Баш режиссерсыз 100 көн, яки Тинчуринда үзгәреш җиле кая таба исә?

Бүгенге көндә Тинчурин театры ничек яши? Үзгәреш җилләре исә башладымы? Театрның концепциясе, барыр юлы билгелеме? Театр белән бәйле ачык мәгълүматларга таянып күзәтү ясыйбыз.

Яңача яшәп карарга җөрьәт иткән Тинчурин театры өч ай эчендә өч премьера чыгарды. Икесе – үзенеке, берсе читтә туган “баласын” үз итте – эшсезлектән интеккән театр артистларының театрда читтә куелган спектаклен килешү нигезендә репертуарга алды.

ЯҢАЧА ЯШӘҮ – театрның баш режиссерсыз башланган тормышы. Быелгы яңа сезоннан башлап театрда спектакльләрне төрле режиссерлар куя.

Яңача тормышның 100 көне узды. Димәк, беренчел нәтиҗәләрне ясарга ярыйдыр. Әйдәгез, ясап карыйк.

Минемчә, Тинчурин театры җитәкчелегенең быелгы иң мөһим белдерүе – “Татар театры татар җанлы булырга тиеш. Театрның татар җанлылыгы режиссерның, җитәкченең татар җанлы булуыннан да тора”.

“Күпчелек татар драматургиясе булсын, тәрҗемә әсәрләре белән артык мавыгырга ярамый. Әмма алар да кирәк. Драматурглардан яхшы әсәрләр кирәк...”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов “Татар-информ”га эксклюзив интервьюсында. Ягъни, театр милли драматурглар белән эшләүгә йөз тотты.

Татар драматурглары татар театрын яхшы әсәрләр белән тәэмин итә алырлармы – анысы икенче мәсьәлә.

Премьералар: бик шәбе дә бар, шәп булып җитмәгәне дә...

Театрда чакырылган режиссерлар ике спектакль чыгарды.

Беренчесе – башкорт язучысы Салават Әбүзаровның “Хыялый” лирик комедиясе. Аны Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов куйды.

Икенчесе – Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” драмасы. Спектакльне Илгиз Зәйниев куйды.

Тагын бер премьера – Туфан Миңнуллинның “Нәзер” трагикомедиясе. Аны Ирек Хафизовның командасы театрдан читтә куйды. Хәзер бу спектакль театрда да уйнала, артистлар аны гастрольләргә дә йөртәләр.

“Хыялый” – күренеп тора – көчле драматургия әсәре түгел. Театрның шушы әсәргә алыну сәбәбе - Тинчурин театрында бу рәвешле әсәрләр байтак һәм театрның андый спектакльне ярата торган тамашачысы бар. Театр җитәкчелеге, чакырылган режиссер Илшат Мөхетдинов белән бергә, театрның күчеш чоры таләпләренә туры килә торган әсәр сайлаган һәм аны шушы театр тамашачысы зәвыгына якынайтып куйган. Миңа калса, биредә комедиянең җиңел һәм миһербанлы булуы да роль уйнагандыр. Театр кискен борылышлар ясый алмый. Ясарга җыенмый да, бәлки. Бер режиссер кулына өйрәнгән актерларга да акрын күчеш тәкъдим ителәдер.

“Өч аршын җир” – Тинчурин театрының яңа сезондагы икенче премьерасы. Аяз Гыйләҗевның татар әдәбиятының классикасына әверелгән әсәрен Тинчурин театры сәхнәсенә Илгиз Зәйниев чыгарды.

Вәгъдә бирүчеләр өчәү иде

Татарстанда театр сезоны ачылуга ук Тинчурин театрын Татарстанның иң шәп режиссерлары “буксирга” алачагы билгеле булды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тараткан мәгълүматта Фәрит Бикчәнтәев, Туфан Имаметдинов һәм Илгиз Зәйниевның яңа сезонда Тинчурин театрында спектакль куячагы хәбәр ителгән иде.

Әлегә без “өчлектән” Илгиз Зәйниев эшен күрдек.

“Әкият” татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнгәннән соң, беренче сезонын башлаган Илгиз Зәйниевкә ике театр арасында йөрү җиңел булмагандыр. Җитмәсә, яңа ел алды. Ә яңа ел алды курчак театрлары өчен “урак өсте” инде ул. Конкуренция дә зур – затлы бина гына җитми, затлы тамашасы да кирәк. Илгиз Зәйниев “туган” театрына зыян китермәгәндер дип уйлыйк. Билгеләнгән вакытта Тинчурин театрында премьера өлгерде.

