Сәгыйть Рәмиев - ул Дәрдемәнд түгел яки «Ту яңадан, мәгърифәтле анадан» | intertat.tatar

Сәгыйть Рәмиев - ул Дәрдемәнд түгел яки «Ту яңадан, мәгърифәтле анадан»

Туфан Имаметдинов Түбән Кама театрында «Таң вакыты» пластик спектаклен чыгарды.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Сәгыйть Рәмиевның «Таң вакыты» дип аталган шигыре буенча спектакль чыгарды. Спектакльнең режиссеры — Туфан Имаметдинов.

Спектакль рус теленә «На заре» дип тәрҗемә ителгән. Әлеге исем бу сезонның икенче бер спектакле исеменә аваздаш булып тоела: Камал театры ноябрь аенда яшь драматург Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?» пьесасы буенча спектакль чыгарды, сәхнә әсәренең рус телендәге исеме — «На закате». Бу гали затларның гади затлар аңламаган телдә үзара аралашуымы, әллә очраклылыкмы?..

Шулай итеп, «Туфан театры», ниһаять, Түбән Камага да килеп җитте. «Минем нинди спектакльләр чыгаруымны беләсездер?» - дигән Туфан Имаметдинов Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиевтан чакыру алгач. «Беләм», - дигән Рөстәм Галиев.

2020 ел башында Казан ТЮЗының баш режиссеры вазыйфасыннан чираттагы режиссер вазыйфасына, ә инде 2021 ел башында ул вазыйфадан да үз теләге белән киткән Туфан Имаметдинов, ирекле тормышының беренче эшен Түбән Камада куйды.

«Хәзерге вакытта „Әлиф“ өчен 14 идеям бар. Яңа идеяләр туа тора, ә эшләргә вакыт җитми. Бу иҗади дискомфортка китерә…» - дигән иде Туфан репертуар театрыннан киткәндә. Хәзер инде ул «Әлиф» белән генә дә чикләнмичә, «әлифчеләр» белән бергә идеяләрен бөтен Татарстан театрларында куя.

Шулай итеп, Түбән Кама татар дәүләт драма театрында — «Таң вакыты» хореографик моноспектакле. Рәссам — Лилия Имаметдинова. Сәхнә хәрәкәтен куючы — Марсель Нуриев. Ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Сәгыйть Рәмиев ролендә — Алмаз Хөсәенов. Кыз — Гүзәлия Рәшитова.

Спектакльдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Шамил Шәрифуллин көйләре кулланылган. Әлеге көйләрне композиторның кызы Гүзәл Әбелханова әзерләп биргән. Премьерага үзе дә килгән иде.

Авторлар спектакльне чыгарганда күрсәткән ярдәмнәре һәм биргән киңәшләре өчен Татарстанның халык язучысы Рабит Батуллага, филология фәннәре кандидаты Чулпан Зарипова- Четинга һәм Гүзәл Әбелхановага рәхмәт белдерәләр.

«Таң вакыты» — шагыйрь, журналист Сәгыйть Рәмиевның татар дөньясында башланган яңарыш чорын тасвирлаган шигыре.

«Таң вакыты… Татар йоклый…

Мин, йокысыз, уянам,

Уянам да, тиле кебек,

Тик бер үзем уйланам».

«Шигырь татар халкын уянырга, яңа тормышны, яңа көнне тоярга чакыра. Таңда кешенең йокыдан уянып, реаль дөньяны ничек бар - шулай күрү мөмкинлеге бар», — диелгән спектакльнең анонсында.

Без нәрсә күрәбез? Дөньяның асты өскә килгән күчеш чорында шагыйрьнең бәргәләнүләрен. Сәхнәгә корылган алагаем зур капка әйләнә, шагыйрь бәргәләнә…

Түбән Кама өчен нигә нәкъ менә Сәгыйть Рәмиев турындагы спектакль сайлануы сәхнәдәге актерны күргәч тә аңлашыла. Чөнки биредә хәтта тышкы кыяфәте белән дә фотолардагы Сәгыйть Рәмиевны хәтерләткән актер Алмаз Хөсәенов бар. Сәхнәдә - ак костюмлы Алмаз Хөсәенов. Озын буйлы, төз гәүдәле. Блондин. Шагыйрәнә якты күзле. Моңа өстәп, гаҗәеп пластикалы.

