Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талантлылар һәм…түгелләр — Чаллыда Сабан туе гүзәлен сайладылар

Чаллыда гөрләп «Сабан туе гүзәле — 2021» бәйгесе узды. Татар чибәркәйләренең үзара көч сынашканын «Интертат» хәбәрчесе дә карады.

news_top_970_100
Талантлылар һәм…түгелләр — Чаллыда Сабан туе гүзәлен сайладылар
Рифкат Бильданов

«Сабан туе гүзәле» бәйгесе — Чаллы шәһәренең бик матур традициясе. Ул биредә 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Узган ел гына, билгеле сәбәпләр аркасында, булмыйча калган иде.  

Бәйгенең сайлап алу туры май аенда узды. Финалга ун кыз үткән. Алар бүген бөтен талантларын эшкә җигеп, «Сабан туе гүзәле» титулы өчен көч сынашты.

Кызларның кайсы бу исемгә чыннан да лаек икәнлеген белү өчен, бәлки сайлап алу этабына килергә кирәк булгандыр. Чөнки бәйгенең финалы — ай дәвамында кабатлап, ятлап бетерелгән, зур шоу иде. Дөрес, әзерлегенә искиткеч күп көч куелган, бик матур, чын милли чара. Биредәге милли киемнәрдән күзләр камашты, дәртле татар көйләренә аяклар үзеннән-үзе тыпырдап утырды. 

«Үзеңнеке үзеңә…»

Урыннар булмаска мөмкин дип кисәтсәләр дә, зал шыплап ук тулып бетмәде. Төп тамашачы — катнашучыларның якыннары һәм җанатарлары. Аларны «Энергетик» мәдәният сарае каршында җанлы оркестр каршы алды. 

Чараның сценариен драматург, шагыйрә, язучы Зөләйха Минһаҗева язган. Ә идеясенең авторы — бәйгенең алып баручысы, Татарстанның атказанган җырчысы Илнур Гомәров.  

Бәйге махсус «Сабан туе гүзәле» гимны белән башланды. Ниһаять, сәхнәдә чибәркәйләр үзләре дә күренде. Чибәркәйләр дип һич шикләнмичә әйтә алам, кызларның барысы да матур. Буй-сыннары килгән, йөз-кыяфәтләре ятышлы. Хәер, көзге каршында ике сәгатьтән дә ким утыртмаганнардыр үзләрен. Тәҗрибәле визажистлар хәзер әбидән дә бәби ясап куя белә. Интернеттагы до һәм после фотоларын карагач, кайчакта куркыныч та булып китә. Юк, юк, мин начар уйларымны тиз генә куып җибәрдем. Безнекеләр һич тә андый түгел. «Үзеңнеке үзеңә, ай күренер күзеңә», — диләрме әле? Ни дисәң дә, безнең татардагы кебек чибәр кызлар бөтен дөньяда юк бит ул. 

Кызлар «Болгар» бию ансамбле егетләре белән парлы бию башкарды. Начар баса, авыр бии дип тел-теш тидерерлек бер генә ялгыш хәрәкәт тә күрмәдем. Бик оста биеделәр, ай дәвамында көне-төне репетицияләрдән кайтып кермәгәннәре күренеп тора. 

Бәйгенең алдан әзерләнгән өлешләрен тамашачыларга экраннан күрсәтеп бардылар. Кызлар бәйге алдыннан шәһәрнең төрле мәдәният һәм сәнгать оешмаларына барганнар. Видеороликта аларның китапханә, театр, Орган залы, Чаллы театрында йөргәннәре күренә. Нәрсә эшләп йөргәннәре генә бик аңлашылып бетмәде. Ни гомер Чаллыда яшәп, театр белән китапханәдә булганнары юк микәнни дип кенә уйладым. 

«Визит карточкасы» яки кызлар белән таныштыру өлеше дә күбрәк экранга кайтып калды. Алып баручы Илнур Гомәров белән Ришат Хаҗиев катнашучылар турында матур сүзләр сөйләп торды. Ә кызлар, матур итеп, сәхнәдә йөреп торды. 

Тарихка эффектлы караш

Тантанада Сабан туе гүзәлләрен интеллектуаль яктан сынамадылар. Ул тулысынча кызларның иҗади талантларын ачу, аны башкаларга да күрсәтүгә корылган иде дисәм дә ялгыш булмас. Кайбер матурлык бәйгеләренең интеллектуаль өлешендә инде җиңүгә йөз тоткан кызларның да гап-гади сорауларга җавап таба алмыйча, хурлыкка калганнары булды. Чаллыда, Аллаһ сакласын дип, андый хәлләрне алдан кисәтергә уйлаганнар.