Соңгы премьерага – мактау сүзләре

“Өч аршын җир” – Аяз Гыйләҗевның иң зур язмышлы әсәрләренең берсе. Без аның башта 1962 елда повесть буларак язуылуын беләбез. Соңрак, 1972 елда, автор аны сәхнә әсәре форматына китерә. Сәхнә варианты Камал театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов соравы буенча языла һәм ул Камал театрында куела да. Өлкән буынга бу әсәр шушы Камал театры куелышы аша да яхшы таныш. Соңрак әлеге әсәрне Чаллы театрында режиссер Фаил Ибраһимов сәхнәләштерә. Тагын бер кызыклы факт – 2015 елда әлеге әсәр мотивлары буенча эшләнгән «Кичер мине, туган җир!» спектакле хакас сәхнәсендә куела.

Тинчурин театры сәхнәсендә без нәрсә күрдек? Илгиз Зәйниев тамашачыга дүрт Мирвәли белән дүрт Шәмсегаянны тәкъдим итә. Артистлар ике составка бүленеп уйныйлар. Геройларның яшьлеген һәм картлыгын төрле артистлар башкара. Беренче составта Мирвәли ролендә – Артем Пискунов белән Ренат Шәмсетдинов, икенче составта – Зөлфәт Зиннуров белән Ирек Хафизов. Шәмсегаянны беренче составта Резеда Сәлахова белән Зөлфия Вәлиева уйный, икенче составта Гүзәл Галиуллина белән Гөлчәчәк Хафизова.

Сценография авторы – Геннадий Скоморохов – Камал театрының данлыклы куючы рәссамы Сергей Скомороховның улы. Композитор – Эльмир Низамов.

Сәхнә декорациясенең мәгънәсен һәр тамашачы үз фантазиясеннән чыгып билгели ала. Ул карап торышка станциядәге юл өсте күпере дә, бункерлар да, төрмә каравылчылары вышкасы да кебек. Башта сандыклар, соңрак чемоданнар. Шәмсегаян белән Мирвәлинең бәхете дә, бәхетсезлеге дә шушы декорацияләрдә уйнала.

Хәлле тормыш белән яшәүче Шәйхразыйның улы Мирвәли ярлы Шәмсегаянга әтисе рөхсәтеннән башка өйләнә. Әти-әнисе вафатыннан соң гына яшьләр төп йортка күченә. Әмма Мирвәлигә атадан калган малга хуҗа булып яшәргә язмаган икән. Коллективизация. Колхозлашу. Кайнар канлы Мирвәли бу сәясәт белән ризалашмыйча, барысын да ватып-җимереп, яндырып һәм каргап авылдан чыгып кача. Шәмсегаяны белән бергә. Аларның гомерләре читтә уза. Баласыз. Җирсез. Үлем түшәгенә егылган Шәмсегаян үзен авылга – Карачурага кайтаруны сорый. Әмма кайтып җитә алмый. Ул мәңгелеккә күзләрен йомганда Карачурага 58 чакрым юл калган була.

Повестьтан юллар: Алда илле сигез чакрым.

Күпме бу? Ерак арамы? Зур санмы илле сигез?

Илле сигез…

Быел аларның икесенә дә: Шәмсегаянга да, Мирвәлигә дә илле сигез яшь тулды…

Илле сигез чакрым күбрәкме, илле сигез елмы? Чагыштырып карап буламы аларны?..

“Өч аршын җир”нең Камал театры куелышын хәтерләүчеләр Марсель Сәлимҗанов эпик әсәр куйды диләр. Чаллы театры үзенең тыйнак сәхнәсенә туры китереп, камера әсәре куйган. Илгиз Зәйниев бүгенге татар тамашачысына якынайтып, фәлсәфи-мелодраматик сәхнә әсәре тудырган. Бу әсәр туган җиргә һәм яраткан кешеңә тугрылык турында. Бу әсәр хатын-кызның яраткан кешесе хакына корбанга баруы хакында. Бу әсәр җирсез һәм илсез тилмергән горур ир турында. Гомеренең ахырында хатыны җәсәден ат арбасына салып авылына кайтып егыла. Өч аршын җир сорап.

