Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тамашачы тамашасы» яки «Чукынды 30 күкәй»

Камал театрының эксперименталь спектакле - «Тамашачы тамашасы» премьерасына хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
«Тамашачы тамашасы» яки «Чукынды 30 күкәй»

Камал театры «Тамашачы тамашасы» чыгарды. Бу Россия театрлары өчен яңа модалы алым — «Шәһәрлеләр театры» алымы белән эшләнгән тамаша, профессиональ театрда һәвәскәр режиссёрлар тарафыннан һәвәскәр артистлар белән куелган спектакль.

«Шәһәрлеләр театры» алымын Казанга «Живой город» заманча театр үсешенә ярдәм итү фонды кертте — беренчеләрдән булып мондый спектакль «Моң» театр мәйданчыгында күрсәтелде. Ул «Чын татар» дип атала иде. Театрның яңа бинага күчү темасы күтәрелгәч, әлеге яңалыкны Камал театры үзендә сынап карарга уйлады. Чөнки театрның Кече сәхнәсе һәрчак мондый экспериментларга ачык булды. Режиссеры — Ксения Шачнева. Үзенә ярдәмгә ул «Чын татар»да катнашкан Гөлнара Фазлыйәхмәтованы алган.

«Кече сәхнәдә тамашачы экспериментлар, кызыклы тамашалар карарга өйрәнгән. „Театр горожан“ проектына кушылып, без Ксения Шачневаны чакырдык, кемнең Камал театрының Кече сәхнәсендә уйныйсы килә дип игълан салдык. Ул пьеса буенча түгел…» — дип аңлатты театр директоры Илфир Якупов сентябрь аенда уздырылган матбугат конференциясендә.

«Театрның яңа бинага күчүе темасы күтәрелгәч, без җәмәгатьчелекнең театр турында фикер әйтүен телибез. Гап-гади тамашачыдан, Казанда яшәүчеләрдән фикер ишетү. Ләкин бу театраль формада Кече сәхнәдә булачак. Минемчә, бик кызыклы. Хәзер репетицияләр бара. Режиссер ярдәмчесе Фәридә Хафизова кызык итеп сөйли. Гаҗәп фикерләр әйтәләр», — дип кушылды театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Сентябрь аенда әлеге тамашаның тамашачыга күрсәтелү-күрсәтелмәве билгеле түгел иде. «Без аны уйнаячакбызмы, юкмы — белмибез. Без моны конкурста җиңгән җиде компания вәкилләре монда кайткан вакытка махсус ясадык», — дигән иде баш режиссер. Шулай да тәвәккәлләгәннәр — февраль урталарында спектакль тамашачыга тәкъдим ителде. Алга таба да айга бер мәртәбә афишага кертелгән.

Спектакль театрның Кече залында бара. Һәвәскәр артистлар залда — кәнәфиләр арасында уйныйлар, тамашачы сәхнәдә утыра. Әлеге зал Зур залдан үлчәме буенча гына түгел, формасы белән дә аерыла: биредә сәхнәгә караганда тамашачы урыннары биегрәк. Шачнева үз спектакле өчен барысын да кирегә әйләндергән — астарак торган сәхнәгә караучылар тезелешеп утырган, сәхнәгә артист буларак чыгарга җөрьәт иткән тамашачы өстәрәк — кәнәфиләр арасында йөреп уйный.

Тамашачы залга үткәндә «артистлар» япма астында утыра иде. Бу театрда һәм бу залда мондый япманы күргән бар — театр репертуарында 2014-2017 елларда барган «Ричард III» спектакле (Шекспир). Спектакль азагында тамашачы өстенә япма каплана. Әлеге финал турында төрле фикерләр булган иде, әлеге япманы төрле кеше төрлечә аңласа да, ул бик көчле финал дип бәяләнде.

Илгиз Зәйниев япмасы белән Ксения Шачнева япмасы арасында пареллель үткәрү дөрес булмас, Шекспирда канлы вакыйгалар сурәтләнсә, биредә бары тик театрга уңайлы шартлар тудыруга бәйле фикер алышулар турында сүз бара. Һәвәскәр артистларны япма астыннан чыгару, бәлки, «без сезне юктан бар итәбез» дигән ишарәдер. Пәрдә астына кергәндә сез беркемгә билгесез Алсу, Гүзәл, Эльвиралар булсагыз, өстегездән пәрдә алынгач сез «почти йолдыз»!

