Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан консерваториясе тәүге ректорын зурлады: «Нәҗип Җиһанов турында романнар язылыр»

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган кичә узды.

news_top_970_100
Казан консерваториясе тәүге ректорын зурлады: «Нәҗип Җиһанов турында романнар язылыр»

Нәҗип Җиһанов исемен йөрткән Казан дәүләт консерваториясе бөек композиторның туган көнендә аңа багышлап кичә уздырды. Әллә Казан консерваториясенең хәзерге ректоры Рубин Абдуллин тырышкан, әллә Җиһанов шәхесенең тарту көче — Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залының вип урыннары да тулы иде һәм ул азаккача бушамады. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов — барысы да концерт карады.

Нәҗип Җиһановның кичә программкасына язылган сүзләре: «Татар халкының гаҗәеп музыкасы республикабыздан читтә дә үзенә юл ачсын өчен мин бөтен көчемне куячакмын». 

Сүз уңаеннан, программка да, чакыру билеты да матур итеп татарча эшләнгән иде.

Сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеевтан кереш сүз: «Нәҗип Җиһановның иҗади эшчәнлеге мәгънәсе Татарстан чикләрендә генә калмады: ул күп милләтле Советлар Союзы иҗат әһелләреннән иде. Аның иҗаты үзе яшәгән эпоха белән генә дә чикләнми, чөнки юлы әле дәвам итә. 

Нәҗип Җиһановның тормыш юлы фәнни тикшеренүләр өчен генә түгел, әдәби эшчәнлек өчен дә кызыклы — аның тормышы турында зур күләмле әдәби әсәрләр язылыр дип уйлыйм. Җиһанов Җаек шәһәренең балалар йорты баласы язмышыннан Татарстан музыкаль мәдәнияте лидерына кадәр зур тормыш юлы узган. 

Профессор Җиһанов — Литинский шәкерте. Генрих Литинский — Рейнгольд Глиэр шәкерте, ә Глиэр профессор Чайовский шәкерте булган Танеевта укыган. Бу — Россия музыкаль мәдәниятенең иң яхшы традицияләре. 

Җиһанов — ХХ гасыр музыкаль мәдәниятенең иң эре фигурасы. Фоат Мансуров үзенең соңгы интервьюларының берсендә Җиһановны татар музыкасындагы беренче зур шәхес дип атады. Татарстанның хәзер дә яшәп килүче музыкаль мәдәният учреждениеләре — консерватория, дәүләт симфоник оркестры, композиторлар берлеге, консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбе — үзләренең барлыкка килүе белән Җиһановка барып тоташа. 

Җиһанов мирасы ул музыка гына түгел, ә Татарстанның дөрес формалаштырылган барлык музыкаль инфраструктурасы. Без Нәҗип Гаяз улына өзлексез хезмәте, максатчанлыгы, алдан күрүчәнлеге өчен рәхмәт әйтергә тиешбез. 

Җиһанов тирәсендә тәнкыйтьләүчеләр дә, аңламаучылар да, комачаулаучылар да булган. Татарга симфония кирәкми, барысын да үзе генә хәл итә… Әмма Җиһанов калган, ә тәнкыйтьчеләрне хәзер белмибез дә. Алар онытылды. 

Җиһановка карата кулланылган күренекле, мәшһүр сүзләрен бөек сүзе белән алыштыра башларга вакыт. Җиһановның истәлеге аның төп «баласы» булган консерваториянең ничек эшләвеннән дә тора. Без беренче ректорыбыз үрнәгендә авангардта булырга тиеш. Без Чайковский линиясен дәвам итәбез. Консерватория — безнең уникаль йортыбыз. Җиһанов төзегән йорт! Безнең йортыбызда тормыш кайный, көн саен музыка яңгырый, яңа музыкантлар пәйда була. Моңа коронавирус та комачаулый алмый. Көн саен сәнгатькә хезмәт итү — безнең Нәҗип Җиһановка бүләгебез булырга тиеш».

ххх

Кичәнең рәсми өлешендә сәхнәгә Россия милли музыка музее директоры Михаил Брызгалов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин һәм бөек композиторның улы Иван Җиһанов күтәрелде.

