Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лена Гайнанова Зөфәр Рәмиевкә Тукай премиясен бирүгә каршы: «Бу - гасыр хатасы!»

Редакция галимә, текстолог, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанованың Тукайның алтытомлыгын һәм Тукай энциклопедиясен анализлаган мәкаләсенең кыскартылган вариантын бирә.

news_top_970_100
Лена Гайнанова Зөфәр Рәмиевкә Тукай премиясен бирүгә каршы: «Бу - гасыр хатасы!»

Күренекле әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев «Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен» Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Сүз аның җитәкчелегендә әзерләнгән Тукайның алты томлыгы һәм Тукай энциклопедиясе турында бара.

Матбугат чараларында Зөфәр Рәмиевнең эшчәнлеге бәяләнгән язмалар дөнья күрде. Тукай премиясенә кандидатлар турында мәгълүмат бирелгән күзәтүдә Зөфәр Рәмиевнең фәнни эшчәнлегенә дә урын бирелде. Әдәбиятчы галим Әлфәт Закирҗанов Зөфәр Рәмиевне Тукайны өйрәнгән беренче санлы галим дип атады. Аның Тукайның барлык псевдоним-тәхәллүсләрен ачыклавын искәртте. «Соңгы унбиш елда Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әдәбиятчылар булды, алучылар юк иде. Зөфәр Рәмиевнең фәнни эшчәнлеге Тукайны өйрәнүгә бәйле. Ул өч тармакны үз эченә ала.

Беренчесе Тукай энциклопедиясен төзүгә бәйле: Нил абый Юзиевның вафатыннан соң Зөфәр абый җитәкчелекне үз өстенә алды. Ул бу юнәлештәге 125 мәкалә авторы да.

Икенчедән, ул Тукайның алтытомлыгын эшләүгә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе. Ул озак еллар ак тап булып килгән нәрсәләргә ачыклык кертте. Мисал өчен, «Сөй халыкны, сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын» дигән мәгънәле гыйбарә бар. Без аны Тукай сүзләре дип йөрдек. Ул аның томлыкларына да Тукайныкы дип керде. Зөфәр абый ХХ гасыр башы матбугатын өйрәнү нәтиҗәсендә әлеге сүзләрнең Сәгыйть Сүнчәләйнеке икәнлеген ачыклады. Текстолог буларак, аның мондый табышлары шактый күп», — диде ул.

Редакция карамагына галимә, текстолог, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанованың әлеге алтытомлыкка багышланган мәкаләсе килеп иреште. Бу — галимнең эшчәнлегенә икенче караш. Мәкаләдә Тукайның алтытомлыгының кимчелекләре бәян ителә. Мәкаләнең тулы варианты — редакциядә. Биредә кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.

Редакция Тукай премиясенә кандидатка нинди дә булса карашта түгел, бу мәкалә премия буенча фикер алышу максатыннан тәкъдим ителә. Зөфәр Рәмиев эшчәнлегенә карата фикер әйтүчеләр булса, редакция аларга мәйдан бирергә әзер.

«Энциклопедиянең рецензентлары булмавы гаҗәп: Зөфәр Рәмиев одеялны үзе теләгән якка тарткан. Ул Тукайчы булып үзе генә балкырга теләгән. Ә бит алтытомлыкны да, Тукай энциклопедиясен дә галимнәр, редакторлар коллективы төзегән.

Рәмиевне Тукай премиясе белән бүләкләү гасыр хатасы булыр иде.

Бер хата эшләнде бит инде: Исхакыйның унбиш томлыгын әзерләү өчен фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе алды — өчесе эш өчен, Рәмиевнең ни өчен алганын белмәдек. Ул өстән каймагын җыя белә», — ди автор Тукай премиясен тапшыру комиссиясенә язган мөрәҗәгатендә.

