Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Китап» радиосы баш мөхәррире: «Татар радиолары арасындагы конкуренцияне хуплыйм»

Күптән түгел «Китап» дип исемләнгән яңа милли радио барлыкка килде. «Китап» татар радиолары арасында конкурент була аламы? Татар телле аудитория киңәерме? Нинди тапшырулар кертү планлаштырыла? Бу хакта «Китап» радиосының концепция авторы, баш мөхәррире Алмаз Миргаязов «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
«Китап» радиосы баш мөхәррире: «Татар радиолары арасындагы конкуренцияне хуплыйм»
Рамил Гали

«Китап» радиосы — яңа милли радио. Ул 7 майда эшли башлады. Аны Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. Һәркем мобиль телефоннары аша Play Market һәм Apple Store кибетләренә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала. 

«Китап» — музыкаль культура агарту радиосы»

«Китап» радиосының идеясе нинди, ни өчен атамасы шундый?

Китап радиосының идеясе аның исемендә ята. Бүгенге көндә без дөньяда барган үзгәрешләр белән бәйле рәвештә китап укуның түбәнәюен күзәтәбез, балалар гына түгел, хәтта өлкән буын да китап укымый диярлек. Вакытлары, теләкләре юк.

Китап — белем чыганагы, ниндидер әхлакый, этик һәм тел нормалары чыганагы. Шуңа күрә радионың идеясен уйлаганда без китап уку, китапка игътибар җәлеп итү һәм китапта язылган милли «ДНК»ны торгызу мәсьәләсенә таяндык. Татар халкы әдәбиятка бай, аның тарихы зур, киң һәм күптәннән килә.

Эфирда нинди әсәрләр яңгырый?

Эфирда планлаштырылган әсәрләр арасында күп гасырлар элек язылган китаплар да (Сәйф Сараи, Кол Гали һ.б.), классик әдәбият та, хәзергеләре дә күп. Тик беренче чиратта без бүген актуаль булган, бүгенге көн таләпләренә туры килгән әсәрләрне бирәчәкбез. Аннан соң тарихи әсәрләр, милләт язмышын гәүдәләндерүче әсәрләргә дә, публицистика, вакытлы матбугат күзәтүләренә дә урын табарбыз.

Музыка теләсә кайсы радионың нигезен тәшкил итә. Җырсыз радиога киң күләм массаларны җәлеп итә алмаячакбыз. Мобиль кушымталарда эшли башлаган, ә көзләргә таба 98,6 МГц ешлыгында Казанның FM киңлеген айкый башлаячак милли радио «Китап» — музыкаль культура-агарту радиосы.

«Конкурентлык шартларында эшләүнең күңеллерәк икәнлеген яхшы күзаллыйм»

Татарстанда берничә татар радиосы бар. Араларында ретро җырлар яңгыратканнары да бар. Көндәшлек зурмы?

Беренчедән, тәгаенлисем килә: «Китап» — ул ретро радио түгел, ул — милли радио. Ягъни, радио эфирында 60-80 еллар гына түгел, ә гомумән, татар эстрадасының «милли» стандартларына туры килүче теләсә нинди җыр яңгырый ала. Арасында элекке буын — Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичевлар да бар, ләкин бүгенге көн сәхнә әһелләре күпкә артык.

Конкуренциягә килгәндә, татар радиолары арасындагы конкуренцияне хуплыйм, чөнки киеренке конкурентлык шартларында башны эшләткән очракта гына, узышып, сыйфатлы продукт ясап була. Күз алдына китерегез, әгәр дә татарда бер генә радио булса, анда эшләүчеләрнең кешенең йотлыгып тыңларлык радио ясау мотивациясе, стимулы буламы?

Ә ун радио шушы кечкенә генә, тар гына татар сегменты өчен көрәштә әледән-әле җәлеп итәрлек үзенчәлекләр, фишкалар, сыйфатлы алымнар уйлап табарга тиеш булачак. Уйлап таба алмаучылар рейтингның астына төшәчәк, реклама керемнәре кимеп, эшләргә акчасы калмаячак. Шуңа күрә мин конкурентлыктан курыкмыйм, аның нәрсә икәнен беләм һәм конкурентлык шартларында эшләүнең рәхәтрәк, күңеллерәк икәнлеген яхшы күзаллыйм.

«Бөтен нәрсә дә «хайп“ка һәм «ха-ха“га корылган»

Радионың төп максаты — аудитория. Аны җыеп булырмы? Өметләр бармы?

