Тинчурин театрында моноспектакль яки прокуратура театр белән кайчан кызыксына? | intertat.tatar

Тинчурин театрында моноспектакль яки прокуратура театр белән кайчан кызыксына?

Театр моноспектакль чыгарды. «Шах… мат!» детектив моноспектакленә безнең хәбәрчебез карашы.

«Шах… мат!» Тинчурин театрының яңа спектакле шулай дип атала. Моноспектакль. Сәхнәдә — Тинчурин театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин. Ул 80 минут дәвамында тамашачыны гаделлек җиңүенә ышандырырга тырыша. Дөресрәге, ышандырырга тырышуына ышандырырга тырыша.

Премьера алдыннан спектакль Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйковка, журналистларга һәм актив җәмәгатьчелеккә күрсәтелде.

Прокурорга күрсәтелүнең сәбәбе: әсәрнең төп герое — прокурор.

Соңгы арада без Камал театрында журналистлар тормышыннан — «Өйләнәм.тат», Кариев театрында табиблар тормышыннан — «Ак чәчәкләр кебек» спектакльләрен карадык. Болар барысы да көн кадагына суга торган заманча драматургия әсәрләре. Әлеге шаукымда Тинчурин театры менә прокуратура хезмәткәрләрен үз тирәсенә тупларга булган.

Моноспектакль тарихы болайрак. Барысы да Рөстәм Гайзуллинның хыялыннан башланган — актерның моноспектакльдә уйныйсы килгән. Режиссерлык эшенә аның дусты Марсель Мәхмүтов алынган. Ул үзенең ышанычлы иҗади партнеры Ләйлә Сәләхетдиновага мөрәҗәгать иткән. Әлеге өчлек тема сайлаган — гаделлек сагында торучы прокурор. Прокуратура белән консультацияләр аша текст әзерләнгән. Рус телендә. Аны Марсель Мәхмүтов коллегасы Инсаф Абдулладан тәрҗемә иттергән. Марсель Мәхмүтов белән Инсаф Абдулла икесе дә Казан театр училищесында эшлиләр — булачак артистларны әзерлиләр.

Шулай итеп, Тинчурин театрында яңа спектакль барлыкка килгән.

Спектакльнең яшь чикләре 18+ дип күрсәтелгән. Моның сәбәбен Рөстәм Гайзуллин болай дип аңлатты: «Беренчедән, монда тәмәке тарту күренешләре, ярымсүгенү сүзе бар. Икенчедән, бу спектакльне балалалардан чиклисе килде — мин аны мәктәп программасына кертеп, балаларга күрсәтә торган материал түгелдер дип уйлыйм. Бу спектакльдә телефонда кадалып утырырга ярамый».

Спектакль 80 минут бара. Аның буеннан буена сәхнәдә Рөстәм Гайзуллин һәм прокурор монологы.

Вакыйга зур булмаган бер шәһәрдә бара. Декорация буенча фикер йөрткәндә, ярымташландык хәлдәге ниндидер бер дача йорты булса кирәк. Прокурорның ни өчен мондый шартларда яшәве соңрак аңлашыла. Башта ул ничек прокурор булып китүе турында сөйли, аннары үзен бирегә китергән хәл — бер җинаятьне ачу тарихы турында әйтә.

Әмма мантыйк җитмәгән таркау текст өчен Ләйлә Сәләхетдиновага «2”ле куяр идем. Әлеге текстны камилләштермичә сәхнәгә чыгарган режиссер Марсель Мәхмүтовка да «2”ле. Ә Рөстәм Гайзуллинны яңача ача алган өчен аңа «5”ле куябыз. Ике билгене кушып бүлсәк — «3+». Ә автор тарафыннан бернинди хәрәкәт салынмаган тексттан тамашачы карарлык тамаша ясарга тырышкан Рөстәм Гайзуллинга «5”ле. Кофе («растворимый») исләре чыгарып кофе да эчеп карый ул, тәмәке дә тарта, шарт-шорт ата да.