Мәгълүмат өчен: Тукайның дүрттомлыгын (1975-77 еллар) һәм биштомлыгын (1985-86 еллар) әдәбиятчы һәм текстолог Рашат Гайнанов (1925-1990) әзерләгән. Әлеге томлыклар белгечләр тарафыннан бик югары бәяләнгән.

«Тукайны ачу хисабына томнарны арттыра алучы көч күрмим»

Рашат абый 1990 елның көзендә 65 яше тулар алдыннан вафат булды. Ләкин ул яңарыш чоры башлануын күреп калды. «Менә хәзер төзер идем мин Тукайны!» — дия иде ул. Без аның белән Тукайның алты томлыгы хакында да сөйләшә идек. Рашат абый болай дия иде: «Пушкинның томнары басма саен артып чыга. Бу бит язучының том-том яңа әсәрләре табылып тора дигән сүз түгел. Пушкин томнары — әсәрләргә комментарийлар бирү хисабына, Пушкинны ачу хисабына күбәя». Ул бу томнарны яңа шартларда, үзе туплаган яңа әсәрләрне дә өстәп, яңабаштан төзеп чыгарырга өлгермәде.

Г.Тукай әсәрләренә аңлатма-искәрмәләрне тирәнәйтү, Тукайны ачу хисабына томнарны арттыра алучы көч күрмим мин әлегә. Хәзерге көндә юк андый Тукай белгече.

Шуңа күрә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстологлары тарафыннан әзерләнгән басма. Алтытомлык дип аталса да, Рашат Гайнановның гомере буе җыелган, Тукай буенча гына түгел, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Думави һәм, гомумән, егерменче йөз башында каләм тибрәткән башка күп шәхесләрнең иҗатлары буенча материал тупланган картотекасын Зөфәр Рәмиев бик озак гомерләр җентекләп, тикшереп, үзләштереп утырганнан соң да әле нәкъ менә комментарийларны тирәнәйтү хисабына Тукайны ачу дәрәҗәсенә җитә алмады.

Томнар санын ясалма рәвештә арттырмыйча, «Биштомлык. Төзәтелгән, тулыландырылган икенче басма» дип планлаштырылса, хакыйкатькә якын булыр иде. Бу турыда ИЯЛИдә Рәмиевкә әйтеп килделәр. Әйткәнемчә, Р.Гайнанов хыялланган рәвештәге алтытомлык тусын өчен Тукай текстологиясе белән, ичмасам, биштомлык басылганнан соң узган егерме биш ел буена шөгыльләнү һәм, әлбәттә, шөгыльләнүченең төрле өлкәләрдән киң эрудицияле кеше булуы да кирәк иде.

«Алтытомлык өчен алдагы биштомлык сканерланды»

…Тукайның 125 еллык юбилеена, 2011 елның апрель аена ике томны чыгарырга кирәклеге әйтелде. Шуңа күрә текстологлар 2011 елның гыйнвар каникулларыннан соң эшкә тотындылар. Беренче чиратта, әлбәттә, биштомлыкны тоташ сканер аша компьютерга күчерә башладылар. Зөфәр Рәмиев, төзүчеләр аңлатма һәм искәрмәләр өчен материал эзләп, 1906—1913 елларда чыккан «Йолдыз», «Кояш», «Идел», «Вакыт», «Әлислах» газеталарына, «Шура», «Яшен», «Ялт-йолт», «Дин вә мәгыйшәт» журналларына керделәр, ди. Кай арада (эшнең башында) шулкадәр матбаганы актарып өлгермәк кирәк? Алар бит китапханәләрдә тау-тау өелеп ята. Кергән булгач, кая соң алып чыккан мәгълүматлар? Һәрхәлдә, мин 2011 елның апрелендә басылып чыккан ике томда да искәрмәләр-аңлатмаларда фактик яңалык күрмәдем. Аларда Р.Гайнанов төзегән биштомлыктагы мәгълүматлар гына кабатлана. Намусы булган төзүчене уңайсыз хәлгә куя торган мондый күпертүләрне Зөфәр Рәмиев байтак язмаларында кабатлады.