Спектакль Сәгыйть Рәмиевның тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат бирүдән башланды. Аннары әлеге мәгълүмат Алмаз Хөсәенов пластикасына күчте.

Без Туфан күзаллауларын Нурбәк Батулла яки Марсель Нуриев пластикасы аша күреп өйрәнгән. Аларның хәрәкәтләре кыю, үз-үзенә ышанучан, чәчрәп тора, ишекне тибеп ачып кергән кебек. Ә Алмаз Хөсәеновныкы тыйнаграк, ишекне тибеп ачмый, ә шакып керә. 

Сәгыйть Рәмиевның «Таң вакыты» шигырендә татар дөньясына девиз булырдай сүзләр яңгырый:

«Бетмә надан, ту яңадан

Мәгърифәтле анадан!»

Бу шигырь «әлифче» егетләрне күптән иҗатка этәреп тора. 2018 елда «Tat Cult Lab / театр» проекты эскизлары кысаларында әлеге шигырь буенча Нурбәк Батулла пластик спектакль ясаган иде. Соңрак ул Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыены кысаларында күрсәтелде. 

Нурбәк Батулланың ул спектакле Кариев театры артистлары өчен үзенчәлекле тренинг булып кына калды. Баштарак андый планнар булса да, ул театр репертуарында урын алмады.

ххх

Ниһаять, Сәгыйть Рәмиевның данлыклы шигыре экспериментлар аша үсеп, «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан мәдәнияте» федераль проекты ярдәмендә куелган дәүләт театрында куелган спектакль булып формалашты.

Үзенчәлекле спектакль.

Капка-экранда шигырь языла бара, сәхнәдә — шагыйрь.

Әсәрнең кыйммәте, мөгаен, шундадыр — биредә һәр тамашачы үз шагыйрен күрә ала. Мин ачык йөзле Алмаз Хөсәенов аша шагыйрьләр Зөлфәтне, Рәшит Әхмәтҗановларны һәм алар чорын күз алдына китердем. Аннары алардан соң килергә тиешле булып та, югалган буын вәкилләре Рөстәм Сүлти, Рәмис Аймәтләр искә төште. Алардан соң килгән буын шагыйрьләре Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллиналар күз алдына килде.

Ә «Таң вакыты» пластик спектакленең беренче тамашачыларыннан булган Йолдыз Миңнуллина үзе исә, үткән гасыр башында татар әдәбияты вәкилләренең үзара аралашуларын, хат-мәкаләләрен күз алдыннан үткәргән.

  • Сүз уңаеннан, кайтканда — Түбән Кама-Казан юлында ул бу хакта тулы бер лекция сөйләде. Мин диктофон кабызырга да онытып, йотлыгып тыңладым. Йолдыз Миңнуллина, һичшиксез, Милли китапханәдә татар әдәбияты буенча лекцияләр циклы башларга тиештер. Тәбрис Яруллин бу эшне оештырып җибәрсә, яхшы булыр иде. Безнең әдәбият тарихына багышланган популяр лекцияләр сөйли ала торган, харизмлы татар язучысы урыны әлегә вакантлы. Бу урын Йолдызныкы була ала.
  • Шундый лекцияләр булмагангадыр инде, Дәрдемәнд белән Сәгыйть Рәмиевны бер үк кеше дип кабул итүчеләр дә бар. Әйе, әйе, бер танышыма спектакль турында сөйләгән идем. Берничә көннән ул миңа «ачыш ясап» шалтырата: «Син белә идеңме? Сәгыйть Рәмиев - ул Дәрдемәнд түгел икән бит», - ди.

Инде лирик чигенешләрдән кайтып, теманы дәвам итәбез.

Туфан Имаметдиновның бу сәхнә әсәре бәргәләнгән шагыйрь, хәер, киңрәк итеп алый, иҗат кешесе җаны турында. Туксанынчы елларда ачлык мәйданнарында утырган Рәшит Әхмәтҗановлар, билгесез адәм актыклары тарафыннан кыйналып үлгән Фаил Шәфигуллиннар һәм башка бик күпләр сыйган әсәргә.

Хәер, безнең илдә шагыйрь, гомумән, иҗат кешесе өчен тыныч вакыт кайчан булган соң? Аларның кайсы таңда уянмаган да, халкы турында уйланмаган?