Спектакль дәвамында, гомумән, бернинди вакыйга да бармый. Монологның беренче өлеше — кешенең прокурор профессиясенә килү тарихы. Икенчесе — ул чишәргә алынган җинаять тарихы. Болар барысы да үткәнне искә алу. Тамашачыга тәкъдим ителгән мизгелдә кофе эчү, тәмәке тарту һәм консерва ачудан тыш бернинди дә вакыйга юк. Барысы да кайчандыр барган вакыйгалар. Ә инде хәзерге вакытта алар прокурор ролендәге актер тарафыннан сәнгатьле итеп укыла гына. Тамашачыга вакыйга үзәгендә кайнау мөмкинлеге бирелмәгән, вакыйгалар аның күз алдында хәл ителми.

Спойлер ясап, тамашачы эмоцияләрен урламас өчен, сюжетны сөйләмим. Бары тик программкада бирелгән текстны гына китерәм. «Прокурор кечкенә шәһәрдә шау-шулы җинаятьне ачарга алына. Аңа бу эшне ахырына җиткерү бик мөһим һәм моның үз сәбәпләре бар…

Чөнки прокурорга әлеге җинаять үзе белән булган һәм аның (бөтен) тормышын үзгәрткән вакыйганы хәтерләтә.

Ул бер-бер артлы хәлиткеч адымнар аша үткәннәргә кайта. Прокурор узган вакыйгаларның кабатланмавын һәм җинаятьченең җаваплылыктан качып котылмавын тели.

Ул шахмат тактасындагы фигураларны күчереп, дөреслеккә ирешү юлларын эзли. Чөнки әлеге уеннан кара һәм ак якларның бәрелеше генә түгел, ә прокурор белән үтерүче арасындагы көрәш нәтиҗәсе ачыкланачак. 

Детектив монодрама авыр югалтудан соң мәхәббәткә һәм дөреслекнең тантана итүенә ышаныч тапкан, үз эшенә һәм хакыйкатькә ихлас табынган кеше тарихы белән таныштыра».

Мәхәббәт дигәндә нинди мәхәббәт турында сүз баруы аңлашылмый, һәрхәлдә, ир-ат һәм хатын-кыз арасында була торган романтик хисләр яки инде җенси мөнәсбәтләр турында сүз бармый. Монологта дүрт хатын-кыз телгә алына: геройның үтерелгән әнисе, әтисен караучы апасы, җинаятьче тарафыннан үтерелгән кыз мәете һәм шул кызның әнисе.

Мәгълүм бер иске анекдот искә төште. Имеш, авыл клубында «Мәхәббәт төрләре» дигән лекция укыла. Слайдлар була дип тә вәгъдә ителгән. Халык килә. Әмма лекция ир-ат белән хатын-кыз яки ир-ат белән ир-ат һәм хатын-кыз белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт түгел, ә дүртенче төр мәхәббәткә — Ватанга мәхәббәт турында булып чыга. Монда да шул — прокурорның эшенә булган мәхәббәтедер инде. Башкасы күренмәде.

Кыскасы, «монда һәм хәзер» ниндидер вакыйга көткән тамашачының өмете акланмады. Югыйсә, прокурор җинаятьне ачу хакына үзе дә җинаятькә барган иде кебек. Әмма анысы хакында бөтенләй бер сүз дә булмады. Адвокат курсташы темасы да ачылмый калды. Көтәсең-көтәсең чишелеш, ә ул юк та юк. Ул арада билгеләнгән 80 минут үтеп тә китә. Нишлисен белмәгән режиссер артисттан чыгартып башын идертә дә… шуның белән шул… Киләсе очрашуларга кадәр! 

Нәтиҗә.

Тинчурин театрының катлаулы моноспектакль жанрына алынуы, детектив темасын үзәккә куюы мактауга лаек. Әмма әлеге дә баягы әсәр сыеклыгы проблемасына килеп төртелгәнбез. Бөтен өмет — начар драматургияне Рөстәм Гайзуллинның киң күкрәге каплап тора алуында. Кыскасы, безнең татар драматургларын начар яза дип сүкмик, начар драматургия рус теллеләрдә дә аз түгел. Аларны тәрҗемә итеп вакыт әрәм итмик, җәмәгать.

Театр бу спектакль белән фестивальләргә барырга хыяллана. Бәлки, актерның «сөйкемле сөяге» фестиваль юлларын ачар.