Яңа басманың 2011 елның апрелендә дөнья күргән ике томын укып чыккан, һәм, әлбәттә инде, элекке биштомлык белән яхшы таныш булган кешеләр: «Кайда бу томнарда Гайнанов? Ул бит автордаш төзүче булып барырга тиеш иде!» — дигәндә дә, мин бу хәлнең барлык төзүчеләрнең дә ихтыяры түгеллеген, ә бәлки Зөфәр Рәмиевнең генә «проекты» икәнлеген аңлатам. Бездә, шул, автор хокукы дигән нәрсә кешеләрнең намусына гына кайтып кала.

З.Рәмиевнең кереш мәкаләсендә элекке басмалар турында гаҗәеп мәгълүматларны күргәч, мин, алтытомлыкның беренче томның титул битендә «Бу басмага Р. Гайнанов төзегән биштомлык нигез итеп алынды» дигән сүзләр язылсын иде ичмасам», — дигән гозеремне җиткердем. Минем гозергә колак салучы булмады.

Бу очракта гына түгел, З.Рәмиев Р.Гайнанов хезмәтләрен даими рәвештә киметеп күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, ул алтытомлыкның 1нче томында «Искәрмәләр» бүлегендә астөшермәдә элекке елларда чыккан барлык басмаларны санап, «Алтытомлыкта шул басмалардагы аңлатма һәм искәрмәләр файдаланылды», ди. Ә бит сканерладылар бары биштомлыкны гына. Алтытомлыкта бүтән басмалардан файдаланылган аңлатмалар күренми. Башка басмаларда аңлатмаларның бик аз булуын Рәмиев үзе дә яза.

«Академик басма дип атарга кирәк идеме?»

Бу басма өстендә җиде фәнни хезмәткәр эшләде. Тырыштылар, өлгергән кадәр текстларны төрле чыганаклар белән чагыштырып өйрәнделәр. Аңлатмаларны идеологик «коллык»тан азат иттеләр. 1986 елда дөнья күргән биштомлыктан соң Тукай әсәрләренең кабат басылуын көткән укучыларга, сүз дә юк, күптомлык басма бик кирәк иде.

Биштомлыкта Тукай әсәрләренең бер ишесен сәяси караштан чыгып бастырмадылар, бер ишесе мәгънә ягыннан Тукайга нәрсә өсти дип, укучыга тәкъдим ителмәде. (Р.Б.Гайнановның шәхси архивында алар аңлатмалары белән бергә саклана), бер ишесе әйбәтләп өйрәнүне, Тукайныкы икәнлеген исбатлауны сорый иде. Биштомлык тулы басма дип тә, Академик басма дип тә аталмады, «Әсәрләр» дип аталды. Р.Гайнанов биштомлыкны үзе күргәнчә, үз зәвыгы белән төзеде. Алай да дүрттомлыкка, биштомлыкка моңа кадәр чыккан басмаларда булмаган 170кә якын яңа әсәр кертелде.

Минемчә, Рашат абый исән булып, үзе күзаллаганча, комментарийларны тирәнәйтү, Тукайны ачу хисабына алты томлыкны төзергә алынса да, аны ул Академик басма дип атамас иде. Барлык әсәрләре дә табылмаганнан гына түгел (мәсәлән, Тукай һәр санында берничә әсәрен бастыра барган «Фикер» газетасының бер ярым саны әлегә кадәр табылмаган), ә бәлки олы җаваплылык хисе, басманы ничек атауга карап кына Тукай феномены тәмам ачылып бетте дип санарга ярамый дип инануы аңа басманы андый югары исем белән атарга ирек бирмәс иде. Бу мәсьәләдә Рашат абый хәзергеләр кебек әрсез түгел иде…

Фәнни басманың канунлашкан тәртибе бозылган

Алтытомлыкта кимчелекләрнең күбесе система белән эшләүгә бәйле. Ягъни фәнни басмада, әйтик, әсәргә искәрмә-аңлатмаларны язуда инде канунлашкан тәртип бар. Берсен генә алыйк: әсәрнең беренче тапкыр кайда, кайчан басылганы, шулай ук беренче тапкыр кайсы җыентыкка, томга кертелгәнлеге һәм әзерләнә торган басмага кайдан алынганы языла. Менә бу тәртип байтак урында бозылган.