Кызлар татарның танылган, мәшһүр хатын-кызлары образына кереп, үзләре турында сөйләде. Берсе дә оятка калмады. Сорау-җавап формасындагы бирем булса, әзерлек процессы кызларны утлы таба өстендә тотар иде. Биредә исә бер генә тарихи шәхесне тирәнтен өйрәнергә кирәк булган. Мәсәлән, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образын ачар өчен, һичшиксез, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» әсәрен укырга кирәк иде. Геройның характерын, аның ни дәрәҗәдә театрга гашыйк хатын-кыз булуын, каршылыклар алдында да югалып калмыйча, сәхнәгә омтылышын аңлар өчен.

Бәлки кызлар үзләре теләгән образларны сайлагандыр дип уйлаган идем. Юк, рольләрне оештыручылар тәкъдим иткән икән. Ләкин чыгышлар, минемчә, бик эффектлы килеп чыкты. Шәхесләр турында тарихи текст әлеге дә баягы экранга чыгарылып барды. Бәйгенең катнашучылары исә Газизә Сәмитова булып шигырь иҗат итте, Сара Садыйкова булып көй язды, Гөлсем Болгарская булып образлар тудырды, Нинель Юлтыева булып сәхнәдә күбәләктәй очынды.

Талантлылар һәм… түгелләр

Иҗади бирем. Бу — бәйгенең кызларның нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә торган бердәнбер өлеше. Алдагы чыгышлар күбрәк күмәк рәвештә барса, аерым чыгышлар вакытында моңы булмаган килеш җырлаучылар, сөйли белмәгән килеш нәфис сүз жанрына алынучылар да сизелде. Юк, берсен дә тәнкыйтьлисем килми. Ахыр чиктә, бу бит талантлар конкурсы түгел. Бәлки ул кыз үз гомерендә беренче тапкыр зур сәхнәдә җырлыйдыр? Аякларының дерелдәгәнен сиздермәскә тырышсынмы ул, моңым җитми дип кайгырсынмы?

Һәр чыгыш профессиональ коллективларның дәртле биюләре белән тулыландырылды.  

Иң истә калган чыгышларга күчик.

23 яшьлек укытучы кыз Алия Галиева Чаллы шагыйре Айрат Суфияновның «Соңгы хат» шигырен сөйләде. Баласын көтеп зарыккан ана улы-колынкаена соңгы хатын яза, ялынып-ялварып үзен җирләргә булса да кайтуын сорый.

Алиянең тавышы куелган, интонациясеннән тәннәр чемердәп китә. Чын ана кебек киенгән булса, бәлки хис-кичерешләрен тагын да ышандырып җиткерер иде. Финал чыгышында тамашачы күз алдына матур итеп чыгып басасы килгәндер инде. Нәфис татар кызы киеменнән сөйләде ул. Халык Алияне гөрләп алкышлады, ахырдан сумкаларына кулъяулык эзләп иелде. Мин исә, күз яшьләремне сөртә-сөртә тыңлап, Алияне видеога төшерергә дә онытканмын.

«МобильТелеСистемалар» җәмгыятендә эшләүче Гүзәл Әгълиеваның татарча биюе дә шәп булды. Гүзәл — кечкенәдән бию белән шөгыльләнеп, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган кыз. 

30нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Роза Әмирова үзе язган шигырен укыды. Алып баручылар 17 яшь кенә булуга карамастан, Розаның шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарырга өлгерүе турында әйткән иде. Шигырен анализларга алынмыйм, бәлки берничә елдан танылып китәр дә, Розаның потенциалын әдәби тәнкыйтьчеләр билгеләр. Шигыренә кушылып киткән биюе үзенчәлекле килеп чыкты. Тальян тавышы бөтен залны җанландырып җибәрде.

54нче гимназия укучысы Алия Авзалова һич татар кызларына хас булмаган чыгыш сайлаган. Моңа кадәр матурлык бәйгесендә фокус күрсәтүчеләр булдымы икән? 

Менә Алия газетаны урталай бөкләп, шунда бер стакан су агыза, ә газета бер бөртек тә юешләнми. Ул арада бер катлы юка кәгазь эченнән юан чәчәк бәйләме тартып чыгара. Алиянең янәшәсендә ярдәмчеләре дә бар иде. Алары күзне алдар өчен чыкканнардыр инде. Ничек итсә итте, әмма минем ише фокус рәтен белмәүчеләрне бик кызык итте Алия. Теге бер стакан суның кая киткәне төне буе тынгы бирмәде үземә. «Алия дөньяны серле сандык итеп күз алдына китерә», — дигән иде алып баручылар. Үзе дә серле сандык булып чыкты ул. 