Нигә Шәмсегаян соңгы көчен җыеп Карачурага ашкына. Мирвәлине читтә ялгызын калдырудан куркып, туган җиренә алып кайтып куярга талпынуымы? Илгиз Зәйниев шәрехләвендә бу әсәр үзен ир канаты астында гына күргән хатын-кыз турында. Аның бар тормышы - ирен эштән каршы алу. Соңгы сүзләре дә – иренең киеме, медале турында һәм аның авылда калуын сораган васыяте. Хатын-кыз өчен ватан – ире янында. Ә ир-ат өчен бу илдә ватан юк. Үз басулары булмаган ил – ир өчен вышкалы төрмә.

Артистларга да мактау сүзе

Тинчурин театрының соңгы еллардагы зур бер проблемасы – артистларга игътибарсызлык иде. Бу театрда бик аз артистлар гына рольле була иде. Театрның яңа сәясәте бөтен артистны рольле итүгә юнәлтелгән кебек.

Соңгы премьерада сәхнәдә сирәк күренә башлаган Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиеваларны күрдек. Миңа калса, бу драма әсәренең артистлар мәсьәләсендәге зур уңышы – Ренат Шәмсетдиновны чын драматик образда чыгару. Театрның барлык спектакльләрен карап барсам да, минем мондый Ренатны күргәнем юк иде. Минем өчен ул комедия актеры иде. Театрның яңа сәясәте татар тамашачысына драматик, трагик образларны җиткерә ала торган яңа актер ачты. Ирек Хафизов белән Ренат Шәмсетдиновның Мирвәлие, Гөлчәчәк Хафизова белән Зөлфия Вәлиеваның Шәмсегаяны – Илгиз Зәйниевның режиссер буларак гаять зур уңышы. Болар театрның күптән ялтырарга тиешле асылташлары. Ә яшь Мирвәлине гәүдәләндергән Артем Пискунов белән Зөлфәт Закировтан нинди уен көттек – шундыйны алдык.

Көтелгәнчә әйбәт уйнадылар. Зөлфәт – интеллектуальрәк, Артем – эмоциональрәк. Алар соңгы елларда Тинчурин театры сәхнәсен тоткан егетләр. Аларның үз тугрылыклы тамашачысы бар. Ул тамашачыны һич кенә дә Пискунов уеныннан аерырга ярамый. Артем Пискунов – Тинчурин театрының яңа легендасымы?..

Моңарчы республиканың театраль тормышыннан читтәрәк үз җаена яшәп яткан Тинчурин театры быел игътибар үзәгендә. Аның премьералары театраль вакыйгага әйләнде. Шунысы да игътибарга лаек – Тинчурин театры премьераларын андагы вазгыять белән риза булмаучылар актив күзәтә. Янәсе, театр үзен 26 ел җитәкләгән Рәшит Заһидуллиннан башка яши алачакмы? Премьерадан уңышсызлык эзләүчеләр бар. Әлбәттә, теләгең булса, кояштан да таплар табарга була.

Ләкин кем нәрсә генә димәсен, минемчә, “Өч аршын җир” - ЯҢА ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢАРЫШ ВӘ ҮЗГӘРЕШ СИМВОЛЫ.

Театр бу спектакле белән Татарстаннан читтә булган фестивальләргә катнашыр дип уйлыйм. Тагын бер кыю фикер: үтәме-үтмиме, аламы-алмыйммы – анысы башка мәсьәлә, ә ни өчен әле бу спектакльне республиканың беренче номерлы премиясенә тәкъдим итеп карамаска?! Аяз абыйның бу әсәре аның режиссеры, музыкасы, хатыны җәсәде белән авылга кайтып килгән Мирвәлине уйнаган егетләре белән бергә Тукай премиясенә дәгъва итсә ә?

Яңа премьера турында мәгълүмат

Хәзерге вакытта театрда яңа спектакльгә әзерлек бара. Режиссер Лилия Әхмәтова Зөлфәт Хәким әсәре буенча «Һәлакәткә бер адым» спектаклен сәхнәләштерә. Премьера – 24-25 декабрь.

Театрның легендар артистын югалту трагедиясе

Тинчурин театры шушы көннәрдә үзенең легендар актрисасын югалтты. Исламия Мәхмүтова вафат булды – ул инде тетарның тарихына күчте.