Мәсәлән, «Юаныч» һәм «Голүмең бакчасында…» әсәрләре башта «Фикер»дә чыгуы әйтелә, ә беренче тапкыр Академик басманың I томына (1993) кертелүе хакында әйтелми. Шулай ук «Какма кеше капкасын», «Кайгыру», «Рөшеде вар…» кебек әсәрләренең «Фикер»дән соң биштомлыкта басылганлыгын төзүче әйтми. Гаҗәп, төзүче бу әсәрләрдә бирелгән аңлатмаларны тулысынча алтытомлыкның беренче томына күчереп тә, әлеге шигырьләрне кем табып, имзасызларын Тукайныкы икәнлеген кем исбат иткәнлеген язарга оныта. Шунлыктан боларны әлеге алтытомлыкны төзүче үзе тапкан булып чыга. Бу инде фәнни этикетны бозу, элгәреләрнең хезмәтен юкка чыгару була.

«Мужик йокысы» шигыренә аңлатмада төзүче болай яза: «4нче дәфтәрнең 1909 елгы икенче басмасында дүртенче дүртьюллык түбәндәгечә [бирелә]:

Мал юк дип зарланма, —

Үзеңнән күр аны;

Чәч иген: җир яхшы, —

Алырсың дөньяны…

Ләкин Ф.Әмирхан бу дүртьюллыкны тәнкыйтьләп, аны урынсыз дип күрсәткәннән соң («Әлислах», 1908, 2 февраль), Тукай шигырьне бер җыентыгына да кертми». Төзүченең бу аңлатмасында берничә хата күзгә ташлана. Беренчедән, бу шигырь «4нче дәфтәр»нең 1909 елгы басмасында түгел, ә «4нче дәфтәр»нең беренче (1907) басмасында чыга. Ф.Әмирханның тәнкыйтеннән соң Тукай әлеге дүртьюллыкны (шигырьне түгел) «4нче дәфтәр»нең икенче басмасыннан төшереп калдыра һәм бу юлларны моннан соң бер җыентыгына да кертми. Төзүче бу шигырьгә биштомлыкта язылган искәрмәне игътибар белән укыса, ялгышмас иде.

«Бу инде ялгышу гына түгел»

«Руслар эш күрәләр…» шигыре турында биштомлыкның 1нче томы искәрмәсендә мондый юллар бар: «…Икенче Дүрттомлыкның 2нче томында «Тукайныкы булуы ихтимал шигырьләр» бүлегенә урнаштырылды. Соңгы  тикшеренүләр «Уклар», «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларындагы рәсем асларының барысы да диярлек Тукай тарафыннан язылганлыгын күрсәтте». Нәкъ шуңа күрә дә Р.Гайнанов ул шигырьне биштомлыкның 1нче томына төп текстлар янына күчереп чыгара. Ә алтытомлыкның 1нче томының икенче яртысын төзегән текстолог исә «Биштомлыктагы аңлатманы тулысынча күчерә, ләкин ул шигырьнең инде биштомлыкта төп текстлар янында басылганын гына әйтми. Ягъни «соңгы тикшерүләрне» ул үзе үткәреп, шигырьнең «ихтималлар» арасында түгел, ә төп расланган текстлар янында булырга тиешлеген дә үзе билгеләгән булып чыга. Бу инде ялгышу гына түгел…

«Сөткә ничә тычкан төшкән яки текстологлар шаяруы»

Алтытомлыкның 1нче томындагы шул ук өлештә укучыны аптырашта калдыра торган гыйбарәләр дә очрый.