Спектакль татарча яңгырый, рус һәм инглиз телендә титрлар бар. Шулай ук тамашачыга колакчыннар да тәкъдим ителә. Башта оештыручылар: «Анда татарча начар фикер йөртүчеләр бар. Шуңа күрә русча да булыр, бәлки, татарча да. Эш бит анда түгел — нәрсә турында сөйләячәкләр», дисә дә, күрәсең, театр русча сөйләүчеләр белән эш итмәскә булган, ун һәвәскәр артист та яхшы гына татарча сөйләшә, кайберләре хәтта җырлый да.

«Шәһәрлеләр театры”ның үзенчәлеге — артистларны ике составка куеп булмый, чөнки катнашучы үз уйларын сөйли. Дөрес, аның уй-фикере профессионаллар тарафыннан редакцияләнгән һәм күпмедер дәрәҗәдә әдәбиләштерелгән була. Әлеге үзенчәлекнең бер генә минусы бар — артист авырып китсә, аны алыштыручы юк. Шунлыктан премьерада спектакльдә катнашырга тиешле унике «артист» ның унысы гына катнашты. Авырып калган ике ханым яки туташның нәрсә турында сөйләргә (ә бәлки җырларга яки биергәдер) җыенуын белми калдык.

Һәвәскәр артистлар театр бинасының күчү-күчмәү темасына җырладылар, театрга ничек киенү мәсьәләсендә һәм Эмиль Талиповка мәхәббәт турында юмористик монолог укыдылар. Театр мемнары темасы да күтәрелде.

Театрның яңа урынга күчү-күчмәү темасына җыр язылган. Күченүне яклаучы ханым «Зәңгәр шәл» мотивына җырласа, каршы килүчегә рэпка тартымрак итеп такмаклар жанры сайланган иде. «Тар бөреле, тал бөреле, тал бөресе талда ул, татарның изге урыны Татарстан, 1дә ул», ди театрның үз урынында калуын теләгән катнашучы. Икенче катнашучының җыр сүзләре ачык аңлашылмады, колакларым алдамаса, «… кирәк булгач кирәктер», дигән сүзләрен генә ишеттем.

Кыскасы, җыр кулланыла икән, вокал буенча педагог бик кирәк. Сүз уңаеннан, сәхнә теле дәресләре дә зыян итмәс иде, әгәр алар булган икән, димәк, аз булган, күбрәк кирәк. Бик нык күбрәк кирәк.

Мемнар темасында ике спектакльдән алынган сүзләр анализланды. Берсе: «Нәрсә төятергә?» Бу, әлбәттә, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектакленнән асрау кыз Биби сүзләре. Татар тамашачысы аны телеспектакль вариантында яхшы хәтерлидер — Биби ролендә Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова иде. Спектакль Камал театрында Бикчәнтәев куелышында да барды. Бибине Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Люция Хәмитова уйнады. Икенче мем — «Чукынды 30 күкәй». Бу, күрәсең, яшьләр мемыдыр — ул яшьләр аудиториясенә Илгиз Зәйниев тарафыннан язылган һәм куелган «Мәхәббәт FM» спектакленнән булып чыкты. Әлеге сүзләр пьесада юк, ул әлеге спектакльдә Ильяс ролен башкарган Эмиль Талиповның импровизациясе икән. Әлеге «күкәйләр» импровизация статусын узып, мем статусы алган, димәк. Ә ул күкәйләрнең чукынуы мәсьәләсенә килгәндә, текст авторлары аны бик тырышып язмача да аңлата — монда һич кенә башка дин кабул итү өчен аерым бер гамәлләр кылу турында сүз бармый. Бу татарның фольклор сүзе.

«Тамашачы тамашасы»нда стилист Исмаил Сафиуллов монологын рәхәтләнеп тыңладым — ул театрга матур дөрес киенеп йөрмәгән, «сапоги»лар белән йөргән тамашачыны оялтырга тырышты. Эмиль Талипов фанаты булган Зилә Хөсәенова да үзенә карата симпатия уятты. Эмиль Талиповны катыргы сыннары тирәсендә буталдырып йөрткәнче, финалда янына чын Эмильны бастырып бер-ике диалог булмасмы дип өметләнгән идем дә, профессионал актер чыгарып, һәвәскәрләрнең күңеленә тимәделәр.  

ххх

Спектакль ничә «артист» килүенә карап, сәгать ярымга кадәр бара ала. Премьера, режиссерларның ике телдә тәкъдим итүе белән бергә, 1 сәгать тә 06 минут барды.