Продуктны нәтиҗәле ясарга теләсәң, теге яисә бу аудиториягә атап эш итәргә тиешсең. «Китап» радиосының потенциаль аудиториясе бар. Алар — интеллект ягыннан шактый камил, мәдәни дәрәҗәсе югары булган татарлар. Бу аудиториягә попса кызык түгел, ул күбесенчә радио тыңламый, чөнки аңа милли моң, егерме-утыз еллар элек үзе тыңлап үскән таныш музыкаль материал һәм сыйфатлы төзек татарча сөйләм кирәк. Бу компонентлар аның канында, алар аңа интуитив таныш. Һәм шушы компонентлар аның ДНКсын чит йогынтыдан саклый.

Безнең радиоларда хәзер киң аудиториягә караган ди-джейлык хөкем сөрә. Яхшы очракта, ди-джей килә, үзенең хәлен әйтә, синең хәлеңне сорый, урамдагы һава торышын әйтә. Яхшы булмаган очракта, үз-үзеннән көлеп, килделе-киттеле сүзләр сөйләп ыргыта. Ул шуны радионың состав өлеше дип уйлый. Кызганыч, бу трендка әйләнеп бара.

Федераль радиоларны карасагыз, анда бөтен нәрсә дә «хайп»ка һәм «хи-ха-ха»га корылган. Радио никадәр кызыграк, ул «йоту» өчен шулкадәр гадирәк, аны шулкадәр күбрәк кеше тыңлый, чөнки аны тыңлау өчен баш эшчәнлеге кирәк түгел. Аны кешелек иерархиясенең иң түбән катламындагы кешеләр дә кабул итә ала. Ә югары сәнгатьне тыңлар өчен югары зәвыклы кешеләр кирәк.

Башлангыч чорда, әлбәттә, адаптив, «попса»лы чаралар кулланылачак. Киләчәктә, минем уйлавымча, үзеннән-үзе югары зәвыклы контент формалашыр, «Китап» радиосын тыңларлык зур бер кавем аудитория җыйналыр. Бәлки, ул бик зур да булмас, ләкин аның кыйммәте зур булыр.

Бүгенге көндә татар телле радиоларның аудиториясе күп түгел, Татарстанда якынча бу сан 7-8 процент тәшкил итә. «Китап» радиосы бу санга плюс өстәргә тиеш, чөнки «Китап» юнәлгән максатчан аудиториянең күп өлеше массакүләм радио тыңламый.

«Сыйфатлы ди-джей булу өчен бик акыллы кеше булырга кирәк»

Элекке радиода дикторлар иде, хәзер диджейлар. Сез аларның аермасын ничек билгеләр идегез?

Диктор, минем карашымча, универсаль төшенчә. Халык алдына чыгып, төзек итеп, мәгънәле шигырь, әдәби әсәр яисә декламация сөйли икән, ул — диктор дип атала. Вазифасы — әзер текстны кешегә җиткерү. Ә ди-джей текстны үзе уйлап таба. Җиткерү формасында аерма юк, аерма авторлыкта, интонация, сөйләмнең чисталыгында, акылның дәрәҗәсендә генә.

Сыйфатлы ди-джей булу өчен бик акыллы кеше булырга кирәк. Беренчедән — баш, икенчедән — тел, өченчедән, шушы баш белән телнең бергә бәйләнгән булуы кирәк. Әгәр дә телең аерым, башың аерым сөйләсә, я телең генә сөйләсә яисә башың гына эшләсә, син радиотыңлаучы халыкка гади, аңлаешлы итеп фикер җиткерә алмыйсың. Син начар ди-джей.

Ә бездә яхшы ди-джейлар бармы соң?

Бар. 1990 еллар ахырыннан алып, 2010 елга кадәр без үз фикерен җиткерә белүче ди-джейлар булдырдык. Ди-джей — яшь күңелле, һәрвакыт шат, тормышта барган негатив вакыйгаларга катнашы булмаган гел хыялый, ләкин шул ук вакытта гаять акыллы кеше. 25-35 яшьтән узган кеше ди-джей була алмый, аны тормыш баса: гаиләсе, балалары туа, проблемалар астыннан позитив нур сирпүе кыен. Алар радиодан китә бара.

Ди-джей булып кына тормыш алып барырлык акча эшләп булмый. Ди-джейлык — ул витрина, сатып алучыны кызыктырырлык медиапродукт. Шушы витринадан карап, сине туйга, концертка яисә башка чарага сатып алалар.

Радиода әдәби әсәрләр, җырлар булачак дип әйтеп үттегез. Ә иҗтимагый-сәяси тапшырулар планлаштырасызмы?

Милли генофондны саклап калу, аны торгызуга хезмәт итүче аналитик программалар планлаштырыла. Аларны әдәбият, эстрада сәнгате, мәдәният белән бәйле яктыртачакбыз. Ләкин сәяси лозунглар күтәреп, иҗтимагый-көнкүреш проблематикасы таратучы программалар ясауның мәгънәсе дә юк, урыны да ул түгел. Сәясәт һәр кешенең күңелендә, һәр кеше сәясәтне үзенчә кабул итеп, иҗтимагый тормышка өлеш кертә. Безнең бурыч — күңелләрне тәрбияләү, милли генофондны саклап калу.