«Гөлчәчәкләр көнләшерлек»

Шундый тәртипле, уңган, талантлы кызлар тәрбияләп үстергән, аларны туган телләрендә сөйләшергә өйрәткән (иң мөһиме аны оныттырмаган дип тә өстисе килә) әти-әниләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтте алып баручылар. Тамаша залында ут яндырып, бөтен халыкка тәкъдим дә иттеләр үзләрен. Чибәркәйләренә көч биреп утырырга кайберләренең әби-бабайларына хәтле килгән иде. 

Бәйгене кызларның махсус милли бизәкләр белән тегелгән кичке күлмәкләрдән чыгуы йомгаклады. Модалы күлмәкләрне Чаллы җырчылары Наил Әнәсов, Нияз Хәмәтшин һәм Илнур Гомәров «Син могҗиза» дигән җыры астында күрсәттеләр. Чыннан да, кызлар гөлчәчәкләр көнләшерлек матур иде бу киемнәрдән. Берәрсе шушы күлмәкне киеп, калфак кадап туй мәҗлесенә барса, теләсә кайсы кечкенә кара күлмәкле кызны «бәреп егар», бөтен игътибарны үзенә җәлеп итәр иде дип уйлап куйдым.

Кызлар дулкынлануларын басарга, ә жюри киңәшләшергә дип, сәхнә артына юл алды. Тамашачы алдына алдагы елларда «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең финалында катнашкан кызлар чыкты. Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова да әлеге бәйгенең 2017 елгы чибәркәе икән. Сабантуйларында йөреп ардым дип тормаган әле, тантанага килгән. 2012 ел сылукае Зөлфия Тимерова да чыгыш ясады. Бәйге дәвамында әле бер, әле икенче чыгышны биюләре белән бизәүче «Сабантуй» ансамбле кызлары да бәйгенең төрле еллардагы финалистлары.  

Ниһаять, бәйгенең иң көтеп алынган мизгеле килеп җитте. «Сабан туе гүзәле»нең исемен Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов игълан итте. Үзе әлеге бәйгедә быел беренче тапкыр катнаша икән. Җитәкче тамашачыларны татарча сәламләгәч, чыгышын рус телендә дәвам итте.

Аның сүзләренчә, бүген кызлар өчен бәйгенең беренче өлеше генә тәмамлана. «Чибәрләребез 19 июнь көнне шәһәрнең төп Сабан туе мәйданында бәйрәм күрке булачак. Алар безнең хөрмәтле кунакларыбызны каршылап, бәйрәм батырына бүләкләр тапшырачак», — диде ул. 

Бәйгенең җиңүчесе, «Сабан туе гүзәле — 2021» дип Роза Әмирова танылды. Фәрит Сәләхов сүзләренчә, Сабан туе гүзәлен жюри әгъзалары бөтенесе бертавыштан сайлаган. Аңа милли билбау — хәситә һәм җиңүче таҗы кидерделәр. Моннан тыш, Розаны чит илдә җәйге ял да көтә әле. Аңа туристик юллама алу өчен сертификат тапшырылды. Зәхмәт кенә артып китмәсен дә, ил чикләре ачык булсын дип телисе генә кала.

Розаны бөтенебез бертавыштан сайладык дисәләр дә, залда жюри карары белән килешмәүчеләр дә бар иде. Мин исә, алар Розаның креативлыгын бәяләгәндер дигән фикергә килдем. 

Бәйрәм тәмамлану белән, тамашачылар дәррәү якыннарын котларга сәхнәгә ыргылды. Китте чәчәк бәйләмнәре, котлау сүзләре, китте фотога төшүләр. Сабан туе гүзәле янына көчкә үтеп керә алдым. Дулкынлануы йөзенә чыккан. Роза үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

«Мин шәһәрдә туып-үссәм дә, авылга әбием янына кайтып йөрдем. Әбием һәм әти-әнием мине саф татарча сөйләшергә, туган телемне яратырга өйрәтте. Татар телендә уздырылган әлеге бәйгедә җиңүче булуыма мин чиксез шатмын. Ләкин биредә катнашкан кызларның барысы да җиңүче исеменә лаек. Барысы да чын татар кызлары — талантлы, уңган, тырышлар», — диде Роза «Интертат» хәбәрчесенә. 

