Әтнәдә «Әниләр һәм бәбиләр»: татар драматургиясенә башкорт режиссеры карашы

Әтнә театры Туфан Миңнуллин пьесасы мотивлары буенча «Бишек җыры» спектаклен чыгарды. Бу — Әтнә театрында Туфан абыйның өченче әсәре.

Туфан абый әсәрләрен Әтнә театры үз репертуарында һәрчак кадерләп тотарга вәгъдә итә. Чөнки Әтнә театры заманында Туфан Миңнуллин башлангычы белән дәүләт статусын алды. «Шәһәр театры булса гына шәһәр була ул, театры булмаса — населенный пункт», — дигән сүзләре бар Туфан Миңнуллинның.

Спектакльне «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды.

Әтнә театрының Илсур Казакбаевка аерым бер җылы мөнәсәбәте бар. Чөнки бу режиссер Әтнә театрында Анна Батуринаның «Фронтовичка» пьесасын куйды. Бу спектакль белән театр «Коляда-Plays» заманча драматургия фестивалендә катнашты, ә пандемияле вазгыять башланганчы «Алтын битлек» тетар премиясенең «Маска+» программасында катнашты. Мария Небылица ролен уйнаган Рәзилә Мөхлисуллинаны жюри аерым билгеләп үтте. Театр өчен бу зур уңыш иде. Хәзер шушы ук спектакль белән театр Грозныйга — «Федерация» бөтенроссия милли театрлар фестиваленә җыена.

Илсур Казакбаев «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасын 2014 елда Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында куйган. Ул анда «Мин — хатын-кыз» («Женская сюита») исеме белән уңышлы гына бара. Бу пьесага яшь режиссерның игътибарын театрның ул вакыттагы сәнгать җитәкчесе Олег Ханов юнәлткән булган.

Спектакль хәзер Әтнә театрында куелды. Рәссам — «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Хореограф — Чулпан Әскәрова. Композитор — Илшат Яхин.

Татар театрының ни икәнен белгән өлкәнрәк татар кешесе бу спектакльнең сюжетын беләдер. Чөнки ул Камал театрында озак кына барды, телевидение дә аны актив күрсәтте.

Яшьрәк буын өчен сюжетын искә төшерәм. Дүрт хатын-кыз бәбәй тудыру йортында бер палатада ята: күп бала анасы Гөлфинә, беренче баласын 7 ел көткән Валентина, ана буласы килү хакына ирсез бала тапкан казах кызы Алтынчәч һәм баласын алмаска ниятләгән Дилемма. Бала табалмый торган Исемсез хатын образы да бар. Дилемманың кайнанасы һәм әнисе катнашкан күренешләр дә кертелгән.

Илсур Казакбаев әлеге әсәрне вакыт һәм урын белән чикләнмәгән сюита — ана турында «җыр» итеп күзаллаган. Ул җиделәп үрелгән монологлардан төзелгән. 

Биредә ханымнар дүртәү генә түгел, җидәү. Туфан абый өч милләт хатын-кызын — татар, казах һәм русны бер палатага җыйган булса, яңа режиссерның фантазиясе белән тагын өчәү — итальян, төрек һәм вьетнам хатын-кызы да өстәлгән. «Туфан абыйның үзендә дә халыклар дуслыгы — өч милләт иде. Биредә сүз барлык милләт хатын-кызларын берләштергән тема — ана булу бәхете турында сүз бара. Шуңа күрә без Туфан абый язганны бераз үстердек кенә», — дип аңлата ул.

Уфадагы «Җиде кыз» фонтаны искә төшеп китте — башбирмәс җиле кыз турында башкорт риваяте дә бар.

«Бишек җыры» спектаклендәге төп персонажлар башта Туфан абый язган текстны сөйлиләр, ә өстәмә персонажлар шул теманы үстерә. Ватык-җимерек итальян-вьетнам-төрек-татар-рус теле «винегреты» аңлашыла да кебек үзе, әмма кат-кат кабатлана торгач, игътибар читкә китә башлый, чөнки әлеге өстәмә өч персонаж яңа мәгълүмат бирми. Сүзләренә колак салмыйча, актрисаларның рәхәт итеп уйнавына гына сокланып утырасың.

Илсур Казакбаев баласын ташларга җыенган Дилемма күңеленә дә иман салган, бала табалмый торган Исемсез хатынга да өмет бирде. Таш күңелле Дилемма үзе дә, аны үстергән ана — Римма да тискәре герой түгел. Матур кешеләр җыелган матур бер дөнья.

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин интервьюсында труппада тигезлек яклы булуын әйткән иде. Ягъни, театрлар прималар үстерми, киресенчә, төп рольләрне төрле актрисаларга бирә. Бу юлы төп роль — Гөлфинә роле Сылу Бәйрәмовага насыйп булган.

Хәер, биредә бер генә төп рольне аерып карап булмый, кызлар барысы да сәхнәдә. Алар барысы да бер ансамбль булып уйный.

«Матур актрисаларыгыз. Сокланып утырасызмы?» дип сорыйм залда тамаша карап утырган театр актеры Марат Хәбибуллиннан.

«Без режиссёр белән уйлашкан идек врачны ир кеше итик дип. Уйныйсы да килгән иде. Тик булмады инде, җөрьәт итмәде», — диде ул.

Премьерага Туфан абыйның кызы, аның мирасы сагында торучы Әлфия Миңнуллина да килгән иде.

Әлфия Миңнуллина: «Туфан Миңнуллин пьесасы мотивлары буенча дип языгыз. Автор әсәрне үзенчә эшләгән. Мин Диләрә белән авырлы чакта әти акушер-гинекологлар даирәсенә кереп китте. Тукай вафат булган клиника бинасына йөри иде. Анда бик хөрмәтле бер табибә бар иде — исемен хәтерләмим дә инде. Алар әти белән бик дуслаштылар. Ир кеше өчен бөтенләй таныш булмаган өлкәне әти өйрәнде һәм Диләрә туганда елны „Әниләр һәм бәбиләр“ нең премьерасы чыкты. Диләрә 1984 елның июлендә туды, премьера ел ахырында чыкты шикелле». 

Татар театрларында Туфан абыйны юксыналар һәм кабат-кабат аның әсәрләренә кайталар…

«Бишек җыры» спектакле «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында куелды.