ххх

Алмаз Хөсәеновның пластик хәрәкәтләреннән ребус чишкән кебек Сәгыйть Рәмиевның тормышын ачарга мөмкиндер. Ләкин моны әлеге зур шагыйребезне азмы-күпме өйрәнгән кеше генә эшли ала. Ә әзерлекле булмаган кеше әлеге спектакль аша үзе белгән дөньяны һәм шул дөнья шигъриятен күзаллый.

Бәлки, безгә татар әдәбиятыннан ныклы белеме булган аз санлы аудиториягә генә йөз тотмаскадыр. Программкага кыскача гына Сәгыйть Рәмиевның тәрҗемәи хәлен, «Таң вакыты» шигыре текстын да бирәседер. Балетның либреттосы булган кебек, нигә кыскача сюжетны да бирмәскә?

«Бу безнең театр өчен яңалык. Яңа форма. Театрда һәр әйтелгән сүз тарихта кала. Яңа сүзне безгә Туфан алып килде. Бүген ул сүзен әйтте. Кемдер бәлки ул сүзне ишетмидер. Кемдер күрә. Бу спектакль театрда үз урынын алсын иде», — диде Рөстәм Галиев, татарның иң шигъри күңелле театр директоры.

Спектакльдән соң ул Туфан Имаметдинов командасын тагын бер спектакль куярга чакырды ул. Спектакль декорацияләрен зур булмаган клубларга яраклаштырып эшләү теләген дә җиткерде. Чөнки амбиция амбицияләр белән, әмма театр - ул спектаклен авыл клубларына да илтеп җиткерүче. Кемнәрдер авыллардан автобус тулып театрга килсә, икенче яктан ни өчен авыл клублары да яхшы эчтәлек белән тулып тормаска тиеш әле?!

Бәлки, бу спектакльне лекция яки фикер алышулар белән комплекста бирергәдер. Сәгыйть Рәмиев белән бергә, татарның ни өчен йоклавы, мәгърифәтле булу юллары турында фикер алышырга, әдәбиятчы, тарихчы яки гыйлемле укытучыларның чыгышларын тыңларга мөмкин. Яки спектакль алдыннан шагыйрьнең иҗаты буенча шигъри мизгелләр ясарга мөмкин. Спектакль йә алдан, йә азактан хореограф Марсель Нуриев куйган хәрәкәтләргә тәңгәл килерлек сүзләр белән төрелсен иде.

Таң вакыты

Сәгыйть Рәмиев (1880 — 1926)

Таң вакыты… Татар йоклый…

Мин, йокысыз, уянам,

Уянам да, тиле кебек,

Тик бер үзем уйланам.

Уйланам, уема батамын,

Тормыймын үзем, ятам…

Ятмас идем дә, җибәрми

Атадан калган хатам.

Хатам тирән, тамыры ерак…

Ботагы дөнья каплаган,

Каплаган да тора-тора һаман,

Яфрагын да какмаган.

Какмаган бер яфрагын да

Һич татар курку белән,

Теге, ләгъгәт, үсә, зурая әле һаман да…

Колактан колака туку белән.

Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын,

Тикшерергә төбен кушмыйлар;

Аталар сөйли бабадан ишетеп,

Балалар шуны хушлыйлар.

Хушлыйлар чын күңел белән,

Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән.

Башларын ваткан татарларның

Тик шул бер Алла!

Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди?

Әллә белерләр микән хаталарын бер алда?

Һай, юк, хата бик зур,

Бөтен дөньяны бар иткән,

Бардыр, үзе бердер,

Әмма көнһенә ирешмәктән

Акылларны тар иткән.

Әй син, Габдулла!

Мөселман булсаң, уйлама юкны!

Ят, йокла!

Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,

Саклан, утка таба йөз тотма!

Юк, Юк!.. Мин шашам!

Яталмыйм урнымда, күккә ашам!

Мең таң атты!.. Әнә кояш чыкты!..

Әнә әллә кем миңа кычкыра:

 — Әй син, кайгырма, шат бул:

Аягың бәйдән ычкына!

Менә сиңа юл, бу анага угыл бул, -

Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә, —

Ту яңадан мәгърифәтле анадан!

Югыйсә син, әй татар,

Бел, бетәсең! — ди, — надан.

Бетмә надан, ту яңадан

Мәгърифәтле анадан!

Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,

Хата ул өмид Алладан!

(1908)