Чибәркәйнең сөйгән яры булу-булмау белән дә кызыксынмый кала алмадым, әлбәттә. Роза әлегә сөйгән ярын очратмаган. «Үземә тормыш иптәшем итеп әтием кебек кешене сайлаячакмын. Чөнки әти үзендә ир-атларга кирәкле барлык әйбәт сыйфатларны туплаган», — диде Роза. 

Калган кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Аларга да кечкенә, матур пакетларга салып, кыйммәтле бүләкләр өләштеләр.

«Иң тапкыр кыз» — Индира Мөхәммәтшина (Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы, 17 яшь;

«Иң заманча кыз» — Рәзилә Сөләйманова (Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты администрациясе белгече, 26 яшь);

«Иң мөлаем кыз» — Алия Галиева (42нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы, 23 яшь);

«Иң зәвыклы кыз» — Гүзәл Хәкимова (Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлаган. Мәскәү шәһәре заманча сәнгать институты студенты, 23 яшь);

«Иң уңган кыз» — Роза Әмирова (30нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы, 17 яшь);

«Иң зифа кыз» — Айсылу Гыйльмуханова (Удмурт дәүләт университеты студенты, 18 яшь);

«Иң нәзәкатьле кыз» — Гүзәл Гафиятуллина («Таттелеком» җәмгыяте белгече, 20 яшь);

«Иң талантлы кыз» — Гүзәл Әгълиева («Мобиль ТелеСистемалар» җәмгыятендә эшли, 26 яшь);

«Иң шаян кыз» — Алия Авзалова (54нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы, 16 яшь);

«Иң ягымлы тавышлы кыз» — Ранилә Шәрифуллина (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты, 21 яшь, «Күңел» радиосы алып баручысы);

Чаллыда «Сабан туе гүзәле» беренче тапкыр милли күтәрелеш елларында уздырылган. Аның беренче җиңүчесе — Лилия Гайсина. Лилия апага хәзер 59 яшь. Бу язмага аның хатирәләрен һәм бәйге турындагы фикерләрен дә өстәргә булдым.

Лилия апага бәйгедә катнашканда инде ике кыз үстерүче яшь әни булган. Бу исемне яулаган мизгелләрен Лилия апа бик яхшы хәтерли. Бәйге «Эврика» үзәгенең кечкенә сәхнәсендә уздырылган. Күлмәкләрне дә үзләре теккәннәр, иҗади номерларны да үзләре әзерләгәннәр. Берсенең дә хәзерге кебек иганәчеләре булмаган. 

«Сайлап алу турыннан уздым да карап торам. Бөтенесе яшь кызлар. «Нишләп йөрим инде мин монда, китәм», — дип кул селтәдем. Шунда оештыручыларның берсе: «Гайсина китә, иң көчле көндәшегез китә», — диде кызларга. Шул сүзләрне ишетеп алдым да, миңа җитә калды — катнашырга булдым. Алар минем җиңүгә өметем барлыгын шунда ук күреп алган булганнар.

Чын милли рухтагы, татар бәйрәме булды ул. Хәзерге кебек шоулар ясамадык. Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны күрсәтүгә юнәлтелгән чара иде. Иҗади чыгышымда Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ыннан өзек сөйләп күрсәттем.

Әле бәйге алдыннан мәчеткә, муллага хәер бирергә төшкән идем. «Борчылма, кызым, син беренче урынны аласың», — диде ул миңа. 

Җиңү яулагач, икенче көнне үк мине бөтен гәҗитләргә язып чыгардылар. Шул гәҗитне күтәреп, мулла абый минем янга эшкә килгән. Әйткән идем бит, беренче буласыңны», — ди, үзе кош тоткандай сөенгән», — дип сөйли Лилия апа. 

Үзе дә гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Лилия Гайсинага әле бик күп тапкырлар бәйгенең жюрие вазифасында да булырга туры килгән. «Бу бәйге шәһәребезнең матур традициясен әверелүенә мин бик шат. Ләкин аның җылылыгын, милли рухын, тыйнаклыгын саклап каласы иде», — диде ул. 

Чыннан да, «Сабан туе гүзәле» — иң күркәм шәһәркүләм бәйгеләрнең берсе. Әле тагын озак еллар дәвам итсен иде ул. Сәхнәдә генә түгел, сәхнә артында да татарча сөйләшүче, телебезне камил белгән, милли җанлы туташларыбыз күп булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100