Мәсәлән, «Сөткә төшкән тычкан» шигыренә аңлатмада төзүче «Эзоп мәсәлендә сөткә берничә тычкан килеп төшә. Тукай үз шигырендә бер генә тычкан белән канәгатьләнә», — ди. Ничек канәгатьләнә икән? Әллә тик… Бу инде татарча сөйләшергә өйрәнә башлаган рус телле кешенең, сүзләрнең мәгънәсен белмичә, ялгыш куллануына ошый.

«Тукай кемне күздә тоткан яки текстолог фаразлый аламы?»

Тукайның «Кулың», «Тешләре ямьсез матурга» исемле шигырьләрен шул ук төзүче Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнәгә багышлап язылуы турында хәбәр итә.

«Тешләре ямьсез матурга» шигырендә бер кыз «Әйләнәмдә яшь егетләр әйләнә дә әйләнә; Мин яратсын дип, үзенчә һәрберсе ыспайлана; Нишлим инде, аптырадым», — дип чытлыклана. Ә шагыйрь аңа киңәш бирә: «Син алар килгәч елмай, фәкать бер көл генә, — Ник аяк бассын шулай иткәч тә берсе бер генә».

Әлеге шагыйрьгә аңлатмасында шул ук төзүче: «Әсәр Зәйтүнә Мәүлүдовага багышлап язылган дигән фикер бар», — ди. Бу фикерне каян алганын әйтми. Үзеннән чыгарганга охшый. Мондый имеш-мимешләр беренче чиратта Тукайның үзенә килеп бәрелә бит. Укучы уйлый башлый: куллары тупас, тешләре ямьсез кызга Тукай ничек гашыйк булды икән? Бу бит шагыйрьнең зәвыгы турында сөйли. Яки: Тукай сөйгәнен кулың тупас, тешләрең ямьсез, көлсәң, егетләр яныңнан качар, дип ник хурлый икән? Бусы инде  Тукайның холык-фигыле турында сөйли һ.б… Укучы ник ышанмасын мондый сенсацион хәбәрләргә? Алар бит төзүчесе фән кандидаты, редакторы фән докторы булган Академик басмада язылганнар!

Мин бу мәкаләмдә Академик алтытомлыкның әлеге 1нче томының икенче яртысындагы кайбер хаталарга гына игътибар иттем. Әмма алар да кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Шуны кистереп әйтергә була: томнарда редактор кулы эш күрмәгән. Редактор Рәмиев я редакторлык вазыйфасын оныткан, яисә редакцияләргә хәленнән килмәгән.

«Язу модасы һәм тарихи форма турында»

Тагын бер өлкә — ул да булса текстларның язылышы, тел мәсьәләсе. Алтытомлыкта, кызганыч, бу мәсьәләдә системалылык күрмим. Әйтик, бар тарихи формалар: киләмез, киләсеңез, бундан, анлар, дуст кебек сүзләр. Андыйлар, һичшиксез, текстларда сакланырга тиеш. Булган язу модасы дип саналган формалар: урмандан кайтдык, ял итдереп, ипдәшләр килде, синең җумардлыгыңдан һ. б. Текстологлар нәрсә ул тарихи формалар, нәрсә ул язу модасы гына булганын әйбәт белгәннәр. Шуңа күрә Тукай томнарын әзерләгәндә Тукай телендәге тарихи формаларны гына саклаганнар. Р. Гайнановның дүрттомлыгында, биштомлыгында да Тукай теле саклана, тик язу модасы булган формалар гына алынмый. Хәзерге текстологлар элекке басмалар ялгыш эшләнгән дип саныйлар микәнни?

Бу урында җитәкче дә, редактор да булып саналган Зөфәр Рәмиев үзенең ролен күрсәтергә тиеш иде. Бу мәсьәләдә текстологлар өчен уртак бер инструкция эшләнмәгән икән, аларга классикларның моңа кадәр басылып чыккан томнары үрнәгендә эшләргә дип киңәш бирергә тиеш иде.