«Эстраданы Салават, Зәйнәп, Хәния, Айдар һәм Габделфәтләр тартып алып барды»

Сез күп еллар радио өлкәсендә кайнаган кеше. Ничек уйлыйсыз, татарның шоу бизнесы хәзер нинди хәлдә?

Татар шоу-бизнесында мин 1995-2014 елларда кайнадым. Егерме елга якын үсеш дәверендә татар эстрадасында берничә кризис булды. 1997 елда яңарыш башланды — эстрадага Габделфәтләр, Айдарлар, Салаватлар килеп керде. Аларга шул вакытта ачылган коммерцияле радиолар да ярдәмче булды. Шул ук вакытта «ыбыр-чыбыр», «килде-китте»ләр дә кереп чыккалады. Алар безгә радионы тутыру һәм контраст өчен кирәк иде.

1997 елдан алып 2001 елга кадәр бу кавем үсте һәм билгеле бер культура, кулланучылар формалашты. Әмма вакыт узу белән булганы җитми, туйдыра башлый. Тамашачы ике-өч ел дәвамында ике көнлек җырчылар белән «җенләнеп» ала. Менә шундый вакытларны мин кризис дип атыйм. Аннан соң сәхнәгә тагын озакка калачаклар буыны килә. Мәсәлән, 2003 елда андыйлар булды, шул вакыттан калган йолдызыбыз — Гүзәл Уразова.

5-6 ел кайнап алганнан соң, эстрада тагын, магнит кебек, урамнан үзенә җырчы төшенчәсеннән шактый ерак теләсә кемне суырып ала. Тамашачы тагын, селәгәен агызып, акаеп акыручыларга, карлыгып мөгрәүчеләргә, күз кысып чиелдаучыларны карарга китә.

Теге вакытта без татарның теләсә кайсы стадионын җыя алырлык «беренче эшелон» җырчылары дип Салават, Зәйнәп, Хәния, Айдар, Габделфәтләрне атый килдек. Бик озак вакыт алар эстраданы тартып алып барды. Аннары эстрадага алты йөзгә якын җырчы килеп китте инде. Ләкин алар арасында «беренче эшелон» дип атарлык, тагын 10 елдан соң стадион җыярлык җырчыларны мин әле дә күрмим. Бу да кризис.

Хәзер шартлары да башка. Теге вакытларны без эстрада дип атасак, хәзер шоу-бизнес дип сөйләшәбез. Шоу-бизнес шартларында сәхнәгә чыгу, кеше арасында танылу шарты акчага бәйләнгән. Ә ул вакытта беренче чиратта талант һәм икенче чиратта гына акча иде. Хәзер акчаң булмаса, шушы алты йөз җырчы арасыннан чыгу өчен, син экстра-сәләтле булырга тиеш.

Теләсә нинди өлкәдә кризистан чыгуның беренче алымы — артка борылып карау. Милли радионың максаты да җыр сәнгатенең нигезенә кайтып, шуларны торгызып, эфирга чыгару.

«Бүгенге көндәге „кара“ пиар 99 процент очракта ахырына кадәр уйланылмаган»

Сез әйткән кризистан чыгып булыр микән, фаразлый аласызмы?

Әйтүемчә, кризисны җиңеп чыгар өчен, шул өлкә өчен кайгырган, борчылган һәм риясыз лидерларның булуы кирәк. Яшьләргә тәҗрибәсен бирерлек, ярдәм итәрлек лидерларның. Салаватны гына искә төшерегез, сәхнәгә җитәкләп күпме җырчыны алып чыкты ул! Ә Хәния? Ә Габделфәт, Айдар? Кризис күп очракта чистартуга китерә һәм, һичшиксез, өлкәне яңа дәрәҗәгә күтәрә.

Шоу-бизнеста пычрак сүзләр йөртү, төрттерү, кимсетү кебек ямьсез күренешләр күзәтелә. Мондый вакыйгалар туксанынчы елларда шундый дәрәҗәдә үк булмаган дип беләм.

Сез ялгышасыз, андый ямьсез күренешләр элек тә булган. Әмма ул чакта Инстаграм юк иде. Чыккан пычрак начар исле гайбәт рәвешендә, кешедән-кешегә күчкәндә мөгез, колак үстереп, халык арасында бата килде. Мин әйткән беренче эшелон җырчылары өчен дә булды ул хәлләр. Бәлки аларның уңышы да шул гайбәтләргә бәйледер…Һәрхәлдә, кеше турында сөйлиләр икән, димәк, ул популяр.

