Рәссам Зөфәр Гыймаев белән хушлашу: «Бирешмим әле, тырышам, дигән иде»
Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаевны «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар. Халык күп иде — мәчет ишегалды тулы. Хәбәрчебез репортажы.
Бөтен кеше рәссамның байтак еллар чир белән көрәшүен белеп торса да, бу көтелмәгән китү иде. Соңгы көннәренә кадәр онкологиягә баш бирмәскә тырышуына ияләшкән идек, үлмәс кебек иде.
Күз яшьләре белән елап торган Дания Нуруллинаны журналистлар урап алган. Дуслар булганнар икән.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина: «Республика бик талантлы рәссамны югалтты. Ул кояш кебек якты иде, ягымлы, акыллы, тыйнак — минем башка андый кешене очратканым булмады. Аны тыңлау да күңелгә рәхәтлек бирә иде. Артистларны хөрмәт итә иде, күп артистларның портретларын ясады, шул исәптән минем портретны да. Шалтыратып хәлен белеп тора идем. Соңгы тапкырында гыйнвар азакларында шалтыраттым. „Хәлең ничек?“ - дим. „Бирешмим әле, Дания. Тырышам“, - ди. „Тырыш инде, Зөфәр. Үзеңне сакла, син бик кирәк бит“, - дим. Миңа хәзер бик авыр. Декабрьдә хатыны Гүзәл ханым белән театрга минем юбилей кичәсенә килде, соңгы күрешүем шунда сәхнәдә булган икән».
Зөфәр Гыймаев ТР Рәссамнар берлеген җитәкләгәндә, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров белән коллегалар булып, аралашып яшәгәннәр.
ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров: «Зөфәр Гыймаев бик көчле рәссам иде, ул зур мирас калдырды. Камал театрында сакланган Марсель Сәлимҗанов портреты да аның эше. Без аның белән сигез ел элек Тукай премиясен тапшыру комиссиясендә танышып аралаша башладык. Ул бик туры кеше иде. Бик интеллигент иде. Урыны оҗмахта булсын!
Соңгы очрашу… бер-ике ай элек шалтыраткан идем. «Зөфәр, бер рәсемеңне бүләк ит әле. Ул минем өемдә эленеп торырга тиеш», - дим. «Без проблем. Кил», - диде. Өлгермәдем. Авырганын барыбыз да белсәк тә, аның чир белән көрәшүен күреп торсак та, бер дә китеп барыр кебек түгел иде. Шулкадәр көрәшергә нинди көч кирәк бит! Рәссамнар арасында ул иң ачык шәхес булгандыр. Кинематографистларның барлык бәйрәмнәренә килә иде. Ә нинди зур мирас калдырды. Без сагыначакбыз әле аны».
Ишегалдындагы күп санлы рәссамнар арасында алардан каракүл бүреге белән үк аерылып торган кеше Ләбиб Лерон булып чыкты.
«Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Зөфәр Гыймаевның вафаты туганнары өчен шәхси югалту гына түгел, бу милләт өчен югалту. Милләт өчен зур хезмәт куйган рәссамның вафаты сискәндереп җибәрде. Мин аның портретлар остасы икәнен беләм. Мин остаханәсенә бер кергәндә Ренат абый Таҗетдинов портретын ясап бетереп килә иде. Аның остаханәсен күрсәң! Андагы картина! Ул чирне позитив белән яшәп кенә җиңеп була дигән фикердә иде һәм шулай яшәргә дә тырышты. Без аның белән фейсбук аша аралаштык. Ул рәсемнәрен, мин фоторәсемнәр куя иде, бер-беребезгә лайк куя идек. Очрашырга исәбем бар иде. Җитешә алмадык. Миндә аның автографлы бик затлы каталогы саклана, бер-ике ел элек остаханәсендә очрашканда язып биргән иде.
Оештыру эшләрен Мәдәният министрлыгы башкарды. Зур роза чәчәкләре бәйләме күтәргән министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов та биредә.
ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Зур шәхесләребез китә. Зөфәр Фоат улы — Татарстанның иң көчле рәссамнарыннан иде. Ул иҗаты белән зур эз калдырды. Җәмәгать эшлеклесе дә иде. Шунысы күңелне юатып тора — аның эшен дәвам итә торган яшьләребез бар — ул алар өчен зур остаз булды. Авырса да ул аралашудан читләшмәде. Министрлык аның белән элемтәдә торды, хәлебездән килгән кадәр ярдәм иттек. Юбилеена зур күргәзмәсен уздырды — ул аңа бик риза булды. Музейларыбызга байтак картиналарын сатып алдык. Хәзер ул ярдәмебез әз шикелле дә тоела».
ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиһабиев: «Сигез ел авырый бит инде. Ул тормыш өчен нык көрәште. Химиядән соң бик зәгыйфьләнсә дә, тырыша-тырыша аягына баса иде. Моннан бер ел элек Ярославльдә идем, Зөфәр абыйның хәле начар дип шалтыратып, ашыгыч рәвештә кайтардылар. Килдем. Тукайның үләр алдыннан соңгы фотолары бар бит әле. Миңа Зөфәр абый шул фотодагы кебек күренде. Бәлки бу дөрес чагыштыру да түгелдер… Ә бит ул шул халәттән дә аякка баса алды. Плэнерга да килде әле. Соңгы химиядән соң хәле начарланды. Башта яхшырган да кебек иде. Әмма… Ул үләргә әзерләнмәде. Ул яшәргә теләде. Берничә көн элек кенә Гуля (хатыны Гүзәл Әнвәровна - авт.) шалтыратты. „Ашамый, эчми, беркем белән дә сөйләшми“, - ди. Телефонны биргәч: „Әйе, Альберт“, - дип дәште. „Аша, организмга көрәш өчен көч кирәк“, - дим. „Әйе“, ди. Кичә яхшыра кебек дигәннәр иде. Ә төнлә, 12 тулырга 20 минутта китеп барган».
Мәрхүмнең җәсәден чыгарып куйдылар. Стихияле генә озату мәрасиме оешты. Аны Зөфәр Гыймаевтан соң ТР Рәссамнар берлеген җитәкләргә алынган Альберт Шиһабиев алып барды. Ленар Хәкимҗанов хушлашу сүзләрен әйтте. Иҗатташ дуслары хушлашты.
Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев: «Хөрмәтле һөнәрмәндләр, сәнгатьпәрвәрләр, без Зөфәр Гыймаев йөзендә чын көрәш үрнәген күрдек. Ул чир белән көрәшү, ул чорнап алган мохит белән көрәшү үрнәген күрәстте. Ул безгә зур мирас калдырып китте. Аның соңгы күргәзмәсе барыгызның да хәтерендәдер. Ул шыгрым зал белән узды. Без аралаша идек, ул беркайчан да зарланмады. Соңгы көннәрдә генә хәле начар булуын әйтте. Урыны җәннәттә булсын!»
Рәссамнар аның авырса да остаханәсенә килүен, эшләвен зурлап искә алдылар. Альберт Шиабиев Зөфәр Гыймаевның химиядән соң Чистайга плэнерга килүен искә төшерде. «Безне кунакханәнең өченче катына урнаштырганнар иде. Мин аның өчен беренче катны белешмәкче идем, ул баш тартты, үзенә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәклеген әйтте», — диде ул.
Музыкант Дмитрий Бикчәнтәев: «Зөфәр Гыймаев турында беркем дә начар сүз әйтмәс. Гаҗәеп кеше иде! Талантлы, тырыш, остаз һәм дус! Иҗат кешесенең артыннан аның иҗади мирасы кала. Безнең бурычыбыз - ул мирасны саклау. Хуш, Зөфәр абый! Без сине юксыначакбыз».
Романслар җырчысы Юлия Җиһаншинаны очраттым. «Аралаша идегезме?» - дим. «Әйе». «Портретыңны ясадымы?» «Ясый башлаган иде. Әмма әле башлангыч этапта гына иде. Ясап бетерә алмады…»
Күренекле рәссам Курган зиратына җирләнде.