Шунысы да бар, хәзерге текстологлар үзләренчә яңача эшлибез дип уйласалар да, бөтен текстларда да үзләренең юнәлешләрен саклый алмыйлар, төрле томнарда язылыш рәвешләре үзгәреп тора. Чөнки язуда һичничек аклана алмый торган формага күчү аларның үзләренә дә авыр. Мәсәлән, «Умарта корты һәм чебеннәр» дигән кечкенә хикәядә ишеткәнләр белән китмәсеннәр янәшә тора. Болай алалы-колалы тел ясап маташканчы әзер үрнәкләргә таяну дөрес булыр иде.

Тукайның бер үк әсәрләре алтытомлыкның төрле томнарында кабатлана

Алтынчы томга Тукайның 1911, 1918, 1919 елларда басылган, шулай ук 2000 елда Рөстәм Мәһдиев кириллицада чыгарган «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән хрестоматиясе кергән. Бу китапта 40 әсәр чит авторларныкы:

Р. Фәхреддин — 4 әсәр; З. Һади — 1; Г. Исхакый — 4; В. Радлов — 2; Ф. Кәрими — 2; К. Насыйри — 2; Муса Бигиев — 1; Ш. Шәрәф — 2; М. Гафури — 2; М. Кәримбаев — 1; Г. Баруди — 1; И. Акчура — 1; С. Максуди — 1; М. Укмасый — 2; «Мөхәммәд» язмасы — 1; С. Рәмиев — 1; Г. Әхмәрев — 3; Дәрдмәнд — 1; Х. Бәдигый — 1; Б. Шәрәф — 1; Ф. Әмирхан — 2; Г. Әминев — 1; Н. Думави —1; З. Бәшири —1; Г. Ибраһимов — 1.

Шул китап эчендә Г.Тукайның 13 әсәре басылган.

Бу хрестоматия материаллары алтынчы томда үзләре генә дә, искәрмәләре белән бергә, 290 бит тәшкил итә.

Әле гаҗәп бер белешмә дә язганнар: «Хрестоматиянең Габдулла. Тукай әсәрләренең [элекке] күптомлы басмаларына кертелмәвенең сәбәбе — аның милли рухта булуы, иҗат үрнәкләре тәкъдим ителгән Фатих Кәриминең репрессия корбаны, ә Гаяз Исхакый, Муса Бигиев, Садри Максуди, Габдерәшит Ибраһимов кебек әдипләрнең революциядән соң эмиграциядә яшәүләре булса кирәк». Башкаларга үз фаразыңны тагу бит бу!

Алтытомлыкта икешәр тапкыр басылган әсәрләр:

1. Гомер юлына керүчеләргә — 2 нче, 6 нчы томнарда;

2. Исемдә калганнар — 5 нче, 6 нчы томнарда;

3. Туган илемә — 1 нче, 6 нчы томнарда;

4. Китап — 3 нче, 6 нчы томнарда;

5. Җәйге таң хатирәсе — 2 нче, 6 нчы томнарда;

6. Кабан күле төбе — 1 нче, 6 нчы томнарда;

7. Мәрхүм Мөхәммәд Заһир әфәндегә — 1 нче, 6 нчы томнарда;

8. Тәәссер — 1 нче, 6 нчы томнарда;

9. Пәйгамбәр — 2 нче, 6 нчы томнарда;

10. Бәйрәм вә сабыйлык вакыты — 1 нче, 6 нчы томнарда;

11. Хикмәтле әтәч — 1 нче, 6 нчы томнарда;

12. Кемнән ярдәм эзләргә? — 1 нче, 6 нчы томнарда.

Сабыр ит, укучым! Алтытомлыкта шаккатаризмнар моның белән генә бетми әле.