Россия милли музыка музее директоры Михаил Брызгалов: «Нәҗип Җиһановның 110 еллыгы кебек зур дата Россиядә музыка сөючеләр арасында билгеләп үтелмичә кала алмый. Кадерле дуслар, Нәҗип Җиһановның шушы юбилей уңаеннан котлауларны кабул итегез! Ул Мәскәүдә укып, үзе Казанда музыкаль белем системасын төзи алган. Менә 20 ел Казан консерваториясе татар академик музыкаль мәдәнияте символы булган шәхеснең — Нәҗип Җиһанов исемен йөртә. Шәһәрдә консерватория булуы тормыш сыйфатын яхшырта».

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова: «Безнең халкыбыз күренекле шәхесләргә бай һәм алар мәдәни планканы шактый биеккә күтәрделәр. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган кичә узды. Салих Сәйдәшевның 120 еллыгын билгеләп уздык, биш көн элек кенә симфоник оркестрга нигез салган дирижер Натан Рахлинның 115 еллыгы иде. 

Гаҗәеп эпоха булган, әлеге шәхесләр иҗат иткән чор. 28 яшьлек Нәҗип Җиһановка опера чыгарырга мөмкинлек бирәләр. 34 яшендә ул консерватория ректоры була. Иң мөһиме — без бүген дә профессиональ милли музыкага нигез салган шәхесләребезнең традицияләрен саклыйбыз».

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның сәламләү сүзләре:

«Хөрмәтле музыка осталары! Хөрмәтле консерватория укытучылары! Хөрмәтле Рубин Кәбир улы! Күренекле татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе, күпкырлы талантлы шәхесебез Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 еллыгы уңаеннан оештырылган кичәгә килгән музыка сөючеләргә, мәшһүр композиторыбыз иҗатының кадерен белүчеләргә сәлимнәремне җиткерәсем килә. 

Нәҗип Җиһанов — халкыбыз улы. Аның тормыш юлы бөек Тукаебызның язмышына аваздаш. Икесе дә ятим бала, икесе дә Казанга Җаек шәһәреннән килеп, үз иҗатларында югарылыкка ирешкәннәр. Милләтебез бәхетенә, Нәҗип Җиһановка язмыш рәхимлерәк булган. Ул үз гомерендә татар музыка сәнгатенең күп кенә юнәлешләренә нигез салган. Аның музыкасы безне сөендерә, сокландыра, мәңгелек турында уйларга этәрә. Казан дәүләт консерваториясенә Нәҗип Җиһанов традицияләрен дәвам иткәне өчен рәхмәтләремне җиткерәм». 

Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин: «Бик гади бер фикер — Җиһанов эпохасы әле тәмамланмаган. Җиһанов эпохасы әле дәвам итә. Залда утыручылар — шушы эпохада иҗат итүчеләр. Безнең әле югарырак үрләргә мөмкинлегебез бар. Эпоха дәвам итә».

Нәҗип Җиһановның улы, «Домисолька» балалар театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Иван Җиһанов: «Алдан баручыга һәрчак авыррак. Ул юлны яктыртып бара. Нәҗип Гаязович факел белән алдан баручы иде. Әти Казаннан еракта — Уральскида туган, Мәскәүдә укыган. Әмма гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Казан, татар халкы, татар музыкаль мәдәнияте дип яшәде. Нәҗип Җиһанов әсәрләре әле дә яңгырый. 

Бөек шәхесләрнең улларында табигать ял итә, диләр. Алай булмавын теләр идем. Мин язмышыма, Аллаһка рәхмәтле — минем тормышымда музыка, музыкаль театр һәм балалар бар. Үзләрен музыкага багышларга теләгән балаларны сәхнәдә күрү — бик матур күренеш.

Безнең өстебездә әтиебез истәлеген саклау бурычы тора. Без аны эшләрбез».

Программада «Түләк һәм Су-Сылу», «Алтынчәч», «Җәлил», «Намус» операларыннан арияләр һәм композиторның башка музыкалары яңгырый. Кичәдә Казан консерваториясенең симфоник оркестры, студентлар хоры катнашты. Кыскасы, Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган кичә консерватория оештыра торган музыкаль атмосфералы җылы кичәләрнең берсе иде. Биредә опера театрындагы кебек пафослы тамашачы да булмый, «Уникс»тагы кебек массалар да. Биредә дистанция саклап һәм маскалар да төшермичә утырган затлы публика музыка тыңлады.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100