Күңелсез факт: бөтен гомерен театр сәнгатенә биргән күренекле актрисага «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем 1987 елда бирелгән. Утыз елдан артык вакыт узган. Хәзер инде ул РСФСР да юк. Ә бит туксанынчы елларда һәм соңрак Исламия Мәхмүтова дәүләт премиясе алырлык әсәрләр чыгарды. Аның Брехтның “Кураж ана һәм аның балалары” спектаклендәге роле генә нәрсә тора! Ни өчен бу әсәр һәм башка эшләре республика тарафыннан берничек тә билгеләп үтелмәгән? Театрны 26 ел җитәкләгән баш режиссер нәрсә караган? 17 ел Тинчурин театрын җитәкләгән директор ни уйлаган? Ә Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар Тичурин театрының, гомумән, татар театрының йөзе иделәр. Алар бөтентатарның халык артистлары иде. Россия күләмендә халык артисты исемнәрен генә алалмый китеп бардылар.

“Мин инде сугышып туйдым, наным! Хәлил абыең РСФСРның мактаулы исемен алырлык актер түгел идемени?! Ул бит бөтен дөньяларны әйләнгән актер. Аны белмәгән татар юк. Алалмый калды...”, - диде Исламия апа миңа вафатына өч ай кала.

Шул ук сөйләшүдә Исламия апа Буа театрын татар театры үсеше үрнәге итеп китерде. Вафаты алдыннан үзе дә янына Раил Садриевны чакырган. Гозере дә булган. «Син ерып бара торган кеше. Мәхмүтовларның андый кешесе мин идем. Безнекеләргә күз-колак булып тор, кимсеттермә, Мәхмүтовлар династиясе дәвам итсен иде», дип әйтеп калдырган.

“Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла”, дигәндәй, бу сүзләрен театр җиткәчелеге дә, мәдәният министрлыгы укымый калмас дип өметләнәм.

Исламия апаның китеп баруы – Тинчурин театрының КҮЧМӘ һәм КҮЧЕШ чорларының тәмамлануы, яңа тормыш башлануыдыр. “Метафизик фикердә тора торган кеше буларак, шуны әйтәсем килә — Тинчурин театрындагы үзгәрешләр, Исламия апаның китүе үзе бер билге. Бу театрга үзгәрешләр чоры килеп җиткән дигән билге. Театр эчендәге буталулар-чуалулар йөрәгенә тигәндер, бәлки, берничә ел гомерен дә алгандыр. Исламия апаның китүе шушы нигездә, Мәхмүтовлар традициясендә, татарлыкны югалтмыйча, яңа театр төзү, яңа үсеш юлына чыгру билгесе кебек. Әле тагын бер билге булыр кебек. Ул үлем дигән сүз түгел… Билгеләргә игътибар итәргә кирәк».

Хөкем эше...

Тинчурин театры вәкилләре бу көннәрдә әле суд юлында йөриләр. Чөнки Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин эштән алынуы сәбәпле Мәдәният министрлыгына дәгъва белдерде. Тинчурин театры җитәкчелеге хөкем эшендә өченче зат буларак катнаша. Һәр якның эшен адвокатлар хәл итә. Әмма баш режиссер адвокатлар “алышына” гына риза булмыйча, шаһит буларак театрның кадрлар бүлеге мөдирен, баш бухгалтерын, комендантын, труппа мөдирен һәм ике артистын – Артем Пискунов белән Резеда Сәлахованы чакырган. Соңгы ике утырышка авыру сәбәпле Рәшит Заһидуллин үзе килмәде. Шул сәбәпле шаһит булып килгән кадрлар бүлеге мөдире, баш бухгалтер һәм комендант өчлегенә утырышка катнашмыйча кайтып китәргә туры килде. Суд утырышын Рәшит Заһидуллан 27 – 31 декабрь аралыгында үткәрүне сораган. Эшне караучы судья Артур Сафин суд көнен 27 декабрьгә билгеләде.

Карурманда ниләр бар?

Минем “хәбәрләр янчыгында” Тинчурин театры белән бәйле соңгы яңалык – “Карурман”.

Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова, Луиза Янсуар белән автордаш булып, “Карурман” пьесасын иҗат итте һәм аны эскиз формасында сәхнәгә чыгарды. Эскизда нигездә Тинчурин театрының яшь артистлары һәм Казан театр училищесының 4нче курс студентлары катнашты. Дөрес, эскиз Кариев театры сәхнәсендә күрсәтелде. Сәбәбе – “Калеб” кысаларында булуы. “Үз театрыгызга кайтыгыз!” диде аларга әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова. Килешәм.

Бәлки, театрга чыннан да бу зур форматлы, киң колачлы эксперименталь эшкә алыныргадыр. Киләчәге булган театр гына иҗади яшьләргә ышаныч белдерергә курыкмый ул!