Тукай Уральскида яшәгәндә 1906—1907 елларда «Әлгасрелҗәдит» журналында балалар өчен бик гүзәл мәсәлләр һәм хикәячекләр бастыра. Казанда яшәгәндә 1909 елда шул әсәрләреннән «Энҗе бөртекләре» дигән җыентык төзеп чыгара. Кагыйдә буенча, язучының соңгы иреге дип, без биштомлыкка «Энҗе бөртекләре»н тулысынча керттек. Әлеге алтытомлыкта бу әсәрләр «Энҗе бөртекләре»ннән дип тә, «Әлгасрелҗәдит»тән дип тә, ике мәртәбә бирелгән. Ягъни Тукайның бер үк әсәрләре 4нче томда икешәр кат басылган. Монысында «нигезләү», әлбәттә инде, авторның «иҗат лаборатория»сен күрсәтергә теләү.

Әле тагын бар. Тукайның «Халык моңнары» дигән 14 битлек әсәре 4 нче томда да, бер хәрефе дә үзгәртелмичә 6нчы томда да басылган. Бусына «нигезләмә» юк.

Энциклопедия турында

Тукай энциклопедиясе басылып чыгу (1916) барыбызга да куаныч китерде. Ләкин монда да рецензентларның булмавы нәтиҗәсендә киткән, өстән-өстән караганда да күзгә чалынган (исән булсак, җентекләбрәк карарга да тырышырбыз) төгәлсезлекләр бар. Мәсәлән, Тукайның «Тәмсил» («Әһле Балкан кечкенә»), Камил Мотыгыйга багышланган «Мөхәрриргә» дигән бик мөһим үз шигырьләре дә төшеп калган.

Якуб Агишевне бик яхшы беләбез, ул безне укытты. Энциклопедиядә аныкы дип чит кешенең фотосы бирелгән.

3.Рәмиев энциклопедиядә дә Рашат Гайнановны мөмкин кадәр кешеләргә «күрсәтмәү» сәясәтен дәвам иттерә. Р.Гайнанов турында мәкаләне Энциклопедия өчен Фоат Галимуллин язды. Энциклопедиядә З.Рәмиев, автор белән килештермичә генә, мөхтәрәм галимнең мәкаләсен әйбәтләп туный, Рашат абыйның Тукай буенча хезмәтен күрсәтә торган җирләрен кисеп ташлый.

Менә ул киселеп ташланган өзекләр: «Гайнанов Тукай иҗаты буенча фәнни эзләнүләрне узган гасырның илленче елларыннан ук башлый». «Р. Гайнановның гомере буе җыйган материаллары үзләре генә дә бу юлы Г.Тукай әсәрләрен биш томнан чыгару ихтыяҗы туа». «Икенче дүрттомлыкта ук Р.Гайнанов башка халыкларның — рус, украин, белорус, казах, үзбәк, әзәрбайҗан һ.б. тәҗрибәсен өйрәнеп, текстология фәненең таләпләренә туры китереп, татар филологиясендә беренче буларак, классикларның томнарын төзүнең, искәрмәләр һәм аңлатмалар язуның системасын-концепциясен төзи. Мондый эшләрне башкару бүген дә шушы үрнәктә тормышка ашырыла». «1956 елгы басмада иске китапларның күбесе аңлатмасыз калган. Р.Гайнанов исә, күп китапларның үзләрен күздән кичереп яисә ышанычлы чыганакларгы таянып, аларның эчтәлек һәм формалары турында мәгълүмат бирә». «Шулай итеп, дүрттомлык һәм биштомлыкта Тукай текстларының фәнни дөреслегенә ирешү юнәлешендә Р.Гайнанов зур эш башкарган. Томнарда моңа кадәр чыккан басмаларда булмаган 170кә якын әсәр кертелгән». «Р. Гайнанов үзенең эшчәнлеге белән татар филологиясендә текстология фәнен югары баскычка күтәрә». Галимнең Р.Гайнановның Тукай буенча хезмәтләренә менә шундый характеристика бирүе З.Рәмиевнең тешенә тигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100