференциягә Башкортстанның Мәҗит Гафури белән бәйле булган оешмаларның вәкилләре дә чакырылды. Мәҗит Гафури исемен йөрткән районнан мәдәният бүлеге җитәкчесе, Мәҗит Гафури исемендәге драма театры директоры, Мәҗит Гафури музее директоры, Мәҗит Гафури фонды җитәкчеләре, туганнары килде. Башкорт әдипләре исеменнән танылган башкорт шагыйре Ирек Кинҗәбулатов катнашты.

Быел да шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан фәнни чаралар уздырылачак. Хәзерге вакытта Институт Татар әдәбияте тарихының 8 томлыгын әзерли. Томлыкта Тукайлар, Дәрдмәндләр янында Мәҗит Гафурига багышланган саллы мәкалә бар. Мәҗит Гафури анда татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы рәвешендә карала. Без каядыр читкә тайпылып, аны ниндидер кысаларга да кертү ягында түгел. Язучының революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы иҗаты бар. Ул ике әдәбиятка да хезмәт иткән.

Революциядән соң республикалар барлыкка килеп, чикләр билгеләнгәч, ул субъектлар башка этапка кереп яши башлый. Әлбәттә, татар халкы нинди генә чик куйсаң да, сыеп бетә торган милләт түгел. Әмма Уфада татар мохитендә яшәгән Мәҗит Гафури, вазгыять үзгәрсә дә, үз эшен башкарган, яшәгән җиренә хезмәт иткән — башкорт әдәбиятын тудыруга өлеш керткән, башкорт халкына хезмәт иткән.

Башка республикаларда яшәп, төрле милләтләрнең әдәбиятын һәм сәнгатен булдыруда катнашкан иҗат әһелләре турында күбрәк язарга кирәк. Бу өйрәнүләр туктамаска тиеш, без туктыйбыз икән, әлбәттә, ул шәхес безнеке булудан туктый. Без күп вакыт кемдер эшләгәнгә канәгатьсезлек белдерәбез, ә үзебез тиешле эшне эшләмибез. Бакчаң булып та, карамыйсың икән, кемдер аны кереп алмаса да, ул синеке булудан туктый һәм ташландык бакчага әйләнә. Кем эшли — бакча шуныкы була.

Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафуриның китапларын бастырырга, алар турында җәмәгатьчелеккә ишеттереп торырга кирәк. Сөйләгән саен ул безгә якыная. Без туктыйбыз икән, безнеке булудан туктый. Безгә бертуктаусыз эшләргә генә кирәк. Шушы вакытта безнеке була. Башкача берничек тә була алмый.

Шәхесләр мәсьәләсендә барлык халыклар да үзләренә ничек кирәк — шулай эшләячәк. Ә безгә шушы вазгыятьтә нишләргә? Бары тик бер генә юл кала: эшләргә һәм нигезләргә! Татар телендә генә түгел, рус телендә, чит телләрдә дә дөньяга чыгарырга!»

Мәҗит Гафуриның 130 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция материалларыннан төзелгән «Мәҗит Гафури: әдип һәм халык язмышы» җыентыгында Хатип Миңнегулов мәкаләсеннән юллар: «Октябрь инкыйлабыннан соң 1928 елга кадәр М.Гафури типографиядә, татар телендәге газета-журнал редакцияләрендә, җөмләдән, хәзерге «Кызыл Таң» башлангычы булган «Башкортстан» газетасында эшли. Уфада яшәү чорында ул күп мәртәбәләр Казанга килә. Билгеле булганча, 1927 елда композиторлар В.Виноградов, С. Габәши, җырчы Г.Әлмөхәммәтов, либретто авторы М.Гафури белән берлектә «Эшче» операсын иҗат итүгә керешәләр.

Башкортстан җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге татарның күренекле әдибенә һәрчак диярлек игътибарлы булды. Аның әсәрләре оригиналда, башкортчага һәм русчага тәрҗемә ителеп кат-кат басылды. (Әмма шунысы гына аңлашылмый: М.Гафуриның, Уфа тарафыннан әзерләнеп, рус телендә басылган китаплары «перевод с башкирского искәрмәсе белән дөнья күргән. Мәсәлән: Мажит Гафури. Избранное. Стихи. Перевод с башкирского. — М.: Худ. Лит., 1980. — 270 с.; Мажит Гафури. Черноликие. — На золотых приисках поэта. — Ступени жизни. Повести. Перевод с башкирского. Уфа: Башкнигоиздат. 1975. — 416 с. һ.б. Бу әсәрләрнең бит оригиналы, ягъни татарча текстлары кул астында бар, алар кат-кат басылган.

Бу эшләр Г.Рамазанов, А.Кудашев кебек күренекле әдәбиятчылар катнашында башкарылган, ул китаплар аларның «Предисловие» яисә «Послесловие»се белән нәшер ителгән. Чыннан да, бу дөньяның акыл белән генә ирешә алмаслык «тәкый гаҗәп хәлләре» бар. 1923 елда ук М.Гафурига, иҗатының 20 еллыгы уңае белән, «Башкортстан АССРның халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә».

Мәҗит Гафури туган телгә кагылышлы шигырьләрендә ана теле дип татар телен санаганы хакында искәртә.