Татар дәүләт академия театрының репертуарына кертелгән тамашаның асыл мәгънәсе нидә һәм ул тамашачыга нинди кыйммәтләр бирә? Әйе, ул тамашачының татар театрына, аерым алганда, Камал театрына булган мәхәббәтен күрсәтә. Тамашачының театрның кая урнашуына карамастан аңа килергә, аны яратырга әзерлеген күрсәтә. Әмма труппасында 62 артисты булган (театр сайтының шәхесләр бүлегендәге мәгълүмат буенча) театр сәхнәгә (вакытлыча сәхнәне алыштырган залга) һәвәскәрләрне чыгарып нәрсә ота? Татар театрының бу чорларны үтүенә 100 елдан артып китте бит инде. Татар әйтемендәгечә, «Кеше куян куа дип…», рус театрына карап алар кыланганны кыланабызмы?

Әйе, рус театрының үз тарихы бар. Казанда рус театры тарихына күз салсак, губернатор инициативасы белән 1791 елда ук ачылган — Качалов исемендәге Казан академия театры үз тарихын шуннан саный. Ә безнең беренче спектаклебез, театр тарихында язылганча, «прогрессив яшьләр вәкилләре тарафыннан» 1906 елда гына уйналган.

Россия театрларына кызыктыр ул «Театр горожан». Ә безгә? Татарның һәр ике авылының берсендә халык театры эшли түгелме соң? Аларда күпме кеше бушка театр куеп йөри. Элек тә куйган «Галиябану»ларны әле дә куя. «Идел-йорт» үзешчән театрлар фестивале дә уңышлы эшләп килә. Шулай булгач, бу «Театр горожан» безнең өчен яңалык түгел.

Әйе, Камал театрында уйнап карарга теләгән һәвәскәрләр күптер ул. Булса соң! Алар бит никадәр тырышса да, профессиональ артист уены түгел инде. Мондый үзешчәнлек турындагы комедияне Камал театры заманында үзе дә чыгарды. Аманулла пьесасы буенча куелган «Әлепле артистлары» комедиясе иде ул. Профессиональ артистларның һәвәскәр артистлар булып уйнавыннан тәм табып, рәхәтләнеп көлеп утырган идек.

Юк, юк, бу һәвәскәрләрне кимсетү түгел, алар тырыша. Халык театрларында профессионаллардан да остарак артистлар була. Аларны рәхәтләнеп карыйсың. Әмма тагын бер татар халык әйтемендә әйтелгәнчә, «Пәри башка, җен башка»: профессияң артист түгел икән, үз эшеңне эшлә, ә эштән соң халык театрына кил!

Театрның урынын алыштыру турында фикерне халкына җиткерәсе килә икән, документаль спектакльләр була. Шул ук Камал театрында Айдар Җаббаров чыгарган «Хуш, авылым!» — моның уңышлы мисалы. Биредә халык сүзе сценарий форматына китерелгән дә, профессиональ актерлар башкаруында күрсәтелә. Әлеге спектакльне карау — җан рәхәте.

Инде «Шәһәрлеләр театры» атамасына килгәндә, әйе, ул Россия киңлекләрендә «Театр горожан» буларак барлыкка килгән. Ә Камал театрының, гомумән, татар театрының төп тамашачысы барыбер авыл кешесе — беренче яки икенче буыны авылга тоташкан тамашачы. «Тамашачы тамашасы» театрында катнашучыларның берсе «колхозник» сүзен кулланып, шуңа ишарә ясагандыр. Шуңа күрә тамашачыбызны авыл-шәһәргә аермыйча гына үз татар театрыбызны төзик. Милли театрыбызга профессиональ артистларның үз юлы белән килсә, алар үрнәгендә һәвәскәрләр бара, әмма бер-берсен бутамыйча гына…

ххх

Әгәр Камал театры бер-бер артлы премьераларны чыгарып кына торса, мөгаен, әлеге эксперименталь спектакль җиңелрәк «йотылыр» иде. Зур масштаблы әсәрләрне төрле экспериментлар белән аралаштыру нур өстенә нур булыр иде, шагыйрьләр әйтмешли. Әмма ноябрь башыннан бирле яңа спектакль чыкмаган һәм апрель азагына кадәрге афишада яңа әсәр күренмәгән театр өчен бераз көтелмәгәнрәк. Чөнки сентябрь аенда театр җитәкчелеге бик күп премьералар вәгъдә итте: Әмирхан Еникиның «Рәшә» повесте буенча спектакль, Туфан Миңнуллинның трилогиясе (Сүз Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз» пьесалары турында бара — авт.), Бернард Шоуның «Пигмалион» һәм башкалар. Ә чынлыкта болар берсе дә булмый булып чыкты, нәтиҗәдә — менә сиңа — һәвәскәрләр тамашасы! Башта «алтын таулары» вәгъдә ителгәч, моңа гына риза буласы килми шул. Ә майга вәгъдә ителгән Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр”енә әле шундый ерак…

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100