Бүгенге көндә татарның «кара» пиары 99 процент очракта ахырына кадәр уйланылмаган. Шуңа аның исе дә начар, нәтиҗәләре дә көтелмәгән. Әйтик, кемдер үзен күтәрү максаты белән, кемгәдер атап, кулына пычрак ала, пычранырга тиешле кеше аңа әйләнеп тә төкерми. Пычрак кешенең үз кулларына ябышып кала. «Кара» пиарның технологиясе бөтенләй бүтән.

«Татар матбугатында аналитика — ноль»

Татар матбугатына карата фикерегез дә кызыклы. Сез аны күзәтеп барасызмы? Мактарлык яисә сүгәрлек яклары бармы?

Күзәтәм. Фән-техника прогрессы шартларында барган үзгәрешләрне дә күзәтеп киләм. Татар матбугаты бар, ләкин ул примитив дип саныйм. Без массакүләм халыкка кызыклы булган темаларны, вакыйгаларны чыгарып, дөрес итеп күрсәтә белмибез. Моның өчен башыбыз җитми, дөресрәге, тыйнак тәрбиябез комачау итә. Текстлар очлы, кызыклы түгел, аналитика — ноль. Аналитика юк икән, матбугат та юк.

«Мәктәпләрдә татар телен укытуны бетерү — бик начар күренеш»

Татар телен ничек саклап калып була?

Милләт өчен борчылучы кешедән аермалы фикерем юк. Мәктәпләрдә татар телен укытуны бетерү — бик начар күренеш. Ул милли ДНКны турыдан-туры бик үк яхшы булмаган нәтиҗәләргә китерәчәк. Баланың 11 класс буена күп вакыты яшьтәшләре, укытучылары арасында үтә. Тәрбия гаиләдән килә дип әйтсәк тә, әгәр дә баланың кулында русча гаджет, телевизорда русча тапшырулар һәм мәктәптә татар телендә укыту юк икән, аларның татарча белмәячәге көн кебек ачык.

Гаиләмдә өч бала үсә, татарча гына сөйләшүебезгә карамастан, татар телен бик начар беләләр. Бу — мохиттәге рус теленең басымы һәм мәктәптәге татар теленең булмавын ассызыклый торган факт.

Татар теле дәресләрен киметү киләчәктә нәрсәгә китерер?

Бу кысрыклану үзебездән тора. Җитмеш еллык совет заманын үттек, ул вакытта да без бердәм совет халкы булдык. Шуңа да карамастан, без үзаңыбызны, телебезне саклап кала алдык. Мин һәм сез - моңа аерым мисал. Татарча фикерли, аралаша беләбез. Әгәр дә татар телен мәктәпләрдә бетерәләр икән, димәк, аны башка урында киң куллану өчен шартлар тудырырга кирәк.

Хәзер татар кешесе өенә кереп бикләнде. Туганнарына йөрми, күршесен белми. Әйләнә-тирә мохит белән аралашу өчен аңа өйдән чыгарга да кирәкми. Һәр кешенең кулында телефоны бар. Һәрхәлдә, видеоэлемтәгә кереп тә аралашып була. Татар сәнгатенә булган табигый хаҗәтне тукландырып тору өчен, милли продуктларны, телне нинди дә булса юллар белән һәрдаим татарның өенә кертеп торырга кирәк.

Милли радио бу очракта төп рольләрнең берсен уйнарга тиештер, чөнки кеше радионы теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урында тыңлый ала. Әгәр дә без шушы радио аша милли сәнгатьнең кыйммәтен тыңларлык дәрәҗәдә бирә алабыз икән, без әлеге бурычны үтәгән булып чыгабыз. Халыкның хәтерен һәрдаим яңартып торсак, телнең михнәте, дәресләрнең бетерелүе нәтиҗәсе дә ул кадәр аянычлы булмас.

Алмаз Таһир улы Миргаязов

1977 елның маенда Минзәләдә туган

Казан Дәүләт Университетының

Көнчыгыш телләр факультетын

Кытай теле белгечлеге буенча тәмамлаган

1994-95нче елларда “Татарстан” радиосында редактор булып,

1996нчы елда “Казан” радиосында алып баручы булып,

1997нче елда “Дулкын” радиосында алып баручы булып,

1998-99нче елларда “Татарстан” телевидениесендә алып баручы булып,

1998-2001нче елларда “Курай” радиосында алып баручы булып,

2001-2004нче елларда “Татар радиосы”нда баш мөхәррир булып,

2004-2015нче елларда “Татар радиосы” радиостанцияләре директоры булып,

2015-2016нчы елларда “РБК-Татарстан” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе булып эшли,

2016нчы елдан бүгенге көнгә кадәр “ТАТМЕДИА” АҖнең Радиолар белән эшләү юнәлешен җитәкли.

Өйләнгән, 2 ул, 1 кыз үстерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100